Автор конспекта:
Автор(ы): — Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы ,2 нче кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Место работы, должность: — г.Бугульма МОУ гимназия №7

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование
Уровни образования: — среднее профессиональное образование
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: — к 65 летию победы

Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы
— — — — —


— — Җәлилче эзе буйлап. Гариф Шабаев.

— — — — — — — — Бөгелмә муниципаль районы
7 нче гимназиясенең 10 нчы
сыйныф укучысы
Газизуллина Альбинаның
фәнни эше

Җитәкчесе : Әхмәтшина Г.Р.
— — — — — — 2010 ел.
План
— — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — Кереш өлеш.

Муса Җәлил үзенең данлыклы “Моабит дәфтәрләре”тышлыгында үзенең көрәштәш дусларын санап киткән.Үлем җәзасына хөкем ителгән ун герой арасында Гариф Шабаевта бар. Тик аның турында мәгълүмат аз һәм тормыш юлы ,фаҗигасе ныгытып өйрәнелмәгән ,шуңа күрә бу җәлилче турында тикшеренү эшләрен башладым .
Аның язмышын тулырак белер өчен Р.Мостафинның “Җәлилчеләр” , И.Х.Зәбировның”Җәлил белән беррәттән” китапларындагы язмаларыөйрәнелде.Гариф Шабаевның туган ягы Ярмәкәй районы Иске Турай авылында яшәүчеләр белән очрашып , мин үземне кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырыштым.
— — — — — — — — — — — — — — — — — Төп өлеш
Беренче “Моабит дәфтәре”нең соңгы битендә,,Җәлил үз кулы белән язып калдырган исемлектә Гариф Шабаев беренче булып тора .
Бу киң күңелле,күндәм , искиткеч тыйнак , сабыр холыклы кешене Муса чын күңелдән хөрмәт иткән , якын күргән . Яшь ягыннан да алар арасында аерма әллә ни зур түгел.гариф Мусадан бер генә яшькә кече .
Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортостанның Ярмәкәй районы Иске Турай авылында дөньяга килә.Башлангыч белемне үз авылында ала.Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Әти-әнисе илдә ачлык башлангач,Урта Азиягә күчеп китә,ә Гариф Казан шәһәрендәге финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә.Укып беткәч,ул да Ферганә шәһәренә китә.1932 елда ул культура агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә,алар Ташкентка күчеп китәләр.Аларның Лилия исемле кызлары туа.
Исәнлеге начар булу сәбәпле ,аны моңарчы армиягә алмыйлар.ләкин ул фронтка җибәрүләрен үтенеп , Ташкентның Куйбышев исемендәге хәрби коммисариатына килә.Бу юлы төпченеп тормыйлар- сугышның бишенче көнендә аның иңендә инде солдат шинеле була.Кыска вакытлы хәрби әзерлек курслары үткәннән соң , ул фронтка китеп бара .
Аңардан нибары бер генә хат килә,анысы да сугышка китеп барышлый юлда язылган хат.Шулай да хатыны Мөнәвәрә белән кызы Лилия өметләрен өзмиләр: сугыш беткәнгә кадәр аннан хәбәр көтеп яшиләр.
Сугышта аның часте чолганышта кала,совет гаскәрләре ягына үтеп чыга алмыйлар. Г.Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә.Ул 366 номер астында санала.Бу махсус лагерь булып чыга. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар.Гариф анда Ф.Булатов һәм А.Алиш белән очраша,алар бергәләп лагерьдан качу турында уйлыйлар.Ләкин бу ниятләре тормышка ашмый кала. Фашистлар әсирләр арасыннан югары белемле булган ун кешене сайлап алалар.Ун кеше арасында Гариф Шабаев,Абдулла Алишта була.Шулай итеп,1942нче елның 6 нчы сентябрендә татар легионы “Идел-Урал”төзелә һәм аңа үз байрагы тапшырыла .Шунысын да әйтергә кирәк , легионның байрагында да төрки-татар легиончыларының җиңнәренә таккан тамгаларында да “Идел-Урал” эмблемасы була,ул яшел һәм күк җирлектә кисешкән ук һәм хәнҗәр,ә өстә карага ак белән латин әлифбасында”Идел-Урал”дип язылган. Легионның төп базасы Польшадагы Седльце лагеренда булла. Легиончылар махсус сүзләргә марш та язалар.
Легионерлар маршы
Зәңгәр күзләреңне текәп
Көтмә әле, матурым.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзергә без, җир биләргә без
Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.
Халык өчен көрәш мәйданында
Ут эчендә батырың.
Кушымта:
Шауласыннар, күкрәсеннәр
Бөек халык шатлансын.
Кушымта.
Безнең эчтә, дәртле көчтә
Көрәш җыры яңгырасын.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзергә без, җир биләргә без
Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без

Гариф шабаев та шул оешмага керә.
1942 елның 13 декабрендә аларны Вустрау төрмәсенә алып киләләр,аннан соң Берлиндагы Моабит төрмәсенә күчерәләр.Анда ул Муса Җәлил белән очраша.”Идел –Урал “легионының татар телендә чыгучы газетасы барлыкка килә.Гариф Шабаевны хәреф җыючы итеп тәкъдим итәләр.Ә яшерен оешма шул вакытта листовкаларны чыгара башлый.Гариф фашистлар листовкаларны тапмасын өчен бүтән юл эзли башлый.Ул Муса Җәлилгә аларны стеклографта бастырырга тәкъдим итә. Һәм Муса аны хуплый.Тик бер көнне яшерен оешмага гестапо үз кешесен җибәрә.Аларның эшләре ачыклана.Җәлилчеләрне(алар барлыгы 11 кеше була) кулга алалар.Башта Дрезденденда суд була,аннан соңТегель,Шпандау төрмәләре.
25нче августта сәгать 8 дә аларның барысын да Плетцензее төрмәсенең “үлем йорты” дип аталган аерым барагына урнаштыралар. Мулла белән очраштырганнан соң, хөкем карарын укыйлар. Җәзалап үтерү барагына алып киләләр һәм гильотинада башларын кисәләр.Гариф Шабаев Муса Җәлилдән соңалтынчы кеше итеп үтерелә.
Плетцензее төрмәсенең архивында 2 кешенең — Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның үлем карточкалары табыла.Бу карточкаларикесе дә бик ашыгыч рәвештә,җәлилчеләрне җәзалау урынындаязылган:
Фамилиясе,исеме:Шабаев.
Туган вакыты: 15 дек.,1907 ел
Һөнәре:легионер
Әсир кенәгесенең номеры: 828/44
Плетцензее төрмәсенең 4 нче блогына Империя хәрби судының РКА-11-2-343-43 карары нигезендә урнаштырылды.
Сугышбетеп ,берничә ай үткәннән соң Гариф Шабаевның хатыны МөнәвәрәгәСовет Армиясе офицеры Василий Иванович Чебоннан хат килеп төшә:”Мин сезгә шуны хәбәр итәргә телим:Шабаев Гариф Хафизович 1944 елның июлендә минем белән бергә Берлин төрмәсендә утырды.Алар унбер кеше – немецларга каршы яшерен эш алып барган өчен атарга хөкем ителгәннәр иде.Гариф белән атнага бер тапкыр прогулка вакытында очраша идек…”Мөнәвәрә ханым биргән адрес буенча В,И,Чебонны эзләп ,хат язып карый,әмматаба алмый.”Ул я башка шәһәргә күчеп киткән,я сугыштан соң озак яши алмаган “дип уйлый.
Кат-кат яза торгач,1946 елның июнь аенда Ташкентның Куйбышев хәрби комиссариатыннан Мөнәвәрә апага шундый хәбәр килә:”Сезнең ирегез,кызылармеец Шабаев Гариф Хафизович,1944 елда герман концлагеренда әсирлектә үлгән.Бу кәгазь пенсия юллау өчен рәсми документ булла ала”

Файлы: tatartele.rar
Размер файла: 228614 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология