Автор конспекта:
Автор(ы): — Сафина Айсылу Исмагиловна

Место работы, должность: — Республика Татарстан, Спасский район с.Чечекле, МБОУ «Чечеклинская основная общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан», учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Воспитание любви к традициям и обычаям татарского народа

Тип урока: — Урок комплексного применения ЗУН учащихся

Используемая методическая литература: —

Журналы "Майдан", "Магариф", газета "Ачык дәрес"; "Халык җырлары"

Используемое оборудование: —

Компьютер

Краткое описание: — В ходе мероприятия исполняются колыбельные песни,стихи.Участвуют дети разного возраста.Это мероприятие знакомит детей с колыбельными песнями,рассказывают историю создания песен, о значении роли песен

chechekle@yandex.ru

Татар халкының бишек җырлары

(Дәрестән тыш чара)

Максат:Татар халкының милли йолаларына, гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер презентациясе (бишектә йоклаган бәби сурәте, бишек җырларының сүзләре)

Бишек янына басып, 1 укучы кыз бала бишек җырын җырлый. Җырның соңгы куплетына 1 нче алып баручы кушыла:

-Бишек җыры… Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез-әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын, апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.

2 нче алып баручы:

Мөгамәлә дигәннән,әйдәгез әле шул сүзгә тукталыйк. “Кемгә карата булса да мөнәсәбәт, бер-берсенә караш диелә бу сүз турында аңлатмалы сүзлектә. Бүгенге көндә яшәп килгән үзара мөнәсәбәтләргә игътибар итмәслек түгел: бер-береңә тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек… Уйланабыз, сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Кызганыч, әмма факт, әлеге күренешләр гаиләләрдә дә очрый.

Язучы прозаиклар да, шагыйрьләр дә үзләренең әсәрләрендә әлеге проблеманы яктыртырга тырышалар. Композиторларыбыз ул шигырьләргә көй чыгаралар. Мисал итеп, Гамил ага Афзал шигырен алыйк. Аңа Ренат Еникеев көй язган.

( “Өф-өф итеп” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы:

Әлеге җырда бер гаиләнең тәрбия өлкәсендәге уңышсызлыгы белән очраштык. Ә бит исәпләсәң, исең китәр дигәндәй, шундый гаиләләр бик күп. Балалар, яшьләр, өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәттә киеренкелекнең, тотрыксызлыкның сәбәбе нидән гыйбарәт икән соң?

Әбиләр теленә игътибар итик. Алар еш кына болай диләр:”Борын-борыннан ук халыкта яшәп килгән, без үскәндә ишетеп үскән әхлакый тәртип кагыйдәләре юк инде алар, юк…”

Әйе, искелек дип сүгә-сүгә, без әлеге кагыйдәләрне дә, кешеләре рухи яктан сафландыручы күптөрле гореф-гадәтләрне дә, тәрбияви яктан әһәмиятле булган дини бәйрәмнәрне дә оныта килдек.

Мәктәпләребездә дә күп еллар буена халкыбызның теленә, мәдәниятына җитәрлек игътибар бирелмәде. Дәресләрдә, өйдә чит ил хөкүмәт башлыкларының исем-фамилияләрен ятладык, тормыш юллары белән таныштык. Ә үз халкыбызның кызыклы, бай тарихын өйрәнә алмадык, үз төбәкләребездә үскән, белем алган бөек шәхесләребезнең исемнәрен ишетмәдек.

Нәтиҗәдә, өлкәннәр әйткәндәй, олыга олы диеп, кечегә кече итеп карый белмибез, бәндәнең рәнҗешеннән, ананың бәддогасыннан курыкмыйбыз, күрше хакын, тол-ятимнәр хакын оныттык, туган телебездән: гореф-гадәтләр, дини йолалар югалу белән беррәттән, яшь сабыйларыбызның да күбесе бишек җырларын ишетүдән мәхрүм булып калды.

2 нче алып баручы:

Халкыбызның бишек җырларына хәзерге вакытта нык әһәмият бирелә. Аларны иҗат итәләр, җыйныйлар, китап итеп бастырып чыгаралар. Ләкин җырларның кулланылышы әлегә канәгатьләнерлек түгел. Димәк, алар безнең игътибарыбызга мохтаҗ. Әйдәгез, бишек җырларына югалырга ирек куймыйк, үзебез өйрәник, якыннарыбызга җырлыйк. Хәзер башкарылачак бишек җырының сүзләрен Туфан Миңнуллин, ә көен Рәшит Абдуллин язган.

(Бер укучы “Бишек җыры”н башкара.)

1 нче алып баручы:

Әлеге җырда әни кешенең өметләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, гадел итеп кору теләге ни дәрәҗәдә көчле икәнен сез ачыклагансыздыр.

Аналарның йөрәк түреннән чыккан моң чишмәсе – бишек җырларының төп вазифасы – бишек тибрәтү, балаларны тынычландыру, йоклату.

Ә бишек үзе! Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясаганнары да, тактадан сырлап ясаганнары да. Аларга әти кешенең, бабайның хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.

(Бер укучы Р.Миңнуллинның “Тал бишек” шигырен укый.)

Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Җылы бишек, җырлы бишек

Эленә өй түренә.

Җырлый бишек, елый бишек

Җырлый-елый моңлана.

Әллә бишек, әллә инде

Бишектә яткан бала.

Бишек тә үрелгән шул

Сөндә үскән таллардан.

Җырчы таллар, елак таллар…

Моңнар тама алардан.

Ул талларга ал таңнарда

Сандугачлар кунгандыр.

Кунып кына калмагандыр

Оя корган булгандыр.

Сеңгәндер ул тал бишеккә

Әнкәмнең моңнары да.

Шулайдыр шул, талбишекнең

Юк шуңа тынганы да.

И тибрәлә өй түрендә

Талбишек талгын гына

Үрсәгез бишек, алыгыз

Безнең як талын гына.

Ничек җырламасын бишек

Сөн талларыннан үр дә

Талбишектә үстем мин дә

Сизелмимени бер дә?

2 нче алып баручы:

Ә кем иҗат итә бишек җырларын? Әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр, композиторлар, гомумән, моңлы җанлы һәрбер кеше.

Хәзер бишек җырларының кайберләрен тыңлап үтәрсез.

(Берничә бишек җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы:

Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша.

Бездә бүген “Каенкай” балалар бакчасыннан кунак кызы бар. Ул сезгә әнисеннән өйрәнгән бишек җырын башкарыр.

2 нче алып баручы:

“Былбылым”, “күз нурым”, “йолдызым”, “бәбкәем”, “күгәрченем”. Никадәр назлап, яратып эндәшү сүзләре. Ул һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ һәм әлегә бик тә зәгыйфь сабый әлеге сүзләрдән якын кешесенең күңел түреннән чыккан моңнан тәненә , җанына ләззәтләнү таба, рухи байлык туплый. Бала үз янында иң саф хисләре, кайгы-шатлыклары, уй-хыяллары белән уртаклашкан әнисенең хәленә кергәндәй, аның теләкләрен аңлагандай була. Бишек җырларынннан ук ул үз халкының мәгърифәткә омтылуын, һәркемнең үз баласын белемле итәргә тырышуын сиземләп үсә.

Бүгенге кичәдән бер җырны отып алыгыз әле. Аның сүзләре каршыгызга зур итеп язып эленгән, халык көенә башкарыла.

(Алып баручылар бергә җырлап күрсәтәләр)

Исегезгә төшкәндер, “Зәңгәр шәл” дә абыстайлар җыры шушы көйгә башкарыла. Әйдәгез бергә, кушылыгыз безгә:

Әлли-бәлли итәр бу

Йокыларга китәр бу

Бәү-бәү итеп, күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу

Казаннарда укыгач

Галим булып җитәр бу.

1 нче алып баручы:

Кыз бала чибәр, зифа буйлы, акыллы булып үссен дә йөз кеше арасыннан бер генә кешегә насыйп булсын, ир бала батыр, кыю, якыннарына таяныч булып буй җиткерсен дип теләүләр исә халыкның биләүдә чактан ук балада әхлакыйлык сыйфатлары, җаваплылык хисләре тәрбияли башлавы дип аңлатыла. Нинди генә милләтнең бишек җырын алсаң да, әлеге фикер кызыл җеп булып сузылган.

Хәзер сезнең игътибарыгызга рус телендә бер бишек җырын тыңлап үтәрбез.

2 нче алып баручы:

Узган еллардагы “Сөембикә” журналларын карасагыз, һәрбер санда диярлек “Бишек җырлары” конкурсына тәкъдим ителгән җырлар белән хәзер сез дә танышырсыз.

Уйлаштык-киңәштек тә, без дә бишек җырын башкаручылар арасында конкурс оештырырга булдык.

Жюри составында урын алуларын залда утырган түбәндәге кешеләрне үтенәбез:

1.

2.

3.

Хөрмәтле жюри членнары, башкаруны бәяләгәндә җырның эчтәлегенә, башкаручының тамашачыга җиткерә белү сәләтенә, киеменә игътибар итүегез сорала.

(Бишек җырлары башкарыла.)

1 нче алып баручы:

Бала үсә, ул үскән саен тәрбия чаралары да төрлечә бара. Такмак һәм такмазалар әйтеп уяту, үчти-үчти итеп сикертү, мунча кертү, тел ачтыру_ Һәммәсе сабыйларны физик чыныктыра, рухи яктан баета. Сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмы тәңгәл килү, иң матур өметләр белән сугарылган теләкләр, куанычлы, аһәңле тавыш шат-наян йөз бәбинең гармоник уе өчен иң уңай шартлар тудыра. Әлеге балалар поэзиясен без татар халкының җырлы-биюле уеннарында күрсәтербез. Карап торыгыз, өйрәнегез, кичәдән соң бергәләп биербез, күңел ачарбыз.

(Сәхнәдә кичәдә катнашучылар татар халкының “Су алыш”, “Биш пар”, “Парлы чылбыр” һ.б. җырлы-биюле уеннарын башкаралар. Җәза итеп, мунча кертү, тел ачтыру, үчти-үчти итү такмакларын башкарырга кушыла.

2 нче алып баручы:

Ә хәзер сүзне жюри членнарына бирәбез.

(Конкурста катнашкан укучыларга бүләкләр бирелә.)

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология