Автор конспекта:
Автор(ы): — Минзянова Эндже Фаруковна

Место работы, должность: — Татарстан Арский район с.Новый Кишит «Новокишитская основная общеобразовательная школа», учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс

Предмет(ы): — Математика

Цель урока: —

1, 2, 3 нең кушу һәм алу очракларын ныгыту; 1 дән 10 га кадәр саннар рәте, мәсьәләләр чишү өстендә эшне дәвам итү; логик фикерләүне, санау күнекмәләрен үстерү; милли төбәк компонентларын кулланып укучыларның күзаллауларын киңәйтү; төрле профессия кешеләренең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 12

Используемые учебники и учебные пособия: —

М.И.Моро; С.И.Волкова “Математика 1 класс, 1 нче кисәк“; Л.Г.Петерсон “Математика 1 класс, 1 кисәк”;

Используемая методическая литература: —

В.Н.Рудницкая “Башлангыч мәктәптә математикадан контроль эшләр”;“Мәгариф” журналы № 7 – 2000 ел.

Используемое оборудование: —

төрле профессия кешеләре рәсемнәре, мисаллар язылган карточкалар, конвертлар, перфокарталар, геометрик фигуралар.

Краткое описание: — 1 нче класс укучыларына математикадан ачык дәрес

Тема: 3 не кушу һәм алу.

Максат:1, 2, 3 нең кушу һәм алу очракларын ныгыту; 1 дән 10 га кадәр саннар рәте, мәсьәләләр чишү өстендә эшне дәвам итү; логик фикерләүне, санау күнекмәләрен үстерү; милли төбәк компонентларын кулланып укучыларның күзаллауларын киңәйтү; төрле профессия кешеләренең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Материал:М.И.Моро; С.И.Волкова “Математика 1 класс, 1 нче кисәк“; В.Н.Рудницкая “Башлангыч мәктәптә математикадан контроль эшләр”; Н.Я.Виленкин; Л.Г.Петерсон “Математика 1 класс, 1 кисәк”; “Мәгариф” журналы № 7 – 2000 ел.

Җиһазлау:төрле профессия кешеләре рәсемнәре, мисаллар язылган карточкалар, конвертлар, перфокарталар, геометрик фигуралар.


Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

Кадерле укучылар, бүген безнең дәресе гадәти үк булмас. Ни өчен ул гадәти түгел? Беренчедән безгә бүген бик күп кунаклар килде. Әйдәгез, тагын бер кабат аларга карап алыйк. Күрәсезме, алар барысы да сезгә елмаялар, аларның күзләреннән җылылык бөркелә. Хәзер минем сезгә бер соравым бар. Балалар, әйтегез әле, сез нинди профессияләр беләсез? Молодцы, укучылар. Менә мондагы рәсемнәргә карагыз әле. Бу нинди профессия кешеләре икән? Әйе, дөрес. Бүгенге дәрестә сезнең белемнәрегез тагын да киңәер, чөнки хәзерге дәрестә сез төрле профессия кешеләре булып эшләп караячаксыз. Шулай ук без бүген 1не, 2не, 3не кушу һәм алу очракларын ныгытырбыз, 1дән 10га кадаәр саннар рәтен кабатларбыз, мисал – мәсьәләләр чишәрбез, логик фикерләүне, санау күнекмәләрен үстерербез.

2. Төп өлеш.

a. Телдән исәпләү.

( Укучыларның парталарында икешәр мисал, тактада номерлар сугылган конвертлар эленгән.) Балалар, безнең авылда кем хат ташучы булып эшли әле? Әйе, дөрес. Инде хәзер сез хат ташучы булып карагыз. Сезнең алдыгызда мисаллар-хатлар, шуларны чишеп тиешле конвертларга илтеп салырга кирәк. (Хатларның дөрес итеп салынуы ахырдан тикшерелә). Җиңелме хат ташырга? Эльза апагызның да эше җиңел түгел. Никадәр газета-журналлар күтәреп, авылны әйләнеп, һәр өйгә өләшеп чыгарга кирәк.

b. Рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзү.

(Тактага рәсемнәр эленгән). Хәзер инде биолог булып карыйк. Икенче төрле итеп әйткәндә биолог ул – табигатьне, кошларны, җәнлекләрне яратучы, күзәтүче кеше була. Безнең мәктәптә дә бар андый кеше. Ул кем икән? Әйе, Айрат абыегыз. Әйдәгез, шушы рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзеп карыйк. (Телдән мәсьәләләр төзелә һәм чишелә).

c. Перфокарталар белән эш.

(Укучыларга перфокарталар өләшенә, 2 не кушу – алу очрагы кабатлана). Безнең нинди дәрес бара? Әйе, дөрес. Димәк, без математиклар да була алабыз. Сезнең алдыгызда перфокарталар, әйдәгез шундагы мисалларны чишегез әле. Сезгә 2 минут вакыт бирәм.

Энергизатор. Әйдәгез,балалар, басып ял итеп алыйк әле. Хәзер без сезнең белән музыкантлар булып карыйбыз. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез. Мин скрипкада уйныйм, пианинода, барабанда һәм баянда уйныйм. (Укучылар белән бергә түгәрәккә басып, бер-беребезнең аркаларга төрле күнегүләр ясыйбыз).

d. Дәфтәрдә эш. Матур язу .

Хәзер мин сезгә бер шигырь мәсьәлә укыйм. Шуның җавабын дәфтәрегезгә матур, дөрес итеп бер юл язарсыз.

Әти куян, әни куян

Малай куян, кыз куян

Аннан тагын ике куян,

Санап кара ничә туган?

e. Блиц – турнир. Мәсьәләләрнең чишелешендәфтәргә язу.

Ә хәзер без белгечләр, знатоклар булып карарбыз. Кем соң ул белгеч? Ул бөтен нәрсә белән кызыксынучы, төрле сорауларга җавап бирә ала торган кеше була. Хәзер безнең блиц – турнир. Мин мәсьәләләр укыйм, сез чишелешен дәфтәрләрегезгә язарсыз. (Бер укучы тактада эшли).

— Әби 3 пар оекбаш бәйләде. 2 парын оныкларына бирде. Әбидә ничә пар оекбаш калды?

— Бәйрәмгә әни 2 алма бәлеше һәм шулкадәр үк кәбестә бәлеше пешерде. Әни барысы ничә бәлеш пешерде?

— Аквариумда 8 балык булган. 3 балыкны икенче аквариумга күчергәннәр. Аквариумда ничә балык калган?

— Урманда Марат 4 гөмбә, ә Наил 3 гөмбә таба. Малайлар ничә гөмбә тапканнар?

(Мәсьәләләр тикшерелә). Молодцы. Хәзер инде сорауларга җавап биреп карагыз.

Гөлнара, 7 нең күршеләрен әйт әле. Дамир, 5 нең күршеләрен әйт. Инсаф 9 ның күршеләрен әйтә. Молодцы, балалар.

f. Дәреслек белән эш.

Хәзер беразга гына укучылар булып алый әле,яме. Дәреслекләрегезнең 9 һәм 7 язылган битләрен ачыгыз әле. 2 нче мисалны табыгыз. Тактага чыгып һәрберегез берәр мисал чишәр. (Чишкәннән соң аңлатып бирәләр).

g. Дәреслектән карап кисемтә сызу.

Хәзер инде , балалар, без сызымчылар булырбыз. Дәреслектән 6 нчы биремне табыгыз әле. Анда нәрсәләр сызылган? Дөрес, кисемтәләр. Сез шул кисемтәләрне үлчәгез дә, дәфтәрегезгә нәкъ шундый кисемтәләр сызыгыз.

Молодцы, бик пөхтә итеп эшләгәнсез.

Энергизатор.

Оста иртән үк эшкә кереште

Эш кораллары юксынды эшне

— Сөенде ышкы (эш-эш-эш)

— Шатланды пычкы (ты-рыш, ты-рыш)

— Очынды чүкеч (шап-шап-шап-шап)

— Талпынды балта (шалт-шалт)

h. Логик фикерләүне үстерүгә күнегү.

Инде хәзер өй төзеп карасыгыз килмиме соң? Башта без әзер йортларны карыйк әле, аннан үзебез төзеп карарбыз. (9 нчы фигураны табу, рәсемен ясау).

i. Геометрик фигуралар белән эш.

Хәзер инде курыкмыйча өй төзеп карасагыз да була. Сезнең өстәлләрегездә геометрик фигуралар бар. Нинди фигуралар икәнен күрсәтеп һәм әйтеп чыгыгыз әле. Молодцы. Менә шул фигуралардан сезгә өй төзергә кирәк.

j. Рәсем буяу.

Дәрес ахырында без рәссам булабыз. Менә сезгә рәсем, сез анда язылган мисалларны чишеп, шул рәсемне буярга тиеш. (Нинди төсләргә буясы аңлатыла).

3. Дәресне йомгаклау.

Балалар, сез бүгенге дәрестә нинди профессияләр белән таныштыгыз? Сез бүген кемнәр булып кына эшләп карамадыгыз. Җиңел булдымы сезгә? Әйе, нинди генә профессияне алмасак та: төзүчеме, хат ташучымы, биологмы,трактористмы, тәрбиячеме – барысына математиканы яхшы белү кирәк икән. Сез минем белән килешәсезме?

Файлы: 3 не кушу алу откр. урок.doc
Размер файла: 33792 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология