Автор конспекта:
Автор(ы): — Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Место работы, должность: — Шушерминская нош

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Математика
Предмет(ы): — Окружающий мир
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

МАКСАТ. 1. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

2. Укучыларның дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру; укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү .

3.Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү. Кошларга , хайваннрга карата сакчыл караш тәрбияләү

Тип урока: — Комбинированный урок

Учащихся в классе (аудитории): — 5

Используемые учебники и учебные пособия: —

Кулланылган әдәбият: интернет-ресурслар, М.И.Моро ”Математика”дәреслеге,

З. Җамалетдинова “Татар теле”, ”Табигать бизәкләре” Казан”Мәгариф”нәшрияты.

Используемая методическая литература: —

Җиһазлау: А.Алиш портреты,тактада мәкаль язылган: “Тырышкан табар,ташка кадак кагар.” компьютер, призентация, таблица, төрле биремнәр язылган карточкалар

Используемое оборудование: —

Дәреснең бурычлары: танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укчыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту,нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; җирле төбәк комонентын куллану аша мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту, фәнгә кызыксыну уяту

Краткое описание: — Оештыру моменты. 1. Тактада мәкаль язылган. “Тырышкан табар,ташка кадак кагар.” 1)Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (балаларның фикерләрен тыңлау.) Үзбәя. 2)Логик фикерләүгә мәсьәлә. — Сигез таякның дүртесен сындыргач,ничә таяк кала? — Әгәр өстәлнең бер почмагын киссәң, аның ничә почмагы калыр? 2. Укучылар, бүген бездә кунакта күренекле балалар язучысы , әкиятче, М Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш. (4 слайд) Ул үзе белән безгз әкият тә алып килгән. Ә менә нинди әкият икәнен сез хәзер бу мисалларны чишеп, үсә бару тәртибендә язсагыз, белерсез. (5 слайд) Ә 17-2 Р 7+4 Ү 19-10 Д 11+2 К 9+8 А.Алишның нинди үрдәге турында беләсез? (6 слайд) • Без бүген “Сертотмас үрдәк” эзләре буйлап барырбыз. 9 11 13 15 17 — Хәзер саннар рәтенә күз салыйк әле: саннар нинди эзлеклелектә урнашкан? — 2 гә арттырып барылган. — Алга таба ничек дәвам итәрбез? 19 21 23 25… — Бу саннар рәтендә нинди сан артык? — 9 саны, чөнки ул бер урынлы, калганнары ике урынлы саннар. Димәк борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк яшәгән. Бик күп сөйләшә торган булган. Көннәрдән бер көнне аларның хуҗалары ауга киткән. Үзе белән бергә Актырнакны да алган. Хуҗа кичкә өенә кайтмаган. Йорттагы хайваннар куркышканнар һәм икенче көнне хуҗаларын эзләргә бармакчы булганнар..”Син йөзәсең дә, очасың да, йөгрәсең дә син бар”,- дигәннәр алар үрдәккә. — Шулай итеп Сертотмас үрдәк юлга чыгып киткән. Ул басу буена килеп җиткәндә бер трактор кукуруз чәчеп йөри икән. (7 слайд) Менә трактордан бер кеше төшкән дә Сертотмас үрдәккә таба килә башлаган. Үрдәк аны танып та алган. Танымыйча, ул бит безнең авылның алдынгы тракторчысы. (8 слайд) Аны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул армый- талмый , язгы- көзге кыр эшләре вакытында гел басуда. Шуның өчен ул бик күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә дә ия булды. Ул үрдәк янына килгән дә: “Каян килеп чыктың әле син. Миңа бераз гына ярдәм кирәк иде. “Мин чәчкән җирнең буе 150 м, ә иңе 40 м, шуның яклары озынлыгы суммасын исәпләргә генә булыш әле”,- дигән ул. Укучылар, үрдәк үзенең хуҗасын эзләсен, әйдәгез Алмаз абыегызга без булышыйк. Схема ярдәмендә мәсьәләне чишү. 2) –“Тагын бер мәсьәлә бар бит әле чишәсе”,- дигән Алмаз абыегыз. (9слайд) Бүген иртә белән ике куян малае чыктылар да , чыршылыкның ике башыннан йөгерешеп киләләр. Чыршылыкның озынлыгы 70 м, очрашканчы бер куян 22 м йөгерде, ә менә икенчесе ничә метр йөгергән икән? -Бу мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара? — Нәрсәләр билгеле? — Турыдан – туры җавап биреп буламы? — Нәрсәләр билгеле? Нәрсәне табарга кирәк? — Бу мәсьәләләрне чишкәндә нәрсә кулландык? (сызым, схема). Без сезнең белән алдагы дәресләрдә дә хәрәкәткә мәсьәләләр чишәрбез әле

Оештыру моменты.

1. Тактада мәкаль язылган.

“Тырышкан табар,ташка кадак кагар.”

1)Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (балаларның фикерләрен тыңлау.)

Үзбәя.

2)Логик фикерләүгә мәсьәлә.

— Сигез таякның дүртесен сындыргач,ничә таяк кала?

— Әгәр өстәлнең бер почмагын киссәң, аның ничә почмагы калыр?

2. Укучылар, бүген бездә кунакта күренекле балалар язучысы , әкиятче, М Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш. (4 слайд)

Ул үзе белән безгз әкият тә алып килгән. Ә менә нинди әкият икәнен сез хәзер бу мисалларны чишеп, үсә бару тәртибендә язсагыз, белерсез.(5 слайд)

Ә

17-2

Р

7+4

Ү

19-10

Д

11+2

К

9+8

А.Алишның нинди үрдәге турында беләсез? (6 слайд)

· Без бүген “Сертотмас үрдәк” эзләре буйлап барырбыз.

9

11

13

15

17

— Хәзер саннар рәтенә күз салыйк әле: саннар нинди эзлеклелектә урнашкан?

— 2 гә арттырып барылган.

— Алга таба ничек дәвам итәрбез? 19 21 23 25…

— Бу саннар рәтендә нинди сан артык?

— 9 саны, чөнки ул бер урынлы, калганнары ике урынлы саннар.

Димәк борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк яшәгән. Бик күп сөйләшә торган булган. Көннәрдән бер көнне аларның хуҗалары ауга киткән. Үзе белән бергә Актырнакны да алган. Хуҗа кичкә өенә кайтмаган. Йорттагы хайваннар куркышканнар һәм икенче көнне хуҗаларын эзләргә бармакчы булганнар..”Син йөзәсең дә, очасың да, йөгрәсең дә син бар”,- дигәннәр алар үрдәккә.

— Шулай итеп Сертотмас үрдәк юлга чыгып киткән. Ул басу буена килеп җиткәндә

бер трактор кукуруз чәчеп йөри икән. (7 слайд)

Менә трактордан бер кеше төшкән дә Сертотмас үрдәккә таба килә башлаган. Үрдәк аны танып та алган. Танымыйча, ул бит безнең авылның алдынгы тракторчысы.(8 слайд)

Аны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше сирәктер. Чөнки ул армый- талмый , язгы- көзге кыр эшләре вакытында гел басуда. Шуның өчен ул бик күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә дә ия булды.

Ул үрдәк янына килгән дә: “Каян килеп чыктың әле син. Миңа бераз гына ярдәм кирәк иде. “Мин чәчкән җирнең буе 150 м, ә иңе 40 м, шуның яклары озынлыгы суммасын исәпләргә генә булыш әле”,- дигән ул.

Укучылар, үрдәк үзенең хуҗасын эзләсен, әйдәгез Алмаз абыегызга без булышыйк.

Схема ярдәмендә мәсьәләне чишү.

2) –“Тагын бер мәсьәлә бар бит әле чишәсе”,- дигән Алмаз абыегыз. (9слайд)

Бүген иртә белән ике куян малае чыктылар да , чыршылыкның ике башыннан йөгерешеп киләләр. Чыршылыкның озынлыгы 70 м, очрашканчы бер куян 22 м йөгерде, ә менә икенчесе ничә метр йөгергән икән?

-Бу мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

— Нәрсәләр билгеле?

— Турыдан – туры җавап биреп буламы?

— Нәрсәләр билгеле? Нәрсәне табарга кирәк?

— Бу мәсьәләләрне чишкәндә нәрсә кулландык? (сызым, схема).

Без сезнең белән алдагы дәресләрдә дә хәрәкәткә мәсьәләләр чишәрбез әле

Кереп киткән Үрдәк урманга . Тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый- ашый барганда Керпе очраган.(10 слайд)

Керпегә ул хуҗасын эзләвен, өйдә үзләре генә куркуларын барысын да түкми- чәчми сөйләп биргән.

-Ә керпе аңа : “Син очраган берәүгә серең сөйләп йөрмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр. Менә сиңа серле гөмбә, югалтма , кирәге чыгар,”- дигән.

-Үрдәк гөмбәне алып алга киткән. Юлында очраган Куян да аңа кишер биргән, югалтма, кирәге чыгар дигән.

Үрдәк серле күчтәнәчләрне бушатып караган. Алар гади түгел, артларында биремнәре дә бар. Балалар, әйдәгез Үрдәккә булышыйк, аның биремнәрен үтик.

Кишердәге биремне үтәү: Кем күбрәк?”- уены.

Ямь- яшел пәри,

Тәрәзәдән карый. (гөл) Класс “гөл ” сүзеннән кушма сүзләр ясый. Гөлүсә, Гөлбикә, Гөлйөзем, Гөлчәчәк…

1 укучы “гөл” сүзен килешләрдә төрләндерә.

Кунакларга бирем :(11 слайд)

Берсе куша кабарга,

Икенчесе качарга.

Кушылсалар икесе,

Тоткычы бар ачарга. (капкач)

Бер иҗеге кәгазькапчык,

Яки шырпы саклап ята.

Ә калганнары теше белән

Печән җыя, кантар вата. (каптырма).

Бер иҗеге уй чүлмәге

Калганнары гел вата

Барысы да бергә булса

Барыбызны уйлата. (башваткыч).

Балалар, бу сүзләр барысы да нинди сүз төркеме? Лексик мәгънәләрен әйтегез.

Ә үрдәккәбараторгач Аю очраган.Ул умарта балы белән тәмләп чәй эчәргә җыена икән, тәмле җиләкләр дә җыеп кайткан икән. (12 слайд)

Җиләкләремдәге мәсьәләләрне чишмичә, беркая да җибәрмим дигән,- Аю. Ә ул мәсьәләләр болайрак икән.

• Минем өстәлемдә 7 стакан бал бар. Хәзер мин бер стакан балны ашыйм. Өстәлдә ничә стакан калыр?

• Элегрәк елларда бу урманда 12 төрле җәнлек яши иде. Ә хәзер монда куян, керпе, төлке, бүре генә яшәп калды. Ничә төрле җәнлек юкка чыккан.

• “Сертотмас үрдәк ” әкиятенең авторы.

• Түтәлдә 8 чыпчык чүпләп йөри иде, 1сен песи тотты. Ничә чыпчык калды?

• Синең хуҗаңның бакчасында 7 алмагач һәм 5 слива агачы үсә. Көз көне хуҗа бу агачлардан ничә кг җиләк- җимеш җыеп алыр?

• шәм янып тора иде, 1 сен сүндерделәр, ничә шәм калды?

Кунакларга шаян сораулар:

• Бору өчен җайлы булган кеше әгъзасы (колак)

• Шулпа эчертә торган район (Лаеш)

• Утын төяп бармый торган урын (урман)

• Үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы (балта)

Аюдан котылу шатлыгыннан Үрдәк җырлап җибәргән. Әйдә, без дә аңа кушылыйк әле.(Ял минуты)

Бигрәк шаян үрдәк мин

бер тик тормыйм, борчак мин.

Бер утырам, бер торам: бак,бак,бак.

Башымны уңга борам, аннары сулга борам,

һәм сикерептә алам: бак,бак,бак.

Тыпыр,тыпыр, тыпырдыйм,

чәбәк-чәбәк-чәбәклим.

Бер утырам, бер торам: бак, бак, бак.

Кулымны алга сузам, аннары янга сузам.

Елмаям һәм утырам: бак,бак,бак.

Җырлап кына бетергән икән, ул бүрегә юлыккан һәм бик курыккан.(13 слайд)

Аны Бүре авызыннан коткарыр өчен алдагы биремне үтәргә кирәк булган. Исемнәр буенча сыйфатлар таптыру.

— Ак, йомшак, мамыктай, ялтыравыклы… (кар бөртеге.)

— Каты, сусыл, әче, сары… (суган)

— Биек, тәбәнәк, сөзәк, җиләкле… (тау)

Үрдәк инде барысыннан да котылдым дип җиңел сулап куйган гына икән, кәлтә койрыгын болгый- болгый Төлке килеп чыккан. Ул Төлкебикәгә дә үзенең урманда нишләп йөргәнен түкми- чәчми сөйләп биргән.(14 слайд)

“Күрдем хуҗагызны, кая киткәнен әйдә күрсәтәм дип”, Үрдәкне үзе белән алып киткән. “Син ишекне ача тор, мин хәзер күршегә генә кереп чыгам ”,- дигән. Үрдәк ничек ачарга да белми. Ишекне ачу өчен тигезләмәләр чишәргә кирәк, әйдәгез аңа булышыйк.(11 слайд)

Х + 56= 100 38 – Х= 19 Х – 47= 98 ( Х- 20)+82=169

(Х-9)+5= 145

— Ишекнең ачылуы булган Төлке Үрдәкне тотып алып бикләп тә куйган.

— Ә хәзер укучылар, Үрдәкне Төлке авызыннан коткарыйк. Моның өчен безгә “Зоопаркта” уены ярдәмгә килер. Нинди кош яки хайван турында сүз барганын белергә кирәк.

Оча, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара, күп сөйләшә… (үрдәк)

Хәйләкәр, матур, хәрәкәтчән, җирән төстә, озын койрыклы… (төлке)

Ак та, соры да була, йомшак, куркак, кечкенә…(куян)

Соры төстә, үткен тешле, урманда йөри, бозаулар эзли…(бүре.)

Сүзләр дөрес табылды. Шул арада йозак ачылып та киткән, атылып Үрдәк килеп чыккан һәм очып та киткән.

(Тагын кайсы җәнлекләребез калды? (керпе, аю) Боларны ачыклаучы сүзләрне өйдә эзерләп алып киләсез.)

Урманда йөрүче хуҗа өйгә кайтырга ашыга. Аның кайтуы турындагы мәсьәләне безгә Үрдәк калдырып очып китте. Хуҗам 34 төп кәбестә, кәбестәгә караганда 4 төпкә күбрәк помидор утыртты. Ул барысы ничә төп яшелчә утырткан?

34+ (34+4)= 72 төп

Үрдәк аркасында хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде. Хуҗа уяу кеше булып чыккан. Дошманнарга каршы киртә корган. Кайсы капкынга төшкән, кайсы чокырга төшкән.(14 слайд)

Ул арада Үрдәк тә кайтып җиткән. Аучы аны хуҗалыкка күпме зыян салдың дип бик нык ачуланган. Үрдәк тә үкенгән, гафу үтенгән.

Йомгаклау.

Үрдәк хәленә калмагыз, сез дә балалар,

Сер тотмауның начарлыгын исеңдә тот син,

Сер тотмаучы- лыгырдавык, яраксыз алар.

Кирәксезне һич сөйләмә, телең тик торсын.

— Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

— Дәрестә без нәрсәләргә өйрәндек?

— Дөрес исәпли алган бала, үзенең билгесен бу мисалны чишеп белә ала.

6+8-7+9-8+2-5= 5

Өй эше 1) Математика дәресе өчен: Шушы әкияткә нигезләнеп берәр мәсьәлә төзергә.

2) Уку дәресе өчен: А.Алишның әкиятен алып укыйсыз. Дәрестә бу әкиятнең кайсы урыны үзгәртелде икән?

3) Әкиятне өйдәгеләргә сөйләп күрсәтергә.

Файлы: ЭШЛЕКЛЕ УЕН.doc
Размер файла: 1847296 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология