Автор конспекта:
Автор(ы): — Халима Моратовна Шакирова

Место работы, должность: — МОУ Александровская СОШ, учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Краткое описание: — Гарәфи Хәсәновның “Апрель” хикәясен өйрәнү, хикәяне өлешләргә бүлү, аларга исем кую, план төзү һәм план буенча эчтәлеген сөйләтү, сүзлек өстендә эш

Тема. Гарәфи Хәсәнов “Апрель”
Максат: 1.Г.Хәсәновның “Апрель” хикәясен өйрәнү, йөгерек, аңлы, сәнгатьле укуларына
ирешү.
2. Әсәрнең төп фикерен ачыклау, план төзи белүне камилләштерү.
3. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай, Г. Хәсәнов портреты, яз темасына рәсемнәр, төркемдә эшләү өчен
карточкалар.

Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
1. Исәнләшү, кунаклар белән таныштыру.
2. Уңай психологик халәт тудыру, хор белән шигырь юллары әйтү.
Туган телдә сөйләшеп
Яшибез туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәбез туган телдә.
Иң изге хисләребезне
Туган телдә аңлатабыз.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлибез, яратабыз
II. Алдагы дәрестә алган белем – күнекмәләрне активлаштыру.
1. Үткән теманы искә төшерү.
— Балалар, без нинди зур теманы өйрәнә башладык?
— Туган телем, туган илем.
— Туган тел турында мәкальләрне искә төшерү.
Уен. “1 нче төркемдә мәкальнең башы, 2 нче төркемдә азагы”
— Шушы темага караган без нинди әсәр өйрәндек? Кем язган?
— Без Наҗар Нәҗминең “Татар теле”шигырен өйрәндек.
2. Төркемнәрдә эш.
1 нче төркем . Шигырьне яттан сөйләргә. Шагыйрь бу шигырьне нинди хисләр белән язган, сөйләмдә шуны күрсәтергә. (Горурлану)
2 нче төркем. “Һәр телнең бар Туган иле” сүзләрен ничек аңлыйсыз? Автор татар теленең нинди сыйфатларын искә ала?
3 нче төркем. Шигырьгә китапчык ясарга һәм сөйли белергә.
4 нче төркем. “Туган телем – татар теле” дигән темага кечкенә генә хикәя язарга.
3.Төркемнәрдәге эшне тикшерү.
– Автор бу шигырендә татар телен, туган телне кемнең исеме белән, кем теле дип атый? (Тукай теле)
Әйе, дөрес “ Тукай теле” – дип атый. Чөнки туган телебезнең матурлыгына, бөеклегенә мәдхия җырлаучы Габдулла Тукай. Без яратып башкара торган, кечкенәдән үк ишетеп үскән “Туган тел”не дә ул язган.
“Туган тел” җырын башкару.
— Әйтегез әле, бөек шагыйрьне без кайчан искә алабыз? Шигырь бәйрәмен кайчан үткәрәбез? (26 нчы апрель, чөнки Г.Тукайның туган көне.)
— Апрель ае ел фасылларының кайсысына керә? (Яз)
— Кайсы айлар яз айлары?
3. Яз темасына кыскача әңгәмә
— Терек булмаган табигать ( кояш югары күтәрелә, ныграк җылыта, түбәләрдән тамчы тама, карлар эри, гөрләвекләр ага, бозлар ярыла, ташу китә).
— Терек табигать( агачларда яшел бөреләр барлыкка килә, җылы яклардан кошлар кайта, җәнлекләр, хайваннар йоннарын алыштыралар, бала тудыралар, кош ояларында чуар күкәйләр барлыкка килә).
— Кешеләр тормышындагы үзгәрешләр ( җиңелчә киенеп йөриләр, бакчаларда, кырларда язгы эшләр башлана).
— Бәйрәмнәр ( 12 нче апрель – космонавтика көне, 8 нче март – Халыкара хатын – кызлар көне, Г.Тукай туган көн, Нәүрүз бәйрәме, кошлар көне).
Шулай итеп җирне яшәртеп, сайрар кошлары, матур чәчәкләре белән җир өстенә яз атлый.
III. Төп өлеш.
— Без сезнең белән “Туган телем, туган илем” темасына әсәрләр укуны дәвам итәбез.
Бу дәрестә Гарәфи Хәсәновның “Апрель” хикәясен өйрәнербез.
1.Г.Хәсәнов турында кыскача сөйләү.
2. Китаплар күргәзмәсен карау. “Җир уртак йортыбыз”, “Елның дүрт фасылы” дигән
китаплары, хикәяләр, повестьлар җыентыклары басылып чыга. Автор үсемлекләр,
хайваннар, җәнлекләр белән сөйләшә, аларга соклана, аларны күзәтә.
3. Сүзлек эше: каурыйлар, томшык, хуҗа, туган як авазы.
4. Укытучы тарафыннан хикәяне уку.
5. Хикәяләрне укучылардан укыту.
6. Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу.
— Сезгә хикәя ошадымы? Бу әсәр әдәби жанрның кайсы төренә керә? Китапның модулен ясату. Ни өчен кызыл һәм яшел төс кулландыгыз? ( Туган ил һәм табигать күренешләре турында.)
— Хикәянең төп геройлары кемнәр? ( Сыерчыклар, чыпчыклар, автор, без.)
— Бу хикәядә сыерчыклар, чыпчыклар нинди? ( Сыерчыклар тыйнак, әдәпле, эшчән, игътибарлы, үзләрен хуҗаларча тоталар. Чыпчыклар юл куя белүче). Кошларның файдасы турында кыскача әңгәмә.
7. Хикәяне өлешләргә бүлү, аларга исем кую, план төзү һәм план буенча эчтәлеген сөйләтү.
8. Төп максатны, төп фикерне ачыклау.
— Автор бу хикәядә безгә нәрсә әйтергә тели? Шул урынны укып күрсәтегез.
— Ни өчен кар булуына карамастан, салкын җилләр иссә дә , суыклар булып торса да сыерчыкларның моңа исе китми? Җырларында никадәр дәрт, шатлык яңгырый? ( Чөнки алар туган илләрен сагынып кайтканнар).

IV. Дәресне йомгаклау.
Кышлар үтте, матур язлар җитте
Матурланды көннәр тагын да,
Җылы якка киткән сайрар кошлар
Очып кайтты туган ягына.
Туган як ул үзенә тартып тора
Киткән кошлар шуңа кайталар.
Шомыртлар да туган җирдә генә
Матур итеп чәчәк аталар.
Балалар, кешеләр бары тик туган илдә генә бәхетле булалар. Ә кеше җир өстенә бәхетле булу өчен килә. Бәхетле булыйк! Туган илебезне, туган телебезне онытмыйк!

V. Өй эше. Хикәяне укырга. Үзеңә охшаган өлешенә рәсем ясарга.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология