Автор конспекта:
Автор(ы): — Ямалетдинова Гамиля Гатауловна

Место работы, должность: — МОУ СОШ № 4

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1) туган төбәгебез табигате, чишмәләре турында сөйләшү, алар турында белемне тулыландыру; 2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; 3) туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык,сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Используемые учебники и учебные пособия: —

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:»Times New Roman»; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:»Times New Roman»; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

1) дәреслек – 8 Ф.С.Сафиуллина (132, 134, 138 битләр) ;

2) компьютер, мультимедиа, слайдлар.

3) китаплар күргәзмәсе:

,,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр җыры”;

Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова, Г. Бәширов,

И.Гыйләҗевнең чишмәләр турында шигырьләре;

4) җырлар: ,,Азнакаем” (С. Сабирова), ,,Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу),

,, Яшьлегем чишмәләре (Л. Гыймаева).

5) Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.

Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фатхуллова,Н.Т.Сазонова (66-67 бит).

Используемая методическая литература: —

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:»Times New Roman»; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:»Times New Roman»; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

1) дәреслек – 8 Ф.С.Сафиуллина (132, 134, 138 битләр) ;

2) китаплар күргәзмәсе:

,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр җыры”;

Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова, Г. Бәширов,

И.Гыйләҗевнең чишмәләр турында шигырьләре;

5) Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.

Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фатхуллова,Н.Т.Сазонова (66-67 бит).

Используемое оборудование: —

компьютер, мультимедиа, слайдлар.

Используемые ЦОР: —

компьютер, мультимедиа, слайдлар.

Краткое описание: — Гамилә Җамалетдинова, Азнакай шәһәрендәге 4 нче урта мәктәп укытучысы. Тема:Азнакай чишмәләре. 8 класс әдәбият дәресе ( рус төркеме). Максат: 1) туган төбәгебез табигате, чишмәләре турында сөйләшү, алар турында белемне тулыландыру; 2) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; 3) туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык,сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Җиһазлау: 1) дәреслек – 8 Ф.С.Сафиуллина (132, 134, 138 битләр) ; 2) компьютер, мультимедиа, слайдлар. 3) китаплар күргәзмәсе: ,,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр җыры”; Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова, Г. Бәширов, И.Гыйләҗевнең чишмәләр турында шигырьләре; 4) җырлар: ,,Азнакаем” (С. Сабирова), ,,Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу), ,, Яшьлегем чишмәләре” (Л. Гыймаева). 5) Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фатхуллова,Н.Т.Сазонова (66-67 бит). Дәрес тибы: дәрес — презентация. Дәрес барышы: I Оештыру. Оргмомент. Шигырь укыла ”Чишмәләр иле син, Туган як“ Ә.Исхаков китабыннан. (Әкрен музыка уйный, Мирһади Разов сүзләре ”Азнакаем” җыры (С.Сабирова башкара); матур чишмәләр слайдларда күрсәтелә. слайд1-9 …”Изгеләр чишмәсе” (Н.Әхмәдиев ”Көмеш чишмәләр җыры “ китабыннан “Изгеләр чишмәсе” шигыре слайдта күрсәтелә. (индивидуаль бирем: сочинение укыла “Изгеләр чишмәсенә Биләргә баргач”… II Актуальләштерү. Үткән дәресләрдә без “Табигатьне саклау” темасы белән таныштык. Бүген без танышуны дәвам итәрбез. Яңа гына без җыр һәм шигырь тыңлап киттек. Нәрсә турында алар? слайд 10 “Азнакай чишмәләре”(теманы дәфтәргә язу.) Әйе , бүген без туган җиребез, Азнакаебыз, аның көмештәй чишмәләре турында сөйләшербез, алар турында белемнәребезне тирәнәйербез,чөнки бу бик кызыклы һәм безнең өчен файдалы тема. слайд 10 эпиграф: Чишмәләр иле син, Туган як! Еракка китмәгез, су сорап. Бу җирдә таулардан көй алып, Чишмәләр яшиләр чылтырап. Ә.Исхаков. III Яңа тема белән танышу. Әнгәмебезне дәвам итәбез. Бүген без чишмәләрдән су эчеп, чишмәләрдә кунакта ял итәрбез. Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен? Әйе, җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала. Урманда печән чапканда, җиләк җыйганда, ял иткәндә сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суының чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгыун күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын эчеп карагач, нинди салкын, нинди шифалы, тәмле икәнен тоясың. Без, гомумән,чишмәләр турында слайдлар карадык. Ә хәзер без үзебезнең Азнакай чишмәләре белән тулырак танышыр өчен дәреслектәге текст өстендә эшлибез. Безнең дәреслектә “Азнакай чишмәләре” дигән текст бар. Дәреслекне ачабыз: 65 нче дәрес , 138 нче бит, 7 күнегү. Текст өстендә эш: а) сүзлек эше (139 бит); җидегән чишмә-7 родников ядкарь-память ташлык-каменистый инеш-ручеёк төбәк-регион Ходай биргән кадәрле генә- столько, сколько создал Бог б)текстны уку (укытучы); в)фонетик күнегү: тексттан табып [ң] һәм [ү] авазы кергән сүзләрне дөрес укыту; [ү] : күпме,Үчәлле,үз,күрде,күл. [ң] : елгасының,киңлекләр,безнең,ташласаң,авазыңнан. г)сорауларга җавап 139 бит, 1-4? Азнакай районында нинди чишмәләр бар? Азнакай төбәгендә нинди иңешләр бар? Ык елгасы ничек ага? Бу җирләр – әкияттәге кебек. Бу җөмләне сез ничек аңлыйсыз? Физпауза. Хәзер бераз ял итеп алыйк (медитация 1-2 минут) “Шум водопада” — ”Чишмә тавышы” кассетада язма тыңлау. IV Өй эшен тикшерү. Ә хәзер өй эшен тикшереп китик. Бирем шундый иде: шәһәребезнең кайсы чишмәсендә сез гаиләгез, дусларыгыз, классыгыз белән ял итәргә яратасыз? Кайсына барганыгыз бар? Кыскача слайд буенча сөйләгез. Тактадагы слайдларга күз төшереп танышыйк. Бу чишмәләр Азнакаебызда булган чишмәләр. Аларның исемнәрен русчага тәрҗемә итеп карыйк әле. Игътибарлы булыгыз! (укучыларның слайдлар буенча сөйләве). слайд 11 “Илһам чишмәсе”- “Вдохновение”, 1нче укучы. слайд 12 “Алсу чишмәсе”, 2 нче укучы. слайд 13 “Бәллүр чишмәсе”-“Хрустальный”, “Прозрачный” 3 нче укучы. слайд 14 “Саф чишмә”-“Чистый ” 4 нче укучы. слайд 15 “Хәсән чишмәсе” 5 нче укучы. слайд 16 “Каенлык чишмәсе”- “Березовая роща” 6 нчы укучы. слайд 17 “Миләш чишмәсе”-“Рябинушка” 7 нче укучы. слайд 18 “Самавыр чишмәсе”- 8 нче укучы. бирем : Без слайдлар карадык.Ә хәзер исегездә калган чишмә исемнәрен дәфтәргә язып куегыз. Чишмәләр бик матур. Сез дә матур итеп сөйләдегез һәм дөрес матур итеп исемнәрен язып та куегыз (татарча-русча). слайд 19 Игътибар итегез! Безнең тагын бер чишмәбез бар: “Надир бай чишмәсе” . Сез нәрсәләр күрәсез? Кешеләрнең чишмәгә карашлары нинди? Табигатькә карата мөнәсәбәтләре нинди? Кешеләрнең сак карашы, табигатьне ярату хисләре сизеләме? Бу слайд бездә начар тәэсир калдыра, чөнки без чишмәнең пычрануын курәбез. Ә элек-электән үк безнең халык кешеләре чишмәләрне яратып, аларны саклаганнар(Э.Афзалова “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре укыла ). Ни өчен чишмәләрне сакларга кирәк? Чишмә суы елгаларга, күл, чишмәләргә, диңгез, океаннарга җан бирә. Идел, Кама кебек елгалар да чишмәләрдән башлаганнар. Элек- электән борынгылар чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки алардан башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Соңгы елларда табигать ярлана, чирәм, үлән начар үсә. Кешеләр чишмәләрне чистартмыйлар һәм алар кибәләр. Су-табигатьнең кан юлы системасы, тормыш чыганагы, әмма сулар гаять пычранды. Әйе, сусыз торып булмый. Ә кайвакытта без үзебез дә суны саклап тота алмыйбыз. Мәктәбебезнең 1 нче катында әрәм булып краннан су агып ята. (краннан тамчылап кына тамса да, тәүлеккә 60 литр су әрәм була). Су сакчыллык таләп итә: безнең планетада су бик күп, ләкин барлык суның 2% гына эчергә яраклы. Аны табу өчен, коелар, тирән канаулар казыла, су торбалары салына. Шулардан су безнең йортларыбызга килә. Сусыз тереклек булмый. Элек-электән үк халык яратып чишмәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар чыгарган.Безнең туган як шагыйрьләребез дә әсәрләр язганнар. (китап күргәзмәсе белән таныштыру). Өй эшенә без индивидуаль биремнәр алган идек: чишмәләр турында I төркем: мәкаль, табышмаклар, кызыклы мәгълүмат; II төркем: шигырь,җырлар; III төркем: хикәя,сочинение әзерләү. (тыңлап китү, билге кую). V Йомгаклау. 1.Сез дәрестә нәрсәләр белдегез? 2. Безнең төбәктә нинди чишмәләр бар? 3.Ничек чишмәләрне, суларны,табигатьне сакларга мөмкин? Хәзер кайбер урыннарда чишмәләрне барлау һәм чистарту оештырылды. «Яшәсен чишмәләр» акциясе дәвам итә; мәктәп укучылары, эколог отрядлары :№2, №7, №8 мәктәпләре, нефть идарәләре бу эштә катнашалар. 1974 елдан бирле “Кызыл китап” алып барыла: кайбер җәнлекләрне аулау, кошларны ату, агачларны кисү,чәчәкләрне өзү, суларны пычрату тоела. Тыюлыклар булдырылды-алар табигатьне саклау чараларның берсе. Безнең республикабызда “Идел-Кама”, ә районыбызда “Чатыр тау” тыюлыгы бар. Без табигатьне, шул исәптән, чишмәләрне дә сакларга тиеш, чөнки табигать- безнең йортыбыз. Саф сулы чишмәләрне, адашырлык урманнарны, биек-биек Чатыр тау тыюлыгын, рәхәтләнеп сулый торган саф һаваларын… сакларга кирәк. Дөрес, безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Чишмәләргә юл өзелмәсен! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклагыз! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше — якшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул!(чишмә суын авыз иттерү). VI Билге кую. VII Өй эше (тестлар эшләп килергә , I, II вариант, “Табигатьне саклау” темасы). Җыр яңгырый “Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу башкаруында) слайдлар №1-28 яңадан күрсәтелә. слайд 20 эпиграф: (дәрес башындагы). Дәресне җыр белән башлаган идек, шул ук дәрес эчтәлеген ача торган шигырь — җыр юллары белән тәмамлыйбыз. VIII Саубуллашу.

Файлы: Презентация2.ppt
Размер файла: 10132992 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология