Автор конспекта:
Автор(ы): — Семенова Алевтина Ивановна

Место работы, должность: — учительница начальных классов Дургинской НОШ Балтасинского района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. Сүз төркемнәре турында белемнәрен системалаштыру. 2. Сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес куллану күнекмәләре формалаштыру. 3. Укучыларның логик һәм фикерләү сәләтләрен үстерү. 4. Укучыларда эстетик зәвык, тату, килешеп эшләү сыйфатлары тәрбияләү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 6

Используемые учебники и учебные пособия: —

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Дәреслек, 139 бит; «Ачык дәрес», декабрь 2006; «Табигать бизәкләре»

Ф. Җ. Ибраһимова; «Ел фасыллары».

Используемая методическая литература: —

Мәгариф 2006,2007 год

Используемое оборудование: —

v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Серле поезд рәсеме. «Авылымда апрель», «Авылымда май» картиналары, «Яз килә, яз көлә» альбомы, балаларның иҗади эшләре, тактада яфраксыз каен рәмесе, каенга элү өчен яфраклар, сыерчык, күбәләк, үги ана чәчәге рәсемнәре, «Зәңгәрсу вагон», «Яз килгән» җырлары язмасы, биремнәр язылган карточкалар:

март апрель май гөрләвек умырзая сүзләре.

Үзбәя өчен таблицалар.

Используемые ЦОР: —

видеопроектор ,магнитофон

Краткое описание: — 1. Сәяхәткә чыгу. — Без үзебезнең күңелле поездыбыз белән «Яз»га сәяхәткә чыгабыз. Картинага карагыз әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Картина ахырында ул нинди булыр икән? («Зәңгәрсу вагон» кйнала, балалар хәрәкәт ясыйлар) 2. «Март» тукталышы. — Менә күңелле поездыбыз туктады. Бу нинди тукталыш икән? Тамчы тама кыектан, Турылап та кыеклап. Тамчы тама тып – та тып: «Булмый язны туктатып!» Төнлә суык: шарт та шарт, Кайсы ай бу? Я әйтеп бак. — Әйе, март! ( март сүзе һәм март аен сурәтләгән картина куела)…..

v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Тема. «Авылымда яз». Сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат. 1. Сүз төркемнәре турында белемнәрен системалаштыру.

2. Сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес куллану күнекмәләре формалаштыру.

3. Укучыларның логик һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

4. Укучыларда эстетик зәвык, тату, килешеп эшләү сыйфатлары

тәрбияләү.

Материал. Дәреслек, 139 бит; «Ачык дәрес», декабрь 2006; «Табигать бизәкләре»

Ф. Җ. Ибраһимова; «Ел фасыллары».

Җиһазлау. Серле поезд рәсеме. «Авылымда апрель», «Авылымда май» картиналары, «Яз килә, яз көлә» альбомы, балаларның иҗади эшләре, тактада яфраксыз каен рәмесе, каенга элү өчен яфраклар, сыерчык, күбәләк, үги ана чәчәге рәсемнәре, «Зәңгәрсу вагон», «Яз килгән» җырлары язмасы, биремнәр язылган карточкалар:

март апрель май гөрләвек умырзая сүзләре.

Үзбәя өчен таблицалар.

Дәреснең тибы. Үткәннәрне ныгыту.

Дәреснең методы. Өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

1. Энергизатор.

Бармак белән бармакка, Шап та шап куллар белән,

Аяк белән аякка, Тыпыр – тыпыр аяклар.

Иңсәң белән иңсәмә

Бераз гына тисәнә.

2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Ә хәзер Ш. Галиевнең бер шигырен тыңлап карыйк әле:

Дымлы җилләр

Исеп килә,

Җилдән чәчәк

Исе килә.

Дөнья тулы наз

Җитте якты …!

- Без дәрестә сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес кулланып «Авылымда яз» темасына сочинение язарга әзерләнәбез.

3. Матур язу күнегүе.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә. (Үзбәя)

4. Өй эшенең үтәлешен тикшерү.

- Һәр төркемгә иҗади эш – яз турында шигырь иҗат итәргә бирелгән иде. Шуларны тыңлап китик.

(Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыйлар)

5. Төркемнәрнең исем сайлаулары.

- Яз әле яңа гына үз биләмәләренә аяк баса. Агачлар әле ялангач. Һәр төркемнең үз каены бар. Алар дәрес барышында яфрак ярырлар. Һәр башкарылган дөрес эш өчен яфрак ябыштырып барырбыз.

II. Күнекмәләр формалаштыру.

1. Сәяхәткә чыгу.

- Без үзебезнең күңелле поездыбыз белән «Яз»га сәяхәткә чыгабыз. Картинага карагыз әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Картина ахырында ул нинди булыр икән?

(«Зәңгәрсу вагон» кйнала, балалар хәрәкәт ясыйлар)

2. «Март» тукталышы.

- Менә күңелле поездыбыз туктады. Бу нинди тукталыш икән?

Тамчы тама кыектан,

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып – та тып:

«Булмый язны туктатып!»

Төнлә суык: шарт та шарт,

Кайсы ай бу? Я әйтеп бак.

- Әйе, март!

( март сүзе һәм март аен сурәтләгән картина куела)

3. Шигырьне истә калганча уку.

- Мин сезгә шигырь укыйм. Ә сез шигырьне истә калганча язып куегыз. Сүзләрне алыштырырга ярый, рифмасы дөрес булырга тиеш.

Кара каргалар килде.

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба. (Үзбәя)

4. Тактада сүз төркемнәрен билгеләү, морфологик анализ ясау.

5. Март ае билгеләренә акыл штурмы. Үткән заманда.

· Кояш елмайды.

· Тамчы тамды.

· Кар эреде.

· Кара каргалар кайтты.

· Боз сөңгеләре асылынды.

6. Шигырьдә төшеп калган сүз төркемнәрен куеп, сәнгатьле итеп укырга:

1. Көннәр … , күктән …

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама … тамчы,

Сагынып көткән … килә.

2. Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар … .

Аларны булмый туктатып,

Алар яз … .

3. Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән … .

Шәһәрдә дә, авылда да

Яңгырады яз … .

(Төрле вариантлар булырга мөмкин. Берәр яфрак куела)

7. Март турында җөмләләр төзү. «Кайсы сүз артык?». Җөмләләрне дәфтәргә язу.

«Тамчы»: 1. Елмая

2. Көләч

3. Кояш

4. Март

5.Ашыга

6. Күк (Күктә көләч март кояшы елмая)

«Тургай»: 1. Тама

2. Боз сөңгеләре

3. Өй кыегы

4. Тамчы

5. Җырлап (Өй кыегындагы боз сөңгеләреннән җырлап

6. Күгәрчен тамчы тама)

«Умырзая»: 1. Кайта

2. Каргалар

3. Хәбәрчеләр

4. Яз

5. Кара (Яз хәбәрчеләре кара каргалар кайта)

6. Яшел (Үзбәя)

8. Энергизатор «Яңгыр».

9. Күңелле поездда хәрәкәт итү. «Апрель» тукталышы.

- Бу нинди тукталыш икән?

Ага юлдан гөрләвек

Кар эчендә күлләвек.

Агачларда бөреләр,

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә

Кайсы айда?

- Апрельдә.

( Апрель сүзе һәм апрель ае сурәтләнгән рәсем эленә)

10. Рәсем буенча апрель ае билгеләренә акыл штурмы. Хәзерге заманда.

· Кар эреп, җир чыга.

· Үләннәр чыга.

· Агачларда бөреләр бүртә.

· Тал песие чыга.

· Елгада боз китә.

· Үги ана яфрагы чәчәк ата.

11. Буталган сүзләрдән хикәя төзү.

уяна, аенда, Апрель, табигать, бар. Тау, күренә, битләрендә, үлән. Көньяктан, җыена, кошлар, кайткан, чыгарырга, бала. Нәни, ата, үги ана, яфраклары, кояштай, чәчәк. Беренче, башлый, оча, күбәләкләр.

(Һәр төркемнән бер укучы текстта аталган күренешләрне каен агачы янына ябыштырып ясый. Картина килеп чыга)

12. Күңелле поездда хәрәкәт итү. «Май» тукталышы.

Агачлар яфрак ярды,

Алмагач чәчәк атты.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайтты.

( май сүзе һәм май ае сурәтләнгән рәсем эленә)

- Рәсем буенча сораулар:

· Май аенда табигать нинди төскә керер?

· Һавада нәрсә исе таралыр?

· Кошлар нишләрләр?

13. Акыл штурмы. Май ае билгеләрен киләчәк заманда әйтергә:

· Көннәр җылыныр.

· Агачлар чәчәк атар.

· Һавага хуш ис таралыр.

· Кошлар бала чыгарыр.

· Болында чәчәкләр атар.

14. «Авылымда май» картинасы өстендә эш.

- Сәяхәтебез башында һәм ахырында авылыбыз табигате ничек үзгәрде?

- Картинада нинди төсләр күбрәк кулланылган?

- Сезгә авылыбыз табигатенең кайсы күбрәк ошый?

15. План буенча хикәя төзеп сөйләү.

1. Авылыбызга яз ничек килә?

2. Март аенда язның беренче билгеләре нинди булды?

3. Апрельдә нинди үзгәрешләр була?

4. Май ае табигатьтә нинди үзгәрешләр алып килер?

5. Йомгаклау.

III. Дәресне йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә сезгә нәрсә ошады? Һәр төркемгә тырышып эшләгән өчен рәхмәт. Үзбәягә йомгаклап, билгеләр куябыз.

IV. Өй эше бирү.

1. Мәҗбүри бирем: «Авылымда яз» темасына сочинение язарга.

2. Теләк буенча иҗади бирем: «Авылымда яз» темасына рәсем ясарга.

V. «Яз килгән» (Н. Яхина көе һәм сүзләре) җырын җырлап сәяхәтебезне кабат күз алдыбыздан кичерик.

Файлы: Семенова А.И..doc
Размер файла: 82944 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология