Автор конспекта:
Автор(ы): — Ямалиева Зулфия Рафгатовна

Место работы, должность: —

МОУ СОШ с.Чубар — Абдуллово Азнакаевсий район

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Цель урока: —

1) укучыларның шагыйрь Габдулла Тукай турындагы

белемнәрен тирәнәйтү;

2) сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен,

фикерләү сәләтен үстерү;

3) шагыйрь иҗатына мәхәббәт, белем алуга кызыксыну,

хезмәт сөючәнлек, укуга омтылыш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

С.Г.Вагыйзов

Используемое оборудование: —

компьютер

Краткое описание: —

I . Дәрескә оештыру.

— Исәнмесез, балалар,

— Исәнмесез, саумысыз.

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

  • Темага әзерлек .“Туган тел ” җырын башкару.(басып)Әңгәмә.
  • “Туган тел” җырының сүзләрен кем язган?(Г.Тукай)
  • Аның тууына быел ничә ел була?
  • Әйе, 26 апрель Г.Тукай туган көн. Аның тууына 125 ел. 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Без дә бүгенге дәресебезне сөекле, яраткан шагыйребез Г.Тукайның иҗатына багышлыйбыз.
  • Г.Тукай исемен сез кайда ишеттегез?
  • Г.Тукай белән без балалар бакчасыннан таныш. Без аның шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык.
  • Әйдәгез, белгән шигырьләрегезне искә төшерик. ”Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сөйләү.
  • Тема өстендә эш.
  • Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

    (Компьютерда презентация карау, аңлатып сөйләү)

    I . Дәрескә оештыру.

    — Исәнмесез, балалар,

    — Исәнмесез, саумысыз.

    • Кәефләрегез ничек?
    • Кояшлы иртә кебек.

    Тукай телен, туган телне

    Өйрәнергә дип килдек.

  • Темага әзерлек.
  • “Туган тел ” җырын башкару.(басып)
  • Әңгәмә.
  • “Туган тел” җырының сүзләрен кем язган?(Г.Тукай)
  • Аның тууына быел ничә ел була?
  • Әйе, 26 апрель – Г.Тукай туган көн. Аның тууына 125 ел. 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Без дә бүгенге дәресебезне сөекле, яраткан шагыйребез Г.Тукайның иҗатына багышлыйбыз.
  • Г.Тукай исемен сез кайда ишеттегез?
  • Г.Тукай белән без балалар бакчасыннан таныш. Без аның шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык.
  • Әйдәгез, белгән шигырьләрегезне искә төшерик. ”Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сөйләү.
  • Тема өстендә эш.
  • Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

    (Компьютерда презентация карау, аңлатып сөйләү)

    Г. Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Ул тууга биш айлап үтүгә әтисе Мөхәммәтгариф мулла үлә. Бераз вакыт үткәч, әнисе Мәмдүдә күрше Сасна авылына кияүгә чыга.

    Кечкенә сабыен усал, явыз ялгыз Шәрифә исемле карчыкка калдыра. Шәрифә карчык малайга бик игътибар итми, тәрбияләми. Әнисе озакламый Габдулланы үзе янына алдыра. Ләкин бер елдан үлеп китә.

    Ятим баланы Өчилегә әнисенең әтисенә(бабасына) кайтарып бирәләр. Үзләренең алты баласы булганга Габдуллага артык кашык итеп карыйлар, ятим бала бу гаиләгә сыймый.

    Ике ел Казанда үзен асрамага алган үги әти-әнисендә тора. Алар да авырып китү сәбәпле, кечкенә ятимне бабасы йортына кайтаралар.

    Өчилегә кайтып бераз торгач, Кырлай авылыннан Сәгъди исемле абый Габдулланы үзләренә алып китә.

    “Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын” ди шагыйрь, үзе монда узган елларын сагынып искә ала. Аның күп кенә шигырьләре Кырлайга багышланган. Үз әсәрләрендә Тукай белем алырга, эш сөяргә, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.

    Бүген без сезнең белән Г.Тукайның шигырь һәм хикәяләре белән танышырбыз.

    1.Укытучы белән эш. 1 класс Г.Тукай.”Эшкә өндәү” шигыре өстендә эш.

    -Хәзер мин сезгә шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

    — Сезгә кайсы сүзләр аңлашылмады?

    *Мөкаддәс – изге, иң кадерле.

    *Эшкә бирелү – эшлисе килеп тору.

    *Эшкә чын күңел бирү – ярату, эшнең нәтиҗәсен күрү.

    -Ә хәзер шигырьне дөрес һәм матур итеп укып күрсәтегез.(укучыларның укуы).

    Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(хезмәт, эшкә өйрәнеп үсү турында)

    -Әйе, шигырьнең исеме нәрсәне аңлата?(Эшкә өнди, ягъни эшкә чакыра)

    -Оят, хурлык нәрсәдән килә?

    Хәзер дәфтәрләрегезне ачып числоны, теманы языгыз, сүзлекне язып куегыз.

    2.Мөстәкыйль эш.

    А) Дәфтәрдә эш.

    Б) Шигырьне эчтән сәнгатьле уку. уку

    1.Мөстәкыйль эш. 2 класс

    Г.Тукай “Һәркем эштә” шигырен эчтән уку, аңлашылмаган сүзләрне барлау, дәфтәрдә сүзлек эше башкару.

    *Сабак – белем алу, уку.

    *Бахбай – ат.

    *Чебен – черки аулый – чебен – черки тота.

    *Сабан сөрү – җир сөрү.

    2. Укытучы белән эш.

    -Шигырьне укучы кычкырып укып күрсәтә.

    -Сүзлек эше.

    Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

    -Бу хикәя Г.Тукайның кайсы шигыренә ошаган?(“Эш беткәч уйнарга ярый”)

    -Борһанетдин кырда нәрсә күрә?

    -Ат малай белән күңел ачарга риза буламы?

    -Умарта корты белән сөйләшү ничек уза?

    -Кош Борһанетдиннең үтенечен кабул итәме?

    Борһанетдин нинди нәтиҗәгә килә?

    -Ни өчен ул “Һәркем эштә ”дип атала?

    Димәк , безнең төп эшебез – уку, белем алу.

  • Теманы ныгыту.
  • 1. — Ә хәзер мин сезгә мәкальләр укыйм, бүген укыган кайсы әсәргә туры килүен әйтерсез.

    *Уку күңел нуры, укымый калган – кеше хуры.

    *Эше барның ашы бар.

    *Кем эшләми, шул ашамый.

    * Уйна да көл, әмма сабагыңны да бел.

    * Уку каты булса да җимеше татлы.

    *Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.

    2. Хәзер үзегез укыган шигырь һәм хикәягә туры килгәннәрен дәфтәрләргә язып куегыз.

    1 сыйныф укучылары хезмәт, 2 сыйныф укучылары белем турындагы мәкальләрне язалар.

    2. “Табышмак әйтәм, тап” уены.

    Табышмакның җавапларын

    Эзләмә әллә кайдан.

    Укысаң әгәр тырышып-

    Тиз табарсың Тукайдан.

    • Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?
    • Шар яра , ди, бар урманны җыеп,

    Кысканга Былтыр кычкыра быел.

    • Сачен тарап алтын тарак белән

    И бизәнә, ясана.

    Вә шуннан соң кинәт суга чума-

    Нәрсә кала басмада?

    3.Өзекләр уку, әсәрнең исемен табу.

    • Әлли –бәлли итәр бу,

    Мәдрәсәгә китәр бу,

    Тыршып сабак укыгач,

    Галим булып җитәр бу.

    • Әйдәле , Акбай! Өйрән син , арт аягың берлә тор;
    • Ул да шул бер сүзне сайрый: “Әйдә тышка, күңлең ач!

    Җитте бит бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман”.

    “Су анасы”, “Шүрәле “, “Кызыклы шәкерт”, “Бишек җыры”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән сарык” әсәрләренә иллюстрацияләр тактага куела

    1 класс

    4.Белемнәрне тикшерү өчен тест эшләү.

  • Бу шагыйрьләрнең кайсысы Г.Тукай?
  • 1. 2.

    2. Г.Тукай кайсы авылдатуган?

  • Мостафа 2. Кушлавыч
  • 3. Габдулланың әтисе кем исемле?

    1. Хәйрулла 2 .Мөхәммәтгариф

    4. Габдулланың әнисе кем исемле?

    1. Мәмдүдә 2. Газизә

    5. Кайсы әсәр Г.Тукайныкы түгел?

    1. “Кызыклы шәкерт” 2. “Сертотмас үрдәк 3. “Эшкә өндәү”

  • Йомгаклау.
  • Г.Тукай үзен шушылай зурлауларына , хөрмәтләүләренә ничек ирешкән соң?(Зур тырышлык нәтиҗәсендә)

    Тукай безне телле иткән. Тукай теле- безнең ана телебез.

    2 класс.

  • Бу шагыйрьләрнең кайсысы Г.Тукай?
  • 1 2 3

    2. Г.Тукай кайсы авылдатуган?

    1. Мостафа 2. Кушлавыч 3. Көек

    3. Габдулланың әтисе кем исемле?

    1. Габделбари 2.Хәйрулла. 3. Мөхәммәтгариф

    4. Габдулланың әнисе кем исемле?

    1. Мәмдүдә 2. Газизә 3. Мәрфуга

    5. Кайсы әсәр Г.Тукайныкы түгел?

    1. “Кызыклы шәкерт” 2. “Сертотмас үрдәк

    3. “Эшкә өндәү”

  • Йомгаклау.
  • Г.Тукай үзен шушылай зурлауларына , хөрмәтләүләренә ничек ирешкән соң?(Зур тырышлык нәтиҗәсендә)

    Тукай безне телле иткән. Тукай теле- безнең ана телебез.

    V. Өй эше.

    Хикәянең планын төзергә. Эчтәлеген сөйләргә.

    Файлы: реферат.doc
    Размер файла: 477696 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология