Автор конспекта:
Автор(ы): — Ярхамова Минзиля Василовна

Место работы, должность: — Бурундуковская сош, учитель биологии

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Биология

Цель урока: — Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату. Төп төшенчәләргә аңлатма бирү. Кан әйләнеше органнарының төзелеше турында белемнәрне ныгыту.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 4

Используемая методическая литература: — 1. Д.В. Колесов, Р.Д. Маш, И.Н.Беляев “Биология. Человек” Тематическое и поурочноепланирование к учебнику. -М.: Дрофа, 2008
2. Уроки биологии Кирилла и Мефодия. “Человек и его здоровье”, 8 класс

Используемое оборудование: —

таблица, карточкалар, дәреслек

Краткое описание: — йөрәкнең уң ягына кислородка ярлы веноз кан килә. Уң карынчык, кыскарып канны үпкә артериясенә, этеп чыгара, шуннан ике тармакка аерылган үпкә артериясе буйлап кан үпкәләргә юнәлә. Үпкәләрдә алар тагын да ваграк артерияләргә тармакланып, күп санлылы үпкә куыкчыкларын чолгап алган капиллярлар хасил итәләр, капиллярлар 2нче башыннан веналарга тоташа, ә веналар йөрәккә килә. Шулай итеп, укучылар, кан әйлнеше хасил була.

Тема: Кан әйләнеше органнары. Кан әйләнешетүгәрәкләре.
Биология 8 класс
Әдәбият:
1. Д.В. Колесов, Р.Д. Маш, И.Н.Беляев “Биология. Человек” Тематическое и поурочноепланирование к учебнику. -М.: Дрофа, 2008
2. Уроки биологии Кирилла и Мефодия. “Человек и его здоровье”, 8 класс

Максат: Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату.
Төп төшенчәләргә аңлатма бирү.
Кан әйләнеше органнарының төзелеше турында белемнәрне ныгыту.
Метод: өлешчә — эзләнү.
Җиһаз: таблица, карточкалар, дәреслек.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1. Кан әйләнеше органнарын санап чык? (йөрәк, кан тамырлары)
2. Йөрәк ничә өлештән тора? (2 – сул, уң).
3. Кешенең йөрәге ничә камералы? (4).
4. Кан тамырларына характеристика бирергә? Артерия, вена, капилляр…
5. Таблица буенча: Укучылар йөрәкнең уң яртысында нинди кан? (веноз)
II. Яңа тема:
Әйе, йөрәкнең уң ягына кислородка ярлывеноз кан килә. Уң карынчык, кыскарып канны үпкә артериясенә, этеп чыгара, шуннан ике тармакка аерылган үпкә артериясе буйлап кан үпкәләргә юнәлә. Үпкәләрдә алар тагын да ваграк артерияләргә тармакланып, күп санлылы үпкә куыкчыкларын чолгап алган капиллярлар хасил итәләр, капиллярлар 2нче башыннан веналарга тоташа, ә веналар йөрәккә килә. Шулай итеп, укучылар, кан әйлнеше хасил була.
Безнең бүген сезнең белән өйрәнәсе тема, нәкъ шулай атала.
Дәфтәргә теманы язабыз: Числоны поляга: Тема: Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре.
Безнең максат: Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләренең үткән юлын, кайдан башланып кайда бетүен, канның составы ничек үзгәрүен һәм организм өчен әһәмияте нинди икәнен карап китәбез.
Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре дидек, шулай булгач, организмда кан әйләнешенеңничә түгәрәге бар? (2).
Искә төшерик әле, укучылар, алдагы елда үткән биологияне. Хайваннарның кан әйләнеше. Балыклар кан әйләнешенең ничә түгәрәге бар? (1). Бакалардан башлап кан әйләнешенең төзелеше катлаулана, 2 түгәрәк барлыкка килә (зур һәм кечкенә түгәрәкләр). Кешедә дә ике түгәрәк.
Кечкенә түгәрәкуң карынчык кыскарудан башланып китә, веноз кан үпкә куыкчыкларына кереп, үзендәге углекислий газны үпкә куыкчыгына биреп, андагы кислородны үзенә кушып артериаль канга әйләнә. Аннары кан веналарга җыела һәм сул йөрәкалдына килә. Димәк, кечкенә тәгәрәкнең юлын характерлап китик:канның уң карынчыктан башлап үпкә артеррияләре, капиллярлары һәм веналары аркылы сул йөрәкалдына кадәр үткән юлы үпкә кан әйләнеше яки кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге дип атала.
— Сул йөрәкалды кыскарып кан сул карынчыкка канны этеп чыгара.
Сул карынчык кыскарып, артериаль канны аортага – кешенең иң эре артериясенә этеп чыгара. Аннан бөтен органнарга китә, үзендәге кислородны органнарга, күзәнәкләргә бирә, алардагы эшчәнлек продукты булган углекислый газны үзенә куша, веноз канга әйләнә, уң йөрәкалдына әйләнеп кайта.
Өске күп канлы вена, аскы күп канлы вена.
Ярым айсыман клапаннар – канның бер генә юнәлештә хәрәкәтен тәэмин итә. Нәтиҗә: Канның сул карынчыктан башлап бөтен органнар аша әйләнеп уң йөрәкалдына кадәр үткән юлы – канәйләнешенең зур түгәрәге дип атала.
— Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре булуының нинди әһәмияте бар? – Организмны О2 белән тәэмин итә, СО2 газдан арындыра.
— Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге аша үткәндә кан ничек үзгәрә? – веноз кан → артериаль кан.
— Кан әйләнешенең зур түгәрәге аша үткәндә кан ничек үзгәрә? – артериаль кан → веноз кан.
III.Йомгаклау.

Кан әйләнеше түгәрәкләре
Кан әйләнешен барлыкка китергән органнар
Канның төсе, составы
1. кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге
Уң карынчык → үпкә артериясе → үпкә капиллярлары → сул йөрәкалды
куе кызыл веноз кан → сыек кызыл артериаль кан
2. канәйләнешенең зур түгәрәге
Сул карынчык → аорта → органнар → уң йөрәкалды
сыек кызыл артериаль кан → куе кызыл веноз кан

IV. Өйгә эш. § 21

Файлы: Кан әйләнеше түгәрәкләре.doc
Размер файла: 37888 байт.

Рубрики: Биология Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология