Автор конспекта:
Автор(ы): — Миннуллина Фарида Фаритовна

Место работы, должность: —

Берлибашская ООШ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;
2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
3) укучыларда балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 7

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек.

Используемое оборудование: —

карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер, Ш.Галиевнең китапларыннан күргәзмә.

Краткое описание: —

Яшәгән, ди, фигыль әфәнде белән фигыйлә ханым. Бик дус яшәгәннәр. Берәр файдалы эш башкарырга теләгәннәр. Исем һәм сыйфат янына килеп тәкъдим керткәннәр. Менә бергәләшеп сәфәргә чыкканнар һәм грамматика иленә килеп җиткәннәр. Анда җөмләгә эшкә кергәннәр. Бик тырышып эшләгәннәр. Ә ял көннәре чәршәмбе көн. Шуңа күрә алар өчен бүген без күңел биреп, тырышып эшләргә тиешбез.

Тема: Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;
2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
3) укучыларда балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер, Ш.Галиевнең китапларыннан күргәзмә.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.
Балаларны дәрескә психологик әзерләү.
Исәнмесез! — диеп башлыйм әле
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелләрем шундый шатлана.
Кадерле укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик. Менә тагы да күркәмләнде мөлаем йөзегез.
Хәерле көн, алсу таңнарга,
Хәерле көн, сайрар кошларга,
Хәерле көн, зәңгәр суларга,
Хәерле көн, якын дусларга,
Хәерле көн, матур кызларга,
Хәерле көн, батыр улларга.
Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк-омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, алган белемнәрне искә төшерербез, кабатларбыз, балаларның яраткан язучысы һәм безнең якташыбызШәүкәт Галиев әсәрләрен искә төшерербез.
II. Актуальләштерү
Укытучы: Яшәгән, ди, фигыль әфәнде белән фигыйлә ханым. Бик дус яшәгәннәр. Берәр файдалы эш башкарырга теләгәннәр. Исем һәм сыйфат янына килеп тәкъдим керткәннәр. Менә бергәләшеп сәфәргә чыкканнар һәм грамматика иленә килеп җиткәннәр. Анда җөмләгә эшкә кергәннәр. Бик тырышып эшләгәннәр. Ә ял көннәре – чәршәмбе көн. Шуңа күрә алар өчен бүген без күңел биреп, тырышып эшләргә тиешбез. Башлыйбызмы?
I эш. Яле тагын сорап карагыз,
Ни икәнен хәзер табабыз.
(карточкалардагы табышмакларга җавап табарга, мисаллар әйтергә)
1. Кирәк икән – боерабыз,
Кирәк икән – тыябыз.
Җөмләдә төрле-төрле
Зат һәм санны тоябыз.
(боерык фигыль)
2. Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез.
(хикәя фигыль)

3. Күрсәтермен шартын эшнең
Үтәлү – үтәлмәвен
Белдерәм теләк- үтенечнең
Күптөрле мәгънәсен.
(шарт фигыль)
4. Ачыклыймын төп фигыльнең
Өстәмә эшен, хәлен.
Рөвешен дә, урынын да
Эш-хәлнең выкыт-мәлен.
(хәл фигыль)
5. Сыйфат белән фигыль минем дуслар
Уртак яклар күп безнең
Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең
Җөмләдә кайбер сүзнең.
(сыйфат фигыль)
II эш. Тыңла, сайла, яз!

Укытучы: Укучылар, сез барыгыз да Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара диплом лауреаты Шәүкәт Галиевне беләсез. Ул бөтен татар балаларының якын дусты, киңәшчесе. Аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый.(экранда Ш.Галиевнең портреты, "Ш.Галиевнең үз дөньясы, үз бала чагы, үз күзаллавы, үз хәтере, үз истәлекләре” (Р.Миңнуллин) дигән язу һәм фоторәсемнәр слайдларда күрсәтелә)
Мин дә бүген сезгә Ш. Галиевнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез аннан фигыльләрне аерып алып төркемчәләрен билгеләп языгыз.

Әллә берсе әйткән шунда,
Әллә инде уйдырма:
Шәвәли, имеш, чамала,
Озак яшәп туйдырма.
("Шәвәлигә”)
Ботинка кия Зөлфия,
Мышный-мышный тырыша.
Әбисе карап тора да
Килеп аңа булыша
("Яхшы мин-минлек”)
Бабайларга ерактан
Вәлит кунакка кайткан.
Бакчага чыгып чапкан,
Кишер түтәлен тапкан.
("Нык каккан”)
— Ашыкма, булыр анысы да,
Берүк күрмичә калма!
… Авыз сулары киптереп,
Кызарып пеште алма!
(Йә, ничек, ошыймы?)

III эш. Тест " Фигыльләр”

1. Фигыль, нигездә, җөмләнең нинди кисәге була?

1) Хәбәр.

2) Теләсә кайсы кисәк.

3) Хәл һәм аергыч.

4) Ия белән хәбәр.

2. Барлык фигыльләрдә дә очрый торган билгеләрне әйтегез.

1) Өч заманда килү.

2) Зат белән төрләнү.

3) Сан белән төрләнү.

4) Барлык һәм юклык.

3. Кайсы фигыльләр сан белән төрләнми?

1) Исем фигыльләр.

2) Хәл фигыль белән инфинитив.

3) Хәл һәм шарт фигыльләр.

4) Боерык фигыльбелән инфинитив.

4. Бу җөмләдә нинди фигыльләр бар?

Без яшәгән авыл борыла-борыла аккан

Агыйдел буена урнашкан.

1) Өч сыйфат һәм бер хәл фигыль.

2) Өч хикәя һәм бер хәл фигыль.

3) Ике хикәя, берәр сыйфат һәм хәл фигыль.

4) Ике сыйфат, берәр хикәя һәм хәл фигыль.

5. Төзелеше (ясалышы) ягыннан болар нинди фигыльләр?

Өлгерә — җитешә, йөгергән – чапкан.

1) Омонимнар.

2) Антонимнар.

3) Синонимнар.

4) Парлы фигыльләр.

6. Кайчан сыйфат фигыль җөмләнең теләсә кайсы кисәге була?

1) Сыйфатланмышы белән килгәндә.

2) Сыйфатланмышы урынында килгәндә.

3) Үткән заманда булганда.

4) Киләчәк заманда булганда.

7. Болар нинди фигыльләр?

Төйи – бушата, мактый – хурлый.

1) Парлы фигыльләр.

2) Синонимнар.

3) Омонимнар.

4) Антонимнар.

8. Бу фигыльләр кайсы төркемчәгә карый?

Укып, сөйли-сөйли, кайткач, килгәнче.

1) Хәл фигыль.

2) Шарт фигыль.

3) Хикәя фигыль.

4) Инфинитив.

9. Фигыль сүз төркеменә хас төрләнеш кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) килеш, тартым, сан

2) юнәлеш, зат-сан, барлык – юклык, заман

3) килеш, тартым, заман

4 тартым, сан, заман

10. 1.Әнә, алмагачларның ботаклары алмалары күплектән сыгылып төшкән. 2.Тулып пешкән кура җиләкләре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. 3.Бакчам күрке – гөлҗимеш чәчәкләре өстендә бал кортлары очына.

1-3 җөмләләр арасыннан сыйфат фигыль кулланган җөмләне табыгыз.

Җавапларны тактадагы нәтиҗәләр белән чагыштырыйк. Кемнең бер хатасы да юк "5”ле куя, кемнең 1-2 хата "4”ле, кемнең 3-4 хата "3”ле.

IV эш. Иҗади диктант
(мәкаль яртылаш әйтелә, тулыландырып язалар, дөрес вариант компьтерда)
1. Аз сөйлә, … күп эшлә.
2. Бүгенге эшне… иртәгә калдырма.
3. Һөнәрле үлмәс,… һөнәрсез көн күрмәс.
4. Тел сөйли, … кул эшли.
5. Эш эшләми … уңыш килми.

6.Кеше холкын күзәт,… үзеңнекен төзәт.
(Эш төре: бер-берсен тикшереп билге куела)

Ял итү.

Талгын гына көй астында башларны әле аска төшерәбез, әле өскә күтәрәбез, уңга –сулга борабыз.

V эш. "Кем көчлерәк?”
Укучылар, якташыбыз Ш.Галиевнең 1947 елның 26 июнендә язылган “Кайбыч” шигырендә Кайбычны сагыну хисләрен чагылдырган:

“Кайбыч, Кайбыч, ничек итеп сине

Сагынмассың, искә алмассың…”

Сезгә укучылар “Кайбычым” темасына, булдыра алганча. Кечкенә хикәя яки шигырь язарга тәкъдим итәм. Авырсынган укучыларга җөмләләр язарга да ярый.

VI эш. Билгеләр кую.

VII эш. Рефлексия.

Укучылар, без сезнең белән нинди теманы ныгыттык?Аның ничә төре бар? Сөйләмегездә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырсыз дип уйлыйм
-Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны да әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булып, үз Ватаныбызның лаеклы шәхесләре булырсыз дип ышанасы килә. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле, эшегез гамьле, кыйблагыз туры булсын. Фигыль әфәнде белән фигыйлә ханыма булышканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

VIII эш. Өй эше бирү.

1 нче төркем: 7җөмлә уйлап язарга.

2 нче төркем :“Күркәм холыклы кеше” темасына инша язарга.

Файлы: конференция.ppt
Размер файла: 4705792 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология