Автор конспекта:
Автор(ы): — Рәхимҗанова Әлфия Мансуровна

Место работы, должность: — Среднепшалымская основная школа

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. Г.Камалның тормыш һәм иҗат юлы, шәхесе, мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән таныштыру һәм яңа фактларны дәлилләү; 2. Китап һәм башка информация чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү; 3.Милли- төбәк компонентын куллану аркылы укучыларда милли үзаң , Г.Камал иҗатына мәхәббәт, шәхесенә кызыксыну тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — : “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары ”5-11 нче класслар; 10 нчы сыйныф өчен дәреслек, хрестоматия.

Используемая методическая литература: — , “Татар классик драматургиясе ” 28 нче том; Д.Ф. Заһидуллина “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы ”; И.Нуруллин ”XX йөз башы татар әдәбияты ”; Г.Камал томнары; “Мәдәни җомга”(30.01.2004 нче ел , Д.Гарифуллин язмасындагы метрикә дәфтәренең бер бите); музейдан алынган мәгълүматлар.

Используемое оборудование: — Язучының портреты, шәҗәрәсе, китапларыннан һәм вакытлы матбугат материалларыннан, альбомнардан күргәзмә, район символикасы, музейлары турында буклетлар, “Камаллар династиясе”н һәм тормыш мизгелләрен сурәтләүче слайдлар, санак, хронологик җәдвал һәм тормыш һәм иҗат фактларын янәшә куеп күзәтү өчен сладлар, Д.Гарифуллин сөйләме белән видеоязмалар,магнитофон язмасында “Арча гимны ”, фланелеграф, карточкалар,таратма белешмә материаллар.

Используемые ЦОР: — презентация

Краткое описание: — Дәрес барышы I. Оештыру өлеше. “Арча ” гимны яңгырый. 1. Классны туплау һәм уңай психологик халәт тудыру. — Хәерле көн, кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга , без җирдә бәхетле яшәвебезгә, матур мәктәбебездә туган телебездә белем алуыбызга чиксез шатланабыз. II. Дәреснең төп этабына әзерләнү. Укучылар , иртәгә белгәнебезчә, “Халыкара туган тел көне”.Шул уңайдан Р. Фәхреддиннең тел турында нинди бөек сүзләрен әйтә аласыз? * “Ата-аналарыгызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегезгә хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез…” * "Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын” * “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле” 1. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. -Әйе, укучылар, нинди кыйммәтле сүзләр! Бу сүзләр дәресебез барышында милли үзаң, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү өчен уңдырышлы туфрак булсын. Татар халкы галимебезнең сүзләренең мәгънәсенә төшенергә һәм үзенең олуг затлары белән горурланырга тиеш. 2. Укучыларга дәреснең төп этабында булачак актив эшчәнлек программасын тәкъдим итү. III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. 1. Г.Камалның тормыш юлы турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү һәм ныгыту. III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Г.Камалның күпьяклы эшчәнлеге IV. Йомгаклау. 1. Сез бүгенге дәрестән нинди яңалык, яңа мәгълүматлар алдыгыз? Дәресебезнең төп каймагын атагыз әле. — Татар театрын оештыруга зур хезмәт куйган күпьяклы талант иясе Г.Камал безнең Арча районының Сикертән авылында 30 нчы гыйнварда туган. V. Өйгә эш бирү.

Блоклы-модульле технология кулланып, Г. Камал иҗатын өйрәнү I модуль , 1нче дәрес Тема: Галиәсгар Камалның тормыш һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлеге. Максат: 1. Г.Камалның тормыш һәм иҗат юлы, шәхесе, мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән таныштыру һәм яңа фактларны дәлилләү; 2. Китап һәм башка информация чыганаклары белән эшләү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү; 3.Милли- төбәк компонентын куллану аркылы укучыларда милли үзаң , Г.Камал иҗатына мәхәббәт, шәхесенә кызыксыну тәрбияләү. Материал: “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары ”5-11 нче класслар; 10 нчы сыйныф өчен дәреслек, хрестоматия, “Татар классик драматургиясе ” 28 нче том; Д.Ф. Заһидуллина “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы ”; И.Нуруллин ”XX йөз башы татар әдәбияты ”; Г.Камал томнары; “Мәдәни җомга”(30.01.2004 нче ел , Д.Гарифуллин язмасындагы метрикә дәфтәренең бер бите); музейдан алынган мәгълүматлар. Җиһазлау: Язучының портреты, шәҗәрәсе, китапларыннан һәм вакытлы матбугат материалларыннан, альбомнардан күргәзмә, район символикасы, музейлары турында буклетлар, “Камаллар династиясе”н һәм тормыш мизгелләрен сурәтләүче слайдлар, санак, хронологик җәдвал һәм тормыш һәм иҗат фактларын янәшә куеп күзәтү өчен сладлар, Д.Гарифуллин сөйләме белән видеоязмалар,магнитофон язмасында “Арча гимны ”, фланелеграф, карточкалар,таратма белешмә материаллар. Метод һәм алымнар: укытучы лекциясе, өстәмә материаллар кулланып әңгәмә үткәрү, тикшеренү, тыңлаганны зиһенгә салу һәм үзара сорау-җавап бирешү. Яңа педагогик технологияләр: блоклы-модульле система кулланып укыту. Милли –төбәк компонент: районыбызның әдәби һәм мәдәни мирасын барлау, мәгълүматлар туплау. Дәрес тибы: язучы иҗатын җентекләп өйрәнү. Предметара бәйләнеш: тарих, география, информатика. Дәрес барышы I. Оештыру өлеше. “Арча ” гимны яңгырый. 1. Классны туплау һәм уңай психологик халәт тудыру. — Хәерле көн, кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга , без җирдә бәхетле яшәвебезгә, матур мәктәбебездә туган телебездә белем алуыбызга чиксез шатланабыз. II. Дәреснең төп этабына әзерләнү. Укучылар , иртәгә белгәнебезчә, “Халыкара туган тел көне”.Шул уңайдан Р. Фәхреддиннең тел турында нинди бөек сүзләрен әйтә аласыз? * “Ата-аналарыгызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегезгә хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез…” * «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын” * “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле” 1. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. -Әйе, укучылар, нинди кыйммәтле сүзләр! Бу сүзләр дәресебез барышында милли үзаң, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү өчен уңдырышлы туфрак булсын. Татар халкы галимебезнең сүзләренең мәгънәсенә төшенергә һәм үзенең олуг затлары белән горурланырга тиеш. 2. Укучыларга дәреснең төп этабында булачак актив эшчәнлек программасын тәкъдим итү. Бүгенге дәресебез шундый олуг затларның берсе булган Г. Камал турында. Дәресебезне блоклы- модульле система буенча планлаштырдым. Бүген I модульнең 1 нче дәресе. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала: 1. Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. 2. Мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге. 3. Г.Камалның пьесалары. 3. XX йөз башы татар драматургиясе турындагы төп моментларны атау. Укучыларның үзара сорау-җавап бирешүе формасында. 4. Г.Камал турында алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тигезләү. (1 нче слайд Г.Камал укыган мәдрәсәләр) III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. 1. Г.Камалның тормыш юлы турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү һәм ныгыту. 1). Укытучы лекциясе. а) тормыш юлы (сөйләү барышында слайдлар күрсәтелә). Хәзер без сезнең белән Г.Камал турында белгәннәребезне системага салып, яңа мәгълүматлар алып, актив эшчәнлеккә күчәрбез. б) Камаллар династиясе (сөйләү барышында слайдлар күрсәтелә). Экранда сез Г.Камалның әтисе Галиәкбәрне һәм әнисе Мәүгыйзәне күрәсез.Татар әдәбияты һәм сәнгате дөньясында “Камаллар ”дип дан казанган династиянең тәүге буыны нәкъ менә шушы ике кеше кушылган гаиләдә туып үсә.Галиәкбәр белән Мәүгыйзәнең дәрт баласы — өч малай белән бер кызлары була. Иң өлкәне – Галиәсгар Камал (Слайд күрсәтелә).Икенчесе – Габдулла Камал .(Артист Камал I .Слайд күрсәтелә ). Өченчесе – Габдрахман Камал (Артист һәм режиссер Камал II).Дүртенчесе – Г.Камалның бертуган сеңлесе артист Зәйнәп Камалова.(слайд күрсәтелә.) ә) шәҗәрәсе (сөйләү барышында шәҗәрә ясалган плакат күрсәтелә). Инде Камаллар нәселенең икенче буынына күчик. Г.Камал үзенең чагыштырмача кыска гомерендә (54 яшь) ике тапкыр өйләнә.Менә шәҗәрәдә ул ачык күренә. Беренче хатыны Бибигайшә (аның турында материалны “Сөембикә”журналыннан укый аласыз №1, 2004 нче ел) . Аларның 6 баласы туа, беренче өчесе сабый чакларында ук вафат була.Соңгы өчесеннән Әнәс Камал (сөйләү барышында слайдлар күрсәтелә). Ә.Камал турында укучы чыгышы тыңлана ул аның артист, режессер, кырыклап сәхнә әсәре авторы булуы , әтисенең тормышы һәм иҗаты турында хикәя,очерк китаплары белән мәгълүм булуы турында сөйли. “Март бураннары” китабын күрсәтә.Аның кызы Диләрә Даутованың “Әтием һәм әнием ” язмасын укырга тәгъдим итә (“Сөембикә”журналы №1, 2004 нче ел). Алга таба : Мөхәммәт Камал, Зөфәр Камал. Г.Камалның икенче хатыны Әсма . Ул яшьли үлгән Бибигайшәнең яшь балаларына әни була . Ә.Камалның сөйләвенә караганда, Әсма бик яхшы күңелле , әйбәт хатын булып чыга.(Әсма апаның туганнары безнең Түбән Пошалым авылында бар). Әсма белән Г.Камалның тагын дүрт баласы туа.(шулардан икесе – Фаик, Фәрит слайд күрсәтелә). в) Әдипнең туган көнен һәм урынын раслаучы метрикәнең бер бите белән таныштыру. (“Мәдәни җомга” 30.01.2004 нче ел , Д.Гарифуллин язмасы). г) эзләнү тарихы турында мәгълүмат бирү, (видеоматерал карау, Д.Гарифуллинның Сикертән авылында мәктәп ачканда ясаган чыгышы чыгышы). 2. Арча районы картасы белән эш. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары белән данлыклы. (картага алдан ук фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, күренекле галим тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни, астроном , фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси (күрше авылыбызда музее бар) , халык шагыйре Габдулла Тукай исемнәре тиешле урынга беркетелә). Вак ташларга бәрелеп, шаулап агучы Кесмәс суының югары башында, тауның ике битенә урнашкан Сикертән авылы җәелеп ята. Әйдәгез хәзер исемен шул авыл турысына беркетик әле. 2. “Арча районының күренекле шәхесләре төшерелгән плакат буенча сөйләгәннәргә нәтиҗә ясау. Классик драматургыбызның 125 еллык юбилее алдыннан бу зур ачыш булды. Районыбызның мәңге тере , мәңге үлмәс классиклары һәм даһилары тагын бер кешегә артты. Хәзерге көндә районыбыз хакимияте Сикертән авылы мәктәбенә аның исемен бирде һәм музеен булдыру өстендә күп эшли. Ә без исә аның мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеген өйрәнүне ныгытыйк. III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Г.Камалның күпьяклы эшчәнлеге Мин сезнең өйрәнү, әзерлек даирәгезне сез төзегән картотекалардан карап чыктым.Әңгәмә барышында уңайлы булсын өчен сез файдаланган әдәбиятның күпчелеге өстәлләрегезгә куелды. Укучылар, Г.Камалның күпьяклы эшчәнлеген ачуның схемасы ромашка чәчәген хәтерләтер. Ромашканың үзәген куям , ә таҗлары сездә. Әйдәгез, эшкә керешик. Укучылар чыгышыннан соң фланелеграфтагы ромашкадан түбәндәгечә нәтиҗә ясала: Г. Камал – драматург Г. Камал – журналист Г. Камал – театр эшлеклесе Г. Камал – тәрҗемәче Г. Камал – прозаик Г. Камал – рәссам Г. Камал – шагыйрь Г. Камал – классик язучы Укучылар, ә хәзер Г.Камалның беренче пьесаларына күзәтү ясыйк. 3. Г.Камалның беренче пьесалары. 1). “Бәхетсез егет ” (1898 нче елда языла 1900 нчы елда басыла) а) беренче басма тышлыгын күрсәтү (экранда слайд күрсәтелә); ә) кыскача сюжеты (укучы чыгышы); б) әсәрдә күтәрелгән проблеманы ачу (укучылар белән әңгәмә) — Мәгърифәтчелек әдәбияты темаларының дәвам итүе: бала тәрбияләү, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте; — Аңлы-белемле, намуслы- итагатьле булу турында үгет- нәсыйхәт, мәхәббәт проблемалары. в) әсәрнең теле. Укытучы. Драматургия стиленең стабильләшүендә Г.Камал әсәрләренең роле аеруча зур. Аның әсәрләренең теле гади һәм халыкчан. Драматург җанлы сөйләм байлыгы һәм стиль чаралары белән эш итә, сөйләү телендә киң таралган фразеологик әйтелмәләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне куллана. Әйдәгез, “Бәхетсез егет” әсәреннән мисаллар китерик әле. (“Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс”, “Атта гаеп булган кебек тәртәдә дә гаеп бар” һ.б.). 2). “Беренче театр” комедиясе.(беренче басма тышлыгының слайды күрсәтелә); а) “Беренче театр ” комедиясендә конфликт, аның комедиячел характеры. ә) Конфликтның чишелүе- Хәмзә байның көлкегә калуы. Комедия конфликтының иҗтимагый әһәмиятеэ б) пьесадагы күпчелек геройларның тип дәрәҗәсенә җиткерелеп эшләнеше. Вакыйгалар, образлар. Укытучы. Вакыйгалар бер гаилә эчендә, бер өйдә, хәтта бер үк бүлмәдә бара. Геройлар парлы булып безнең күз алдыннан үтеп чыгалар. Хәзер геройларны күзләрегез белән парлап, күзләргә гимнастика ясап алыйк әле. Аларны сәхнәгә чыгу тәртибе буенча парлагыз. (Схема тактага беркетелә). Вәли Факиһә Хәбибрахман Биби Фатыйх Гафифә Хәмзә Биби Укытучы. Сөекле шагыйребез Г.Тукай татар театры яши генә башлаган чорда, 1907 нче елда язган “Театр ” шигырендәге юллар мәңгелек хакыйкать булып яңгырый. (Экранда слайд күрсәтелә ). Бу шигырьне көйгә салгач, аның тәэсир көче тагын да арта. Әйдәгез, Алинәбез башкаруында тыңлап үтик әле. (“Театр” җырының ике куплеты тыңлана). Укытучы. Шагыйрь әнә шулай театр дигән серле һәм сихри дөньяны күкләргә күтәреп мактый, аңа дан- мәдхия җырлый. Без дә, “Туган тел” сүзләрен күңелдә калдырган кебек үк, “Театр яктылыкка – нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дигән канатлы сүзләрне кабатлап сөйлибез. Театр үзенә күрә бер тылсымлы дөнья ул! Анда – заман сулышы, бүгенге тормышның гаме, яме, яшәү мәгънәсе! Менә шундый бай һәм катлаулы дөнья хәрәкәткә килсен , яши башласын өчен сүз кирәк. Билгеле бер тәртиптә корылган, мәгънәле һәм максатлы сүз- драматург сүзе, аның иҗаты кирәк. Г.Камал пьесалары белән танышуыбызны дәвам итк. 3) “Бүләк өчен ” комедиясе. а) сюжеты, конфликты. ә) Хәмидә һәм яучы Мәхүп образлары. б) Авторның алдынгы карашлы Габдуллаҗан һәм тапкыр Әхмәтҗан образларына мөнәсәбәте. в) Мәхәббәт һәм шәхес иреге, акча һәм рухи байлыкларның әсәрдә бирелеше. г) Укучыларның шәхси фикерләрен тыңлау . Укытучы. Менә без , укучылар , әсәрдәге геройларның холык фигыле, үзенчәлекләре турында аңлап, яратып сөйләдек. Безнең максатыбыз- аның авторы, аның рухи бай, эзләнүчән шәхесе , карашлары турында иде. Ә бит язучы тормышы аның геройларыныкы кебек үк кызыклы. Үзе тудырган геройлар барысы да аңың күңеленнән үткән, аваздашлык тапкан , аның рухы белән туган. Мәсәлән, Г.Камал – ул Хәмзә бай һәм Вәли дә, Сираҗетдин да, Закир һәм аның әнисе дә- барысы да әдип күңеленә сыйган. Әгәр дә без геройларны язучы мөнәсәбәтеннән башка гына карыйбыз икән (ә бит автор мөнәсәбәтендә яхшысы – начары аерым- аерым бирелә) әсәрнең тәэсир көче ачылып бетми. Шәхесне әхлакый тәрбияләү һәм үзгәртү кирәклеген без инде белбез. Һәм әдәбиятның бу ягы язучыда кешене , шәхесне тасвирлап, сурәтләп күрсәтергә мәҗбүр итә. Әгәр сез Г.Камалдагы дөреслекне эзләүдәге кыюлыкны тоя алсагыз, сез аның иҗатын аңлыйсыз дигән нәтиҗәгә килергә була. (“Мәдәният дөньясында” тапшыруыннан тыңлаган Зөлфәт сүзләрен әйтү). IV. Йомгаклау. 1. Сез бүгенге дәрестән нинди яңалык, яңа мәгълүматлар алдыгыз? Дәресебезнең төп каймагын атагыз әле. — Татар театрын оештыруга зур хезмәт куйган күпьяклы талант иясе Г.Камал безнең Арча районының Сикертән авылында 30 нчы гыйнварда туган. V. Өйгә эш бирү. 1. Бүгенге дәрестән язып алган тезисларыгызны тулыландырырсыз. Истәлекләр белән танышуны дәвам итегез. 2. “Банкрот” комедиясе буенча өй эшен ике вариантта бирәм: 1 нче дәрәҗә. “Банкрот ”комедиясен укып, җентекле анализ ясарга. 2 нче дәрәҗә. 1. Сираҗетдин образына характеристика язарга. 2. Гөлҗиһан образы аның яшәү образы. 3. Иҗади бирем. “Банкрот” комедиясендәге рольләрне башкаручы театр артистлары турында материал тупларга . Дәресемне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.(Акрын гына гимн уйный ). Без тарихта , шөкер , эзлебез: Еллар үтеп кайта шәхесләр. Иле , халкы, җире өчен Җанын биргән олы әһелләр. Мәңгелеккә халык йөрәгенә, Районнарга кайта исемнәр. Китмәс өчен үз җирендә Хаклы урын ала даһилар
Файлы: родной язык.doc
Размер файла: 111616 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология