Автор конспекта:
Автор(ы): — Мугтасимова Загина Наиловна

Место работы, должность: — МБОУ «Каракашлинская ООШ»

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Г. Тукай шигырьләренең темасын ачарга өйрәтү.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Әхлак тәрбиясе бирү. Г. Тукай шигырьләре аша укучыларга тормышта дөрес юл сайларга өйрәтү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы ( ике кисәктә) Татар телендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан "Мәгариф" нәшрияты 2010.

Используемая методическая литература: —

Г. Тукай портреты, Г.Тукай. Исемдә калганнар

Используемое оборудование: —

Мультимедиа, аудиоязма, тест

Краткое описание: — Тукай-ул балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны балалар күзе белән күрә.Ул үзе дә сабыйга әйләнә. Шүрәле”,”Су анасы” кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп әкияти булган серле дөньяга алып керә. Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнлеген аңлый, шуңа күрә яшь буынны үзенең һәр шигыре аша тәрбияләргә тырыша. Аның шигырьләре искиткеч күп.

Тема: «Китап. Туган авыл. Сөткә төшкән тычкан. Г. Тукай.”

Максатлар:

Г. Тукай шигырьләренең темасын ачарга өйрәтү.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Әхлак тәрбиясе бирү. Г. Тукай шигырьләре аша укучыларга тормышта дөрес юл сайларга өйрәтү.

Җиһаз: Г. Тукай портреты, мультимедиа, аудиоязма, тест.

Метод: әңгәмә.

Эпиграф: «… Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син, туган тел аркылы!» Г.Тукай

Оештыру моменты.

Исәнмесез.

Укучылар, без бүген сезнең белән Г. Тукайның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

Бүгенге дәресебезнең темасы “Тукай безне телле итте” дип атала. (Туган телебез – ана телебез турында берничә сүз әйтеп китү, китап күргәзмәсе белән таныштыру. “Туган тел” шигыренә 100 ел тулу турында әтеп үтү.

Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү.

-Укучылар! Без сезнең белән Г.Тукайның “Исемдә калганнар” исемле автобиографик повесть белән таныштык. Әйдәгез, Г.Тукайның авыр балачак елларын искә төшереп китик әле. Тест эшләү.

Дәреслек өстендә эш.

Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

Укытучы: Без бүген сезнең белән Тукай иҗатын, аның шигырьләрен өйрәнүне дәвам итәбез.

Тест.

Тукай-ул балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны балалар күзе белән күрә.Ул үзе дә сабыйга әйләнә. Шүрәле”,”Су анасы” кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп әкияти булган серле дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Аннары ул безгә дусларча эндәшә:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер.

Тукай шигьрияте сабый бала өчен дә олы яшьтәге кешегә дә якын аңлашыла.Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” шигырен генә алыйк.Соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис сеңдереп, буыннар арасындагы күпер булып тора.

Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнлеген аңлый, шуңа күрә яшь буынны үзенең һәр шигыре аша тәрбияләргә тырыша. Аның шигырьләре искиткеч күп.

-Үзенең шигырьләре аша безне шагыйрь кайсы яктан тәрбияләргә тырыша, омтыла? (шигырьләргә карата фикерләр, сүзлек өстендә эш).

“Китап” шигырен уку.

Сүзлек өстендә эш.

Сәхифә-

Мәгъсумланам-

Өмид-

Сүзтезмәләрне тулыландырып яз.

“Туган авыл”

Сәнгатьле уку өстендә эш.

“Сөткә төшкән тычкан” шигыре һәм аудиоязмада тыңлатыла.

Укучыларга түбәндәге сорауларны бирү:

-Г.Тукайның башка шигырьләреннән кайсы ягы белән аерыла?

-Юмористик шигырь.

-Кайсы өлеше кызык?

-Нәрсә соң ул юмор? Ничек аңлыйсыз?

Тукай шигырьләре аша без Тукайның җор телле икәнен, уен-көлке шаярып сөйләшергә яратканын белдек.

-Әйтегез әле укучылар, көлү кешегә нәрсә бирә? Сез ничек уйлыйсыз?

-Көлгән кеше чибәр, ягымлы була.

-Дуслар күп була.

-Шат кеше белән аралашу җиңел.

-Көлеп кенә яшәсәң, һәрвакыт сәламәт буласың. Ә сәламәтлек ул – үзе зур байлык. Быелгы ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип билгеләнде.

-Кайчан көләргә ярамый?

-Дәрес барганда.

-Кеше кимчелекләреннән.

-Кеше кайгысыннан.

Тукай да көләргә яраткан.

-Ул нинди кешеләрдән көлгән?

-Бай, ярлыларны кыерсытучы, надан кешеләрдән көлгән.

-Әйдәгез әле, яңадан шигырьгә әйләнеп кайтыйк әле. Юмор белән тагын бу шигырьдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу шигырьгә карата берәр мәкаль әйтеп буламы?

-“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.

-Әлбәттә, Тукайның шигырьләрен бер дәрестә генә укып та, өйрәнеп тә бетереп булмый. Әле без сезнең белән югары сыйныфларда да аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

IV.Физминутка үткәрү.

-Чыннан да Тукайга күңел тора-тора әйләнеп кайта. Күп кенә язучыларыбыз, галимнәребез әле дә булса аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итәләр. Сөекле шагыйребез турында аның иҗаты, тормышы турында күп кенә әсәрләр иҗат ителде. Без сезнең белән танышкан Ә.Фәйзинең “Тукай” романы, И. Нуруллин “Атаклы кешеләр сериясеннән”, Р.Батулла “Сират күпере”.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан музейлар оештырылды. Шундыйларның берсе Тукай-Кырлай музее. Кырлай, Тукай күңеленә иң якын, иң җылы яклары белән кереп кала. Һәм аның иҗатында зур урын алып тора. Бу музейда 100 меңнән артык кеше булып киткән. Алар арасында Япония, Америка, Африка, Испания һ.б. илләрнең сәяхәтчеләре, галимнәре булган.

Тукай булган урыннарны халкыбыз изге итеп саклый. (Тукай музейларын карау-мультимедиа).

Тукай ятим үссә дә, тормыш авырлыкларын күреп, әти-әни тәрбиясе алмаса да, безне тәрбияле, гыйлемле һәм безгә дөрес юл күросәтүче шәхес булып, әдәбиятыбыз күген балкытып торучы йолдыз булып кала.

-Бүгенге көндә Тукай кебек ятим балалар күп янәшәбездә. Сез аларга ничек ярдәм итәр идегез?

-Тукай үзе бүген безнең арада яшәсә, безгә нәрсәләр әйтер иде?

V.Йомгаклау.

-Тукай шигырьләре безне кайсы яктан тәрбияли? Нинди булырга өйрәтә?

-Аның шигырьләре белән танышкач, безнең күңелебезгә нинди уйлар килә?

-Нинди темаларны күздә тотып иҗат итә?

Файлы: уку Китап. Туган авыл. Сөткә төшкән тычкан. Г. Тукай..docx
Размер файла: 16964 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология