Автор конспекта:
Автор(ы): — Аношина Маргарита Николаевна-2 нче категорияле татар теле укытучысы

Место работы, должность: — МОУ АСОШ №2, учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1)фәнни максат:фигыльнең билгесез үткән заман формасы кушымчалары-ды/-де;-ты/-те не дөрес куллану; дүрт аяклы дусларны тасвирлый белү; 2)коммуникатив максат:аудирование(ишетеп аңлау) күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә җөмләләрне татар теле нормаларына туры китереп төзү күнекмәләрен камилләштерү,тәрҗемә итү, үзлектән эш башкару; 3) тәрбияви максат: укучыларда дүрт аяклы дусларыбызга карата игътибарлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, аларга карата яхшылык эшләү теләге уяту.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Краткое описание: — закрепление знаний по теме глагола над текстом "Ак песи"

Дәрес барышы.

1.Оештыру

1.Исәнләшү.

2. Уңай психологик халәт булдыру. Кәефең ничек? Уены.(Яхшы, бик яхшы, начар)

2. Актуальләштерү

Укытучы. Фонетик зарядка: татар телендә сузык авазлар 2 төргә бүленә:калын сузыклар- нечкә сузыклар-

Укытучы. Мин сүзләр әйтәм, сез кабатлыйсыз. Сүзнең калын булса 1 тапкыр кул чабасыз, нечкә булса 2 тапкыр кул чабасыз:мырылдый,сөйли,килә, бара, саный, эчә

Укытучы. Аудирование: (слайд(уклар )

Кил— куй—- бир— ярат—

Күр— уйла—- башла— шатлан—

Укытучы. Бу аффикслар нәрсәне аңлата?

Укучылар. Үткән заманны.

Укытучы. Дөрес

Ягез әле, шул сүзләр белән җөмләләр төзибез

Укытучы. Әфәрин!

3. Яңа белем бирү этабы.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән нинди зур тема үтәбез?

Укучылар. Дүрт аяклы дусларыбыз.

Укытучы. Бу темада хайваннарның ничә төре белән таныштык?

Укучылар. ике

Укытучы. (Уклар куела)Алар ниндиләр?

Укучылар. Йорт хайваннары, кыргый хайваннар.

Укытучы. Бик дөрес. (карточкалар эленә)

Өй эшендә нинди хайван турында бирем бирелгән иде?

Укучылар. Йорт хайваны-песи турында.

Укытучы. Бик дөрес. Һәрберегез яраткан песиегез турында 1-2 җөмлә язып киләргә тиеш иде. Сез ясаган рәсемнәрне берләштереп китап ясап куябыз. Рәсемнәрегез белән такта ягнына рәхим итегез. (сөйлиләр)

Китапны туплап кую.

3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Бүгенге дәрестә без яраткан дүрт аяклы дустыбыз турында 1 хикәя укыйбыз. “Ак песи” дәреслек, бит 56, күнегү 1дип атала

Укучылар, карагыз әле, бу хикәянең авторы кем?

Укучылар. Газиз Мөхәммәтшин.

Укытучы. Г. Мөхәммәтшин-зурлар өчен дә, балалар өчен дә әсәрләр яза. Ул Минзәлә районында туган.Аның хикәяләрен балалар яратып укыйлар.

Бу текстта очраячак авыр сүзләр белән танышыйк. (сүзлек өстендә эш)слайд

Күчеп килде-

Дуслаштылар-

Күмәч-

Тамак туйды-

Укытучы.Укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр төзегез(парлап эшләү)

Укытучы. Мин бу текстны укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз. Соңыннан мин сезгә сораулар бирәм.

Укытучы укуы

Сорау-җавап.текстта ничә герой бар?

Төп геройның исеме ничек?

Текстта нинди ел фасылы турында бара?Шул җөмләне табып укыгыз.

Текстта сүз нәрсә турында бара? җөмләне табып укыгыз.

Урамда нинди көн булган? җөмләне табып укыгыз.

Айдар почмакта нәрсә күрә? җөмләне табып укыгыз.

Айдар песигә нәрсә бирде? җөмләне табып укыгыз.

Укучылар. Укучылар, хәзер хикәяне эчтән укыгыз.(эчтән укыйлар)

Чылбырлап уку

Тәрҗемә итү

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы.

Галим. Биреме. Бит 57, күнегү 2(башкару)план пунктларын эләшү.такта янына чыгып текст тәртибендә пунктларны урнаштырыгыз.(уйнау)

Карачәч. Планга туры китереп рәсемнәрне урнаштырыгыз.(тактада урнаштыру)

Рәсимә. Укыган тексттан 10 фигыль табып әйтегез.(әйтәләр)

Рәзинә.Без тапкан песигә нинди исем бирер идегез?

-Йомшаккай, -Мияукай -Мыраубикә -Аккойрык

-Актәпи - -Мырауҗан -Мыраубатыр

Укытучы. Бергәләп Рәзинәгә булышыйк әле. Сез нинди кушамат бирер идегез? Кычкырып укыйбыз. Кемгә бу кушамат ошый, кул күтәрәбез. Кайсы кушаматка күбрәе тавыш бирсәгез- шул кушаматны хикәядәге дусларыбызга әйтербез.(тавыш бирү)

Тимер Песине кабул иткән хуҗалары нинди кешеләр?

Укучылар.Слайд :

Игелекле ,

ышанычлы,

тәрбияле,

ярдәмчел,

рәхимле,

яхшы,

юмарт

Айдар. Тест биремнәрен үтәгез.башкару.

Биремнәрне алмаштырып тикшерегез.

Хикәя геройлары сезнең булышлыгыгыз өчен бик шат.Алар сезгә рәхмәт әйтә.

5. Өй эше бирү.

Ә өйгә эшне сезгә мин бирәм.

“5”алырга теләсәгез- Хикәянең эчтәлеген план тәртибендә сөйли белергә тиешсез

“4”алырга теләсәгез-бит 57, күнегү 4 үтисез.

6. Дәресне йомгаклау

Дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Иң яхшы Билгеләр куям Бер беребезгә кул чабыйк

Файлы: Ак песи..ppt
Размер файла: 7606784 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:,
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология