Автор конспекта:
Автор(ы): — Айдарова Лилия Разиновна

Место работы, должность: — учитель Кадыбашской СОШ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Биология

Цель урока: — Максат: — үсемлекләрнең төзелеше үзенчәлекләрен кабатлау; — охшашлык һәм аерымлыкларны ачыклый белүне ныгыту; — укучыларның үсемлекләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү; — укучыларда эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; — укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 8

Используемое оборудование: —

компьютер

Краткое описание: — Дәрес барышы: I. Оештыру. Исәнмесез?! Барыгыз да дәрескә әзерме? Бер-беребезгә карап елмаештык һәм дәресне башлыйбыз. II. Актуальләштерү. 1) Без “Үсемлекләр патшалыгы” темасын үттек, бүгенге дәрестә — белгәннәребезне гомумиләштерәбез; — сезнең өйдәге эшләрегез белән танышыбыз; — уйнап алырбыз; — “Татарстан Республикасының Кызыл китабы”на кертелгән безнең яклардагы үсемлекләр белән танышырбыз. 2) Биологик диктант язабыз: Билгеләр түбәндәгечә куелачак: 1-2 дөрес язылган сүз – “1” 3-4 — — — “2” 5-6 — — — “3” 7,8-9 — — — “4” 10 — — — “5” Автотрофлар, фотосинтез, хлорофилл, вакуоль, гетеротрофлар, хлорелла, ламинария, зигота, спорофит, гаметофит. Компьтерда берәрләп сүзләр күрсәтелә, шуннан карап бер-берегез белән алмашып карандаш белән тикшерегез, билгеләр куегыз. Автотрофлар – алар нинди организмнар? Фотосинтез турында сез нәрсә әйтә аласыз? (үсемлекләрнең төп билгеләреннән берсе) III. Төп өлеш. 1. Ә сез үсемлекләрнең нинди төп билгеләрен беләсез? (укучыларның җаваплары тыңланыла) Укучылар үз җавапларын тактада эленгән таблица белән чагыштыралар. Әйдәгез, бу билгеләрне аңлатып китик ( 1 укучы 1 билгене аңлата). 2. Үсемлекләр патшалыгы турында сез тагын нәрсәләр беләсез икән? Мин сезгә сүзләр язылган карточкалар бирәм, сез алар арасындагы бәйләнешне ачыклап магнит тактасына беркетегез. Укучылар китереп чыгарырга тиеш: Үсемлекләр патшалыгы Түбән төзелешле Югары төзелешле үсемлекләр аспатшалыгы үсемлекләр аспатшалыгы Споралылар Орлыклылар 3. Хәзер сүзне сезгә бирәбез. Укучылар үзләре эшләп килгән презентацияләре белән таныштыралар: Абдульманова – түбән төзелешле үсемлекләр, Дулкарнаева – югары төзелешле үсемлекләр, Ханнанов – мүксыманнар, Башарова – плаунсыманнар, наратбашсыманнар, Солтанова – абагасыманнар, Шакиров – ачыкорлыклылар, Айдаров – ябыкорлыклылар. 4. Бераз уйнап алыйк әле: “ Таныш түгел танышлар” уены. Сүз нинди үсемлек турында бара? 1) а) 2000 ел яшәргә мөмкин, б) суда кәүсәсе череми, ә карала һәм ныгый гына, в) аннан кисмәкләр һәм паркет ясыйлар, г) Пушкин аның турында язган: “ …и днем и ночью кот ученый …” дәвам итегез (имән) 2) а) ул һәрвакыт яшел яки зәңгәр, б) аннан кыллы музыка кораллары ясыйлар, в) кыш көне анда кошлар оя коралар һәм бала чыгаралар, г) күләгәгә чыдам, ул үсә торган урында һәрвакыт караңгы һәм дымлы, лишайниклар күп (чыршы). “Аналитиклар” конкурсы. 1) урманда бик күп абагалар үсә. Ләкин урманны кисеп бетергәч, абагалар да юкка чыгалар. Ни өчен? 2) Күке җитене мүге куелыклар барлыкка китерә. Әгәр бер үсемлек икенчесеннән ерак урнашса, бу үсемлекләрдә нинди кыенлыклар барлыкка килер? 3) Җәй көне сулыкларда бер күзәнәкле суүсемнәр күпләп үрчиләр (мәсәлән бака ефәге). Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? 5. “Кем күбрәк?” уены. Укучылар ике командага бүленә: 1 рәттә утыручылар – 1 команда, аларга 1995 елда чыгарылган “Татарстан Республикасының Кызыл китабы” бирелә. 2 рәттә утырычылар – 2 команда, аларга 2006 елда чыгарылган “Татарстан Республикасының Кызыл китабы” бирелә. Бирем: Әгерҗе районы территориясендәге ничә төр үсемлек кызыл китапка кертелгән? Нәтиҗә: кайсы команда күпме таба, моны сез ничек аңлатырсыз? IV. Йомгаклау. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую. V. Өй эше бирү. Зачетка әзерләнергә.

Файлы: Путешествие в мир приматов.rar
Размер файла: 6433649 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология