Автор конспекта:
Автор(ы): — Мукатдисова Энҗе Мөхәммәтһади кызы

Место работы, должность: — МОУ Новочутинская СОШ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — История

Цель урока: — Италия һәм Германиядә фашизм белән нацизмның барлыкка килүенең сәбәпләрен ачыклау. Фашистик һәм нацистик партияләрнең программдокументларына һәм тоталитар фашистик дәүләткә характеристика бирү

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 11

Используемые учебники и учебные пособия: —

Загладин Н.В. история России и мира в xx веке . 11 класс.- 2-е изд.- М.: " тид " Русское слово- РС", 2003. Алексашкин Л.Н. Новейшая история xx век: Учебник для 9 класса общеобразоват. учреждений.- М.: Мнемозина,2000..

Используемая методическая литература: —

Стрелова О.Ю. Уроки Новейшей истории:9и 11 классы — М.: Издательство "Экзамен", 2008.

Используемое оборудование: —

Карта "Көнбатыш Европа 1918-1924 елларда" А. Гитлер,Б. Муссолини портретлары. Терминнар язылган плакатлар, мультимедиа CD-ROM " От Кремля до Рейхстага" компьютер

Краткое описание: — бу дәрес 9 сыйныф укучылары өчен төзелгән. Яңа теманы өйрәнү дәресе. Дәрес башында укытучы уткән дәресләрдә алган белемнәрне актуалҗләштерү өстендә эш алып бара, укучылар сорауларга җавап лар бирәләр.укытучы укучылар белән бергә сәбәпләрне ачыклау өстендә эшли.тарихи шәхесләр турында укучылар чыгыш ясыйлар.Дәрестә дәреслек белән эш алып барыла. укытучы дәрестә компьютер кулланып укучыларга яңа теманы аңлата. Тубәндәге теманың бугенге көндә дә актуаль булуына басым ясала.

Дәреснең максаты: Италия һәм Германиядә фашизм белән нацизмның барлыкка килүенең сәбәпләрен ачыклау. Фашистик һәм нацистик партияләрнең программдокументларына һәм тоталитар фашистик дәүләткә характеристика бирү.

Җиһазлар: Карта “ Европа Көнбатыш 1918-1924 елларда” А. Гитлер, Б.Муссолини портретлары. Фашизм, нацизм, тоталитаризм,сүзләре язылган плакатлар.Дәреслек “ Иң яңа тарих “ параграф 10 78-83 б.б. параграф 12 . 92-101б.б.

Дәреснең барышы.

1. Яңа теманы өйрәнү.

Тема : Италия һәм Германиядә фашизм һәм нацизмның туу. Германиядә нацистларның хакимияткә килүе.

План : 1. Италиядә фашистлар хәрәкәте барлыкка килү.

2. Фашистларның хакимияткә килүе.

3. Германиядә наөизм туу.

4. Германиядә нацистларның хакимияткә килүе.

А. Нацизмның сәяси системасы урнашу.

Б. Икътисади һәм социаль сәясәт.

В. Идеология фронтында.

Даталар: 1919 ел март – “Фашио ди комбатименто” оешма барлыкка килә.

1919 ел көз ае – фашистларның кораллы отрядлары төзелә.

1921 ел – “ Милли фашистлар партиясе “ исемен ала

1922 ел 30 октябрь – Италиянең премьер-министры итеп Бенито Муссолини куела.

1919 ел – Бавария шәһәрендә “ Немец эшчеләр партиясе” барлыкка килә.

1921 ел – нацистлар партиясенең “штурм отрядлары “ СА төзелә.

1923 ел көз ае – “ Сыра путчы”

1933 ел 30 гыйнваре – Гитлер Германиянең рейхсканцлеры.

Сүзлек: фашизм – дәреслекнең 349 бите, нацизм – дәреслекнең 348 бите, тоталитаризм – дәреслекнең 349 бите.

Укытучы : Укучылар , яңа темага тукталып киткәнче , үткән дәресләрдә алган белемнәрегезгә таянып түбәндәге сорауларга җавап биреп карыйк әле.

Сораулар: 1 бөтендөнья сугышы елларында Италия нинди хәрби-сәяси блокка керә ?

Җавап: 1882 елда Өчлек союзына керә. 1 бөтендөнья сугышы башлангач Италия нейтраль дәүләткә әйләнә. 1915 елда Антанта ягында сугышка керә.

Сорау: Германия өчен 1 бөтендөнья сугышының нәтиҗәләре нинди була?

Җавап: Дәреслекнең 66 бите, өстән 1 җөмлә .

1918 елның 3 ноябрендә Германия сугыштан чыга, җиңелгән ил булып. 1919 елның 28 июнендә Германия белән союздаш державалар арасында килешү төзелә.

Укытучы : Ә хәзер күчәбез бүгенге дәрес темасына.

1 бөтендөнья сугышыннан соң Италиядә һәм Германиядә фашизм һәм нацизм барлыкка килә. Бу сәяси агымнарның барлыкка килүенә нәрсә этәргеч ясаган ?

Тактага язып куелган сәбәпләрне бер укучы укый.

Фашизм һәм нацизм барлыкка килүнең сәбәпләре :

1. 1 бөтендөнья сугышы Италия һәм Германиянең икътисадын бик нык какшата.

2. Эшчеләрнең хәрәкәте үсә бу илләрдә, профсоюзларның саны арта.

3. Сәяси партияләрнең барлыкка килүләре. Аларның төп лозунглары “ Милли ихтыяҗлар өчен көрәш”

Шулай итеп , барлык бу сәбәпләр Италия һәм Германиядә экстремистик оешмалар барлыкка килүгә китерә. Шундый оешмаларның берсе 1919 елның мартында барлыкка килә. “ Фашио ди комбатименто “ дип атала. Элекке фронтовиклар керә оешманың составына. Җитәкчесе Бенито Муссолини.

Бер укучы бу шәхес турында сөйләп китә.

Бенито Муссолини җитәкләгән фашистик оешманың программ документы төзелә. Бу программада төп нинди таләпләр куела?

Җавап : Дәреслекнең 79 бите , 2 кызыл юл. Укырга бер укучыга.

Сорау: Бу оешманың программ документы кемнәрнең мәнфәгатьләрен якларга тиеш була?

Җавап : Киң халык массаларының

Укытучы : 1919 елның көзендә фашистлар кораллы отрядлар төзи башлыйлар. Аларга фронтовик офицерлар , вак милекчелщр , студентлар керә.

Тактага языла : 1921 елда “ Фашио ди комбантименто “ оешмасы “Милли фашистлар партиясе “ итеп үзгәртелә.

1922 ел 30 октябрь – Бенито Муссолини Италиянең премьер-министры итеп куела. Нәтиҗәдә Италиядә тоталитар фашистик дәүләт системасы төзелә.

Сорау : Тоталитар фашистик дәүләткә нинди билгеләр хас була ?

Җавап : дәреслекнең 81 бите, 1 кызыл юл.

1919 елда Италия белән беррәттән Германиядә дә “ Немец эшчелщр партиясе» барлыкка килә. Бу хәл Бавариядә була. Партияне А. Гитлер җитәкли башлый. Аның белән якынрак танышып китик.

2 укучы доклад белән чыгыш ясый.

Башында А. Гитлер торган немец эшчеләр партиясе тиздән “ Милләтчел – социалистик эшчелщр партиясе “ итеп үзгәртелә.

Сорау : Бу партиянең программ документында төп нинди проблемалар күтәрелә?

Җавап : Дәреслекнең 82 бите , 2 кызыл юл, 3 җөмлә.

1921 елда нацистлар партиясенең хәрбиләштерелгән бүлекчәләре “ штурм отрядлары “СА төзелә башлый.

1923 елның көзендә А. Гитлер Мюнхен сыраханәләренең берсендә митинг оештыра, сыра бочкасы өстенә менеп басып ул Германиядә хөкүмәтнең бәреп төшерелүе һәм үзен диктатор дип игълан итә. “ Сыра путчы “ батырыла А. Гитлер кулга алына, төрмәгә ябыла . Төрмәдә ул үзенең “ Майн кампф”, “ Минем көрәшем” исемле китабын яза.

Һәм бары тик 1933 елның 30 гыйнварендә генә А. Гитлерның күптәнге хыялы тормышка аша, ул Германиянең рейхканцлеры итеп билгеләнә. Германиядә нацистлар хакимияткә килә.

Сорау: Нацистлар хакимияткә килгәннән соң Германиянең сәяси һәм икътисади үсеше нинди булган?

Бу сорауга җавапны дәреслектән мөстәкыйл рәвештә табып укыйсыз

Кызганычка каршы , бүгенге көндә нацизм һәм фашизм көннән – көн яшәрә бара. Моңа дәлил булып скинхедлар хәрәкәте тора.

Сорау : Кемнәр соң алар?

Җавап :

Бу хәрәкәткә керүче яшьләр милләтчелек идеяләрен күтәреп чыгалар. Шул максаттан чыгып эш гамәлләрен тормышка ашыралар. Берничә фактны китерәсе килә.

2006 елның җәй айларында бер төркем яшьләр тарафыннан Санкт-Петербургта тадҗик кызы Хөршидә Султанова үтерелә. Әтисе белән өйләренә кайтканда, ишек төбендә аларга һөҗүм оештыралар.

2006 елның 3нән 4 нче апрельгә каршы төндә мәскәү метросында скинхедлар тарафыннан НТВ каналының продюсеры Эльхан Мирзоев нык итеп кыйнала. Яшьләргә аның кавказ милләтеннән булуы һәм Россиядә яшәве охшамый.

2006 ел октябрь – скинхедлар Мәскәү районында йөрүче электричкадан 2 тадңик кешесен кыйнап ыргытып калдыралар. Аларга бу кешеләрнең милләте охшамый.

2006 ел яз ае Санкт – петербургта ЮАР граңданины МГУ студенты тарафыннан кара тшнле булуы өчен үтерелә.

Йомгак ясау: мондый эш-гамәлләрдән читтә торыгыз

2. Үткән теманы ныгыту.

Сорауларга җавап бирү.

1. Фашизм һәм нацизмның барлыкка килү сәбәпләрен атагыз.

2. 1919 елда Италиядә барлыкка килгән фашистик оешманы атагыз.

3. Милләтчел-социалистик немец эшчеләр партиясен кем җитәкләгән ?

3. Өй эше: 10. 78-83 б.б. 12. 92-101 б.б.

1укучы – карточка №1

2 укучы – дәреслекнең 96 бите, пункт №1.

3 укучы – дәреслекнең 97 бите , пункт №2

4 укучы — дәреслекнең 98 бите, пунккт № 3

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология