Автор конспекта:
Автор(ы): — Халиуллина Рушания Габдуллазяновна

Место работы, должность: — Алькеевский район,с. Старые Салманы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Информатика и ИКТ
Предмет(ы): — Математика

Цель урока: — 1.Белем бирү максаты: укучыларны “күплек”, “күплек элементы”, ”аскүплек” төшенчәсе белән таныштыру; 2.Үстерү максаты:күплектән аскүплекне аерып күрсәтергә,күплек элементларының санын әйтә белергә ,элементның бирелгән күплеккә керү-кермәвен күрсәтә белергә өйрәтү.Сөйләм телен, фикерләләү сәләтен үстерү 3.Тәрбияви максат:игътибарлылыкны арттыру, әйләнә-тирәгә миһербанлылык тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 8

Используемые учебники и учебные пособия: — 1.”Уеннарда һәммәсьәләләрдә информатика” ,Горячев А.В.,
Горина К.И., Суворова Н.И. (дәреслек 2 өлештән ,2нче кисәк.-М.:Баласс,2008.

Используемое оборудование: —

Компьютер,проектор

Используемые ЦОР: — http://images.yandex.ru
http:// zelina14.ucoz.ru

Краткое описание: — Әлеге дәрес “Күплекләр” бүлегендә беренче булып тора. Дәрестә укучылар “Күплекләр” темасы буенча теоретик белемнәр генә түгел, ПК ны куллану күнекмәсен дә алалар. Тема ИКТ кулланылмаган шартларда укучыларда кызыксынучанлык тудырмый,дәреснең эффектын киметә. Дәрес укучыларның фронталь,индивидуаль кебек төрле танып-белү эшчәнлеге белән алып барыла.Укучыларга бирелә торган карточкалар катлаулылыклары белән аерылып торалар. Дәрестә информацияне сайлап алу һәм анализлау формалаша.Өйрәнелә торган темада белем баштан ук укытучы тарафыннан түгел,ә әңгәмә нәтиҗәсендә формалаша. Дәрес буена укучыларның алган белемнәренә арадаш контроль ясала.Дәрестә укучыларга билге куелмый,чөнки бу дәрес “Күплекләр” бүлегендә беренче булып, яңа тема аңлату дәресе булып тора.Укучылар бу темадагы төшенчәләр белән танышырга,фикерләргә һәм уйларга тиешләр. Дәрестә информацион технология киң кулланыла. Укыту инструменты буларак,информацион технология берничә сыйфатка ия:өйрәнелә торган күренешләрне визуальләштерү,техника белән тәэмин ителеш,ачык тәрбияви ситуация төзү. Дәреснең күп өлеше ИКТ ны актив куллану белән үтә.Дәрестә сәламәтлекне саклау технологияләренә дә:физминут һәм күзләр өчен гинастикага урын бирелә;эшчәнлек төре алмашына . Дәрес структурасы һәм формасы алда куелган макстларга яраклы,уку программасы эчтәлегенә туры килә.

Дәрес темасы “Күплек.Күплек элементы.Аскүплек.”
Дәрес максатлары:
1.Белем бирү максаты:укучыларны “күплек”, “күплек элементы”, ”аскүплек” төшенчәсе белән таныштыру;
2.Үстерү максаты:күплектән аскүплекне аерып күрсәтергә,күплек элементларының санын әйтә белергә ,элементның бирелгән күплеккә керү-кермәвен күрсәтә белергә өйрәтү.Сөйләм телен, фикерләләү сәләтен үстерү
3.Тәрбияви максат:игътибарлылыкны арттыру, әйләнә-тирәгә миһербанлылык тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Дәрес төре:әңгәмә.
Дәрес методлары:
1.Традицион: әңгәмә,күрсәтмәлелек.
2.Проблемалы-үстерелешле укытуметодлары:диалогик,бинар):информацон башкарулы,аңлатмалы репродуктив.
3.Укыту методлары:информацион хәбәр итүле.
4.Уку методлары:башкарулы,репродуктив.
Җиһазлау: дәрес кирәк-яраклары, һәр укучы алдында компьютер, мультимедиалы проектор,карточкалар,эшче дәфтәр,таяну коспекты.
Программа белән тәэмин ителеш:Power-Point программалау тирәлеге (презентацияле слайдлар).
Дәрес планы
1.Оештыру өлеше-2минут
2.Яңа теманы өйрәнү-15 минут
3.Физкультминут-1минут
4.Алынган белемнәрне ныгыту-20 минут
5.Күзләр өчен гимнастика-1 минут
6.Компьютерда практик эш-3минут
7Дәрескә йомгак-2 минут
8.Өй эше бирү-1 минут
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
Эш урынын тикшерү.
Эшкә көйләү.
Бүген безне укучылар,Сезнең белән бик кызыклы эшләр көтә.Игътибарлы булыгыз,минем сорауларга кул күтәтеп җавап бирегез.Мин Сездән тулы җавапларкөтәм.Иптәшләрегезнең дә җавапларына игътибарлы булыгыз.
1.Кереш әңгәмә.
Укытучы
-Укучылар,Сез төрле объектларның классларын аерып күрсәтергә өйрәндегез,объектларны тасвирлый беләсез.Объектларны тасвирлау нәрсәдән башлана инде?
Укучы
-Билгеле бер объектның кайсы класска керүеннән.
Укытучы
-Ә ничек ачыкларга объектның бирелгән класска керүен?
Укучы
-Объектларның гомуми үзлекләре, билгеләребуенча.
Укытучы
-Укучылар ,математикада бертөрле объектлар төркеме өчен, башка төшенчә бар.Ул күплек дип атала.Сез ничек уйлыйсыз,ул нинди сүздән килеп чыккан?
Укучы
-“ Күп” сүзеннән.
Укытучы
-Бу ничә-күпме? 1,2,3…. Без төгәл генә әйтә алмыйбыз.
II.Яңа теманы өйрәнү.”Күплек”,”күплек элементы”,”аскүплек” төшенчәләре”.
Укытучы
-Менә монда берничә объект сурәтләнгән. Ягез укучылар,аларнытөркемгә бүлик әле?! (слайд3 күрсәтелә)
-Ничә төркем барлыкка килде инде?
Укучы
2(слайд4 күрсәтелә).
Укытучы
-Математикада моны ике күплек барлыкка килде дип әйтәләр. Хәзер без аларны ничек атарбыз?!
Укучы
-савыт–сабалар күплеге,уенчыклар күплеге
Укытучы
-Әйдәгез әле,Савыт-сабалар күплеген карыйк.(слайд5 күрсәтелә).Бу күплеккә нинди объектлар кергән?
Укучы
- Чашка,вилка,стакан,тарелка.
Укытучы
-объектлар ничә?
Укучы
4
Укытучы
-Бу объектларны түбәндәгечә тамгалыйбыз:объектларны атап,4 нокта куябыз.(слайд6 күрсәтелә)
Укытучы
-Ничә объект куйдык?
Укучы
4.
Укытучы
Аларның бер күплекне тәшкил итүен ничек тамгаларбыз?
Укучы
-Әйләндереп алырбыз.
Укытучы
-Димәк, укучылар ,безнең Савыт-сабалар күплеге барлыкка килде.Бу күплеккә 4 объект керде.Аларны күплекнең элементлары дип атыйлар.Безнең күплектә ничә элемент бар?
Укучы
4.
Укытучы
-Түбәндәгечә әйтергә мөмкин: Савыт-сабалар күплегендә 4 элементбар.
Күплекләр бик күп төрле булырга мөмкин: сыйныфтагы укучылар күплеге, китаптагы битләр күплеге, ,күктәге йолдызлар күплеге, агачтагы яфраклар күплеге һ.б.(слайд 7 күрсәтелә)
Элементлар саны шулай ук төрле була.Күплек модельләре күрсәтелә.(слайд8).Һәр күплектә ничә элемент?
Укучы
7,1,3
Укытучы
-Укучылар,уйлагыз әле,бу күплекләргә нинди элементлар керергә мөмкин? Мәсьәлән,беренче күплектә 7 элемент.Бу бер атнадагы көннәр күплеге, я булмаса каптагы карандашлар саны булырга мөмкин.
(Укучылар үзләренең мисалларын әйтәләр).
III.Белемне ныгыту.
I.Күплек элементынкүрсәтү .
Ягез,укучылар, Сезнең белән “Күплекләр” утравына сәяхәт итик.
(слайд9 күрсәтелә).
Укытучы
-Рәсемне игътибар белән карагыз әле,укучылар!Ни өчен бишпочмакта дүрт элемент сурәтләнгән?Ул кайсы күплек утравы?Калган фигураларның эченә ничә элемент урнаштырырбыз икән?
Укучы
-Бишпочмак утравында –болытлар күплеге.(4 болыт-4 элемент-4 нокта). өчпочмакта-кошлар күплеге. Алар икәү.Түгәрәктә-атлар күплеге:анда 1 элемент куябыз,чөнки ат бер генә;,турыпочмаклыкта-агачлар күплеге,алар бишәү; ромбта күбәләкләр күплеге.Алар өчәү.
Укытучы
-Кешеләр күплегенә ничә элемент булыр? Бу күплек турында нәрсә әйтербез?!
Укучы
-бу күплектә элементлар юк.
Укытучы
-Бу вакытта укучылар,кешеләр күплеге буш дип әйтәбез.Чөнки аңа керүче элемент юк рәсемдә.
Нәтиҗә чыгарабыз:димәк,күплеккә керүче элементлар күп һәм бер дә булмаска мөмкин.Саннар арасында авырлыкны,озынлыкны,күләмнең булмаганлыгын күрсәтүче сан — 0 бар.
Физкультминут.(10 нчы слайд күрсәтелә)
Кара каргалар килде (очу хәрәкәтләре белән),
Түбәдән тамчы тама (бармак очлары белән парта өстенә чиртәләр).
Көндез көн җылы була (кулларын чайкыйлар),
Суыта кичкә таба(чүгәлиләр).
Тамчылар бии тып та тып (бармакларны парта өстендә” биетәләр”),
Тамчылар сикерәләр (урыннарында сикерәләр),
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр (кул чабу хәрәкәте белән).
Укытучы
-Ягез, укучылар ,түбәндәге биремне үтик әле?!
2нче бирем.
2.Карточкалар белән эш.Күплекләрне ачыкларга.Күплеккә ничә элемент кергәнен әйтергә. (слайд11,12,13,14,15 күрсәтелә).
3.Күплекләр пирамидасын төзү.
Укытучы
-Сезнең белән күплек пирамидасын төзибез.Иң аскы катта иң зур ,”иң калын”күплек ятачак.Аңарда 12 элемент булачак.Әөске катта –бер элементлы күплек,чормада-буш күплек булачак.Мин күплекне атыйм,әсез анда ничә элемент булганын ачыклап языгыз.Җавапларыгызны нигезләгез.
((слайд16 күрсәтелә),укучыларның дөрес җавапларыннан пирамиданың һәр каты тутырыла.0гә бүленүче саннар күплеге соравын биргәч,укытучы саннарны 0 гә бүлергә ярамаганлыгын искәртеп үтә)
Aскүплек” төшенчәсен аңлату.
3нче бирем.
Укытучы
-Хәзер ,без сезнең белән укучылар “Утрауда-ил,ә илдә -шәһәр” буйлап сәяхәт итәрбез. Күплектә түбәндәге элементлар бирелгән: укучы,врач,милиционер,футболчы,волейболчы,чаңгычы.(17нче слайд күрсәтелә) Бирелгән күплекләрне атагыз.
Укучы
-1нче күплек-кешеләркүплеге,2нчекүплек-.спортчылар күплеге,3нчекүплек-чаңгычылар күплеге.
Укытучы
-Безнең утрау нинди формада?Монда хайваннарны кертергә мөмкинме?
Ә үсемлекләрне?!
Укучы
-Утрау-турыпочмаклык формасында.Үсемлек,хайваннар бу утрауның элементлары булып тормый.
Укытучы
-Утрауда ничә ил урнашкан?Һәм нинди фигура белән тамгаланган?Анда кайсы күплек элементлары яши?!
Укучы
-Анда бары бер генә ил урнашкан.Анда спортчылар гына яши.

Укытучы
-Спортчылар илендә ничә шәһәр урнашкан?Ул ничек тамгаланган? Аңа кайсы күплек элементлары керә?
Укучы
-Илдә бары бер шәһәр тасвирланган.Анда чаңгычылар яши.
Укытучы
-Ни өчен чаңгычылар ике күплеккә дә керә?
Укучы
-Чаңгычы-спортчының бер төре.
Укытучы
-Исемлектә ничә элемент язылган?
Укучы
6
Укытучы
-Хәзер аларның6 сын да утрауга язып куеп булмый:кайсын илгә,кайсын шәһәргә кертәбез?Исемлекне бергәләп тикшереп чыгабыз: (слайд18 күрсәтелә)Футболчыны әйләнә кырые,ягъни квадрат эченә кертәбез.Ни өчен?
Укучы
-спортчылар илендә яши,чаңгычылар шәһәрендә яшәми.
-Укучыны кая кертәбез?!
Укучы Квадрат тышына,турыпочмаклыкка кертәбез.Ул кешеләр утравына керә,ләкин спортчылар иленә түгел.
Укытучы
-Чаңгычыны кая кертәбез?
Укучы
Түгәрәк эченә кертәбез ,ул чаңгычыларшәһәрендә яши.
Укытучы
-Милиционер һәм врачны кая кертәбез?
Укучы
-Квадрат тышына.
Укытучы
-Укучылар,иң зур күплекне атагыз әле?!… Кешеләр күплеге элементларын әйтеп чыгыгыз?!
Укучы
- Кешеләр күплеге,турыпочмаклык формасында.Аңа исемлектәге барлык элементлар кергән.
Укытучы
-Димәк,күплекнең берникадәр элементы аскүплек (утраудагы илне) барлыкка китерергә мөмкин.Ә аскүплек элементы шулай ук аскүплек (илдәге шәһәрне) барлыкка китерергә мөмкин.Безнең мисалда иң зур күплек-Кешеләр күплеге.Аңа укучы,врач,милиционер һәм Спортчылар аскүплеге керде.Ә Спортчылар күплегенә үз чиратында Чаңгычылар аскүплеге керде.
Күзләр өчен гимнастика. (19 нчы слайд күрсәтелә)

III.Практик эш .1) (20 нче слайд күрсәтелә)”Бирелгән күплекләрнең төсләрен турыпочмаклыкларга дөрес итеп тутырырга.”Агызып буяу”( залив-ка)төймәсеннән файдаланып.
2).Күплек элементларын тиешле урынга тартып кертергә.((21-слайд күрсәтелә,22-слайдта күрсәтү төймәсенә басмыйча гына укучылар эшли.)Нәтиҗәдә ,дөреслекне тикшерү максатыннан,23 нче слайд күрсәтелә).
IV.Дәрескә йомгак.
-Укучылар,Сез бүген күплек,аскүплекнең нәрсә икәнен белдегез.Күплектә ничә элемент булырга мөмкин инде?
Укучы
-Теләсә ничә.
Укытучы
-Башка күплек эченә керүче күплек ничек атала?
Укучы
-Аскүплек.
V.Өй эше.
Эшче-дәфтәрдән:
Бирем2.(таблицага күплек исемен язырга,элемент санын билгеләргә)
Бирем7.Әйләнәне буярга.
Бирем8. Таблицага төшеп калган күплек исемен язырга.

Файлы: ОТК урок.ppt
Размер файла: 5027328 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология