Автор конспекта:
Автор(ы): — Шигапова Наджия Наиловна

Место работы, должность: — учитель Карамасарской начальной школы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1.Уку техникасын шомарту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 2.Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм аның белән тирән кызыксыну уяту. 3.Укучыларның дөрес укып һәм уку күнекмәләрен аңлап , җиңел үзләштерүләрен булдыру. 4.Укучыларның мөстәкыйльлелеген ,ихтыяр көчен, зирәклеген үстерү, аларны коллективлык рухында тәрбияләү. 5.Табигатькә ,кошларга мәхәббәт ,сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 10

Используемые учебники и учебные пособия: — С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова “Туган тел”,1 сыйныф,24б.

Используемое оборудование: —

“Теремкәй” әкияте геройлары, ”Җимлек, анда утырган кошлар”, сигналик такталар, карточкалар.

Краткое описание: — Дәрес конспекты укучыларның уку һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту һәм үстерүне күздә тотып эшләнде.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Исәнмесез,балалар.Хәзер безнең нинди ел фасылы бара әле?(Кыш.)

Кышкы табигать,андагы үзгәрешләр турында без сезнең белән күп өйрәндек.Бүген безгә “Теремкәй” әкияте геройлары кунакка килгән .Алар сезнең белемнәрегезне тикшермәкче,төрле уеннар,биремнәр дә әзерләп килгәннәр.Сез аларның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз ,әйдәгез, эшкә керешик.

II.Актуальләштерү.

-Карагыз әле,балалар,тычкан безгә “Плюс, минус” уеннын тәкъдим итә.Әгәр дә кыш ел фасылына туры килгән җөмләләр ишетәсез икән + куясыз,башка ел фасылына туры килсә җөмләләр — тамгасы куясыз.(сигналик такталарда эш)

1.Җир йөзе ап-ак кар белән капланды.

2.Җыелып бергә

Тауга чыгабыз

Шаулатып ,анда

Чана шуабыз.

3.Игеннәр,без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар,

4.Кайчакта балалар кардан ак аю яки Кыш бабай ясап куялар.

5.Боз акканны күзәтүдән дә күңеллерәк нәрсә бар микән?

6.Декабрь — иң озын төннәр ,иң кыска көннәр ае.

7.Күп кенә кошлар безнең якларда кышларга кала.

Нәтиҗәләрне тикшерү.(+ + — + — + +)

-”Теремкәй” әкиятенең герое бака да сезне сынамакчы.

“Сынатма” уены.(Кош исемнәре әйтелә.Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар,күчмә кош икән тик кенә утыралар.)

-Тургай, күгәрчен, ала карга, кара карга, чукыр, сыерчык, торна, песнәк, карабүрек, сандугач, чәүкә, чыпчык һ.б.

-Әйбәт, балалар, ә бу герой “Теремкәй” әкиятенең кайсысы?(Куркак куян)

-Ул сезнең безнең якларда кышлаучы кошлар турында ниләр белүегез белән кызыксына.(Кошлар суыкка чыдам булалар.Аларның каурыйлары һәм мамыклары искиткеч җылы, шуңа күрә кошларга суык куркыныч түгел.Иң кыены алар өчен – азык табу.Кышын алар күбрәк кешеләр тирәсендә булалар,чөнки кеше яшәгән җирдә азык табу ансатрак. Кеше яши торган һәр җирдә аларга азык табыла…)

III.Яңа тема өстендә эш.

-Балалар,төлке безнең хәйләкәр инде.Карагыз әле,ул шигырь куплетлары алып килгән,кайбер юлларын ялаган.Әйдәгез, укып карыйк әле.(карточкалар өләшенә)

1.Кышын бездә яшиләр:

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр,чәүкәләр,

Тагын башка ……… .

2.Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч,

Ачыгалар,туңалар,

Ашарга ……… беткәч.

3.Шундый салкын кышларда

Бу сөекле ……… .

Балалар ярдәм итә

Рәхәт ,тыныч кышларга.

4.Җим сибәләр балалар,

Оя ясый балалар,

Шатланышып,кошкайлар

Канатларын ………. .

-Дөрес яздыгызмы икән? Ә хәзер тыңлыйк әле. Үзем укып китим.(Дәреслекнең 24 бите, “Балалар ярдәм итә” шигыре)

Физкультминутка.

Кышкы урманга килдек

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда,

Ямь-яшел чыршы сулда.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк матур шул алар.

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә.

Тапмас безне ул явыз.

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайтыйк балалар.

-Ә хәзер,балалар,үзегез укып күрсәтегез инде.(уку күнегүләре)

IV.Ныгыту.

-Балалар,карагыз әле, бүре нәрсәләрне күзәтеп утыра?(Җимлектә тукланучы кышлаучы кошларны.)Бүренең сезгә сораулары бар икән.

1.Кыш көне кошлар өчен суык куркынычмы,әллә ачлыкмы? (Ачлык.)

2.Сез кошларга ничек ярдәм итәсез? (Җимлекләр куеп,азыклар салып.)

3.Нинди азыклар салырга була?(Икмәк валчыклары,көнбагыш,туңмай,тары һ.б.)

4.Кошлар ашханәсендә нинди кошлар туклана? (Песнәкләр,кызылтүшләр,чыпчыклар һ.б.)

5.Җимлек янында басып торырга ярыймы?(Юк, кошлар куркалар.)

6.Ни өчен сөекле кошлар дибез?(Кошлар үзләренең тавышлары белән безне сөендерәләр,агачтагы бөҗәкләрне чүплиләр,табигатебезгә күп файда китерәләр.)

7.Рәсем эчтәлеге шигырьнең кайсы дүртьюллыгында бирелә? (Өченче куплетында)

8.Кошларга ярдәм итәргә кирәкме?(Әйе.)

V.Дәрескә йомгак.

-Ә менә ,балалар,”Теремкәй” әкиятенең герое аю йокысыннан уянып сезне күзәткән, бүгенге дәрестә кошлар турында нәрсәләр үзләштерделәр икән ди.(җаваплар тыңлана)

Файлы: концепт Семья вр.rar
Размер файла: 7045002 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Выбирайте себе престижную проститутку и звоните ей в любое время ночи, чтобы договориться о свидании. Завсегда лучшие индивидуалки уже согласны приехать к вам в гости и оттянуться в полный рост трогательным трахом без запретов. | Проверенные страницы проституток из ярославля