Автор конспекта:
Автор(ы): — Зиатдинова Гульназ Шайхутдинова

Место работы, должность: — Лицей-интернат г.Буинска преподаватель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — школы-интернаты, детские дома

Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру. “Әти-әни”, “Ватан”, “Икмәк” сүзләренең олылыгын, кешенең бу төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итү. Укучыларда игенче хезмәтенә, аларның хезмәт нәтиҗәсе икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Учащихся в классе (аудитории): — 9

Используемые учебники и учебные пособия: —

Дәрескә план.

Тема: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Икмәк — тормыш нигезе.

Максат. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру.

“Әти-әни”, “Ватан”, “Икмәк” сүзләренең олылыгын, кешенең бу төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итү.

Укучыларда игенче хезмәтенә, аларның хезмәт нәтиҗәсе икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Икмәк, башаклар. Аудио язмалар. Таблица, плакатлар.

Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең

Кадерләре бер үк зурлыкта.

Һәммәсен дә хөрмәт итсә генә

Яшәр кеше һәрчак муллыкта!

Икмәк! Каршыбызда олуг,

Галиҗәнап икмәк.

Анда – шатлык, анда – бәхет,

Анда – илһам вә хикмәт.

Дәрес барышы

Оештыру. Укучыларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Актуальләштерү. Үткән теманы искә төшерү. Гаиләләрендә ипи пешерәләрме? Ипи кайдан алалар? Тыныч илдә генә мул уңыш алып була. Укучыларның фикерләрен ишетү.

Дәрес барышы. Икмәк –томыш нигезе. Икмәккә карата җылы сүзләр. Икмәк табынга килеп җиткәнче нинди юллар үтә. Борынгы заман эш кораллары белән танышу. Совет чорындагы, хәзерге заманда нинди техникалар эшли. Уңыш ни дәрәҗәдә арткан.

Икмәк пешерү серләре. Укучылардан өйдә ипине ничек пешерүләрен сөйләтү. Монологик сөйләм үстерү.

Ипи пешерү заводында эш барган күренешне карау.

Икмәккә җылы сүзләр шигырь юллары аша. Укучыларның үз фикерләре.

Яңа дәрес аңлату. Энҗе Мөэминова “Икмәк” шигыре белән танышу.

Шигырьгә анализ бирү. Укучылар фикерен тыңлап китү.

Мәкаль һәм әйтемнәр дә зур тәрбия ята. Мәкальләр әйттерү.

Икмәккә кадер-хөрмәт уяту.

Йомгаклау. Кадерле укучылар, бүгенге дәрестә сезнең күңелләрегезгә изге бөртек салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер. Ә ул җимешләрнең исеме:

И – игелек,

М – мәрхәмәт,

А – акыл,

Н – намус,

төшенчәләрен берләштерә. Иманлы булыгыз, балалар.

өйгә эш. Шигырьне яттан.

Используемая методическая литература: —

Дәреснең тулы планы.

Тема: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Икмәк — тормыш нигезе.

Максат: Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру.

“Әти-әни”, “Ватан”, “Икмәк” сүзләренең олылыгын, кешенең бу төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итү.

Укучыларда игенче хезмәтенә, аларның хезмәт нәтиҗәсе икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Икмәк, башаклар. Аудио язмалар. Таблица, плакатлар.

Материаллар: “9 нчы сыйныфта татар әдәбият дәреслеге” ( Укытучылар өчен методик кулланма)

Дәреснең тибы: Белемнәрен барлау, ана телендә сөйләшү.

Төрләре: дәрес – беседа

Укыту методы: Дәреслек, китап белән эшләү.Үз фикереңне ана телендә әйтә белү.

(Тактага эленгән шигырьләр)

Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең

Кадерләре бер үк зурлыкта.

Һәммәсен дә хөрмәт итсә генә

Яшәр кеше һәрчак муллыкта!

Икмәк! Каршыбызда олуг,

Галиҗәнап икмәк.

Анда – шатлык, анда – бәхет,

Анда – илһам вә хикмәт.

Дәрес барышы

Укытучы. Кадерле кунаклар, кадерле укучылар!

Без бүген сезнең белән олы бәйрәмгә җыелдык. Ул –Татар халкында иң кадерле булган икмәккә багышлана.

1нче слайд.

Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре!

Менә ул безнең каршыбызда (укытучы кулына бер бөтен ипи ала). Олуг, бар нәрсәдән кадерле. Газиз әти-әни, туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз – Икмәк. Кунакчыл татар халкы кунакларны һәрвакыт ипи, тоз, якты йөз белән каршы ала. Сез дә безнең сыебыздан авыз итегез!

БЕР УКУЧЫ Укытучы кулыннан ипине алып, тотып такта янында.

“И түгәрәк ипи, икмәк, ипекәй, ашъяулыкта яткан ак кояш”- дип кунакларга икмәк бирә.

Без көн саен өстәлдә ипи күрергә гадәтләнгәнбез. Ипи булмаса, табынның яме калмый, аннан башка тамак туймый. Икмәк — бөтен ризыкларның да иң кирәклесе.

Без һәркөнне кибеттән икмәк сатып алабыз. Кибеткә килгәнче ул нинди юллар үтә? Искә төшерик әле.

1 укучы. Игенче җирне эшкәртә, йомшарта, чәчә, игенне тәрбияләп үстерә, урып ала, җилгәрә.

3-4 нче слайд.

Укытучы. Борын заманнарда җирне ничек эшкәрткәннәр соң? Без боларны презентациядән карап китик әле. Җирне нәрсә белән эшкәрткәннәр соң?

Таяк

Таш

Сука

Кәтмән

Чүкеч

Урак

Хәзер ничек эшкәртәләр?

6 нчы укучы. Тракторда җирне сукалыйлар, сөрәләр, тырмалыйлар, чәчкечтә чәчәләр. Чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр. Игеннәр өлгергәч, комбайнда урдыралар, суктыралар. Ашлыкны, машинага төяп, элеваторга озаталар. Аннан, тегермәндә тарттырып, он ясыйлар. Шул оннан ипи заводларында тәмле ипиләр әзерләп чыгаралар. Бодай оныннан – ак ипи, күмәч, арыш оныннан арыш ипи пешерәләр.

5-6 нчы слайд.

Ипине ничек пешерәләр?

Укытучы. Кайсыгыз өйдә ипи пешерү күренешен сөйләп бирә ала?

2 нче укучы. Икмәк пешерү — гаять мәшәкатьле һәм осталык таләп итә торган эш. Авылларда кайбер гаиләләрдә ипине әле дә үзләре пешерәләр. Ипи салган көн (ипи пешерүне ипи салу дип әйтү гадәткә кергән) өйдә үзенә күрә бәйрәм кебек була. Моңа әзерлек кичтән үк башлана. Әби яки әни бик әйбәтләп, пөхтә итеп кул-битләрен юа, әйтерсең лә операциягә әзерләнүче хирург. Ул әлеге эшкә керештеме, өйдәгеләр һәммәсе аңа буйсыналар, аның кушканнарын төгәл үтиләр. Башта күәс чиләгенә баш ясап куела, ягъни әче камыр әзерләнә. Аннан соң бик һәйбәтләп он иләнә. Он җылынгач, аны теге әче камыр өстенә, ягъни күәс чиләгенә салалар, тозын, башка тәмләт­кечләрен салып, бер төерчеге дә калмаслык итеп болгаталар. Күәс чиләген, һава кермәслек итеп каплап, чиста япма белән бәйләп куялар. Икмәк салучы әле моның белән генә канәгать­ләнми, төнлә торып, күәс чиләгенә колагын куеп, тыңлап-тыңлап ала. Камыры әйбәт кабарамы-юкмы, шуны тикшерә. Иртән иртүк торып, миченә ягып җибәрә. Монысы — үзе бер зур эш.

Укытучы. Дөрес, хәзер без мич якмыйбыз, газ плитәсендә генә пешерәбез. Мич ягу күренешен кайсыгыз сөйли ала? Дәү әниләренә кайткач, кемнең өйләрендә мич ягып икмәк пешерәләр?

3 нче укучы. Өйдәге ир-атлар ипи салу өчен утынның корысын, әйбәт яна торганын, күмерне күп төшерә торганын сайлыйлар. Кичтән өйгә кертеп, мичкә уңайлап тутырып куялар. Кирәк вакытта шырпы сызып, каен тузына ут төртеп җибәрерлек кенә булсын.

Мич була башлагач (ягъни мич кызып җитү дәрәҗәсенә якынлашкач), ипи салучы камырга он өсти-өсти бик әйбәтләп изә, ипиләрне әвәли, күмәч калайларына камырны сала, ипиләрне шунда тыгып куя. Күмәч калайларында камыр кабаргач, өстен майлыйлар да мичкә тыгалар. Мичнең аз гына күмере булырга тиеш. Балалар өчен кечкенә ипиләр салырга да онытмыйлар. Сумса, кабартма Һәм башка әйберләр дә пешерәләр.

Укытучы. Ярый, укучылар, тагын нинди өстәмәләр бар?

4 нче укучы. Ипи пешкән арада, өй тәртипкә китерелә, хәтта идәннәр дә сөртелеп алына. Өйдәгеләрнең кәефе шат, чөнки мичтә ипи пешә! Аның хуш исе бөтен өйгә тарала. Алай гына да түгел, әлеге өй турыннан узып баручыларның да борыннарына ипинең хуш исе керә.

Укытучы. Тагын нинди фикерләрегез бар?

5 нче укучы. Ниһаять, иң тантаналы вакыт җитә. Ипи салучы бу мизгелне бик борчылып көтә: ризыгы уңганмы, юкмы? Менә мич капкачы ачыла. Ипи уңган, йөзе килгән булса, хуҗа хатынның күзләре нурлана, йөзе куанычыннан алсуланып китә. Бу вакытта инде өстәлдә самавыр җырлап утыра. Яңа пешкән икмәкнең хуш исенә кушылып, чәйнең гаҗәеп затлы тәме бөтен өйгә тарала, һәммәсе дә өстәл янына тезелешеп утыралар. Беренче икмәкне гаилә башлыгы бик кадерләп кулына ала, бисмилласын әйтеп, сындыра-сындыра өлешләп бирә (мичтән генә чыккан кайнар ипине, гадәттә, кисмиләр). Һәммәсе икмәктән авыз итә, тәмләп-тәмләп чәй эчә. Шул рәвешле, ипи салган көн гаилә бәйрәменә әверелә.

Укытучы. Хәзерге вакытта Һәр өйдә дә шулай эшлиләрме? Сез ничек уйлыйсыз?

3 нче укучы. Икмәкне кибеттән генә алып керәләр. Әлбәттә, икмәкне кибеттән генә алып керү безне күп кенә гадәт-йолалардан мәхрүм итә. Икмәкне гадәти генә ризык дәрәҗәсенә төшерә. Ләкин икмәк пешерүчеләр үзләре бу изге эш белән горурланалар, аны яратып башкаралар.

7 нче слайд. (видео)

Укытучы. Укучылар икмәк турында тагын кемнәр сөйләргә тели?

6 нчы укучы. Шигъри юллар белән әйтеп китим әле.

Мичтән алып кайнар икмәк тоткач,

Бәхет иңә иде йөзенә.

“Шөкер, бу көннәрне күрдек!” – диеп,

Яшьләр тула иде күзенә.

“Икмәктән дә олы бер нәрсә юк,

Бел син, балам, аның кадерен”.

Изге васыяте бу әнкәемнең,

Калдырмыйсы иде хәтерен.

Әнкәемнең һәрбер әйткән сүзе

Ташка язар сүзләр икән бит.

“Бөек, кадерле икмәк!” – диеп,

Даһилар да башын игән бит.

Рамил. Әкият тә сөйләп китик әле. Акыл, Алтын, Бөртек турында.

Укытучы. Бик әйбәт, сөйлә.

Рамил. Бер көнне Алтын белән Бөртек бәхәсләшкәннәр.

Алтын.(үзен бик зурга куеп, башын күтәреп) Дөньяда миннәндә бай юк, иң кирәклесе мин,-дип, мактанырга тотынган.

Бөртек.(гаҗәпләнеп, башын аска иеп) Ничек инде, миннәндә кирәкле нәрсә, бу дөньяда юк.

Алтын. Менә нәрсә, башак дус, Минем белән ил санлаша. Илләр бер-берсе белән сату иткәндә, минем белән алыш -биреш ясыйлар. Иң байы, иң кирәклесе мин булам.

Бөртек. Кешеләргә күәт, көч бирүче мин. Һәр көн иртән аларның өстәлләрендә мин торам. Мин булмасам, аларның кәефләре китә, шулай булгач иң кирәклесе мин.

(Алтын белән Бөртек шулай озак әйткәләшкәннән соң, икесе бер фикергә киләләр)

Алтын. Әйдә, Акылдан сорыйбыз?

Бөртек. Ул безгә акыллы киңәш бирер, без чын дөресен белербез.

(Алтын белән Бөртек Акылга үзләренең ни өчен бәхәсләшүләрен сөйләп бирәләр)

Акыл. (Алтын янына килеп) Дөрес, син бай, син кирәкле, синең белән ил идәрә итеп була. Синең белән кешеләр санлашалар, ләкин Бөртектән башка яшәп булмый. Кулда алтын тотып кына тамак туйдырып булмый. Ач тамакка алтын күренми. Шулай булгач иң кирәклесе Бөртек була инде аның.

Укытучы. Әйе, чыннан да тау хәтле алтын өелеп торсын, әгәр бөртек булмаса, тамак тук булмаса, ул алтыннарның нигә кирәге бар. Мин синең фикерең белән килешәм.

Укытучы: Икмәк турында тагын нинди шигырьләр, әкиятләр беләсез? Ватан төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?

Нуруллина Ләйсән. Туган җир… Туган авыл… Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, туган ягызыбның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Без шул җирне туган җиребез-Ватаныбыз дибез.Якташ язучыбызның “Буа ягы — минем туган як” дип аталган шигырен сөйлисе килә.

Синдә — урман, синдә — басу, күлләр

Синдә кеше — эшчән, рухи пакь.

Кимемәсен шушы сыйфатларың,

Буа ягы — минем туган як.

Күкрәп үсә ашлык кырларында,

Кош-корт тулы урман, суларың

һәр бурычны төгәл үтәп чыга

Кызларың һәм эшчән улларың.

Әйдә атла шулай киләчәккә,

Юлың синең туры, юлың — ак.

һаман артсын күркәм сыйфатларын,

Буа ягы — безнең туган як!

Укытучы. Бик әйбәт, сез барыгызда шулай уйлыйсыздыр дип ошанам.

8 нче слайд.

Дәреслек белән эш. Китапта бирелгән Энҗе Мөэминованың “Икмәк” шигыре белән танышу.

Яшәү чыганагы -кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

һәр табынның тора түрендә.

Икмәк игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең;

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк.

Бу сүзләрдә -тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме -

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Укытучы. автор бу шигырендә нинди теманы күтәргән?

Бу шигырь нәрсә турында бара?

Шагыйрә нәрсә әйтергә теләгән?

Шигырьнең идиясе

Тормышның нигезе -Икмәк, ана, Ватан алар безнең яшәвебезнең мәгънәсе.

Икмәкне кадерләү ул икмәкне үстерүчегә дә кадер-хөрмәт. Ватаныбызда тынычлык булганда гына, икмәкне эшкәртә алабыз. Ирекле хезмәт булганда, без тырышып эшлибез. Эшне яратып эшләгәч кенә без бәхетле булабыз. Ата-ана, Ватан һәм икмәк алар яшәү чыганагы.

Автор нинди җөмләләр кулланган?

Гади җөмлә һәм кушма җөмләләр кулланган.

Тиңдәш кисәкләр, парлы сүзләр кулланган.

Өйгә эш бирү. Китапта бирелгән Энҗе Мөэминованың “Икмәк” шигырен яттан өйрәнеп килергә.

Укытучы. Укучылар, икмәк турында халкыбызның мәкаль-әйтемнәре дә бик күп. Әйдәгез, аларның кайберләрен тыңлап карыйк:

9 нчы слайд. 4 нче укучы. Икмәк – ил байлыгы.

Икмәк – бердәмлек.

Икмәк – ил терәге.

Икмәктә — хикмәт.

Икмәк – тереклек итмәк. Ил табыны икмәктән башлана.

5 нче укучы. Авызда икмәк – кулда көч.

Икмәкне зурлаган – гомерен җуймаган.

Икмәкне каккан авырту тапкан.

Бодай икмәге чәйгә, арыш икмәге – тәнгә.

Укытучы. Үзегез нинди мәкальләр беләсез?

1 нче укучы. Мәкәл әйтә.

Укытучы. Мин укыйм сез дәвам итегез.

Тук башак аска иелә,………….. .

Язның бер көне -………. .

Ашлаган җир аш бирә, ашламаган ………. .

Ни чәчсәң ………..

Кырдагы ашлык мал түгел,……… .

Җирне сөйгән…………. үлмәс.

Чәчкән җыяр, чәчмәгән…….. .

Җирең яхшы булса, амбары ……. тулыр.

Көз җир сөр, кыш…… сөр.

Бер көн алдан чәчсәң, бер атна…….. урырсың.

Иген чәчкәндә еласаң, сукканда……….. .

Укытучы сүзе. Мин һәркөн урман юлыннан җәяүли йөрим. Беркөн шулай эштән кайтканда, ял итә торган урында, өстәл өстендә ипи кисәкләре ята. Телемнәп киселгән ипине кемнәрдер ашаганнар, шунда ук сыр кисәкләре ята. Карыйм куак төбендә бер бөтен ипи ята. Шунда күңелемә бик авыр булып китте. Мин үз-үземә нинди ятсызлар ипи тикле ипине ташлап киткәннәр дип сөйләнеп алдым. Ипиләрне җыеп бер пакетка тутырып өйгә алып киттем, чебиләргә су белән җебетеп бирдем. Шунда уйлап куйдым: нинди кешеләр икән, хәзерге вакытта алар кая икән? Хәер, ул кешеләр кибеттән яңа ипи алып кайтып, тәмләп кенә ашап утыралардыр. Укучылар сезнең фикерегез, бу кешеләр дөрес эшләгәннәрме? Сездә шулай эшләр идегезме? Мин нишләргә тиеш идем?

1 нче укучы. Минем фикеремчә, бу урында күңел ачканнар. Ләкин, алар икмәкнең кадерен югалтканнар. Алар бик ялгыш эшләгәннәр, әгәрдә мин булсам алай эшләмәс идем.

Укытучы. Яхшы, син ничек уйлыйсың?(Икенче укучыга)

2 нче укучы. Икмәктән дә кадерле нәрсә дөньяда юк. Мин икмәкне кадерләр идем. Алай ташлап калдырмас идем.

Укытучы. Яхшы, син ничек уйлыйсың? (Икенче укучыга)

3 нче укучы. Гөлназ Шайхетдин кызы, сез, ипине алар кебек ташлап калдырмагансыз, күргәч алып дөрес куллангансыз. Миндә шулай эшләр идем. Икмәкне зурлаган – гомерен җуймаган- дип әйтә татар халкы.

Укытучы. Яхшы, син ничек уйлыйсың? (Икенче укучыга)

4 нче укучы. Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре! Шушы хисләрне тыя алмаган кеше генә шулай ташлап калдыра ала. Ипине хөрмәт итү безнең изге бурычыбыз.

Укытучы. Яхшы, син ничек уйлыйсың? (Һәр укучыга шундый сорау бирелә, Һәр укучының фикерен тыңлап кителә.)

10-14 нчы слайд. Йомгаклау.

Икмәк байлык, муллык билгесе. Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ел саен мул уңыш үстерә. Безнең туган җиребез дә мул уңыш бирә, әйдәгез әле, уйланыйк. Еллык норма — 1 Гектардан 25-30 цетнер, Буа районы былтыр, 1 гектардан 40 цетнер уңыш җыеп алып, алдынгылар рәтендә булды.

Җыелган икмәкнең кадерен беләбезме соң?

Һәр көнне өстәлебездә кабарып пешкән, алсу йөзле, беркайчан да туйдырмый, биздерми, ашаган сайн ашыйсы гына килеп торган икмәгебез була. Икмәк кибетендә ипи киштәләрендә икмәкнең нинди генә төрләре юк. Түгәрәге, үрелгәне,йөземлесе, мәклесе… саный китсәң бик күп алар.

Ә менә статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, һәр елны бөтен ил буенча 7млн. Тоннадан артык икмәк чүп чиләгенә салына. Күз алдына китерегез әле: күпме икмәк әрәм була, тырыш хезмәт юкка чыгарыла.

Укытучы. Кадерле укучылар, бүгенге дәрестә сезнең күңелләрегезгә изге бөртек салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер. Ә ул җимешләрнең исеме:

И – игелек,

М – мәрхәмәт,

А – акыл,

Н – намус,

төшенчәләрен берләштерә. Иманлы булыгыз, балалар!

Используемое оборудование: — (видео)

Краткое описание: — Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Дәреслек, китап белән эшләү.Үз фикереңне ана телендә әйтә белү.

Файлы: Местоимения.doc
Размер файла: 89600 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология