Автор конспекта:
Автор(ы): — Нуриева Рамля Равиловна

Место работы, должность: —

учитель физики МОУ "Шушмабашская СОШ" Арского района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Физика

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — план мероприятия

Краткое описание ресурса: —

Это мероприятие проводится на неделе физики в школе

Ачык класстан тыш чараның план-конспекты:

«Физикадан зиһен базары»

Максат: укучыларның фәнгә кызыксынуларын арттыру, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләү

Чара барышы.

«Физика! Бу сүзгә күпме мәгънә салынган! Физика – безнең өчен буш сүз генә түгел! Физика — барлык фәннәрнең таянычы һәм нигезе!»

Алып баручы:Хәерле көн, дуслар! Залга җыелучыларны шатланып сәлалибез. Бүгенге уенда катнашучы командалар белән танышып китәбез………

Уен кагыйдәләре белән таныштырып китәбез:

1. Дөрес җавап өчен 5 балл ә бонус сорауларына җавап өчен өстәмә 2 балл бирелә. Җавап бирү өчен команда исеме язылган табличканы күтәрергә кирәк.

2. Әзерлек өчен 30 секунд вакыт бирелә. Дөрес җавап тулы, подсказкасыз. Подсказка булса команданың баллары киметелә.

3. Традиция буенча капитаннар конкурсы да үткәреләчәк.

Менә командалар белән таныштык, уенны башлап җибәрәбез.

Беренчетур.

  • Ни өчен магнитка тартылган ике кадакның буш очлары этелә?
  • (бер үк исемдәге полюслар этелә)

    Ни өчен тимераякта бозда шууы җиңел, ә пыяла өстендә, хәтта ул шомарак булса да, җиңел түгел?

    (коньки бозны эретә, ә барлыкка килгән су майлаучы була).

    nНи өчен Җирдән күк зәңгәр булып күренә, ә Айдан — кара?

    (Җирнең атмосферасы яктылык нурын сындыра, ә Айда атмосфера юк).

    nӘгәр дә сез кайчан да булса тавышыгызны магнитофонга яздырсагыз, тавышның үз тавышыгызгы ошамавына игътибар иткәнсездер. Ә башка кеше тавышы сезгә нормаль ишетелгән кебек. Сәбәбе нидә?

    ( үз тавышыгызны тыңлаганда ул баш сөяге аша үтә һәм гади тавышка түбән ешлыклы дулкыннар өстәлә. Ә чит кеше тавышын без андый “бизәлештән” башка гына ишетәбез.)

    nИҗади бирем: Ничек кәтүген сүтмичә чорнаудагы бакыр чыбыкның озынлыгын табып була?

    (каршылык, чагыштырма каршылык, аркылы кисем мәйданы ярдәмендә яки масса, тыгызлык, аркылы кисем мәйданы буенча )

    ИГЪТИБАР !Кара тартма!

    nБу әйбер 1872 елда рус физигы А. Н. Лодыгин тарафыннан уйлап табыган. Ләкин аның эшләү срогы 30-40 минуттан артмаган. 1877 елда Лодыгин эшләре турында америка уйлап табучысы Т. А. Эдисон ишетә һәм аны камилләштерергә уйлый. Берничә ай дәвамында ул яңа материал эзли. Күзенә нәрсә күренә барысын да кулланып карый. Эдиссон 6000 нән артык матдәне тикшерә һәм бамбукны кулланып булуын ачыклый. Эдисонның агентлары бу үсемлекне Япониядә, Кубада, Ямайкада, Кытайда, Бразилиядә, Индиядә һәм Эквадорда эзләгәннәр. Кайберләре агулы елан чагып үлгәннәр, ләкин материал табылган. Бамбукны махсус химик катнашма белән эшкәртеп, күмерләндереп, Эдисон бу приборның эшен 800 сәгатькә кадәр озайта .

    Кара ящикка нәрсә салынган?

    Кара тартма чыгарыла, ә аннан лампочка алына.

    Бонус соравы.

    nХәзерге кыздырма кыллы лампада спираль өчен нинди матдә кулланалар?

    (вольфрам)

    1 тур тәмам! Молодцы! Музыкаль пауза.

    Икенчетур.

    1. nКосмик корабль кабинасында авырлык югалу шартларында пипеткадан кулланып буламы? Аңлатыгыз?

    (әйе, кабинада нормаль басым булдырыла).

    nТимернең тыгызлыгы су тыгызлыгыннан зуррак, шуңа күрә кадак суда бата. Ни өчен тимер булавка су өслегендә йөзә ала?

    (өслек тартылу көче)

    nЯшел пыяла шешәгә кызыл сыеклык салынган. Ул нинди төстә күренер?

    (кара, чөнки яшел төс бары тик яшел нурларны гына үткәрә)

    nНи өчен ак керне юганда суга синька кушалар?

    (зәңгәр төс саргаеп киткән керне өстәмә буйый һәм нәтиҗәдә ак төс барлыкка килә).

    nКәгазь һәм калай кисүче кайчылар нәрсә белән аерыла?

    (тоткасы һәм кисү өлеше озынлыгы буенча).

    nӘгәр күчмә казлар югары вольтлы линиягә эләксәләр үләләр. Ни өчен кечкенә кошлар электр чыбыкларында бер зыянсыз утыра ала?

    (чыбыкка кунган кош параллель ялгана кошның каршылыгы)

    ИГЪТИБАР !Кара тартма!

    nУт табу өчен ике агач кисәген температура 2500 Ска җиткәнче ышкырга кирәк. Бу ысул белән Жюль Вернның «Серле утрау» әсәре геройлары ут табарга тырыша, ләкин аларның бу эшләре барып чыкмый. Бер сәгатьтән соң Перкроф тирләп-пешеп бетә һәм агач кисәген тотып ата. — Әйтмәгез дә кыргый кешеләр утны шулай таба дип! -ачына ул. Уңышсызлыкның сәбәбе: ут табу өчен тактаны очлы таяк белән бораулау хәрәкәте ясарга кирәк иде. Остарган кеше 12,5 секунд эчендә ут таба. 1855 елда Швециядә уйлап табылган предмет бу вакытны тагын да кыскарта.

    Кара ящикта нәрсә?

    Кара тартма ачыла, ә анда шырпы.

    Бонус соравы. Аларда нинди матдә кулланыла?

    (күкерт)

    ИГЪТИБАР !Кара тартма!

    Бу предмет 1731елда рус кешесе Крякутный тарафыннан Казанда эшләнгән. Моның өчен аны чиркәү әһелләре туган шәһәреннән куалар һәм бераздан бу ачыш турында оныталар. Бары 52 елдан соң гына Франциядә бертуган Монгольфьелар аны транспорт буларак файдаланалар. 1783 елның көзендә аңа утырып беренче 25-минутлык сәяхәткә люди-Пилат де Розье и д,Аланд чыга. Кара ящикта кечерәйтелгән копия. Россиядә аны 1803 елда кулланалар, ә 1929 елда 35 мең кмлы за 21 көнлек дөнья тирәли сәяхәт башкарыла. Уртача тизлек бу вакытта 177 км/сәг кә тигез була.

    Кара ящикта нәрсә?

    Кара тартма ачыла. Ә аннан шар алына

    Бонус соравы. Монгольфьеларның беренче пассажирлары кемнәр булган?(сарык, әтәч, үрдәк)

    Ни өчен хәзергеаэростатларгаводород тутырмыйлар. Аның бит тыгызлыгы һавадан14 тапкыр кимрәк?

    (ул һава белән кушылып шартлаучан матдә барлыкка китерә)

    2 тур тәмам! Молодцы! Музыкаль пауза.

    Өченчетур.
    Капитаннар конкурсы.
    Блиц опрос.

    Алап баручы: Капитаннар сәхнәгә чакырыла. Аларга сораулар бирелә. Бу блиц – турнир. Бер минут эчендә ничә сорауга җавап бирергә өлгерә- командасына шулкадәр күбрәк балл өстәләчәк. Команда капитанга булыша ала.

    1. 7 майда нәрсә бәйрәм ителә? (радио көне)

    2. Беренче хатын-кыз-космонавт? (Валентина Терешкова)

    3. җылытканда тимерчыбык озыная. Бу нәрсә хисабына? (молекулалар арасында ара ерагая)

    4. Ни өчен аркасына авыр рюкзак аскан кеше әзрзк алга иелә? (Авырлык үзәген күчерә).

    5. Бүлмәгә кояш нуры турыдан-туры төшмәсә дә бүлмә якты. Ни өчен? (предметлардан кайтарылган нурлар яктырта)

    6. Беренче космик иярчен кайчан җибәрелгән? (1957)

    7. Тәрбәнештә хәрәкәтнең кабатлану вакыты? (период)

    8. Җирнең поляр һәмэкваториаль радиуслары тигезме? (юк. Поляр кечерәк)

    9. Космик корабльләрнең тышчалары авыр эри торган металлдан эшләнә. Ни өчен? (Атмосферага ышкылганда корпус кызып эрергә мөмкин)

    10. Металл таякчыкны электрлап буламы? (әйе. Ул электрлана, ләкин корылма кул аша китеп бара).

    1. Кеше организмындагы кабарынкы линза? (хрусталик)

    2. Нинди прибор басым үлчи? (барометр)

    3. Легенда буенча ул ачыш ясагач,«Эврика!» дип кычкырган? (Архимед)

    4. Диффузия процессын арттыру өчен нишләргә кирәк? (җылытырга)

    5. Ни өчен яңгырдан соң басу юлы тайгак була? (су майлап, ышкылуны киметә).

    6. Матдәнең сыек хәлдән каты хәлгә күчүе? (кристаллашу яки кату)

    7. Физиканың тавыш күренешләрен өйрәнүче бүлеге? (акустика)

    8. Хәрәкәт итүче җисемнең юлын күрсәтүче сызык? (траектория)

    9. Магнит полюслары нинди була? (Көньяк һәм төньяк )

    10. Ни өчен чи агач начар яна? (җылының бер өлеше суны җылытуга китә)

    1. Беренче пар машинасын кем ясаган?(Уатт)

    2. Токның эше нинди прибор белән үлчәнә? (счётчик)

    3. Җисемгә корылма бирү? (электрлау)

    4. Корылмалар нинди төрдә була? (уңай һәм тискәре).

    5. Ни өчен шырпы савытындагы күкерткә ышкыганда кабына? (ышкылганда эчкеэнергия арта, димәктемпература да арта).

    6. Җирдә ята: буяп та булмый, кырып алып та булмый? (Күләгә)

    7. Җисемнең башка җисемнәргә карата күчеп урнашуы? (хәрәкәт)

    8. Космический аппарат, который вращается вокруг Земли? (спутник)

    9. Ни өчен тактага бур белән язалар, ә ак мәрмәр кисәге белән түгел? (Молекулалар арасында тартылу көче мәрмәрдә зуррак).

    10. Ни өчен сөлгене йоннан тукымыйлар? (Йонга су сеңми)

    1. Фарадларда үлчәнүче физик зурлык? (электр сыешлыгы)

    2. Кайсы элементны башта кояшта тапканнар, ә аннары Җирдә? (гелий)

    3. Ни өчен ачык өсле стаканда су һәрвакыт бүлмә температурасыннан салкынрак була? (парга әйләнгәндә су суына).

    4. Судан чыккач эт кагына. Судан котылу өчен аңа нинди физик күренеш ярдәм итә? (инерция).

    5. Ни өчен көрәкнең аяк белән баса торган урыны бөгелепкуела? (басымны киметү өчен).

    6. Ул барлык телләрдә дә сөйләшә белә, кем ул? (кайтаваз)

    7. Кайсыпланета 1930 елда гына ачыла? (Плутон)

    8. Ни өчен чаңгычы карга батмый? (Чаңгының мәйданы зур, басым аз)

    9. Ни өчен майлагач аяк киеме чыланмый? (Су майлы өслекне чылыта алмый)

    10. Линзаның читен кистеләр. Аның фокус ераклыгы үзгәрдеме? (юк)

    1. Нәрсә җылырак өч кат юка күлмәкме, әллә алар калынлыгындагы бер күлмәкме? (Өч, чөнки алар арасында һава була).

    2. СИ системасында атом массасы нинди берәмлекләрдә үлчәнә? (кг)

    3. Суның бер өлеше бозга әйләнгәндә аның массасы үзгәрдеме? (юк).

    4. Кайсы суда йөзү җиңелрәк: елгадамы, диңгездәме (диңгез суында, тыгызлыгы зуррак, Архимед көче дә зуррак)

    5. Кыз көзгедән метр ярым ераклыкта тора. Аның сурәте үзеннән нинди ераклыкта? (3м)

    6. Су молекуласында ничә протон? (18)

    7. Герне сулы савытка төшерделәр. Аның массасы үзгәрдеме?(юк).

    8. Ломоносовның исеме ничек?(Михаил )

    9. Утта янмый, суда батмый? (боз)

    10. Җир нинди геометрик фигура? (шар)

    3 тур тәмам! Молодцы!

    4 тур.Пантомима

    Бирем: Карточкада язылган физик күренешне күрсәтеп бирергә, ә каршы команда танырга тиеш.

    1 карточка

    Броун хәрәкәте-молекулаларның тәртипсез хәрәкәте нәтиҗәсендә су молекулаларының бер буяу кисәкчеген хәрәкәткә китерүләре.

    2 карточка

    Бер үк исемдәге корылмаларның этелүе, ә төрле исемдәгеләренең тартылуы

    жюри нәтиҗә чыгарган арада– музыкаль пауза.

    Йомгаклау

    Бүген отылучылар да, отучылар да юк. Ярышта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Командаларга катнашулары өчен зур рәхмәт!

    Шулай, дуслар, тәмам очрашулар,
    Белем
    үрләренә бергә меник.

    Физиканыяхшы укыр өчен,

    Барчагызгаяхшы теләк телик!

    Пантомима

    Бирем: Карточкада язылган физик күренешне күрсәтеп бирергә, ә каршы команда танырга тиеш.

    1 карточка

    Броун хәрәкәте-молекулаларның тәртипсез хәрәкәте нәтиҗәсендә су молекулаларының бер буяу кисәкчеген хәрәкәткә китерүләре.

    Пантомима

    Бирем: Карточкада язылган физик күренешне күрсәтеп бирергә, ә каршы команда танырга тиеш.

    2 карточка

    Бер үк исемдәге корылмаларның этелүе, ә төрле исемдәгеләренең тартылуы

    Файлы: Физикадан зиһен базары эшкәртмәсе.doc
    Размер файла: 44544 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология