Автор конспекта:
Автор(ы): — Шафикова Гузалия Рахимшовна

Место работы, должность: — Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя Российской Федерации А.Н. Епанешникова» Елабужского муниципального района Республики Татарстан, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

изучение и закрепление новых знаний, развитие речи.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Краткое описание: — Казан шәһәренең Тимер юл вокзалы, Казан метросы турында сөйләм үстерү дәресе.

Тема: Казан шәһәренең капкасы”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе.

Максат: “Казан метросы” текстын сөйләмдә активлаштыру;

“Казан шәһәренең капкасы” тексты өстендә эш;

милләтара дуслык хисе тәрбияләү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: кроссворд, Казан шәһәре турында слайдлар, музыкаль үзәк.

Дәрес барышы:

1)Оештыру өлеше:

-Укытучы- Исәнмесез, укучылар!

-укучылар- Исәнмесез, хәерле көн!

Һәммәбезгә- сезгә, безгә,

Сәламәтлек һәм иминлек

Булсын һәрчак илебездә!

2)Дежур укучы белән әңгәмә:

-Сыйныфта кем дежур?

-сыйныфта мин дежур.

-сыйныфта кемнәр юк?

-сыйныфта барысы да бар.

-урамда кайсы ел фасылы?

-урамда көз.

-бүген ничәнче число?

-бүген унсигезенче ноябрь.

-атнаның кайсы көне?

-бүген пәнҗешәмбе.

-сез дәрескә әзерме?

-әйе, без дәрескә әзер.

2) Өй эшен тикшерү:

-Укытучы- өйгә нинди эш бирелгән иде?

-укучылар-Казан метросы турында сөйләргә бирелгән иде.

-укытучы – укучысорауларга җаваплар бирү тәртибендә өй эше тикшерү:

— Казанда нәрсә бар?

— Казанда метро бар.

— Метрода нәрсәләр йөри?

-Метрода поездлар йөри.

-Казанда метроның беренче линиясе кайчан төзелде?

-Казанда метроның беренче линиясе 2005 нче елда төзелде.

— Кремльстанциясе кайда урнашкан?

— Бауман урамының башында урнашкан.

— Тукай мәйданы станциясе кайда урнашкан?

— Балалар дөнясы кибете каршында урнашкан.

Укытучы: Яхшы укучылар, текстны ныгытып, метро турында слайдлар карап алыйк.

(Казан метросы күренешләрен слайдтан карау)

3) Белемнәрне актуальләштерү:

-Укытучы- тактада язылган сүзләрнең әйтелешен искә төшерик, транскрипциядә күрсәтик:

-кайбер — некоторый – кайбер шәһәрләрдә метро бар

-башкала – столица– Татарстанның башкаласы Казан

-беренче – первый – 2005 нче елда метроның беренче линиясе төзелде.

-каршысында – напротив – Тукай мәйданы станциясе Балалар дөньясы кибете каршысында урнашкан.

-якынча – примерно – станцияләр арасы якынча 1500 метр.

(укучылар сүзләрне транскрипциядә чыгып язалар, сүзләрнең тәрҗемәләрен әйтәләр, шушы сүзләр белән җәмләләр төзеп әйтәләр)

4) Ситуатив биремнәр өстендә эш:

Укытучы: — Олег, спроси у Рената, в Казани есть метро?

— Ренат , спроси у Регины, где ходят поезда?

— Регина, спроси у Насти, в каком году построена построена первая линия метро?

— Настя спроси у Лены, сколько поездов ходят между станциями?

— Лена, спроси у Кати, ездила ли она в метро?

Укытучы: Хәзер кроссворд чишәбез, сорауларны тыңлагыз:

— Татарстанның башкаласының исеме ничек?

— Казан шәһәрендә кайсы урамны җәяүлеләр урамы диләр?

— Метрода нинди транспорт төре йөри?

— Бауман урамының башында нинди станция урнашкан?

— Казан метросында ничә поезд йөри?

( укучыларның җаваплары тыңлана,1 нче вертикальбаганада капка сүзе килеп чыкты)

5) Физкультминутка үткәрелә:

Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына

Агачлар үсә, үсә.

Укытучы: 1 нче вертикаль баганада килеп чыккан сүзне укыйбыз .(капка)Нәрсә соң ул капка ,тактага карыйбыз, бүгенге дәрес өчен кирәкле сүзләр язылган:

— капка – ворота (капка нәрсәгә кирәк , бу очракта капка ролендә нәрсә — шул турыда әңгәмә)

— төп бина- главное здание

— борынгы- древний

— Яңадан – заново

Укытучы : Дәреслектәге рәсемнәрне карыйк әле. Болар нәрсәләр? Тимер юл вокзалы белән Елга порты безгә таныш инде. Шәһәр яны вокзалы белән автовокзал рәсемнәрен дә карап китик. Сезнең бу вокзалларда булганыгыз бармы? Кайчан булдыгыз?

— укучы- җәй көне булдык.

Укытучы: җәй үтте,хәзер яңгырлы көз. Әйдәгез, җәй белән саубуллашыйк. (Сау бул,җәй! җырын җырлау)

Укытучы: Диктор артыннан кабатлыйк. (2 нче күнегү)

6) Текст өстендә эш:

— У. Текстны укый.

— укучылар текстны эчтән үзләре укыйлар.

— “ чылбыр” тәртибендә берәр җөмләләп укучылардан укыту.

— хор белән укыйбыз.

— текстны 1 әр җөмләләп укытып, текстны тәрҗемә итү.

7) Казан вокзалларының слайдын карау.

8) Текст өстендә эшләүне дәвам итәбез:

Укытучы- найдите предложения, где говорится

-железнодорожный вокзал- это ворота города Казани

— у вокзала есть 2 здания

— главное здание – древний архитектурный памятник

— с правой стороны расположен пригородный вокзал

-он очень сильно изменился

— там есть билетные кассы

— есть справочное бюро

— на второй день утром прибываешь в Москву.

9)Текстның һәр җөмләсенә сорау куйыйк:

(у – у) – кайсы вокзал Казан шәһәренең капкасы?

— вокзалның ничә бинасы бар?

— төп бина нәрсәдән төзелгән?

— Ничәнче елда төзелгән?

— шәһәр яны вокзалы кайда урнашкан?

— ул кайчан үзгәрде?

— анда нинди уңайлыклар бар?

— Мәскәүгә Казаннан нинди поезд йөри?

— аның йөрү тәртибе нинди?

— кайчан Мәскәүгә килеп җитәсең?

10) Укытучы сүзе: Казан этнокультуралы шәһәр, безнең мәктәп тә этнокул. мәктәп исемен йөртә. Безнең сыйныфта да төрле милләт балалары укый,без үзара дус яшибез. Казан шәһәренең күренекле урыннарын карыйк әле. ( слайд карау)

11) Тексттагы фигыльләрне үстереп алыйк:

— төзелгән – нәрсә төзелгән – кайчан төзелгән?

— урнашкан– нәрсә урнашкан? – кайда урнашкан?

— үзгәрде – ничек үзгәрде – кайчан үзгәрде?

— йөри – нәрсә йөри – нинди поезд йөри –кая йөри ?

— килеп җитәсең- кая – кайчан?

12)кайсы раслау дөрес?

Дәресне йомгаклау:

Бүгенге дәресебезне йомгаклыйбыз. Өй эше 50 нче биттәге биремне үтәргә, “ Тимер юл вокзалы” турында сөйләргә өйрәнеп килегез . (соңыннан билгеләр куела)

Дәресебез тәмам ,сау булыгыз!

Файлы: Ачык дәрес планы.doc
Размер файла: 54272 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:, , , , , ,
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология