Автор конспекта:
Автор(ы): — Асылова Л.Т.

Место работы, должность: — МБОУ СОШ №4 г.Азнакаево РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

МАКСАТ:

1) Борын авазларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерергә,язуда hәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2) Исем буенча алда үтелгәннәрне ныгыту;

3)Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

4)Өлкәннәргә, укытучыларга хөрмәт тәрбияләү, алар кушкан эшләрне төгәл hәм җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Краткое описание: — 4 класста татар теленнән "Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрнәлеше"дигән темага дәрес эшкәртмәсе

ТЕМА: Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрнәлеше.

МАКСАТ: 1) Борын авазларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерергә,язуда hәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2) Исем буенча алда үтелгәннәрне ныгыту;

3)Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

4)Өлкәннәргә, укытучыларга хөрмәт тәрбияләү, алар кушкан эшләрне төгәл hәм җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү.

МАТЕРИАЛ: 3нче сыйныф өчен. “Татар теле” дәреслеге, 68-69нчы битләр.

ҖИhАЗЛАУ: Индивидуаль-дифференцияләштерелгән тестлар, карточкалар,таблицалар, терәк схемалар, Р. Фәхретдин портреты, компьютер һәм экран белән эшләү өчен материаллар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

1.ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ. -Укучылар,хәзер ата-аналар белән эш дәфтәрен алыгыз. Сүзлек диктантны язабыз. Казан, моң, мөгаллим, толым, гармун, Хәким, Сарман, болын, Татарстан,бәйрәм, Хәлиуллин, Сөләйман, бирем, таң, каләм. (15 сүз ) -Балалар , тактага эленгән таблицага карап хаталарыгызны үзегез төзәтегез hәм гади каләм белән билге куегыз. (Укучылар эшлиләр) -Кайсы сүзләрдә хата җибәрдегез һәм кайсы сүзнең язылышы сезнең өчен авыр булды, өйдә әти-әниләрегез белән шул сүзләр өстендә эшләгез, хаталы язган сүзләр белән шул сүзләр өстендә эшләгез, хаталы язган сүзләр белән җөмләләр төзегез. -Ә бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

-Исем. Хәзер, дусларым, исемнәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне тикшереп тест үткәреп алыйк. 1) Нинди сүз төркеме исем дип атала?

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның эшен

в) предметны белдерә.

2) Исем нинди сорауларга җавап була?

а) нинди? кайсы?

б) ничә? күпме?

в) кем? нәрсә?

3) Кайсы сүз исемне белдерә?

а) кайтам;

б) урман;

в) яшел.

4) Кайсы исем ялгызлык исемне белдерә?

а) апа;

б) Марат;

в) сандугач.

5) Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7;

б) 6;

в) 8.

6) Кайсы килешнең кушымчасы юк?

а) төшем килеше;

б) баш килеше;

в) чыгыш килеше.

7) Кайсы рәттәге исемнәр иялек килешендә?

а) киемне, әнине;

б) апаның, кошның;

в) өйдә, урамда.

8) Б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәр нинди исемнәр кебек төрнәләләр?

а) сузык авазларга беткән;

б) яңгырау авазларга беткән;

в) саңгырау авазларга беткән.

Укучылар, тестның җавапларын тактага эленгән таблицада

игътибар белән тикшерегез һәм билгене үзегез үк куегыз. (Берсенең эшен икенчесе тикшерә һәм бер-берсенә билгеләр куялар. Бәяләү өчен таблица тактада). Билгеләр көндәлеккә

төшерелә.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ.

  • Число hәм теманы язу.
  • Матур язу күнегүләре (группалап)
  • 1 рәт 2рәт 3рәт

    “ Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез.”

    Ризатдин Фәхретдин.

    -Кем соң ул Ризатдин Фәхретдин?

    -Ул укытучы.

    -Дусларым, Р. Фәхретдин ул тарихчы, журналист,педагог. Ул 1859нчы елда Әлмәт районы Тайсуган авылында туган. Шушы авылда Р. Фәхретдинның музее бар. Әле бу бөек шәхес, балалар,Азнакай районы Илбәк авылында балалар да укыткан. Р.Фәхретдин 1936нчы елда 77 яшендә үлә. Әгәр ул исән булса, аңа 145 яшь булыр иде. Тиздән аның юбилее.

    -Балалар, ата-аналар белән эш дәфтәрегезне ачыгыз әле. Игтибар белән карагыз, без язган сүзләр нинди авазларга бет-

    кән?

    — Борын авазларына.

    -Дөрес, укучылар,бу сүзләрнең барысы да борын авазларына беткән. Ни өчен аларны борын авазлары диләр?

    - Чөнки без бу авазларны борын ярдәмендә әйтәбез.

    -Бик дөрес,укучылар. Без бу дәрестә нәрсәгә өйрәнербез дип уйлыйсыз?

    -Борын авазларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерергә, дөрес әйтергә hәм язарга өйрәнербез, шушы исемнәр белән матур-матур җөмләләр дә төзербез.

    -Ә хәзер тактадагы җөмләләргә карыйбыз.

    и.к. и.к. Яфраклары яшел ак каенның. Хәзер көзнең иң матур вакыты.

    т.к. т.к.

    Урманны янгыннан сакларга кирәк. Әти атны ябып куйды.

    Ч.к. ч.к.

    Безгә Казаннан кунаклар Мин бу китапны Фәридәдән кайтты. алдым.

    Борын авазларына һәм яңгырау,саңгырау тартыкларга сузык авазга беткән исемнәрнең төрләнешен чагыштыру.

    Экрандагы таблица өстендә эшләү (төрләнешне чагыштыру).

    -Кайсы килештә, борын авазларына беткән исемнәргә башкалардан аермалы кушымча ялганган?

    -Чыгыш килешендә.

    -Димәк, борын авазларына (м,н,ң) беткән исемнәргә чыгыш килешендә -нан , -нән кушышчасы ялгана.

    4. АЛГАН БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР НЫГЫТУ.

    1. -Хәзер, укучылар, килеш исемнәрен языгыз да,борын авазларына беткән исемнәрне килешләр белән төрләндерерсез.

    1 рәт 2 рәт 3 рәт

    имән балан урам

    Тактада ике укучы эшли, тикшереп билге куела.

    Татарстан каләм

  • 131нче күнегү,язма ( дәреслекнең 68нче бите. Исемнәрне берлек һәм күплек саннарда, үрнәктәгечә, чыгыш килешендә язарга.)
  • (1,2нче рәтләр күнегүне эшлиләр, ә 3нче рәт – урман сүзен төрле килештә кулланып җөмләләр яза).

    1 укучы укый – бәя.

    Күнегү тикшерелә. Нәтиҗә ясала.

    -Димәк, чыгыш килешендә, берлек санда борын авазларына бет-кән исемнәргә -нан, -нән, ә күплек санда –дан,-дән кушышчалары ялгана.

    5. ФИЗКУЛЬТМИНУТ

    -Дусларым, әйдәгез әле бергәләп Ризатдин Фәхретдин язып калдырган акыллы фикерне укыйк.

    -Бу үгет-нәсыйхәт безне нәрсәгә өйрәтә?

    -Хезмәт яратырга, укытучы һәм өлкәннәр кушкан эшне яратып башкарырга өйрәтә.

    -Шулай булгач, әйдәгез эшләрне җиренә җиткереп тырышып эшлик.

  • 132нче күнегү. Текстны бер укучы укый.
  • -Укучылар, ягез әле, болан турында язылган фикерләргә карап текстны өлешләргә бүлик. Монда ничә өлеш бар?

    — 4.

    -Кайдан белдегез?

    — Кызыл юллардан.

    -Беренче өлештә сүз нәрсә турында бара?

    — Боланның чыдам хайван булуы турында.

    -Икенче өлештә нәрсә турында сүз бара?

    -Йонның салкыннан, җилдән саклавы турында.

    -Өченче өлештә?

    -Болан көтүенең бер урында озак яшәмәве турында.

    -Дүртенче өлештә?

    -Боланның файдасы турында.

    Боланга карата туган хис: ____________________

    боланның файдасы

    __________________

    боланның күченеп

    _________ йөрүе

    йон

    _____________ саклый

    чыдам

    хайван

    -Бу текст боланга карата нинди хис тудыра?

    -Кызгану, ярату, саклау хисе.

    -Ә хәзер, дусларым, борын авазларына беткән исемнәрне табып языгыз һәм килешләрен билгеләп куегыз.

    1 в. 2 в.

    1,2 нче кызыл юллар 3,4нче кызыл юллар(өлешләр)

    (Алдан бетергән укучыларга карточкалар бирелә).

    Һәр варианттан берәр укучы укый, билге куела.

    -Балалар, кайсыгыз тели,өйдә болан турында шигырьязып

    карагыз.

    -Хәзер, укучылар, ата-аналар белән эш дәфтәрен ачыгыз да, сүзлек диктантыннан үзегезгә ошаган сүзне сайлап алып, килешләр белән төрләндерегез. (Җөмләләр).

  • ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.
  • -Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды? Нәрсәләр белдек?

    Нинди нәтиҗәләр ясадык?

    7. ӨЙГӘ ЭШ.

    1,2нче рәтләргә — 134нче күнегү.

    • 3нче рәткә — урман сүзен төрле килешләрдә кулланып, кечкенә

    генә хикәя язып килергә

    Файлы: Мероприятие.rar
    Размер файла: 10458739 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

    Вы собираетесь увидеться с какой-нибудь шикарной шлюхой? Всегда милые шлюхи годны обрадовать вас достойным зависти качеством интимного профобслуживания и индивидуальным подходом во время секса. | Прибегните к голыми услугами прекрасных проституток со всех закоулочков вашего района http://dzerzhinsk.prostitutkisoy.com, если в вашей приватной жизни есть пункт для траха без каких-либо обещаний. | Хотите пышных индивидуалок, способных одарить вас минетом без презерватива, на этом веб-ресурсе http://prostitutkinovosibirska.review/minet-bez-prezervativa. Ведь для большого количество молодых парней не столь важен сам секс, как предварительные действия.