Автор конспекта:
Автор(ы): — Андреева Миляуша Рашитовна

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 Учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — начальное общее образование

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Тип ресурса: — конспект урока (занятия)

Краткое описание ресурса: — "Ана рәхмәте" тексты белән таныштыру. Дөрес, сәнгатьле,йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләм телен үстерү. Әниләргә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

Тема: “Ана рәхмәте” тексты өстендә эшләү.
Максат: 1.“Ана рәхмәте” тексты белән таныштыру.
2. Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү.
3. Сөйләм телен үстерү.
4. Әниләргә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары
тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, магнитофон, аудиоязма (“Иң якын кешем син, әнием” җыры), компьютер, интерактив такта, слайдлар (балалар рәсемнәре), “Домино” уены.
Дәрес барышы:

I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.
Исәнләшү.
II. КЕРЕШ ӨЛЕШ.
1. “Иң якын кешем син, әнием” җырын тыңлау.
- Бу җыр кем турында?
- Әйе, әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләр. Күптән түгел без аларның бәйрәмен билгеләп үттек.
- Ә сез әниегезгә ничек эндәшәсез?
- Әни сүзе төрле телләрдә ничек яңгыраганын кабатлап үтик әле.
Мама, мамочка.
Әни, әнием, әнкәй.
Mum, mummy.
- Кайсы телдә генә әйтсәк тә, ул матур яңгырый торган сүзләрнең берсе.
2. Максатлар белән таныштыру.
- Без бүген дәрестә “Ана рәхмәте” дигән текст өстендә эшләп, ничек укуыбызны, сөйләм телебезне, сүзлек байлыгыбызны күрсәтербез һәм, гомумән,безнең кадерлекешеләребез — әниләребез турында сөйләшербез.
3. Шигырьләр сөйләү.
- Мин сезгә әниләр турында шигырьләр ятларга биргән идем.
Әйдәгез әле, шуларны тыңлап китик.
1.“Әни” диеп язып куйдым 3. Әнием, кадерлем! 4. Әнием, әнием.
Яңа яуган ак карга. Син энҗе бөртегем! Иң кадерлем син минем.
Таптамагыз, һич ярамый, Син хөрмә җимешем, Мин сине яратып,
“Әни” сүзен таптарга.Син йөрәк тибешем. Иркәләп торырмын.
2. Әнием, минем өчен 5. Бәхетле бала гына Мин сиңа тормышта
Бу дөньяда бер генә. “Әни” сүзен әйтә ала Таяныч булырмын.
Елмайганда йөзләреннән Аңлагансыздыр инде
Бар өйгә нур сибелә. Мин – бик бәхетле бала.
- Әйе, балалар, сез бик бәхетлеләр. Сезнең һәрберегезнең сезне яклаучы, яратучы әниегез бар. Сезгә дә әниегезгә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.
- Шигырьләрне тыңлагач, нинди матур сүзләр исегездә калды?
- Әйе шул, укучылар, әниләргә атап бик күп матур сүзләр әйтелде,
ә сез әниегез турында нәрсә әйтә аласыз?
4. Әниләре турында сөйләү.
(интерактив тактада слайдлар: әниләр рәсемнәре)

III. ТӨП ӨЛЕШ. ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ.
- Ә хәзер дәреслек белән эшләргә керешәбез. 60нчы битне ачыйк.
Анда без эшләсе текст бирелгән.
- Укыганда сезгә авыррак сүзтезмәләр очрар. Шуларны карап китик әле.
1. Сүзлек эше.
интерактив тактада:
Соң кайтты – поздно пришла
Аптырап калды – удивилась
Битләреннән үпте – поцеловала в щеки
- Әлеге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк әле.
- Шушы сүзтезмәләргә мин текстны укыганда игътибар итәрсез.
2. Текстны 1-кат уку.
- Игътибар белән тыңлагыз. Төп героебыз Рөстәмгә әнисе ни өчен
рәхмәт әйтте икән?
Ана рәхмәте.
Рөстәмнең әнисе эшли. Бүген ул эштән соң кайтты. Ул өйгә керде һәм
чисталыкка аптырап калды:
-Улым, идәнне кем юды? Апаң килдеме?
— Юк, мин үзем юдым, -диде Рөстәм.
— Син юдың? Ә сиңа кем әйтте?
— Үзем белдем,- диде Рөстәм.
Әнисе аны битләреннән үпте.
— Менә рәхмәт! Менә рәхмәт, улым! – диде.
3. Фонетик күнегү.
- Тыңлаганда игътибар иткәнсездер монда татар телендә генә
кулланыла торган авазлар кергән сүзләр бар. Шуларны кабатлап
карыйк әле.
Рөстәм, бүген, үзем, үпте, чисталыкка. соң, апаң, юдың.
4. Текстны пышылдап уку.
5. Текстны кычкырып уку (1 укучы).
6. Кыскача тәрҗемә.
- О чём идет речь в тексте?
7. Ял итү. “Домино” уены.
- /гаилә, семья/яши, живёт/дус, дружно/булыша, помогает/сөртә,
вытирает/юа, моет/савыт, посуда/идән, пол/бәйли, вяжет/тегә,
шьёт/кайчы, ножницы/кадак, гвоздь/чүкеч,молоток/ — .
8. Рәсем буенча сөйләү (рәсем интерактив тактада)
- Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
- Кем рәсем буенча сөйләргә тели ?
9. Рольләргә бүлеп уку.
- Алдагы эшкә күчәбез. Текстны рольләргә бүлеп уку өчен,
безгә авторны, Рөстәмне, әнисен билгеләргә кирәк.
- Кемнең автор буласы килә?
- Кемнең Рөстәм буласы килә?
- Кемнең әнисе буласы килә?
10. Сорауларга җавап.
- Кем турында сүз бара?
- Рөстәмнең әнисе эштән кайчан кайта?
- Ул нәрсәгә игътибар итә?
- Нәрсә дип сорый?
- Рөстәм нәрсә ди?
- Әнисе нишли?
- Ә сезгә әниләрегез рәхмәт әйтәме, кайчан әйтә?
11. СТҮ. Әниләргә ярдәм.
- Ә сез ничек булышасыз?
12. “Ахырын тап”уены.
- Ә хәзер аз гына ял итеп алыйк, мин сезгә шигырь укырмын,
сез азаккы сүзне әйтерсез.
Кая барсам, күз алдымда,
Һәрчак күңелемдә яши.
Ул безнең иң якын кеше,
Ул,белегез, — …. (әни).
IV. ӨЙГӘ ЭШ.
2группа: текстны сәнгатьле укырга.
1группа: текстның эчтәлеген сөйләргә.
V. ЙОМГАКЛАУ.
1. Әңгәмә.
- Бүген дәрестә нинди текст белән таныштык? — Рөстәм нинди малай?
- Ни өчен әйбәт малай?
- Ә сез әниегезгә һәрвакыт ярдәм итәрсезме?
2. Билгеләр кую.
3. “Әни кирәк” шигырен сөйләү (1укучыга кушылып күмәк сөйләү).
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!(бөтенесе)
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Файлы: Боги древних славян.pptx
Размер файла: 3590105 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Секс с соблазнительной шлюх кончится многократным оргазмом, если поиспользоваться предложением секс сайта prostitutkinizhnegonovgorodagood.com. Тут есть все для мгновенного выбора проститутки и связи с ней.