Автор конспекта:
Автор(ы): — Нуриева Гулҗнара Нурисламовна

Место работы, должность: — МБОУ Татарская гимназия №1

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Максат:Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 26

Используемые учебники и учебные пособия: —

"Татар теле" Беренче кисәк А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова

Используемая методическая литература: —

1."Татар теле дәресләре" З.И. Җамалетдинова

2."Кызыклы грамматика" С.Г.Вагыйзов

Используемое оборудование: —

Җиһазлау:презентация PowerPoint«Сүз төркемнәре», компьютер, проектор, мобильный класс.

Используемые ЦОР: —

Җиһазлау:презентация PowerPoint«Сүз төркемнәре», компьютер, проектор, мобильный класс.

Краткое описание: — Сүз төркемнәре турында алган белемнәрне гомумиләштерү, системага салу.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1)Яхшы кәеф булдыру.

-Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

— Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер-беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик, бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

-Укучылар, безнең бүгенге дәресебез гади дәрес кенәбулмаячак. Без сезнеңбелән “Морфология” океаны буйлап сәяхәткәчыгарбыз.

— Нинди фән ул морфология? Нәрсәне өйрәнә ул?

Сәяхәт вакытында алган белемнәребезне дөрес итеп кулланырга, биремнәрне бергәләп чишәргәтиеш булабыз. Сәяхәткәчыккан кешеләр бердәм, дус булырга тиеш. Безнеңтатар халкында шундый мәкаль бар: “Юлга чыкканда юлдашыңүзеңнән яхшы булсын”. Әйдәгез үзебезнең сәяхәтебезне башлап юлга кузгалыйк.

II.Төп өлеш

1.- Без беренче утыравыбызга якынлашабыз.Бу утрауның ничек аталуын, анда кемнәр һәм нәрсәләр яшәвенен сез үзегез аңларсыз.Аның өчен безгә биремне үтәргә кирәк.

Матур язу күнегүе :бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.

Зәңгәр, абага, үсә, алмалар, очырта, арыслан, ява, Алмаз, шакмаклы, абый.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

Бу төркемгә кергән сүзләр ничек дип атала? (исем)

2.Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.(Интерактив такта белән эш)

— Исем нәрсәне белдерә?

— Нинди сорауларга җавап бирә?

— Исемнәр нинди ике төргә бүленә?

— Исем нәрсә белән төрләнә?

Молодцы! Бу утрауныңисеменсез бик тиз ачыкладыгыз. Сәяхәтебезне дәвам итик.

3.Су анасы култыгына якынлашабыз.Ул үзенең алтын тарагын югалткан әгәр тарагын табарга булышсак, ул безгә юл күрсәтер.Ә биремнәр нетбукларда яшеренгән.Тест үтәү.(нэтбукларда эшләү)

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1. Предметның билгесен белдерә

2. Предметның эшен белдерә

3. Предметны белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

1.Кем? Нәрсә?

2.Нинди? Кайсы?

3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

1.Яшел, бара, кызыл.

2.Әби, матур, чаба.

3.Биек,зәңгәр,тәмле.

Булдырдыгыз укучылар.Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап Су анасына алтын тарагын табарга булыштык. Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Ләлә ягымлы, тыйнак… Ильмир ярдәмчел, җитез…) Молодцы. Әйдәгез сәяхәтебезне дәва итик.

4.Без тагын бер утрауга якынлашабыз. Гәҗәеп , бу утрауда барлы кешеләр дә нәрсәдер эшлиләр. Кемдер зарядка ясый, кемдер баскетбол уйный, кемдер утын яра. Һәм каян дыр сакчылар пәйдә булды .Сез монда нишлисез?Без үзебезнең утрауга нәрсә дә булса эшли белә торган кешеләрне генә кертәбез.Ялкаулар безгә кирәк түгел.

5.Физминутка

-Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян,кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче,спортчы…. ) Булдырдыгыз, молодцы! Безне сакчылар утрауга керттеләр.

Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы. Кече яшьтән үк без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Бик тиздән 2013 нче елда безнең шәһәребездә бөтендөнья җәйге универсиада булып үтәчәк. Монда бөтен илләрдән иң көчле, иң җитез спортчылар җыелачак.Бары тик сау-сәламәт спорт белән шөгылләнүчеләр генә мондый дөньякүләм ярышларда катнаша ала . Киләчәктә шундый уеннарда катнашыр өчен сез хәзердән үкүзегезне әзерләргә тиешсез.Хәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгелләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татр халкы.

6.- Бу утрауның сакчылары безгә сүзләр салган тартма әзерләгәннәр, ләкин сүзләр буталып беткәннәр, әйдәгез аларны рәткә салып төркемнәргә бүлик. Без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (исем, сыйфат, фигыль)

-Интерактив такта белән эш (Укучылар дәфтәрдә эшли.)

(Бара, сары, әни, йөгерә, түгәрәк, тәмле, мәктәп,укый, апа.)

7.Утрауда яшәүчеләр шулкадәр эш белән мавыгып исемнәрне дә онытканнар, әйдәгез аларга да булышыйк.

Нокта урынына тиешле исемне куй: … оча, … тегә, … өрә, … ява, … үсә, …җырлый, … укый, … кызара. (дәфтәрләрдә эш.)

Рефлексия

8.Без барлык сынауларны уңышлы гына үтәп тар гына бугаз аша өйгә кайтабыз.Биек кыялар океан капкалары сыман безгә сорау бирәләр.

-Без нинди сүз төркемнәрен какабатлап үттек?

— Сүз төркемнәрен нинди фән өйрәнә?

Укучылар, без сезнең белән барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык.Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.

Бүгенге дәрес өчен бик зур рәхмәт.

Өй эше.

Хәр сүз төркеменә дә 5 мисал язарга.

Файлы: татар теле презентация.ppt
Размер файла: 6118912 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Непременно возьмите свои поиски индивидуалок с полноценного реестра на веб-ресурсе http://prostitutki-chita.party, ведь вам наверняка хотелось бы удовлетворить свои трогательные желания с престижными шлюхами. | Ежели возникло пожелание провести секс отдых по-новому, снятие обаятельной проститутки с сайта https://prostitutkisamara.net обнаружиться совсем кстати. Ассортимент типов девушек и расценок за встречу широк. | Беспременно устремитесь к самым голым шлюхам с этого веб-сайта https://prostitutkiartemadosug.info/klassicheskiy-seks/. Каждая из пригожих проституток готова побаловать вас редкой интимной услугой под названием классический секс.