Автор конспекта:
Автор(ы): — Сабирзянова Гульнара Фоатовна

Место работы, должность: —

МБОУ "Аксунская СОШ Буинского района РТ"

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — начальное общее образование

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Другое

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: —

Доклад для учителей начальных классов

Башлангыч мәктәптә укытуның эчтәлеге нидән гыйбәрәт соң? Ул балага шәхесен тулаем үстерүгә,аның танып-белү осталыгын камилләштерүгә һәм укучыларга тәрбия бирүгә юнәлтелгән.Баланың киләчәге,акыл үсеше,кызыксынуы – акыл хезмәтенә, ә аннан соңгы хезмәт эшчәнлегенә мөнәсәбәте башлангыч классларда алган белемгә бәйле.

Башлангыч белемне санарга,укырга,язарга өйрәтү дип кенә карау кече яшьтәге мәктәп укучыларының үсеш мөмкинлекләрен чикли. Бу очракта укытуның белем бирү һәм тәрбияви функциясе тулысынча кулланылмый.Ләкин башлангыч мәктәпнең төп максаты акыл үсеше,билгеле бер акыл эшчәнлеге һәм фикерләү операцияләре формалаштыру гына түгел. Ул укучыларга математика, рус теле, татар теле, әйләнә- тирә дөнья буенча беренчел фәнни белемнәрне бирү бурычын үти. Алар ныклы булганда гына алга таба уку материалын тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге туа.

Башлангыч класс укучыларына исәпләнгән белем һәм күнекмәләр аларның акыл үсешен тизләтә, танып- белү сәләтен үстерә. Нәтиҗәдә,белем һәм күнекмәләр укучының гомуми акыл үсешен билгели.

Башлангыч классларда белемнәрнең беренчел фәнни системасы формалаштырыла. Югары классларда бу фәнни нигезләрне укучылар тарафыннан үзләштерелгән башка фәнни белемнәр хисабына тирәнәйтергә мөмкин.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларында фәнни материалны белем һәм күнекмәләр формалаштыру мөмкинлеген истә тотып сайлау зарури .Укучыларда күнекмәләр теоретик

материал нигезендә булдырылмаса,ул теоретик бәйләнешләрне тиз оныта. Мәсәлән,сүз төркемнәрен өйрәнү дөрес язу күнекмәләре формалаштыра торган күнегүләр белән даими бәйләнештә.Мондый шартларда теоретик уку материалы акыл эшчәнлеген үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Башлангыч классларда уку фәннәре балаларда формалашырга тиешле теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләренең җыелмасын билгели. Математика,рус теле,татар теле кебек фәннәрдә теоретик белемнәр аеруча әһәмияткә ия. Монда белем һәм күнекмәләр билгеле бер теоретик үзлекләрне үзләштерү чарасы булып тора. Башка уку фәннәрендә , мәсәлән,рәсем,хезмәттә, практик эшчәнлектә белем һәм күнекмәләр формалаштыру процессы да игътибарга лаек. Монда теория уку фәне эчтәлеген азрак тәшкил итә.

Башлангыч класста балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү – иң мөһим максатларның берсе. Бала үзен кызыксындырган эшне генә теләп һәм нәтиҗәле итеп эшли.Шулай булгач , балада яңа информация белән кызыксыну , аны аңлау теләге тудыру кирәк.

Башта кызык булып күренгән эш тә кайчагында балаларны бик тиз ялыктыра. Һәрбер хезмәт , ягъни күзәтү , рәсем , картина ,техник чаралар ярдәмендә эшләнсә яки күрсәтелсә, баланың күңеле күтәрелә. Ул үз көченә ышана башлый. Бу исә аның акыл үсешенә ярдәм итә.

Баланы укыту,тәрбияләү, һәрьяклап үстерү өчен , мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныфлары эшендә дәвамчанлык булдыру бик мөһим .

IV сыйныф укучыларының урта звенода белем алуга әзерлек дәрәҗәсен һәм тәрбиялелеген билгеләү башлангыч сыйныф укытучыларына аеруча кирәк.

Башлангыч сыйныфтан урта звенога күчү укучы өчен дә җаваплы чор.Күчеш чорын укучылар җиңелрәк кичерсен өчен ,алдан әзерлек эшләре алып барыла.

Иң беренче чиратта, укучыларның үз фикерләрен иркен,кыю, төгәл әйтү ,җавабын дәлилли белү сәләтләре үстерелә.

Укучыларның җавабы , укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы үзләштерелгән икәнлеген күрсәтеп торырга тиеш .

Җавапны кагыйдә ,билгеләмә , мисал китереп дәлилләү ,укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү ( җөмлә кисәкләре ,сүз төркемнәре ,килеш, сан һ.б. ),ә математика дәресләрендә бирелгән мәсьәләгә кире мәсьәлә төзү,кубурынлы саннарны разрядлы кушылучылар рәвешендә билгеләү , 3-4 гамәлдән торган аңлатмаларның кыйммәтләрен таба белү , тиешле кагыйдәгә караган сүзләр, саннар табу, аларның язылышын (төзелешен) аңлату , алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләгәндә,мисаллар , мәсьәләләр чишкәндә куллана белү осталыклары оештырыла.

Дәвамчанлыкның тәэмин итәргә тиешле белем һәм күнекмәләренә төп таләпләрнең тагын берсе — укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре : изложение һәм сочинение.

Изложение контроль эш итеп III сыйныф ахырында 1 тапкыр , IYсыйныфта 2 тапкыр уздырыла , ә рус теленнән II яртыеллыкта 1 тапкыр үткәрелә. Бергәләп төзелгән план буенча , тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән хикәяне изложение итеп язу.

Татар теле , рус теле дәресләрендә сочинение тибындагы язма эшләр үтәлә . Сочинениеләр башлангыч сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш итеп уздырыла. Сочинение өчен картиналардан,балаларның тирә — юньне , кешеләр тормышыннан күзәтүеннән сайлап алына. Укытучы җитәкчелегендә план төзелә, ә инде терәк сүзләр тактага языла. Темага карата эпиграф сайлау эшенә дә өйрәтелә.

Ә сыйныфка килгәндә , сыйныфта укучылар арасында конфликтлар юк. Бер – берсен хөрмәт итәләр , тәртипле , һәр эшне теләп башкаралар . Безнең сыйныфта , гомумән тәртип проблемасы юк.

Һәрбер бала төрле атналыкларда , китапханәчеләр оештырган төрле чараларда , мәктәп күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә актив һәм бик теләп катнашалар.

Vсыйныфка күчкәч , укучылар зур кыенлыклар алдында калалар : яңа фәннәр арта , дәресләр төрле кабинетларда уза һәм һәрбер фәннән аерым укытучы .Күчеш чорында бигрәк тә укытучыларның кайгыртучан ,сизгер мөнәсәбәте бик кирәк. Күп һәм төрле таләпләр , ашыктыру нәтиҗәләре укучыларның укуларына зыян китермәсен иде !

Укытучылар алардан канәгать калып , балалар яхшы укуларын дәвам итсеннәр , мәктәпкә шатланып теләп йөрсеннәр иде.

Сабирҗанова Гөлнара Фоат кызы

Буа районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе

Файлы: Доклад.doc
Размер файла: 36352 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология