Автор конспекта:
Автор(ы): — Мустафина А.Ф.

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1. Дидактик: хикәянең эчтәлегенә анализ ясап, тиешле нәтиҗәне чыгара белергә өйрәтү.

2. Психологик: укучыларның төркемдә эшләү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбияви: хикәя эчтәлегенә таянып укучыларны шәфкатлелек, игелеклелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемое оборудование: —

И. Газинең портреты, сүзлек эшенә язылган карточкалар, язучы иҗатына китап күргәзмәсе.

Краткое описание: — Урок по татарской литературе (уку) 2 класс

Дәрес барышы

  • Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
  • өй эшен тикшерү:
  • Ш. Галиевның “Комлы комсыз” шигырен ролләргә бүлеп уку.
  • төп геройга (Кадыйрга) характеристика бирү.
  • белемнәрне тигезләү.
  • – Укучылар, без сезнең белән әсәрдәге каршылыкны табарга өйрәндек. Искә төшереп китик әле, нәрсә ул каршылык?

    – Каршылык – һәр нәрсәне каршы якларга бүлә. Ул хәтта сүзләр эченә кереп, аларны да каршы якларга аерып ташлый.

    3) уку мәсьәләсен кую.

    1 нче бирем.

    – Дәреслекнең 71, 72 нче битләрендәге әсәр белән танышып, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

    – Без бүгенге дәрестә Ибраһим Газинең “Безнең ишегалдында бар бер агач” әсәрен укыйбыз.

    II. Уку мәсьәләсен чишү.

    1 нче бирем.

    – Әсәрнең авторы турында ни әйтә аласыз?

    (бер укучы И. Газинең биографиясен сөйләп китә).

    Нәтиҗә.

    2 нче бирем.

    Әсәрне пышылдап укып чыгыгыз. (Һәр укучы мөстәкыйль укый).

    Нәтиҗә.

    3 нче бирем.

    — сүзлек эше:

    – Хәзер тактага язылган сүзләрне укыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

    Җан ияләре – кешеләр (русча: живые люди)

    Бичара – мескен (русча: бедненький)

    Нәтиҗә.

    4 нче бирем.

    а) әсәрне чылбырлап уку.

    – Әсәрдән катнашучыларны табыгыз.

    – Агач, хатын-кызлар, малайлар.

    – Һәрбер катнашучыга хас булган сыйфатларны билгеләгез.

    – Агачның ботаклары сынгаланып беткән, үзе шундый ябык, ике-өч ботактан арта алганы юк.

    – Хатын-кызлар һәм малайлар, аңа карата игелексез…

    – Шушы агачка карата, катнашучыларга нинди сыйфат җитми?

    – Игелекле булу.

    5 нче бирем.

    – Әсәрнең үзенчәлеге нәрсәдә?

    – Автор безнең белән турыдан-туры әсәр аша сөйләшә.

    – Әсәрнең кайсы өлешендә ул күренә?

    – Укучы! Сезнең ишегалдыгызда шундый бичара агач бармы? Әгәр булса, сездә бала-чага рәхимлерәкме? Агачны яраталармы? Аңа ярдәм итәләрме?

    6 нчы бирем.(Төркемдә эш)

    – Укучылар, әйдәгез авторның соравына җавап бирик. Сорауга җавабыгызны төркемнәрдә киңәшләшеп, бер кәгазь битенә языгыз.

    (Җаваплар тыңланылана, бәяләнә).

    Нәтиҗә.

    7 нче бирем.

    – Димәк, укучылар, Ибраһим Гази үзенең әсәрен нәрсә турында язган? Үз әсәре аша ул безгә нәрсә әйтергә тиеш?

    – Ибраһим Гази әсәрен агач турында язган, ләкин агач бу әсәрдә образ булып тора. Шушы образ аша автор ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында сөйли. Без барлык җан ияләренә дә рәхимле, игелекле булырга тиеш.

    Нәтиҗә.

    III. Рефликсив- бәяләү этабы.

    – Укучылар, без дәрестә нәрсә белергә тиеш идек?

    – Әсәрдә каршылыкны.

    – Ничек белдек?

    – …

    IV. Өйгә эш бирү.

    1) б. 71, 72 сәнгатьле итеп укырга;

    2) хикәянең эчтәлеген сөйләү;

    3) “Минем эшләгән игелегем” хикәяне язарга.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология