Автор конспекта:
Автор(ы): — Зигангареев Ринат М.

Место работы, должность: — МОУ «Псеевская средняя общеобразовательная школа» Менделеевского муниципального района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Основы безопасности жизнедеятельности

Целевая аудитория: — Административный работник
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — методическая разработка

Краткое описание ресурса: — Доклад ОБЖ дәресләрендә индивидуаль укыту технологиясе (тат)

ОБЖ дәресләрендә индивидуаль укыту технологиясе. Укучылар һәр сыйныфта диярлек тормыш иминлеге нигезләрен (ТИН) өйрәнә. Бу фәнне өйрәнү- балаларны тормышка әзерләү дигән сүз ул. Хәзерге вакытта илдә балаларга каршы күп җинаятьләр кылына. Җинаятьчеләр корбаны булмас өчен, ТИН дәресләрендә балалар белән индивидуаль рәвештә саклык кагыйдәләрен үтәүне өйрәнергә, аны үтәргә, үзләрен бу очракларда ничек тотарга өйрәнергә тиешләр. Укытучы һәр укучының кайда яшәве белән кызыксынырга, аларга мәктәптән кайтканда, кичке якта урамда, җәмгыять урыннарында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәрдаим искәртеп торырга тиеш. Кайбер балалар чит кешеләр белән аралашырга яраталар, аңламыйча, онытылып китеп үзләренең бөтен эч-фикерләрен чит кешегә әйтеп салалар. Нәтиҗәсе бик аяныч, балалар үзенең корбанын эзләгән җинаятченең тозагына эләгәләр. Бүген күпчелек гаилә өлкәннәрдән аерым яши. Ата-ана көне буена эштә. Укучы балага бик еш кына өйдә бер ялгызы калырга туры килә. Бу очракта аның иминлеген ничек тәэмин итәргә соң? Монда тагы укучыга мәктәптә ТИН дәресләрендә алган белеме ярдәмгә килә. Бала укытучының ТИН дәресләрендә аңлаткан бик гади генә берничә кагыйдәне искә төшерергә тиеш: таныш булмаган кеше ишек шакыганда, бала (шәһәр җирендә) махсус тишектән карап кына, яки белмәгән кешегә бөтенләй дә ишек ачмаска тиеш. Әгәр ишек янында таныш түгел кеше һаман торуын дәвам итсә, күршеләргә яки милициягә шалтыратырга (укучы бала, хәтта укымаган энекәше яки сеңелкәше булса да, телефон номерларын белергә тиеш) кирәк. Телефон кинәт эшләүдән туктаса, ә ишекне ачарга маташа башласалар, идәнгә, стенага, җылыту батареяларына каты итеп сугып күршеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Тәрәзәне ачып яки балконга чыгып та ярдәмгә кешеләр чакырырга мөмкин. Мәктәптән кайткач, бала ишекнең ярымачык торганын яки йозакның ватылуын һәм өйдә чит кешеләр барлыгын күрсә яки ишетсә, һич тә фатирга кермәсен. Мондый очракта шыпырт кына күршеләргә кереп милициягә шалтырырга кирәк.

Баланы телефон аша да алдарга мөмкиннәр. Шуңа күрә аңа таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә, өйдә үзе генә калуын яки әти-әнисенең исемен әйтергә ярамый. Әгәр кем дә булса: «Мин синең әти-әниең белен таныш, әйбер калдыру өчен өегезгә керергә телим, — дип әйтсә, моны кичекмәстән әти-әнисенә шалтыратып әйтергә кирәк.

Кайбер ата-аналар күршеләре белен кыен минутларда балаларына ярдәм итешү турында килешеп куя. Һәм бик дөрес эшли! Нәтиҗәдә бала үзен һәрчак яклау астында тоя, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеп тора.

Кызганычка каршы, балаларга һөҗүм итүче жинаятьчеләр тышкы кыяфәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары буенча башка кешеләрдән аерылып тормый. Мәсәлән, фаш ителгән женси маньякларның барысының да игътибарлы, кеше хәленә керүчән, ачык йөзле булуы ачыкланган. Аларның кайберләре укытучы булып эшләгән, балалар белән аралашу күнекмәләрен үзләштергән.

Балаларга иминлек күнекмәләрен гаиләдә үк өйрәтә башларга кирәк. Моның өчен балаларның иминлегенә багышланган әдәбият сатып алырга кирәк. Бала мәктәп яшендә икән, әти- әни бала белән бергәләп ТИН дәресләрендә алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгыту сорала. Чөнки укытучы мәктәптә балаларның иминлеге турындагы мәгълүматны бик яхшылап төшендерергә омтыла, һәр бала белән аерым эшли. Ә инде тормышта, өйдә бу күнекмәләрне әти-әниләр дә ныгытырга, гел искәртеп торырга тиешләр. Әле кайбер очракларда олылар үзләре дә катлаулы хәлгә юлыкмас өчен, куркынычны алдан күрә белмиләр, үзләрен мондый очракларда дөрес тота белмиләр. Әлбәттә, бу җиңел нәрсә түгел. Моны һәрчак кына төгәл итеп үтәү- катлаулы эш. Әгәр олылар катлаулы хәлгә үз-үзенә чамадан тыш ышану нәтиҗәсендә эләксә, балаларны исә үзенә хас булган ышанучанлык, кызыксынучанлык, маҗараларга омтылу сыйфатлары уңайсыз хәлдә калдыра. ТИН дәресләрендә укытучы кыз балалар белән аерым әңгәмәләр, малайлар белән аерым темаларга сөйләшүләр дә алып барганда, белем нәтиҗәлеге тагын да отышлырак. Яшьләре буенча балаларга аерым якын килү- укыту- тәрбия процессында бик уңай күренеш ул. Бу бигрәк тә ТИН дәресләрен дә бу хәл аеруча күзгә ташлана. Чөнки бала ул- эчкерсез, гади күңелле җан.Аның борчылулары, икеләнүләре, кыенлыклары турында эчкерсез әңгәмәләр аны аңлау өчен күп мәгълүмат бирә. Алар буенча яшүсмерләрнең төрле хәлләрдә ни дәрәҗәдә ориентлаша белүен, үзен ничек яклый алуын билгеләргә мөмкин. Әгәр катлаулы хәлләрдә укучының дөрес адым ясавы билгеле булса, аны, һичшиксез, өйдә дә, мәктәптә дә мактарга кирәк. Бу аңа киләчәктә ышаныч өстәячәк. Әгәр ул ялгышкан булса, аны, тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, тыныч кына ясалган хатасын күрсәтегез, булуы мөмкин нәтиҗәләр турында сөйләгез, аны төзәтергә ярдәм итегез. Мәктәптә ТИН дәресләрендә хәвеф-хәтәрсез яшәргә өйрәтү- ул күпъеллык хезмәт. Дәресләрдә бер яки ике генә әңгәмә уздырып, әллә ни зур уңышларга ирешеп булмый. Моның өчен һәрдаим гаилә һәм мәктәп күнекмәсе, һәр күнекмәне акрынлап үзләштереп барырга, ныгытырга кирәк. Баланың әйтелгәннәрне ничек үзләштерүен, нәрсәнең аңлашылмавын индивидуаль ачыкларга кирәк. Бары тик шул чакта гына иминлек гарантияләнә. Бигрәк тә яхшы булыр иде, әгәр дә әти-әниләр ТИН дәресләрен балалар белән бергә өйрәнеп барсалар. Чөнки алар укыганда мәктәп программасында әлеге фән юк иде әле. Баладан мәктәптә ТИН дәресләрендә өйрәнгән белемнәрен өйгә кайткач сөйләвен сорарга була. Әти-әни укучы ролен, балаларга, мәгълүм ки, укытучы ролен башкарырга була. Өйрәтүнең дә төрле формаларын файдаланырга була: кечкенәрәкләр белән- уен формасында, ә олылар белән – ситуацион әңгәмәләр рәвешендә. Мәсәлән, “Әгәр шундый хәл була калса, син нишләр идең?” дигән ситуацияләр тәкъдим итәргә була. Болар бала өчен бик файдалы. ТИН дәресләрендә өйрәнелә торган индивидуаль, һәр кешегә карый торган элементар гади һәм ышанычлы кагыйдәләрне беркайчан да онытмаска һәм аларны төгәл үтәргә омтылырга кирәк. Болай эшләгәндә генә җинаятьле эшләр куркынычын киметергә мөмкин. Балаларга әлеге кагыйдәләрне үзләштерүдә ярдәм итү, яшүсмерләрне уйланмый эшләнә торган гамәлләрдән кисәтү- әти-әниләрнең дә, педагогларның да изге бурычы. Баланың холкына, ихтыяр көченә, кыюлыгына, үзен-үзе яклый белүенә дә күп нәрсә бәйле. Ә бу сыйфатлар нәкъ менә иң беренче -гаиләдә, аннары мәктәптә- ТИН дәресләрендә бик җентекләп, һәр балага якын килеп индивидуаль үзләштерелә.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология