Автор конспекта:
Автор(ы): — Фазлиева Марзия Зиннуровна

Место работы, должность: — Тюлячинская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов,учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 9

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.Х.Ягъфарова “Татар теле”, 4-сыйный, 2-кисәк, 30-32 битләр. З.И.Җамалетдинова "Татар теле дәресләре", 4-сыйныф.

Используемая методическая литература: —

Р.Х.Ягъфарова “Татар теле”, 4-сыйный, 2-кисәк, 30-32 битләр; карточкалар, тест, урман картинасы, Шүрәле малае Шүркә (рәсеме), компьютер, магнитофон, диск, буяу карандашлары, таблицалар.

Используемое оборудование: —

Компьютер, магнитофон, диск.

Используемые ЦОР: —

-

Краткое описание: — Бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

4 нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле.

Дәрес тибы: сәяхәт-дәрес.

Дәресне җиһазлау, материал: Р.Х.Ягъфарова “Татар теле”, 4-сыйный, 2-кисәк, 30-32 битләр; карточкалар, тест, урман картинасы, Шүрәле малае Шүркә (рәсеме), компьютер, магнитофон, диск, буяу карандашлары, таблицалар.

Дәрес башы.

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, балалар!

Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (башларын тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы бабаларның башларыннан сыйпап йөри).

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар).

- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

- Без бүген сезнең белән “Урман мәктәбе”нә укырга барырбыз (тактага урман картинасы, “Урман мәктәбе” дигән сүзләр куела).

- Карагыз әле, безне көтеп тә торалар түгелме? Кем соң бу? (Шүрәле)

- Балалар, бу Шүрәле малае Шүркә була. Ул да безнең шикелле мәктәпкә укырга килгән. Ул төрле уеннар, биремнәр дә әзерләп куйган әле. Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез, эшкә керештек.

2. Дөрес язу күнегүләре. № 12. Шигырьне хор белән уку, дәфтәрләргә күчереп язу. Язганда дөрес һәм матур утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

3. Актуальләштерү.

- Балалар, Шүркә дустыбыз сезгә бер бирем әзерләгән. Мин сезгә хәзер карточкалар бирәм. Сез шул карточкадагы таныш сүзләрне төрле төсләргә буярсыз.

Бирелгән тәртиптә буя: исем – зәңгәр, сыйфат – кызыл, фигыль – яшел.

Акыллы

Бәрәңге

Өчен

Белән

Китте

Шатлык

Сөйли

Юмарт

Кебек

Җөмлә

Йөгерә

Яшел

- Хәзер тикшерәбез инде. Исемнәрне (сыйфатларны, фигыльләрне) нинди сорау куеп таптыгыз?

- Кайсы сүзләрне буямыйча калдырдыгыз? (белән, өчен, кебек).

- Ә ни өчен буямадыгыз? (Сорау куеп булмаганга)

- Димәк, балалар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән. (Экранда 1 нче слайд, беренче сүз)

Сорауга җавап бирми

4. Яңа теманы аңлату.

- Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.

Иҗади диктант (нокталар урынына сүзләр куеп язу, асларына сыза бару).

… белән бардым, … турында уйлыйм, … таба йөгердем, … өчен сөйлим,

… башка бармыйм, … төсле матур, … соң килеп җиттем.

- Асларына сызылган сүзләрне төшереп калдырып укып карагыз әле.

- Я, ничек, матур чыктымы? Аңлашыламы?

- Димәк, бу сүзләрне төшереп калдырып булмый икән. Алар ни өчен кирәк була инде?

- Дөрес, сүзләрне бәйләп тору өчен. (Экранда 1 нче слайд, икенче сүз)

Сорауга җавап бирми сүзләрне бәйли

- Димәк, без бүген сезнең белән сорау куеп булмый торган, сүзләрне бәйли торган сүз төркеме турында сөйләшербез. Сүзләрне бәйли дигән сүздән чыгып уйлап карагыз әле, бу сүзләрне сез ничек атар идегез?

- Бәйлек сүзләр яки бәйлекләр. (Экранда 3 нче слайд чыга)

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Сорауга җавап бирми сүзлэрне бәйли

Бәйлекләр: Бәйлек сүзләр:

Белән, өчен, аша, сыман, шикелле, Ас, өс, арт, ал, ян,

аркылы, хәтле, таба, кадәр, бирле һ.б. урта, буй һ.б.

- Ә хәзер хор белән бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне укыйбыз (слайдтагы сүзләрне укыту)

- Алар бик күп. Без аларны әкренләп хәтердә калдырырбыз. Ә менә бәйлек сүзләрне истә калдырырга шушы гади генә урындык ярдәм итәр. Урындыкның бу алды (калганын балалардан әйттерү), арты, өсте, уртасы, яны, кыры, әйләнәсе.

Физкультминутка. (“Шүрәле” җырына балалар төрле бию хәрәкәтләре ясыйлар.)

5. Ныгыту.

1). Дәреслек белән эш. 49 нчы күнегү (аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү).

2). Дустыбыз Шүркә мине оныттылар дип үпкәләп утыра, аның да бер уены бар икән.

“Кем тизрәк” уены. Сыйныф 3 командага бүленә. Һәр командага аерым битләрдә сүзләр бирелә. Тактада өй рәсемнәре ясалган, сүзләрне шул өйләргә дөрес итеп тутырырга кирәк. 1 нче команда – исемнәрне, 2 нче команда – бәйлекләрне, 3 нче команда – сыйфатларны тутыра. Кайсы команда дөрес һәм тиз итеп тутыра алыр?

Шикелле, ямьле, япь-яшь, кадәр, диңгез, өчен, өстәл, өстеннән, матур, балык, акыллы, төсле, малай, охшаш, белән, мәктәп, зур, су, уртасында, якты, агач.



Исем Бәйлек Сыйфат


3). Тактада күнегү эшләү.

“Кем зирәк” уены. Тактада сүзтезмәләр язылган. Нокталар урынына бәлекләр куерга (телдән әйтеләләр, тактага магнит белән ябыштыра баралар).

Урманда яшәүче җәнлекләр…(белән) кошалрны куркытмагыз. Урман безнең … (өчен) күп нәрсә бирә. Урман … (эчендә) йөргәндә шаулама.

4). Әңгәмә.

- Балалар, тагын бер кабат эчтән укып чыгыгыз әле. Нинди матур җөмләләр! Дөрестән дә без яшеллекне, урманны, анда яшәүче җәнлекләрне, кошалрны, үсемлекләрне сакларга тиешбез.

- Ни өчен аларны сакларга кирәк?

- Чөнки алар матурлык, саф һава, чисталык, яшеллек чыганагы. Урманны гына түгел, без авыл янындагы, өйләребез янындагы агачларны рәнҗетергә тиеш түгел һ.б.

6. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

- Балалар, без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Алар ни өчен кирәк? Нинди бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр беләсез?

Шүркәнең сезнең дәресне ничек үзләштергәнегезне беләсе килә. Аның өчен без хәзер тест эшлибез. Тест бик җайлы. Әйе (+) яки юк (-) дип кенә җавап бирәсе.

Сораулар

Әйе (+)

Юк (-)

Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар

Бәйлекләр сүзләрне бәйли

Бәйлекләр килеш белән төрләнә

Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә

Яшел сүзе — бәйлек

Өс, ас, ян, ал, арт – бәйлек сүзләр

Кебек, сыман, шикелле – бәйлекләр

Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исменән соң килә

Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә

Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый

7. Өй эше бирү. Карточкадан күнегүне эшләргә.

Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне табып, түгәрәк эченә ал.

Көрәк белән казу. Мәктәпкә хәтле бару. Кичкә кадәр эшләү. Эштән соң күрешү. Белем өчен уку. Тау хәтле йорт. Абый кебек булу. Кыштан бирле уку. Җилгә каршы атлау. Әнисеннән башка яшәү. Җәй саен кайту. Урам аркылы чыгу. Дустыннан башка кешесе булмау. Авырганга күрә килмәү. Утырган килеш язу.

2). “Урман” темасына бәйлекләр кертеп хикәя, әкият яки шигырь язып килергә.

8. Үзбәя.

Файлы: мавыктыргыч рәвеш.docx
Размер файла: 23330 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология