Автор конспекта:
Автор(ы): — Гайнутдинова Розалия Фаритовна

Место работы, должность: — МОУ школа № 24 г.Казань

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1) Дать знания учащимся о жизни и творчестве поэта;

2) Развитие логического мышления;

3) Привитие гражданского и патриотического воспитания.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Краткое описание: — Это урок — викторина. Данный урок посвящен дню рождения татарского поэта Мусы Джалиля. Урок направлен на воспитание у учащихся патриотического воспитания.

Тема:«Җәлилчеләр турниры»

Максат:1) Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен

баету;

2) Логик фикерләү сәләтен үстерү;

3) Гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.

Турнирның барышы:

Укучы шигырь сөйли.

Сезне һәркем белә, башын ия –

Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!..

… Сынаулары белән сыный Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә…

Рух вә җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте сезне дә ул, Җәлил,

Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,

Фоат, Әхәт, Гариф, Сәлим,

Зиннәт! –

Йолдыз итте

Күңел күкләрендә кабызып! …

Көрәшчеләр рухы көч – дәрт бирә -

Без яшибез сезгә табынып! …

Алып баручы:Әйе, илгә тугрыклы булып калган баласы белән һәр ана горурлана.

Алып баручы:

  • Кичәбезне дәвам итәбез. Хәзер белемнәрегезне тикшерү максатыннан, сезне «Җәлилчеләр турниры»на чакырабыз. Ул түбәндәге турлардан тора:
  • 1. Җәлил исеме белән.
  • 2. Блицтурнир.
  • 3. Башваткыч.
  • 4. Җәлил иҗаты рәсемдә.
  • 5. Музыкаль номер.
  • 6. «Серле тартма».
  • 7. «Әсәрне таны».

Иң элек без бүгенге бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып үтик. ( Жюри әгъзаларының исем – фамилияләре , эш урыннары әйтелә.)

Турнирның төп кагыйдәләре:

  • Һәр турда җавап бирү өчен билгеле бер вакыт бирелә.
  • Турнир барганда тавышланырга ярамый.
  • Кыңгырау тавышы – эшне башлау һәм тәмамлауны белдерә.
  • Язма җаваплар кәгазь битләренә языла, анда укучының исем – фамилиясе күрсәтелә.
  • Һәр тур ахырында жюри әгъзалары нәтиҗәне игълан итә.
  • Турлар арасында бер катнашучы музыкаль чыгыш ясый һәм ул бәяләнә.
  • Алып баручы:Беренче тур Муса Җәлил исеме белән бәйле истәлекле урыннарга багышлана. ( Укучыларның алдан әзерләнгән чыгышы тыңлана. Соңыннан жюри нәтиҗә ясый ).

    Алып баручы:Икенче бәйге – блицтурнир. Кыска сораулар төгәл җавап таләп итә. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

  • Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. ( Беренче Май мәйданы ).
  • Аның исемен йөртүче театр. ( Опера һәм балет театры ).
  • Җәлилнең беренче китабы . ( «Барабыз»).
  • Беренче шигыренең исеме. ( Бәхет ).
  • Җәлилнең туган авылы. ( Мостафа ).
  • Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә? ( 1942 елда ).
  • «Хөкем алдыннан»картинасының авторы . ( Харис Якупов).
  • Муса укыган мәдрәсә. ( Хөсәения мәдрәсәсе).
  • Җәлилнең абыйсының исеме. ( Ибраһим ).
  • Шагыйрьнең көрәштәше, язучы. ( Абдулла Алиш ).
  • Берлинда Җәлил утырган төрмә. ( Шпандау төрмәсе ).
  • Мусаның әсирлектәге фамилиясе. ( Гомәров ).
  • Мостафа авылыннан ага торган елга. ( Нит елгасы ).
  • Шагыйрь портретын таштан иҗат итүче скульптор. (Бакый Урманче).
  • Сугышка җибәрүне сорап язылган гаризалар саны . ( Җиде ).
  • Алып баручы:«Башваткыч» дип исемләнгән өченче бәйгедә Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табып язарга кирәк булыр.

    Горизонталь буенча:

  • Агач исеме.
  • Кызына багышланган.
  • А.Алишка багышланган.
  • Җәлилнең һөнәре.
  • Ул шигырьләрен башкача атый.
  • Явызлык сүзенең синонимы.
  • Казан сүзенең синонимы.
  • Багышлармын калган гомерне … өчен изге көрәшкә.
  • Аны һәркем сөенеп кабул итә.
  • ( Музыкаль тәнәфес. Өченче бәйгегә нәтиҗә ясала.)

    Алып баручы:Дүртенче бәйге – Муса Җәлил шигырьләре буенча ясалган рәсемнәргә конкурс.

    • «Серле тартма» дип исемләнгән бишенче бәйге шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле.
    • М.Җәлил һәм Н.Җиһанов иҗади дуслыкта яшәгәннәр. Сугышка китәр алдыннан Муса Нәҗипкә әйтә:
    • Әйдә, Нәҗип, ата – бабаларыбыз гадәтен искә төшерик: бабаларыбыз ерак юлга, куркыныч яуга чыгар алдыннан … алмашканнар. Бу – яңа очрашуга ышаныч билгесе. Шагыйрь белән композитор …ларын алмашалар, ләкин кабат күрешү насыйп булмый. М.Җәлил һәм Н.Җиһанов үзара нәрсә алмашканнар? ( Бил – бау каеш. )
    • Мәскәүдә яшәгәндә М.Җәлил дуслары белән мәҗлес оештырырга булган. Һәрбер табынга көтелмәгән, сирәк очрый торган берәр әйбер куярга тиеш була. Килешенгән вакытка бар да җыела, тик Муса гына юк. Бераздан Муса кайтып керә һәм … куя. Табын янындагылар дәррәү көлешә башлый һәм 1 урынны аңа бирәләр. (Сары, кәкре кыяр).
    • Бу – шартлы исем. Бу исемне ул куймаган. Дәфтәргә төрмәдә вакытта теркәлүеннән һәм байтагының шунда иҗат ителүеннән чыгып, ул шулай атала башлый. ( Моабит дәфтәрләре ).
    • Бу чәчәккә багышланган җырлар да бар. М.Җәлил аның турында “Иртәнге таң нурыннан уянды …” дип язган. ( Ромашка ).

    ( Музыкаль тәнәфес. Турнирга нәтиҗә ясала ).

    Алып баручы.«Әсәрне таны» дип исемләнгән соңгы бәйгедә М.Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыла һәм сез аларның исемнәрен әйтерсез.

    ( Соңыннан жюри әгъзалары бәйгегә нәтиҗә ясый , җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. )

    Файлы: Исем3кл..doc
    Размер файла: 77312 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология