Автор конспекта:
Автор(ы): — Шәрәфиева Гөлнара Маузир кызы

Место работы, должность: — Татарстан Республикасы Баулы шәһәре 4 нче санлы гимназия, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету; «Гомер» төшенчәсенә аңлатма бирү; аларны яшәү мәгънәсенең асылына төшендерү; балаларда матур итеп яшәү теләге уяту.

Тип урока: — Комбинированный урок

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Используемое оборудование: —

Компьютер, проектор, магнитофон, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ф.Яруллин иҗатына багышланган интерактив китаплар.

Краткое описание: — 1. Уңай психологик халәт тудыру. Магнитофонда «Юкка түгел, юкка түгелдер» җыры (Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе) яңгырый. 2. Уку мәсьәләсен кую. Дәресебезнең темасы «Гомернең асылын аңлагыз» дип атала. 3. Уку мәсьәләсен чишү. Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле гап-гади сорауларга җавап биреп карыйк: — Нәрсә соң ул гомер? 4. Нәтиҗә ясау. Укучылар, фикер алышудан чыгып, нәтиҗә ясыйк: «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк. Үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бөтен максаты шунда.» (М.Җ.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 9 нчы класс Тема: «Гомернең асылын аңлагыз…». Максатлар: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету; «Гомер» төшенчәсенә аңлатма бирү; аларны яшәү мәгънәсенең асылына төшендерү; балаларда матур итеп яшәү теләге уяту. Җиһазлар: М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ф.Яруллин портретлары, аларның шигырьләреннән алынган өзекләр, магнитофон, стенд, китап күргәзмәсе. Дәрес барышы. 1. Уңай психологик халәт тудыру. Магнитофонда «Юкка түгел, юкка түгелдер» җыры (Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе) яңгырый. Гомер матур, Гомер рәхәт мизгел. Гомер бүләк безгә вакыттан. Ялкын булып, давыл булып яшик, Үкенмәслек итеп актыктан. Гомер буйлап елгыр еллар чаба Ак хыяллар, уйлар ягына. Җиргә җылы биргән гомер, сүнгәч, Күккә йолдыз булып кабына. Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Яңа көн тууга, әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган гимназиябездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик. 2. Уку мәсьәләсен кую. Дәресебезнең темасы «Гомернең асылын аңлагыз» дип атала. Дәрескә эпиграф итеп, Рөстәм Кутуй шигыреннән бер өзек алдык: «Яшим, минем тавышым да Кирәк, димәк, бу дөньяда». Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә ул күпме яшәргә, ничек яшәргә тиеш? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Гомернең асылы нәрсәдә? Бүген без әнә шул сорауларга җавап эзләрбез. 3. Уку мәсьәләсен чишү. Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле гап-гади сорауларга җавап биреп карыйк: — Нәрсә соң ул гомер? Гомер – барлык тереклек иясенең (кешенең) туу мизгеленнән алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле, яшәү вакыты. — Ә гомер һәр кешегә дә тигез биреләме? Юк, берәүләр яшьли үлеп китә, аларны кыска гомерле булды диләр, ә кайберәүләр картайганчы яши. Болары – озын гомерле кешеләр. — Озын гомерле кешеләргә мисал итеп, кемнәрне китерә аласыз? Г.Бәширов, Ә.Еники, Н.Исәнбәт һ.б. — Ә үзегезнең якыннарыгыз арасында шундый озын гомерле кешеләр бармы? Укучылардан мисаллар. — Нинди кешеләрне кыска гомерле булды диләр? Аз яшәгән кешеләр, вакытсыз үлгән кешеләр. — Нәрсә соң ул үлем? Үлем – кеше яки хайванның яшәүдән туктау хәле. — Мәгънәсез үлемне ничек аңлыйсыз? Үз-үзенә кул салган, зарарлы гадәтләрдән (наркотик, тәмәке, исерткеч эчемлекләр) үлгән кешеләргә карата әйтәләр. — Укучылар, бик аз яшәп тә, үзеннән соң матур эшләр калдырган, исемнәрен үлмәс җырга әйләндергән шәхесләр бар. Шундыйларга мисал итеп, кемнәрне китерә аласыз? Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш, Г.Кутуй һ.б. — Патриот шагыйрь Муса Җәлилне алыйк. Аның гомере 38 яшьтә өзелә. Шулай да исемен мәңгелек данга күмә. Ул да шигырьләрендә яшәү һәм үлем турында уйланган. «Кичер, илем» шигырен сәнгатьле уку. Дүртюллык белән эш. Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмалмадым Бу тәнемне соңгы сулышта Шигырь 1942 елда язылган. Шагыйрьнең күңеле телгәләнгән. Үлеменең мәгънәсез үлем булуына борчылган. Ни өчен? Чөнки ул әсирлектә, Ватан өчен кулына корал тотып көрәшә алмый. Ә хәзер «Ышанма» шигырен карыйк. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне; «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? Ни өчен шагыйрь үз үлеме турында үкенечле фикер әйтми? Чөнки чәнечкеле тимерчыбык артында, әсирлектә булган хәлдә дә ул ялкынлы шигырьләр яза, яшерен ошма төзи. 1943 елда белорус партизаннарына каршы җибәрелгән татар әсирләренең бер батальоны баш күтәрә һәм фашист офицерларын кырып, партизаннарга барып кушыла. Муса Җәлил: «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып» — дип язган. Фатих Кәрим дә шушы ук фикерне куәтли. Укучылар, патриотик рухта язылган тагын бер шигырь белән танышыйк. Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигыре. Аудио кассетада тыңланыла. Өзек белән эш. Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөк җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. Ничек уйлыйсыз, аларның үләселәре киләме? Укучылар фикере тыңлана. Бу сорауга Муса Җәлилнең сүзләре белән җавап бирик: «Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез дигән сүз түгел. Һич алай түгел. Без тормышны яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта), һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем… утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән… мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга сәбәп юк.» Ә Фатих Кәрим үлем һәм яшәү төшенчәләрен капма-каршы куя. Барыбыз да озак һәм бәхетле яшәргә тели. Ләкин үлем – аяусыз. Күпме яшәсә дә, аннан котылып калган кеше юк. Шагыйрь дөньяда якты кояш, барлык гүзәллекләр, чәчәкләр, балалар кала, ди, әмма Ватан өчен үлемне бөек җырга тиңли. Укучылар, фикер алышудан чыгып, нәтиҗә ясыйк: «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк. Үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бөтен максаты шунда.» (М.Җ.) Нәтиҗә дәфтәргә языла. Ә хәзер, укучылар, безнең көннәргә әйләнеп кайтыйк. Сүзебезне шагыйрь Зөлфәт язган шигъри юллар белән дәвам итик: Ихлас узсын безгә насыйп гомер, Булса да ул мең-мең газаплы. — Сез бу юлларны ничек аңлыйсыз? Һәркемнең тулы гомере – аңа насыйп гомер. Ул ихлас узарга тиеш. Шушы ук фикерне Наҗар Нәҗминең “Юкка түгел, юкка түгелдер” шигырендә дә очратырга мөмкин. Шигырь өстендә эш. Юкка түгел, юкка түгелдер Наҗар Нәҗми Кая барма – җирдә матурлыклар, Без – шул җирдә туып үскәннәр. Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит Җиргә күпме килеп киткәннәр. Һәкемгә дә бирелмәгәндер ул Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер, Бу дөньяда без яшибез икән, Юкка түгел, юкка түгелдер. Бер үк кояш һаман караса да, Бер үк булмый заман җилләре, Йолдыз белән йолдыз арасында Балкып ята кеше эзләре. Безнең өчен җирдә гөлләр үсә, Карлар ява, җилләр исәләр. Син ышанма, үзе өчен генә Мине әгәр яши дисәләр. Бер күз ачып йомган ара гына Безнең бергә үткән бу гомер. Бер-беребезгә без кирәкбез икән, Юкка түгел, юкка түгелдер. Бу фикерне дәвам иттереп Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен карап китик. Өйгә эш итеп, Фәниярның тормыш девизын язып килергә яки әсәрдән табарга кушылган иде. Җавапларны тыңлап китик. Әйе, Фәниярның тормыш девизы әнә шундый. Гомерлеккә урын өстендә кадакланган язучы, өметсезлеккә бирелмичә, үзенең яшәвен мәгънәле, кешеләргә файдалы итәргә көч таба. Тап-таза, сәламәт кешеләргә яшәү үрнәге бирә. Күпләрне көнләштерерлек итеп яши. Яшәү мәгънәсе, яшәү кадере, мәгънәле тормыш турында барыбыз да уйлана. Сезнең сыйныф укучылары арасында уйларын шигырьгә төшергән укучылар да бар. Әхмәтова Динара дәрескә үзенең шигыре белән килгән. Аңа сүз бирик. Яшәү мәгънәсе Күпме сорау туа яшәү дәверендә, Җавапларын санап бетергесез. Күпме булсын галим һәм белгечләр, Алар алдында калабыз сүзсез. Нәрсәдә чын мәгънәсе яшәүнең, Ничек яшәргә тиеш соң без? Юк әлегә җавабы яшьләрнең, Кемнән генә җавап табарбыз. Шул вакытта ярдәмгә килерләр Яшь шәхесләр янына Зирәк картлар, акыллы әбиләр Киләчәк буын хакына. Бу тормышта була каршылыклар, Булмас авырлыкларсыз. Әмма тапсаң тик кирәкле юллар Калмассың яклаучысыз. Китмә сулга, бар тик алга, Нык ихтыяр көчле бул! Кешенекенә бер дә кагылма, Булмас алай йортың мул. Ялгышлыклар була һәр кешедә, Тик син укы һәм өйрән. Гомереңнең һәр яңа көнендә Бардыр мәгънә бик тирән… Нык тырышып, тырмашып яшәргә Һәм тормышның читендә: “Юкка үтмәде гомерем”, — дияргә, Шикләнмичә күңелдә!

Файлы: Татар теле 2.doc
Размер файла: 6038528 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология