Автор конспекта:
Автор(ы): — Галиева Г.А.
Место работы, должность: — МОУ СОШ с.Тумутук, учитель начальных классов
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 4 класс
Предмет(ы): — Литературное чтение
Цель урока: — 1. Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру,яңа мәгълүмат бирү. 2. Сәнгатьле,дөрес,аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү. 3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш ,теләк булдыру.
Тип урока: — Комбинированный урок
Используемые учебники и учебные пособия: — —
Используемое оборудование: — Дәреслек, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.
Краткое описание: — А.Яхинның үстерелешле укыту технологиясен куллану
Дәрес темасы: Г.Тукай “Сабыйга”
—
Дәреснең максаты:
—
Җиһазлау һәм кулланма материал:
Дәреслек, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.
—
Дәрес барышы
—
I. Оештыру өлеше:
—
Уңай психологик халәт тудыру:
Исәнмесез ,укучылар
Исәнмесез,саумысез.
Хәерле иртә ,балалар
Имин үтсен көнегеэ
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен ,анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
—
II. Укумәсьәләсен кую
1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты (" Туган тел" җыры яңгырый)
—
Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дип исем кушалар.
-Укучылар сүз кем турында бара?
—
-Әйе,балалар,сөекле шагыйребез Г.Тукай турында.Сезгә бу исем балалар бакчасында йөргән вакытыгыздан ук таныш.Ә хәзер ,әйдәгез, шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлын искә төшереп үтик. (слайдлар күрсәтелә,бер укучы Г.Тукай турында сөйли)
—
2.Г. Тукай әсәрләре
-Укучылар, хәзер мин сезгә,өзекләр укыйм, ә сез Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килгәнлеген әйтерсез
А) Китте болар. Бара,һаман бара,бара
Күренмидер күзләренә ак һәм кара
Бара болар. Күпме баргач,алла белә,
—
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)
—
Б) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай, диләр Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр. (Шүрәле)
—
В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)
Г) Тау башына салынгандыр безнең авыл,
—
Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул. (Туган авыл)
—
4.Укучыларның яттанГ.Тукайның шигырьләрен сөйләве
1)" Гали белән Кәҗә"
2)"Карлыгач"
3) "Туган авыл"
4) "Кызыклы шәкерт"
—
5. Г.Тукай китапларына күргәзмә
—
Физминутка
—
II. Яңа тема өстендә эшләү
1. Әңгәмә
-Кем була ул сабый?
Нинди кешегә сабый дип әйтәбез?
Сабый гына түгел Сабыйга дип атаган Г.Тукай үзенең шигырен, димәк ул балага нәрсәдер әйтергә теләгән. Нәрсә дип мөрәҗәгать итте микән ул?
—
2." Сабыйга" шигыре өстендә эш
А) шигырьне укытучы укый
Б) сүзлек эше:
Шагыйрәнә-шигъри,поэтик
Албасты-халык ышануларында йоклаганда кешене саташтыра торган җен
Убыр-ут рәвешендә йөри торган җан-рух
Җен- кешеләргә явызлык эшләүче,үзе яратканнарга ярдәм итүче явыз зат
Шүрәле- урманда яши,кешеләрне кытыклап үтерә торган җан иясе,урман иясе
Өрәк- үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы
Мәгърифәт-аң -белем
В) шигырьне күмәк уку.
- Шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк?
Д) шигырьнең эчтәлеге өстендә эш:
-шигырь ничә дүртьюллыктан тора?
-Шигырьне ничә өлешкә бүлеп була?
-1 өлеш нәрсә турында?
Әйе, халык ышануларында күп тапкырлар кабатланган мифик затлар (шүрәле,җен) турында сүз бара.
—
. Алар явызлык эшләүче затлар булып саналганнар һәм
кешеләрне куркуга дучар иткәннәр.
-Бушигъриюллардаавторнәрсәгәөнди? Укып
күрсәтик
—
-1 өлешкә исем куйыйк, әле
-2 өлеш нәрсә турында?
-Бу өлештә автор нәрсә әйтергә тели? Укып күрсәтик.
—
2өлешкә исем куйыйк.
- Икеөлешнебергә кушып шигырьнеңмәгънәсен табыйк.
- Ни өчен автор сабыйга күп укырга өнди?
- - Шигырь эчтәлегенә нәтиҗә ясыйк.
Нәтиҗә: курку — белем( схема төзү)
Шагыйрь сабыйга үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итә.
—
Баланың киләчәге укымышлылык.белемлелек белән билгеләнә.
Димәк,куркуны ,ялганны җиңү өчен белемле булу кирәк.
Белемле булсаң тормышта очраган барлык авырлыкларны да җиңәргә була.
—
III. Дәрес темасын ныгыту
1.Шигырьне сәнгатьле уку күнегүләре.
2. Уку,белем турында мәкальләр әйтү.
—
IV.Йомгаклау
-Бүгенге дәрестә нинди әсәрбелән таныштык? Автор бу әсәре белән кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән?
—
Тестсораулары:
1.Г.Тукай кайсы елда туган:
—
1860;1912; 1886
2.Г.Тукай туган авылның исеме
Кушлавыч; Кырлай; Өчиле
З.Г.Тукай шигырен әйт
"Җырларым" " Гали белән Кәҗә" "Энекәш кирәк миңа”
4. Кайсы әкиятне Г.Тукай язган?
"Гөлчәчәк" "Шүрәле" "Таңбатыр"
5. Бүгенге дәрестә Г.Тукайның нинди әсәре белән таныштык?
"Эш беткәч уйнарга ярый"
—
"Сабыйга"
"Карлыгач"
6. "Сабыйга" шигырендә автор нәрсәгә өнди?
Эшкә; белемле булуга; уенга;
—
V. Өй эше
1."Сабыйга" шигырен сәнгатьле укырга-Iгруппа
2.Шигырь турында фикерләрне язарга (иҗади эш)-IIгруппа
З.Габдрахман Әпсәләмов тормышы һәм иҗаты (бер укучыга өстәмә эш)
Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую
Файлы: Лесные силачи.doc
Размер файла: 86528 байт.