Автор конспекта:
Автор(ы): — Шаехова Альбина Магсумовна

Место работы, должность: — Заведующая школы в МОУ НОШ поселка Первое Мая

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Цель урока: — 1.Укучыларның Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эш — чәнлеге турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү; 2.Г.Тукайның 1-2 шигырен укып аның төп идеясен аңларга, мөстәкыйль һәм бәйле рәвештә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү; 3.Г.Тукайның бөек шагыйрь икәнен тану һәм аның иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисе тәрбияләү;

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 4

Используемые учебники и учебные пособия: —

Уку китабы 3кл Ягъфәрова; Туган тел 1кл Вәгыйзов.

Используемая методическая литература: —

"Мәгариф" журналы

"Ачык дәрес"газетасы

Используемое оборудование: —

магнитофон,плакатлар,Г.Тукай портреты,балалар рәсемнәре.

Краткое описание: — Дәрес Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелде.Азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларына РМО киңәшмәсендә күрсәтелде.

Азнакай муниципаль районы Беренче Май азкомплектлы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Шәехова АльбинаМәгъсүм кызының ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:

1 нче сыйныф«Г.Тукай. Туган тел.»

3 нче сыйныф«Ш.Галиев. Тукайга.»

Максатлар:

1.Укучыларның Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эш — чәнлеге турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү;

2.Г.Тукайның 1-2 шигырен укып аның төп идеясен аңларга, мөстәкыйль һәм бәйле рәвештә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү;

3.Г.Тукайның бөек шагыйрь икәнен тану һәм аның иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисе тәрбияләү;

Җиһазлау:

Дәреслек, Г.Тукай портреты, ребус, таблицалар, магнитафон, балалар рәсемнәре.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

II.Актуальләштерү.

Укытучы:

- Исәнмесез балалар! Хәерле көн!

Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар:

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы:

- Рәхмәт, балалар. Бүгенге дәресебез гади дәрес түгел, ул безнең алдыбызга бик зур максатлар куя.

Ә сезнең белән безгә ул максатларга ирешәсе генә кала. (Ишек шакыйлар)

Укытучы:

- Балалар,кемдер соңга калган ахрысы?Ягез әле карыйк,кем икән ул?

(Ишектән татар киеме кигән бер малай килеп керә.)

Татар киеме кигән малай:

- Исәнмесез балалар, укытучылар! Беренче Май башлангыч мәктәбендә ачык дәрес дип ишеткән идем. Әгәр рөхсәт итсәгез, мин дә сезнең дәрестә катнашыр идем. Ә минем кем булуым сезгә әлегә сер булып калсын. Менә мин сезгә табышмаклар алып килдем. Бу тыбышмакларның җавапларын язгач, минем серем ачылыр.

Укытучы:

- Әйдә, рәхим ит кунак егет. Ә күчтәнәчең өчен зур рәхмәт. Ягез әле, балалар без үзебезнең зирәклегебезне күрсәтик. Мин табышмакларны укыйм, ә сез җавапларын әйтерсез. Дилүс аларны тактага язып барыр.

Т

е

л

у

җ

ы

м

к

ы

я

р

а

в

ы

з

й

о

з

а

к

1.Һәрвакыт авыз эчендә ,ә йотып булмый.

2.Кар астында кышлаган, тунын яшелдән тышлаган.

3.Озын яшел түтәлдә, сары тозлы өстәлдә.

4.Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла.

5.Кечкенә генә бер эт. Яткан да бөгәрләнеп

Тешләми дә, өрми дә. Өйгә беркем керми дә.

Укытучы:

- Ягез әле, балалар кунак егетнең серен ачыйк. Беренче баганада нинди сүз килеп чыкты?

Укып карыйк әле.

Балалар:

- Тукай.

Укытучы:

- Әйе, балалар, димәк бүген бездә кунакта – Тукайның балачагы икән. Бүгенге дәрестә безгә аеруча да тырыш булырга кирәк. Күрәм, ул буш кул белән килмәгән. Аның букчасы да бар. Ә аның эчендә күчтәнәч. Ул актив катнашкан балаларга биреләчәк. Кунак ашы – кара-каршы, диләр бит. Сездән тулы, төгәл җаваплар, ә Габдулладан күчтәнәч.

- Тукай кем ул? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?( плакатка языла.)

Өйгә эш итеп сезгә сорауларга җаваплар әзерләп килергә кушылган иде. Шуларны кулланып плакатта язылган сорауга җавап бирик.

1 нче карточка.

- Г.Тукайның туган авылын беләсеңме? Тукай кем ул? (Җавап)

2 нче карточка

- Сез Г.Тукайның нинди әсәрләре белән таныш? (Җавап)

3 нче карточка

- Бу рәсемнәр нинди әсәрләргә ясалган? Әсәрләрнең кыскача эчтәлеген сөйлә? Бу әсәрләр безне нәрсәгә өйрәтә? (Җавап)
4 нче карточка

- Г.Тукайның нинди шигырьләрен яттан беләсең? (Җавап)

- Әйе, бик дөрес җавап бирдегез. Димәк, Г.Тукай ул язучы да, шагыйрь дә. Аның әсәрләре безне алдашмаска, дус, тату яшәргә, бер-береңә ярдәмчел булып үсәргә өндәгән.

- Балалар, менә үзегез дә күреп торасыз без Г.Тукай, аның әсәрләре белән күптән таныш. Шулай ук сөекле шагыйрьебезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.(Портрет эленә.)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Тукай кечкенәдән ятим – әти-әнисез калган, чит кешеләр кулында ачлы-туклы яшәгән, бик күп михнәтләр, авырлыклар күргән.

Габдулла:

- “Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым – эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”.

Укытучы:

- Әйе, балалар Г.Тукайның балачагы авыр газапта үтә. Менә шуңа күрә дә ул беренчедән балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели. Ә икенчедән, аның тормышта бәйрәмнәре аз, шатлыклы көннәре сирәк булуына карамастан, ул тормыш сынаулары алдында югалып калмаган. Укымышлы, белемле кеше булырга тырышкан. Һәм балаларда шушы сыйфатларны күрергә теләгән. Аның “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре моның бер мисалы булып тора.

- Әйе, без, бүген мул тормышта яшибез, мәктәпләрдә белем алабыз. Г.Тукай әсәрләре белән танышабыз. Г.Тукайга атап язылган шигырьләрне укыйбыз.

- Менә бүген дә без 3 нче сыйныф укучылары белән Ш.Галиевның “Тукайга”, Ф.Яруллинның “Тукай аша” шигырьләре, ә 1 нче сыйныфлар белән Г.Тукайның “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләре белән танышырбыз.


1.Мөстакыйль эш.

- Дәреслекләрегезнең 44 нче битен ачыгыз. Балалар язучысы Ш.Галиевнең “Тукайга” шигыре белән танышыгыз.

(Портретын күрсәтү)

- Тартыш сүзен аңлату.

- Әсәрне эчтән укып чыгыгыз. Ә укыр алдыннан сезгә шундый сорау куела:

- Ш.Галиев бу әсәре белән ни әйтергә уйлаган?

Әсәрне укып чыккач, тактада язылган юлларны дәфтәрләргә күчереп языгыз.

2.Укытучы белән эш

- Менә шигырьне укып чыктыгыз. Ә хәзер әйдәгез сәнгатьле итеп укып китик.

(1 бала укый)


1.Укытучы белән эш.

- Бүген без Дилүс белән Г.Тукайның “Туган тел” шигырен өйрәнәбез.Иң элек, әсәргә кергәнче яңа сүзләр өстендә эшләп алыйк.

(Плакатта)

Ярлыкагыл – кичер, гафу ит.

Кыйлган – укыган, кылган.

- Инде хәзер шигырь белән танышыйк. Шигырьне укыр алдыннан сиңа шундый сорау куела:

- Ни өчен Г.Тукай татар телен “туган тел”, “әткәм – әнкәмнең теле” дигән?

- Мин шигырьне укыйм, ә син сорау турында уйлан.

(укыйм.)

- Яле, Дилүс шигырьнең беренче ике юлын укы һәм бирелгән сорауга җавап бир.

(Җавап.)

- Әйе, татар теле ул безнең әти – әниләребез аралаша торган, алар безгә биргән иң кадерле бүләк ул. Бары тик әти-әнием татар булганга – минем телем татар теле.

2.Мөстакыйль эш

- Шигырьне эчтән укы. Карточкадагы сорауларга җавап әзерлә.

1 нче карточка.

- Бу шигыре белән Тукай ни әйтергә
- Инде, алда куелган сорауга әйләнеп кайтыйк. Я, кем җавап бирер?

(Җавап)

- Әйе, җавап бик дөрес. Ә хәзер шигырь өстендә эшләп алыйк.

1 нче сорау

- Шигырьнең 1 нче куплетын укып китик әле. Ни өчен шагыйрьтормышыңда бәйрәмнәр аз булган, ди?

(Җавап)

- Алдагы куплетны укыйбыз.

- Ни өчен бәйрәмнәрең алда әле дигән? Син моны ничек аңлыйсың?

(Җавап 1 бала укый )

- Ә хәзер менә бу юлларга игьтибар итик. Нигә ал чәчәкләр күтәреп диелгән?

(Җавап)

- 3 нче куплетны укыйбыз.

- Бу юллар турында син ни уйлыйсың?

(Җавап)

- 4 нче куплетка игьтибар итик әле.

- Ни өчен “язлар сиңа гөлләр ташырлар” ди?

(Җавап)

- Шигырьнең кайсы юлларында төп фикер чагылдырылган?

(Җавап)

- Әйе ,балалар ,сез әйтеп киттегез инде, менә тиздән 26 апрельда без “Тукай көнен” билгеләп үтәбез. Аны барыбыз да искә алабыз, ә зур шәһәрләрдә аның һәйкәленә чәчәкләр салалар. Тукайның рухын мәңгеләштерүче урыннар безнең республикабызда да бик күп.

(Күрсәтәм)


теләгән?

(Җавап)

2 нче карточка.

- “Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы” – дигән юлларны син ничек аңлыйсың.



3.Мөстакыйль эш.

- Ә хәзер язучы Ф.Яруллинның “Тукай аша” шигырен укып чыгыгыз. Һәм карточкалардагы сорауларга җавап әзерли торыгыз.

- Шигырьне уку алдыннан шундый сорау куела?

- Ни өчен шигырь “Тукай аша” дип аталган?

1 нче карточка.

- “Кибетләргә килеп керсәң карап тора Җәлил,Тукай” дигән юлларны ничек аңлыйсыз?

2 нче карточка.

- Шигырьнең беренче ике юлын укыгыз. Шагыйрь бу юлларда нәрсә әйтергә теләгән?

3 нче карточка

- Сез бу шигырьгә нинди исем бирер идегез?

(Җавап)

- Ә кем икенче исем бирә алам ди? Сез килешәсезме? Кемнең җавабы төгәлрәк?

4.Укытучы белән эш.

- Куелган сорауга әйләнеп кайтыйк.

(Җавап)

- Сорауга җавап алу
3.Укытучы белән эш.

- Карточкаларга җавап тыңлау.

- Менә Дилүс сорауларга бик дөрес җавап бирде. Димәк, Г.Тукай бу шигыре аша туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

- Менә, Дилүс тел сүзен син ничек аңлыйсың? Аның нинди мәгьнәләрен беләсең?

(Җавап)

- Әйе, тел сүзе берничә мәгьнә белдерә.

Тел – тәм сизү органы.

Тел – фән нигезе.

Тел – ана теле.

- Яле, Дилүс искә төшерик тел турында без нинди мәкальләр беләбез?

(Җавап)

- Әйе бик дөрес. Менә мин дә тел турында берничә мәкаль яздым. Укып карыйк әле.

Теле барның – иле бар.

Телен саклаган – илен саклаган.

- Ә Дилүс, әгәр безнең илебез булмаса телебез дә булмас иде. Г.Тукай да үзенең туган теле кебек үк, туган ягын, аның табигатен яраткан һәм күп кенә шигырьләрен туган авылына багышлаган. Һәм халык аны матур җарга әверелдергән.

- Менә без аның тагын бер шигырен укып китәрбез.

(Тактага плакат эленә)

4.Мөстакыйль эш.

- Плакатта язылган шигырьне укы.

- Тестка җавап бир.(Буш вакыты калса, мәкальләрне дәфтәргә яза.)

- Димәк, балалар. Тукайны без генә түгел, ә башка илләрдә дә беләләр, аның әсәрләрен укыйлар икән. Тукайның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул барлык халыкларның да яраткан шагыйре. Г.Тукай якты дөньда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

IV. Белем һәм күнекмәләрне. ныгыту

5.Мөстакыйль эш.

- Бирелгән сүзләргә рифма тап.

Яратам – таратам, кайтам.

Сагынам – кагынам.




5. Укытучы белән эш.

Магнитофонда җырын тыңлау.

- Шигырьне үзем укыйм.

Тестны тикшерәм.

- Әйе, һәркем үзенең туган авылын ярата, аның белән горурлана.


- Ә хәзер әйдәгез әле, без дә Габдуллага үзебезнең туган авылыбыз турында сөйләп китик.

- Я кем сөйләр?

(1 бала сөйли)

- Авылыбызның рәсемен ясый алыр идегезме? Ничек ясар идегез?

(Җавап)

- Авылыбыз турында сөйләдек, рәсемен ясадык, ә шигырь яза алыр идекме? Ягез әле уйлап карыйк.

(Габдулла кул күтәрә һәм сөйли )

- Яз газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Укытучы:

- Әйдәгез әле Тукайның киңәшен тотып без дә үзебезнең сәләтебезне ачып карыйк. Менә 3ләр дәфтәрләренә рифмадаш сүзләр яздыларю Хәзер без аларны эшкә җигик. Бу шигырьдә тиешле рифмадаш сүзләрне дөрес кую кирәк.

Мин сине авылым


Өзелеп яратам


Читтә йөргәндә

Сагынып кайтам



Әйе менә без дә шигырь иҗат итеп карадык. Шигырь язу бик җиңел эш түгел икән, аның өчен уйларга, тырышырга кирәк.

Габдулла:

- Күреп торам , сез бик тырыш балалар икән. Яхшы укыйсыз, хәтта иҗат итәргә дә тырышасыз. Ә бүгенге дәрестә барыгыз да актив катнашты. Мин аларга үземнең иҗат җимешләремне бүләк итәм. Ә миңа китәргә вакыт. Саубулыгыз.

Укытучы:

- Рәхмәт Габдулла. Исән бул.

V. Дәресне йомгаклау.

Дәрес барышында без Г.Тукайның ике теләге турында әйткән идек. Ул теләкләр чыннан да тормышка аштымы? Әллә юкмы?

- Әйе аның бу теләкләре тормышка ашты. Бүген без барыбыз да белемле, укымышлы.

- Балалар бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Кайсы ягы ошады?

(Җавап)

- Бүгенге дәрес безне туган телебезне, туган авылыбызны сөяргә, Г.Тукай иҗатын яратырга, аны онытмаска чакыра.

(Китаптан соңгы куплет укыла. Туган тел җыры.)

Телсез идек. Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек. Тукай безне җырлы итте.

Күгебезгә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

VI. Өй эше.

1)ятларга

2)бирелгән китапның кыскача эчтәлеге буенча китапчык төзергә, рәсемнәр белән бизәргә.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология