Автор конспекта:
Автор(ы): — Нугманова Фирдавес Анваровна

Место работы, должность: — РТ, Ютазинский муниципальный район, МБОУ «Каракашлинская ООШ», учитель географии

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — География

Цель урока: —

Укучыларга Көньяк Америка халкы барлыкка килү турында мәгълүмат бирү, аның тарихы белән таныштыру, борынгы цивилизацияләр, дәү-

ләтләр һәм Көньяк Американың хәзерге халкы белән таныштыру.Бер илгә комплекслы характеристика бирү барышында характеристика

бирү күнекмәләрен ныгыту.Табигый зоналар буенча үткәннәрне кабатлау; номенклатура белүнетикшерү ; сүзлек запасын баету.

География фәне белән кызыксыну хисен үстерү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Используемые учебники и учебные пособия: —

Коринская. География материков и океанов.

Используемое оборудование: —

Библиотека электронных наглядных пособий. География 6-10, карты Южной Америки, к/карты, энциклопедия "Народы и страны"

Краткое описание: — Тәбигый зоналарны кабатлауга һәм К.Америка халкы һәм иләрен өйрәнүгә багышланган катнаш дәрес. Балалар яратып башкара торган эш төрләре кулланыла. Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш алымнары дәрестә күп баланың белемен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Дәрес барышы:

1.Белемнәрне тигезләү.

Укучылар төркемләп утыралар. Дәреснең темасы һәм эш ысуллары аңлатыла.

  • Укучылар , Көньяк Америка турында алган белемнәрне ныгыту һәм үстерүне дәвам итәбез. Табигый зоналар буенча минем сезгә берничә соравым булыр. Җавап биргәндә атласлардан файдаланырга мөмкин.

1. Көньяк Америкада нинди табигый зоналар барлыгын искә төшерик әле .

( Җаваплар тыңлана : а) дымлы экваториальурманнар зонасы- сельва;

б) саванналар- льянос һәм кампос ;

в) далалар – пампа ;

г) чүлләр һәм ярымчүлләр ;

д) биек поясы – Анд таулары

2.Узган дәрестә һәр төркем үзенең бер укучысын материкның үзәгендә урнашкан саваннага (кампос) һәм Патагония далаларына корреспондент итеп җибәрергә тиеш иде . Кемнәр икән бу бәхетлеләр ?

Укучыларның чыгышларын тыңлау .

3. Ә хәзер кайберләрегез үзләре генә , калганнарыбыз бергәләп баш ватып алыйк әле .

Берничә укучыга биремнәр язылган карточкалар бирелә , калганнар тактага эленгән кроссвордны төркемнәрдә чишә.

4.Сезгә тагын бер соравым калды : Анд тауларында биеклек пояслары алышыну турында әйтеп бирсәгез иде .

Укучылар рәсемнән файдаланып җавап бирәләр .

5.Номенклатура буенча эш . (Контурлы карталар таратыла)

2. Актуальләштерү.

Тарих буенча искә төшерик әле :

  • Американы кем ачкан ? (Христофор Колумб)
  • Бу материк кем исемен йөртә ? (Америго Веспуччи)
  • Америка материгы кайчан ачылган ? (ХYIгасыр , 1532 нче ел)

3. Яңа тема өстендә эш. Карталар, Атлас мира (География.народы и страны), диск кулланыла.

  • Көньяк Америкага кешеләр Төньяк Америкадан керәләр, ә анда Беринг бугазы аша Азиядән . Көньяк Америка халыклары ау белән , балык тоту ,тамыр җыю белән шөгыльләнә . Аларның инде 7 мең ел элек үз культуралары була . Безнең эраның беренче гасырында борынгы дәүләтләр Мочика һәм Ткауанако барлыкка килә . ХY-XYIгасырларда инклар империясе барлыкка килә . Монда иң күп санлы халык — кечуа яши (Боливия, Чили, Аргентина, Перу, Эквадор территориясендә). Башкаласы Кускода берничә этажлы йортлар була. Иң биеге – Кояш храмы – алтыннан ясалган. Бакчасында – алтын сыннар . Инкларда медицина, математика буенча зур үсеш күзәтелә, үз әдәбиятлары, музыкалары, хәтта язулары була. Тауларда террасалар ясала, анда маис, бәрәңге үстерәләр, лама үрчетәләр. Инклар цивилизациясе 1532 нче елда испанлылар басып алгач юкка чыга. Хәзерге вакытта Көньяк Америкада 250 млн ке-ше яши. Материкта 3 төрле раса кешесе катнашкан : европеид, монголоид, негроид.

Европа+негр = мулат

Европа +индеец= метис

Негр + индеец= самбо

Монда испан, португал, француз телләре киң таралган . Ә бу телләр роман тел-ләре семьялыгына керә, нигезендә латин теле ята. Шуңа күрә дә бу илләр Латин Америкасы илләре дип атала.( Кариб регионы, Мексика )

— 5 минутлык видеофильм карау.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

— Ә хәзер региондагы күп илләр арасыннан Аргентинага характеристика биреп карыйк. Дәфтәрләрне алыгыз, характеристика бирү планын искә төшерик.

Аргентина , латин теленнән тәрҗемә иткәндә , “Көмеш” дигәнне аңлата.

1) Карталарны алабыз .Кайсы карталардан файдаланабыз?

  • Политик , физик , табигый зоналар , климатик карталардан.

2) Материкның кайсы өлешендә урнашкан? ( Көньяк )

3) Рельефы ( түбәнлек . яссытаулык)

4) Туфрагы У — уңдырышлы туфрак

Ск — саванна ( кампос)

П – дала ( пампа)

5) Климаты Т – тропик t- 0 +8

С/Т – субтропик

У – урта t- +16 +24

6) Парана , Мар-Чимато

7) Халкы — 31,5 млн Аргентинецлар – Испания, Италия Һәм Үзәк Европадан чыгу-чылар , индеецлар юк.

8) Мәйданы . S =2,8 млн км2

9) Дәүләт теле – испан теле Халыкның тыгызлыгы =100 кеше/км2

6 Йомгаклау.

Өй эше : 45-47 нче параграфларны укырга, картага илләрне төшерергә, сорауларга җавап табарга.

Файлы: Көн.Америка халкы һәм илләре.doc
Размер файла: 48128 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология