Автор конспекта:
Автор(ы): — Хаматнурова Л.Р.

Место работы, должность: — «СОШ №7″, учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — начальное общее образование

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — сценарий урока (занятия)

Краткое описание ресурса: — Сценарий на тему "Икмәк"

Тема: Икмәк кадере.

Максат: 1.Иң зур байлыгыбыз булган икмәкне олылау, хөрмәтләү

сакларга өндәү.

2.”Кар күп булса, иген мул булыр”, “Икмәк -ил тоткасы”, “Ипи-

тоз – якты йөз” мәкальләрен аңлау; икмәкнең өстәлгә килү

юллары турында мәгълүмат бирү.

3. Х.Гардановның “Икмәк” хикәясе аша әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Тактада мәкальләр язылган плакатлар, икмәкнең килү юлларын чагылдырган рәсемнәр эленгән, татар халык ашлары төшерелгән рәсемнәр. Игенче, тегермәнче, пешекче, татар халык киемнәре.

Кичә барышы.

I.Сценарий “Ашханәдә”

Х.Гарданов “Икмәк

Балалар (керәләр) –Исәнмесез!

Пешекче : -Исәнмесез!

(Малай йөгереп кереп утыра, исәнләшми)

Пешекче өстәлгә ипи китереп куя.

- Ашыгыз тәмле булсын!

- Рәхмәт.(Малай әйтми, тизрәк ипигә үрелә. Аны чәнечкегә куеп уйный)

- Ипи белән уйнама!(1 бала)

- Уйнаса! (Ипи төшеп китә, Малай ялт-йолт каранып, ипине тиз генә

ала да, өстәлгә куя. Балалар, бер-беренә карап, баш селтәшеп куялар)

- Рәхмәт! (чыгалар. Малай рәхмәт әйтми, чыгып йөгерә)

II.Сценарий буенча әңгәмә.

- Әйтегез әле, балалар,малай нинди начар эш эшләде?

(балаларның мөмкин булган җаваплары:

-ашханәгә тәртипсез керде

-идәннән алып тәлинкәгә куйды

-ипи белән вертолет итеп уйнады

-минем әйткәнне аңламады

-исәнләшмәде

-син миңа рәхмәт тә әйтмәдең(пешекче)

-ипи белән уйнарга ярамый)

- Бигрәк тәртипсез булган икән шул. Күп начарлыклар эшләгән.

- (малай башын иеп) Мин аңладым. Тәртипсез булдым. Мин башка алай эшләмәм, гафу итегез мине.

- Нәрсәне аңладың?

- Ипи белән уйнарга ярамый.

- Балалар улүзенең хатасын аңлады. Әйдәгез, аны бер юлга гафу итәбезме?

III. Икмәк турында сөйләшү.

- Әйе, ул тәртипле дә булыр, ипи белән дә шаярмас дип ышанып калыйк. Ипи белән уйнарга ярамый

Икмәк бит ул – иң кадерле, иң кирәк, иң тәмле ризык. Ипи басуда үсә, ә аны үстерүдә күп кенә кешеләр зур хезмәт куялар. Ипи өстәлгә ничек килә соң?

1 укучы

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам барында.

2 укучы

Ботканың да тәме юк

Ашның да тәме юк.

Хәтта чәйнең дә тәме юк.

Өстәлдә ипи булмаса

Табынның да яме юк.

-Рәхмәт, балалар. Ә басуда кем икмәк үстерә соң?

Игенче (кулында рәсем)

- Мин иген үстерәм.

- Аннары икмәк белән нишлиләр икән?

Тегермәнче

- Мин бодайдан он ясыйм.

- Ә оннан мин тәмле икмәк пешерәм.(пешекче)

- Ипи табынга килгәнче нинди генә юллар үтмәгән, кемнең генә хезмәте кермәгән монда.

Җыр “Күрсәт әле,үскәнем”

-Күрсәт әле, үскәнем.

Ничек ипи чәчәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай ипи чәчәләр.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек ява яңгырлар

Менә шулай, менә шулай

Шулай ява яңгырлар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үсә игеннәр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үсә игеннәр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек урак уралар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай урак уралар?

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек онны илиләр?

Менә шулай,менә шулай

Шулай онны илиләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек камыр басалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай камыр басалар.

- Балалар, камыр басып, оннан икмәк кенә пешермиләр,ә төрле тәмле- тәмле ризыклар пешерәләр. Сез нинди татар халык ашлары беләсез?

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Хор: Игенчене хөрмәт итәргә кирәк.

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Җитми калды аз гына

Җитми калды тагын да.

Кеше белән янәшә Икмәк

Кырда, юлда, табын янында

Иң беренче өйгә Икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында.

IV.Мәкальләр өстендә эш.

- Икмәк турында халкыбызның бик акыллы сүзләре бар.

-

1.Кар күп булса, иген мул булыр. (уку)

- Тәрҗемә итәбез.

- Мәкалне ничек аңлыйсыз?

2.Икмәк – ил тоткасы.

3.Ипи-тоз – якты йөз.

V. Йомгаклау.

Кар күп була, җирдә су күп була.

Ипи яхшы үсә, мул була.

Иписез аш тәмле түгел.

Һәр көнне кибеттән ипи алабыз.

- Элек – электән килгән гореф- гадәт буенча ипи-тоз белән каршы алганнар. Бу аларга якты йөз, хөрмәт, ихтирам күрсәтү булган.Хәзер дә бу гореф – гадәт дәвам итә.

- Без икмәкне олыларга тиешбез, аны кадерләргә. Икмәкне үстергән, пешергән кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез.

- Шуның белән безнең әзерләнгән кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Файлы: Гелюса.zip
Размер файла: 264945 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология