Автор конспекта:
Автор(ы): — Нигматуллова Рамзия Нурмухаметовна

Место работы, должность: — МБОУ «Гимназия №1″ Елбужского муниципального района

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү. 2.Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү. 3.Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү. 4.Укучыларда ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 20

Краткое описание: — Дәрес планы. 1. Кереш: а)уңай психологик халәт тудыру; б)матурлык турында әңгәмә үткәрү; 2.Төп өлеш: Эпик әсәргә анализ үрнәге буенча «Матурлык» хикәясенә анализ бирү; 3.Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү; 4.Өйгә эш бирү.

Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен өйрәнү
Тема. Ә.Еники «Матурлык»хикәясе.
Максат.
1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.
2.Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.
3. Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.
4. Укучыларда ата-анагакарата миһербанлык тәрбияләү.
Өйрәнелә торган әсәр. Әмирхан Еники. «Матурлык».
Җиһазлау. Ә.Еники портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы, түбәндәге эчтәлекле плакатлар:
Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда. (Һ.Такташ)
Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә. (Мәкаль)
Дәрес планы.
1. Кереш:
а) уңай психологик халәт тудыру;
б) матурлык турында әңгәмә үткәрү;
2. Төп өлеш:
Эпик әсәргә анализ үрнәге буенча «Матурлык» хикәясенәанализ бирү;
3. Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү;
4. Өйгә эш бирү.
Дәрес барышы.
I. Укытучы сүзе.
Укучылар, без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән инде танышып үткән идек. Шулай ук аның сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрен дә укып таныштык һәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык. Күренекле шагыйрь Илдар Юзеев аны «Күңел карурманнарының тургае», дип атады. Ни өчен Илдар Юзеев шулай атаган икән? Дәрес барышында без бу сорауга да җавап бирергә тырышырбыз.
Ә. Еники — чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Аныңхикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да ул.
Һ.Такташның сүзләренә игътибар итик әле. (Шигъри юллар укыла). Бүгенге сөйләшүебез, шулай итеп, әниләр турында.
Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек шәхес. Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли.
Үсә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан -буынга күчеп килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.
- Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз? ( Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», М.Җәлил «Ана бәйрәме», Туфан Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр», И.С.Тургенев « Аталар һәм балалар» романы).
- Безнең өлкән язучыбыз Ә.Еники дәбумәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.
Үткән дәрестә без аның «Әйтелмәгән васыять» әсәре белән танышкан идек. Әмирхан ага әлеге повестенда безгә халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын алырга кирәклекне искәртә кебек. Сез бу әсәр буенча сочинение дә яздыгыз. Менә шушы уңайдан бер-ике укучының гына сочинениесеннән өзекләр укытып китәсем килә. (Ибраһимов А., Вәлиева И.ныңязма эшләре белән танышу)
- Ә хәзер әйдәгез сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик. Алдыгызда әдәби әсәргә анализ үрнәге. Эш барышында без бу анализ үрнәгенең кайбер өлешләренә тукталып китәрбез.
Укытучы..Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала? Сез «матурлык» дигән төшенчәне ничек күзаллыйсыз? Эльза белән Фазыл бу иҗади эшне өйдә эшләп килделәр, әйдәгез, аларны тыңлап үтик. Өстәмәләр булса, үз фикерләрегез белән тулыландырырсыз.
Укучылар чыгышы.

Укытучы. Җавапларагызны хуплыйм. Һәм йомгаклап шуны әйтәм: матурлык — бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Шушы халык мәкаленә генә карасак та, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. Матурлыкны берегез табигатьтә күрә, икенчегезкеше күңеленең матурлыгы дип саный, өченчегез матурлык ул — беренче мәхәббәт, ди. һәм, ниһаять, сезнең кайберләрегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телегездә белем алуында күрә. Болары да дөрес.
II. Әсәргә анализ.
Укытучы. Әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик.
Укучы. Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый., чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.
Укытучы.Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?
Укучы.Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.
Укытучы.Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз.Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.
Укучы. Әсәр матурлык турында.
Кешенең эчке матурлыгы.
Бәдретдиннең күңел матурлыгы.
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.
Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.
Табигать матурлыгы турында.
Укытучы. Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.
1төркем — Бәдретдиннең күңел матурлыгы;
2 төркем — гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы;
3 төркем – шәкертләрнең матур мөгалләмәсе (укучыларның төркемнәрдә җаваплары)
Укытучы.Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?
Укучы. Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.
Укытучы. Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?
Укучы. Бар. Ямьсезлек — матурлык каршылыгы.
Укытучы. Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннарны кычкырып уку) Табигать хикәядә кабатланып бирелә.Ни өчен икән? Алга таба бу сорауга да җавап бирербез.
Укытучы. Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?
Укучы.Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.
Укытучы.Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?
Укучы. Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да , әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.
(Укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар, 235 бит, өстән икенче обзац)
Укытучы соравы. «Күңел көзгесе» дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу)
Укытучы. Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.
Укучылар җавабы. ( Экспозиция- 1, 2нчеабзацлар;вакыйгалар үстерелеше -Бәдретдиннеңкем икәнен ачыклау; кульминация- ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш — куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)
Укытучы. Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле.
Укытучы.Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин лирик герой- шәкерткә «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен?
Укучы. Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы әнисеннән: «Ни уйныйм?» — дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.
Укытучы.Әйдәгез әле укучылар, шушы «Салкын чишмә» көен без дә тыңлап китик.
Укытучы.Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме?
Укучылар җавабы.Шуннан чыгып сорау куя алабыз: — Бәхет нәрсә ул?
Җавап.Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенеңкеше була белүендә.
Укытучы. Менә хәзер кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк. Без бит сорауга җавап бирмәгән идек әле. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый?
Укучылар җавабы. (Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөнья киң, киң икән. Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән. Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы бар икән. Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый. Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.)
Укытучы. Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгелик инде. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?
Җавап. Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.
Укытучы. Бик күп шагыйрьләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган. . Әйе, «әни», «әнкәй» сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.
Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың». Бу уңайдан К.Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.
Ана -бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…
Укытучы. Укучылар, сезнең алдыгызда «Балаларга үгет-нәсихәт» исемле китап ята. Тышлыкка игътибар итегез: аста «Сабыйларга бүләк, сатылмый» дип язып куелган. Иң кадерле, иң кирәкле җан ризыгы булырлык рухи әйберләр бездә беркайчан да сатып бирелмәгән. Китапның бүлекләренә күз салыгыз әле. Аларның һәрберсе Аллаһ исеме белән «Бисмиллаһи-р-рахмәни-р-рахим» дип башланып китә.. Ата-аналарга багышланган бүлекне ачыйк. Анда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сүзләре китерелгән «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр» дип язылган. Әсәрнең төп герое Бәдретдин кебекләргә карата әйтелгән ул сүзләр. Минем белән килешәсезме? Әйдәгез, шушы китаптан аерым өзекләр укып китик.
III. Нәтиҗә.
Укытучы.Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?
- эстетик кыйммәте (сәнгать әсәре буларак);
- тәрбияви әһәмияте;
- әлеге әсәрнең әдәбиятта тоткан урыны;
Укытучы. Илдар Юзеевның фикерен ничек дәлилләрсез?
Укучы. Шагыйрь хаклы, Ә. Еники — кешенең күңелкичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән язучы.

1Ү. Өй эше.
Укытучы. «Сезнең өчен ут йотам,
Уйлап карагыз, балам» исемле кыска иҗади инша язып килегез.
Файдалану өчен материал: Т.Миңнуллин. Кырларым-тугайларым // Пьесалар җыентыгы. — Казан, 1982, 22-26 битләр.
Инша исеме буларак кулланылган бу юллар шагыйрь Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хатыннан алынды.
Без «Матурлык» хикәясе белән танышып, ана һәм улның үзара бик җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә зур мәхәббәтен күрдек. Сезгә тәкъдим иткән өзектә дә Ана һәм ул (шагыйрь Муса Җәлил) үзәккә куелган. Монда бөтенләй башка характердагы сурәтләү, тасвирлау алымнары һәм чаралары, тел үзенчәлекләре бирелгән. Драматург (әле без аның иҗаты белән тагын танышырбыз) шартлы алымнар кулланып, киләчәк буыннар арасыннан килгән Шагыйрь ярдәмендә фашист төрмәсендә үлем җәзасы килүен көткән Мусаны Ана белән очраштыра. Язмагыз ике әсәрне чагыштыру планында барсын.
Бу өзектә күчерелмә мәгънәдәге аерым сүзләр генә түгел, бәлки тулаем җөмләсе-җөмләсе белән киная, читләтеп әйтү очраклары да, югары пафос та күзәтелә. Аеруча шуларга игътибар итегез. Аларны цитата итеп куллансагыз, үз фикерләрегезне җиткерү җиңеләячәк.
Уңышлар сезгә!
— —
Файлы: конференция.ppt
Размер файла: 4705792 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Дорогие шлюхи пробуждают у вас готовность наслушаться с ними трахом? И то вполне хорошо! На этом веб-ресурсе http://prostitutkipiteragirls.com/girls-coast/2500-3500/ вы ознакомитесь с большим выбором непосредственно миловидных шлюх. | Выискивайте индивидуалок исходя из ваших личных предпочтений и вероятностей. Симпатичные индивидуалки со всех уголков вашего района будут рады вероятности заняться с вами красивым трахом без запретов.