Автор конспекта:
Автор(ы): — Хасанова З.Ф.

Место работы, должность: — МОУСОШ с.Верхнее Стярле

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Окружающий мир

Цель урока: — : укучыларның кешеләр һәм хайваннар тормышында үсемлекләрнең әһәмияте турында белемнәрен гомумиләштерү, укытуның проект технологиясен кулланып, укучыларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен, хәтерен, логик фикерләү сәләтен камилләштерү; табигатькә сак караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 5

Используемые учебники и учебные пособия: —

Татарстан һәм Азнакай районының Кызыл китабы, А.А.Плешаков"Әйләнә-тирә дөнья"3 класс.

Краткое описание: — Ребус һәм укучы сорауларына җавап биреп, укучыны дәрескә әзерләү. Кеше тормышында үсемлекләрнең әһәмияте турында белемне системалаштыру. Кызыл китапның килеп чыгуы, "табигать дуслары" төшенчәсен ачыклау. Укучыларның белемнәрен системалаштыру өчен группаларга бүлеп проект өстендә эшне оештыру. Проектны яклау. Дәресне йомгаклау.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Балалар бүген без дәрестә төркемдә эшләрбез. Дәрес темасын да аерым бүлекләргә бүлеп өйрәнербез. Тупланган материал буенча чыгыш ясарбыз, кечкенә китапчык ясарга, стена газетасы чыгарырга мөмкин.Соңыннан башкарган эшне бергәләп тыңларбыз һәм бәя бирербез. Эшне дөрес оештырыр өчен сезгә аеруча тырышлык, бер – береңә игътибарлы, төгәл, гадел булу сорала.

II. Яңа материал буенча эш.

1. Проектлаштыру.

, , ,,,

сем

Ребуста нинди сүз язылган? Үсемлек. Үсемлекләр турында нәрсәләр беләсез икән? Сорауларга җавап бирәбез:

1. Үсемлекләр турындагы фән? (ботаника)

2. Үсемлекләр нинди табигать? (терек)

3. Ни өчен алар терек табигать була? (сулыйлар, тукланалар, үсәләр, үрчиләр)

4. Үсемлекләрнең төркемнәрен санагыз (суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ылыслылар, чәчәклеләр).

5. Үсемлекләрнең нинди файдасы бар?

Укучылар үсемлекләрнең файдасын әйткәннән соң карточкалар арасыннан сайлап, магнит тактасына куялар (кислород бүлеп чыгаралар, хайваннар өчен яшел йорт, хайваннар һәм кешеләр өчен азык, китап – дәфтәр ясау өчен, дару, матурлык чыганагы, мамык һәм җитеннән тукыма, төзү материалы)

Нәтиҗә. Үсемлекләр – барлык тереклек ияләре өчен кирәкле төркем.

2. Әгәр үсемлекләр юкка чыкса, Җирдә нәрсә булыр иде? Тереклек, җан иясе бетәр иде.Нинди сәбәпләр үсемлекләрне киметә, үтерә?

- кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге;

- дару үләннәрен, чәчәкләрне күпләп җыю;

- таптау.

Дәфтәрегезнең 37 битен ачыгыз. 2 нче биремне эшлибез.

Димәк, нинди сәбәпләр үсемлекләрнең кимүенә китерә?

Хәзер бер табышмакның җавабын уйлап карыйк әле:

Кош – корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар. (“Кызыл китап”).

Әйе. Бу китап ни өчен барлыкка килгән соң? (китапны күрсәтү). Бу китапка илебездә бик аз калган, бетеп баручы үсемлек, җәнлекләрне язганнар. Алар дәүләт тарафыннан сакланалар. Илебездә үсемлек һәм җәнлекләрне саклау йөзеннән тагын нәрсәләр төзиләр? Тыюлыклар, Ботаника бакчалары.

Дәфтәрнең 37 битендәге 3 биремне укыйбыз. Әйе үсемлекләрнең аз калган төрләре Россиядә дә бар. Бу бирем Россиянең Кызыл китабы буенча. 4 нче бирем белән танышыйк әле. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне китапның 84 нче битеннән табып, буяп, номерын язарга. Әйдәгез исемнәрен укып, номерлап чыгыйк. Аннары соң һәркем үзе буяр.

Кемнәрне “табигать дуслары” диләр? Бу өзектә алар турындамы?

“Әгәр малай яисә кыз бала икәнсең, син табигатьне, җан ияләрен яратырга тиешсең, шулай бит?!

Шуңа күрә, шомыртлар, сиреньнәр чәчәк атканда, чәчәкләрне ботагы – ботагы белән өзеп ал. Рәхәтләнеп хуш исләрен иснә, хозурлан. Чәчәкләрнең кирәге калмагач, кая телисең шунда ташлап калдыр.

Маэмайлар, мәчеләр белән уйнаганда койрыкларыннан тарткала, ара – тирә төрткәләп, типкәләп алырга онытма. Кошларга вак ташлар ыргытканда, аларга тигезергә тырыш. Бака – балыкларга чуерташлар атканда да синең төз ата белүең үзеңнән тора. Синең осталыгыңны бүтәннәр дә күреп торса, бигрәк тә шәп. Эт – мәчеләрнең куркып, өтәләнеп чабуларын, җәрәхәтләнгән кошларның очарга азаплануларын күреп тору сиңа шундый рәхәтлек бирер. Шул чакта сиңа би — и- к күңелле булыр. Әллә киресенчәме?”

Шушындый буламы табигать дуслары? Балаларның җаваплары тыңлана.

Физминутка. Рус халык җыры “Во поле березка стояла”. Бу җырда нинди зыянлы эш турында җырлана? Сыбызгыны тагын нинди материалдан ясап була? Димәк, әйберләрне үсемлекләрне кисмичә дә ясап була икән. Каенга кешеләр тагын нинди зыян салалар? ( яз көне каен суын агызып эчү аркасында агачлар корый).

Дәфтәрнең 39 нчы битендәге 6 нчы биремне һәркем үзе эшли. Нинди җөмлә җыйдыгыз? “Берегите растения!” Бик дөрес.

3. Үсемлекләрне сакларга кайчан өйрәнә башлыйлар? Сез каян өйрәндегез? Укучылар, сез хәзер үсемлекләрне саклау турында күп нәрсәләр беләсез. Сез хәзер кемнәрне өйрәтә аласыз? Балалар, әйдәгез бу дәресебездә кечкенә дусларыбызга, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә үсемлекләр турындагы белемнәребезне җиткерик, өйрәтик. Безгә бу эштә кәгазь, карандашлар, краскалар, ручка, китаплар булышыр.

А) чыгышларны урнаштыру турында сөйләшү. Ак битләргә кайсыгыз рәсем ясый, кайсыгыз үсемлекләрнең матурлыгы, кирәклеген шигырь юллары белән яза, кайсыгыз аппликация ясый. Үзара сөйләшеп, эшләрне бүлешегез. Эш буенча сораулар туса, киңәш сорарга була.

Б) укытучының киңәш – консультациясе. Нәрсә турында сөйләр идегез? (Үсемлекләрнең файдасын һәр биткә аерым урнаштыру) Бу чыгышка карата нинди рәсем, шигырь, табышмакларыгыз бар? Нинди чыганаклардан файдаланырга мөмкин?

В) группа үз планы буенча мөстәкыйль эшли.

4. Проектны яклау.

1. Проект буенча эш тәмамлануга чыгыш ясарга.

2. Мондый сораулар бирелергә мөмкин: эш барышында сез нинди яңалыклар белән таныштыгыз? Нәрсә өстәп сөйләр идегез? Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

З. Һәр чыгыштан соң башкарылган эшкә анализ ясала.

4. Укучыларның эшләренә бәя бирелә.

III. Йомгаклау.

Балалар, сез бүген аеруча яхшы эшләдегез. Әйе, үсемлекләрне сакларга кирәк. Чөнки табигатьтә барысы да үзара бәйләнештә. Үсемлекләр бетсә алар артыннан кошлар, хайваннар юкка чыга, бөҗәкләр үлә. Хәтта кеше дә үсемлек, табигатьтән башка яши алмый. Табигатьтә үсемлекләрне сакларга ярдәм итүче теләсә нинди кагыйдәне үтәү – һәркемнең бурычы.

Файлы: Конспект урока Долгой.notebook
Размер файла: 2042480 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология