Автор конспекта:
Автор(ы): — Мухаметзянова Лейсан Фаузельзяновна

Место работы, должность: — МБОУ «Шланговская СОШ» Дрожжановского района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

— Дәрдемәнд шигырьләре белән таныштыру аша хикмәтле сүз әйтүнең асылына төшенергә өйрәтү;

— Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен, лирик әсәргә анализ ясау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

— Белемгә омтылу , туган якка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 12

Используемые учебники и учебные пособия: —

10 сыйныф дәреслеге һәм хрестоматиясе, презентация, “ Татар әдәбияты тарихы” 4 нче том.

Используемая методическая литература: —

Урта мәктәпләрнең 5-11 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программа А.Әхмәдуллин

Используемое оборудование: —

интерактив такта, компюьтер

Используемые ЦОР: —

http://gzalilova.narod.ru/

Краткое описание: — — Төрки халыклар шигъриятендә хикмәтле сүз әйтү дигән төшенчә бар. Хикмәт дигәндә кыска, төгәл, шул ук вакытта халыкчан шигъри афоризм күздә тотыла.Андый хикмәт, әлбәттә, үгет-нәсыйхәттән дә азат булмаган. Мондый сәләткә ия шагыйрьләр элек-электән зур хөрмәткә лаек булганнар. Шуларның берсе-Дәрдемәнд.

Ресурс для профильной школы: — Ресурс для профильной школы

Тема: Дәрдемәнд- киная остасы.

Максат:

— Дәрдемәнд шигырьләре белән таныштыру аша хикмәтле сүз әйтүнең асылына төшенергә өйрәтү;

— Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен, лирик әсәргә анализ ясау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

— Белемгә омтылу , туган якка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Материал һәм җиһазлар: 10 сыйныф дәреслеге һәм хрестоматиясе, презентация, “ Татар әдәбияты тарихы” 4 нче том.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

1.Дәрес темасына кызыксыну уяту

— Төрки халыклар шигъриятендә хикмәтле сүз әйтү дигән төшенчә бар. Хикмәт дигәндә кыска, төгәл, шул ук вакытта халыкчан шигъри афоризм күздә тотыла.Андый хикмәт, әлбәттә, үгет-нәсыйхәттән дә азат булмаган. Мондый сәләткә ия шагыйрьләр элек-электән зур хөрмәткә лаек булганнар (экранда Акмулланың “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” дигән шигъри юлы язылган1 нче слайд чыга).

2.Теманы аңларга әзерләү

20 нче йөз башы кебек гаять катлаулы бер чорда да хикмәтле сүз әйтү традициясе югалмады. Дәрдемәнд тә моның матур үрнәкләрен бирде.Аның шигырьләрен укыганда бик сизгер булырга, үткер фикерләрен тотып ала белергә кирәк.

3.Дәрдемәнд шигырьләре белән танышу

1. — Хәзер без Дәрдемәнд шигырьләре белән танышырбыз. 1906 нчы елда

язылган “Яз чәчәге” шигырен укып китәрбез.Шигырьнең исеменнән чыгып, сүзнең нәрсә турында барачагын фаразлап карыйк.(Көтелгән җаваплар: табигать, аның матур чәчәге умырзая турында тасвир ителә; умырзая язның башында ук чәчәк ата да башка үсемлекләрдән алда матурлыгын җуя.)

2.Шигырьне сәнгатьле уку

3.Шигырьгә анализ ясау

— Беренче карашка бу дүртьюллыкта сүз яз чәчәге-умырзая турында бара кебек. Ләкин шигырьнең исеме астына ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә мөнәсәбәтле язылуын әйтеп куйган.Нинди темага язылган?

-Белемгә омтылган татар шәкертләре язмышы хакында яза.

-Нинди мәсьәләкүтәрелә?

— Шәкертлек чоры – кешенең яздай матур, яшь чагы. Аны киләчәк тормышка яхшырак әзерләнүгә файдалану мөһим икәнлеген әйтергә тели.

— Дәрдемәнд символлар белән оста эш итә. Сез моны “ Кораб” шигырен укыганда күрдегез ( 2 нче слайд күрсәтелә: диңгез, кораб, кояш чыгу, таң ату , таң вакыты, дулкын, җил,яз, умырзая кебек символик образлар язылган, мәгънәләрен аңлаталар).

— Әйе. Яз-кешенең яшьлек чорын күрсәтүче символ, ә умырзая шәкертне тасвир итүче символик образ булып тора.Умырзая әле “ исәр-исмәс … җиләс җил”дән дә бөгелеп, чәчәкләрен җиргә сипкән.Без биредә Дәрдемәнднең шәкертләр хәлен яхшы аңлавын күрәбез.

-Дәрдемәнднең шушы шигыренә аваздаш “Талчыбык” шигырендә дә белемгә омтылган татар шәкертен шагыйрь суга тилмергән тал чыбыгына охшата. Шагыйрь чын күңеленнән татар яшьләренең язмышы өчен борчыла.(3 нче слайд: Туган үскән җирем өчен Соң тамчы каным фида.)

— Сез җиденче сыйныфта өйрәнгән “Видаг”, “Кораб”, “Куанды ил” кебек шигырьләрдә аның үз илен өзелеп сөюче, туган җире язмышы турында гамьләнүче кеше булуын күреп үткән идегез инде.

4. “Гөрләгән сулар башында”исемле шигырен уку , анализ ясау

-Шигырьнең темасын ачыклыйк.Ни газизрәк – бу ватанмы?

дигәненә ул үзе үк җавап бирә:

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкатдәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!…

Туган иле аңа кадерле . барыннан да өстен иде.

Аның өчен “Гөрләгәгән су башы…” нәрсәне белдерә?

-Инкыйлабны белдерә.Шуңа күрә “ватан “ дигәнендә дә инкыйлаб иле дигән төсмер бар.

-Шагыйрь өчен ватан чикләре үзгәрергә мөмкинме?

-Инкыйлаб ватаны, ул үзгәрергә дә мөмкин.Әмма нинди генә шартларда да “сөт калыр” ди шагыйрь.Ана сөте- нәсел-ыру, кешене нинди генә шартлардада ят итмәүче, читкә тибәрмәүче газиз нәрсә.

-Бүгенге чынбарлыктан без Дәрдемәнднең никадәр тирәнтен фикер йөртүенә ышана алабыз.

4 нче слайд:”Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята: ватан китсә дә, “изге сөт” кала.Аерым кешеләр язмышында гына түгел, бөтен бер халыклар язмышында да без моны ачык күрдек.” Әмирхан Еники

Әйе, әкренләп ватан дигән әйбернең асылы да , чикләре дә үзгәрә тора. Әмма кешенең кан кардәшлек , милли рух ягыннан булган бердәмлеге нинди шартларда да сакланып кала.Дәрдемәнд моны бер шагыйрьдә дә очрамаганча үзенә генә хас кыскалык һәм фикер тирәнлеге белән әйтеп бирде.

4.Рефлексия

-Укучылар сез “ватан” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?Шагыйрь фикере белән килешәсезме?Үз фикерләрегезне туплап, эссе языгыз.

5.Йомгаклау

— Без бүген дәрестә тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр белән таныштык.Дәрдемәнд-философ шагыйрь.Кыскалыкта- осталык дигән әйтем аның турында сыман.Сезгә өй эше итеп, “Талчыбык” шигырен яттан өйрәнергә була..

Файлы: 21_VNQ.ppt
Размер файла: 10030592 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология