Автор конспекта:
Автор(ы): — Шамиева Гузель Руфисовна

Место работы, должность: — МБДОУ детский сад «Батыр»

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — дошкольное образование

Целевая аудитория: — Воспитатель

Класс(ы): — 1 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение
Предмет(ы): — Окружающий мир
Предмет(ы): — Физическая культура

Цель урока: —

учить детей правильной ходьбе с сохранением хорошей осанки, прыгать на двух ногах: с продвижением, на месте; продолжить учить ориентироваться в пространстве, в лесу

Тип урока: — Урок комплексного применения ЗУН учащихся

Учащихся в классе (аудитории): — 23

Используемые учебники и учебные пособия: —

Теплюк С.Н. Занятия на прогулке с малышами

Печора К.Л. Развитие и воспитание детей раннего и дошкольного возраста

Любимые стихи: хрестоматия для дошкольниковГубанова Н.Ф. игровая деятельность в детском саду.

Используемая методическая литература: —

  • Физкультурные минутки и динамические паузы в ДОУ. Практическое пособие. Айрис Пресс. Москва 2007.
  • Казакова Т.Г. Развиваем у дошкольников творчество.
  • Воспитание и развитие детей раннего возраста. Под редакцией Ляминой Г.М.
  • Используемое оборудование: —

    елки искусственные, обручи, погремушки, мячи, корзинка, шишки, мягкая игрушка — лисы

    Краткое описание: — Дети идут в путешествие в лес, на пути они преодолевают препятствия:ходьба по узкой тропинке,ходьба по залу глубокий вдох-выдох,основная часть упражнения с погремушками: 1)поднимаем вверх-опускаем,2)прячем игрушку 3) лежа на спине поднимаем и опускаем погремушки 4) прыжки 5) проползаем через обруч. подвижная игра "Лиса и зайцы"

    Кышкы урманга cәяхәт

    Максат:

    — барлык физик күнегүләрне ныгыту;

    — һәр балада игътибарлылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү; актив катнашу омтылышы булдыру

    Дәреснең эчтәлеге:

    Тупны күкрәктән еракка ыргыту күнегүләрен ныгыту.

    Күнегүләр координациясен үстерү һәм тирә-юньдә ориентлаша белү.

    Җиазлау:

    Ясалма чыршылар, шылтыравык уенчыклар, уенчык төлке, обручлар, туплар, кәрзиннәр, чикләвекләр (күркәләр).

    I Оештыру моменты

    Балалар бер рәткә төзелгәннәр. Тәрбияче алар янына баскан.

    — Балалар, без бүген сезнең белән урманга cәяхәткә барабыз. Урманга җиткәнче безгә юлдан барырга кирәк. Ә инде юлда бик сак булырга. Парлап кулга-кул тотындык һәм минем арттан атлыйбыз.

    II Төп өлеш

    1 бүлек

    Урманга ничек керергә,

    Эзләргә кирәк сукмак.

    Әнәанда юл күренә

    Барырга кирәк атлап.

    (тар юл буйлап йөрү– 25-30 сек.)

    Балалар ясалма чыршылардан ясалган урманга киләләр.

    Борылмалы юл буенча йөрү — 10 сек.

    Урман исе бигрәк тәмле

    Чыршы, нарат исләре

    Тирәнерәк сулыйк әле

    Бигрәк тәмле исләрне.

    Балалар атлаганда һәм йөргәндә ирекле кул хәрәкәтләре тәгъдим итү.

    Йөгерү — 10 сек.

    Урман буйлап йөгердек

    Көлдек, сусадык, талдык.

    Чыршы төпләренә качып,

    Дусларны эзләп таптык.

    Тирән сулыш алып атлау – 10 сек.

    Без йөгердек, без чаптык,

    Соң әлбәттә без ардык.

    Сулышныэчкә алабыз

    Ә аннары чыгарабыз.

    Менә шулай ял итәбез.

    Сулышны борын аша алу, авыздан чыгару– 3 тапкыр

    2 бүлек. Гомуми үстерү күнегүләре.

    Чыршы астында шылтыравыклы уенчыклар белән кәрзин тора.

    Карагыз әле, нәниләр

    Матур кәрзинкәбик тә.

    Шалтыравык уенчыклар

    Сез дәуйнагыз, әйдә!

    1. Баскан килеш, аяклар җиңелчә, куллар төшкәннәр, кулларда шылтыравык уенчыклар. Кулларны өскә күтәрү – 4-5 тапкыр.

    Ә хәзер кулларны югары күтәрәбез,

    Чыршылардан да биегрәк булабыз.

    Кулларны аска төшерәбез, кечкенә балалар булабыз.

    2. Баскан килеш, аяклар җиңелчә, куллар төшкәннәр, кулларда шылтыравык уенчыклар. Чүгәләү – 4-5 тапкыр.

    Унчыкларны чыршы астына яшерәбез,

    Бастык – кулларда уенчык юк.

    Чүгәлибез, торабыз, кабат уенчык белән уйныйбыз.

    3. Аркада яткан килеш, шылтыравыклы уенчык тоткан куллар баш артында. Кулларны һәм аякларны күтәрү– 4-5 тапкыр.

    Аркага яттык ял итәргә,

    Куллар күтәреләләр.

    Аяклар белән очрашкачтын

    Өйләренә китәләр.

    4. Кулларда шылтыравыклы уенчыклар белән ике аякта алга таба сикерү. Бормалы юлдан йөрү. – 20-30 сек.

    Куяннар кебек сикерик.

    Әйдәгез барыбыз да.

    Бер туктап та алыйк монда.

    Тиеннәр кебек тә сикерик,

    бездән була барсы да…

    Унчыклар тәмам арды

    Тизрәк кәрзингә салыйк.

    Төп хәрәкәтләнү төрләре. Обручлар куела.

    1. Обруч аша шуышу. Шуышып чыккач торып басып чикләвекләрне кәрзингә салалар.

    Менә монда нинди тишек,

    Кем казыган, нәрсә бу?

    Бу төлкенең эшедер лә

    Димәк, бу төлке өне.

    Әйдәгез,тизрәк шуышыйк

    Чикләвекләр җыешыйк…

    2. Тупларны күкрәктәнеракка ыргыту. Бу биремне балалар бер юлы 3 тапкыр ясыйлар.

    Йомарланган карлар рәткә төзелгән,

    Балалар белән уйныйсы килгән.

    Килегез сез алыгыз.

    Бик еракка атыгыз.

    Хәрәкәтле уен « Төлке һәм куяннар»-2 тапкыр.

    Урман аланында куяннар йөгерә

    Менәшулай, менәшулай, менәшулай йөгерә.

    Куяннар да бик арды

    Түгәрәккә утырды.

    Менәшулай, менәшулайтүгәрәккә утырды.

    Куяннар бик җитезләр

    Төпсәләрне казыйлар.

    Менәшулай, менәшулайтөпсәләрне казыйлар.

    Менә төлке йөгерә

    Куяннар тынды нигә?

    Куркак куян син кайда?

    Миннән качып ни файда?

    Без монда!!!

    Төлке синнән качабыз…( йөгерәләр)

    3 бүлек.

    Безнең төлке бик арган.

    Куян артыннан куган.

    Шауламагыз, йокласын.

    Төшендәбезне күрсен.

    Сау булыгыз, балалар

    Ял итәргәкилегез.

    Батыр уллар һәм кызлар

    Булып үсеп җитегез.

    III Нәтиҗә

    -Балалар, менбезнеңсәяхәтебез тәмам. Без яңадан үзебезнеңбакчабызга кайтабыз.

    -Сезгә сәяхәт итәргә ошадымы?

    -Урманда нәрсәләр үсә?

    — Нинди җәнлекләр яши?

    — Ә безгә нәрсәләр очрады?

    Файлы: Презентация2.pptx
    Размер файла: 9534375 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология