Автор конспекта:
Автор(ы): — Гыйләбевыа Фирая Ханифовна

Место работы, должность: —

Лениногорск шәһәре, 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — конспект урока (занятия)

Краткое описание ресурса: —

сыйныфтан тыш чара, әдәп-әхлак турында.

Укытучы:Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы., Лениногорск шәһәре, 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Кыл яхшылык, чәч иман нуры.( сыйныфтан тыш чара)

Максат: Сәнгатьле, дөрес сөйләм күнекмәләре булдыру, игътибарлылык, хәтер кебек сыйфатлар үстерү.

Киләчәк тормышның нинди булуы үз-үзеңне тотышка, әхлаклылыкка, холыкка, гадәтләргә бәйле икәнен төшендерүне дәвам итү, укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру;

Җиһазлау:компьютер, презентация.

Кулланылган әдәбият исемлеге::Р.Фәхреддин . “Нәсыйхәт” китабы; Ф.Яруллин. Әсәрләр, 1том, 333 бит; мәкальләр.

Сыйныф: 7

Чара барышы:

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән кешеләрне бизи торган асыл сыйфатлар турында сөйләшербез. Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Ә бәхет каян килә? Моны беркем дә чәчеп үстерми. Барыгызның да “Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, Үзең начар булсаң, кеше дә начар,- дигән халык мәкален ишеткәнегез бардыр. Башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең дә яхшы булырга тиешсең. Моның өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк соң? Әйдәгез әле, бергәләп Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигырен тыңлап үтик.(2-3слайдлар)

1нче укучы. Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә җитми кешегә?”

Диңгез әйтә: “Тирәнлек”,

Урман әйтә: “Бердәмлек”,

Таулар әйтә: “Горурлык”,

Юллар әйтә: “Юмартлык”,

Чык суы әйтә: “Сафлык”,

Яшен әйтә:”Кыюлык”,

Ипи әйтә: “Олылык”,

-Гүзәллек,- диләр гөлләр,

-Нык канат,- диләр күкләр.

Һәм шушының өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә — Кешелеклелек.

2нче укучы. Кешелеклелек- иң төп сыйфат.Моңа ирешү өчен үзеңдә намуслы, тәртипле, әдәпле булу күнекмәләре тәрбияләргә кирәк. Болар- кешедәге иң күркәм сыйфатлардыр. Элек-электән үк бөек шәхесләр моңа әһәмият биргәннәр. 19 гасыр шагыйре Мифтахетдин Акмулла “Кешенең биш асылы” шигырендә моны бик ачык җиткергән:(4-8слайдлар)

3нче укучы. Кеше өчен иң әүвәл-Намус,- дигән

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

4 нче укучы. Икенче иң кыйммәтлесе-Акыл, дигән,

Акылсызның акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк.

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

5 нче укучы. Өченче иң кыйммәтлесе- Әдәп, дигән

Әдәп- көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән

6нчы укучы. Дүртенче иң кыйммәтлесе-Күңел, дигән

Күңеле бозык кеше-кеше түгел, дигән

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

7 нче укучы. Бишенче иә кыйммәтлесе-Сабыр, дигән

Сабыр кеше зур бзхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы.Бу сыйфатлар үзара тыгыз бәйләнгән. Намусын югалткан кешене әдәпле дип атап буламы? Бозык күңелле кешене намуслы дип атар идекме? Юк шул, һич кенә дә атап булмый. Әйдәгез әле, бер җыр тыңлап узыйк. Бу җыр аша башкаручы нәрсә җиткерергә тели? (җыр тыңлау)

7 сыйныф укучысы Шиәхмәтова К.башкаруында “Яраланган йөрәк” җыры(Р.Чурагулов көе, Р. Тимербаев сүзләре) тыңланыла.

Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,

Кеше сүзе – кеше үтерә.

Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.

Челпәрәмә килгән йөрәкләрнең

Ярчыкларын җыю бик авыр.

Челпәрәмә килсә бар саф хисләр

Кемнәр икән, кемнәр юатыр?

Яраланган йөрәк пәрдәләрен

Бәйләр өчен яулык кем табар?

Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,

Кеше күңеле – гәлчәр пыяла.

Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән

Саф хисләр дә, хәтта, югала.

Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,

Башкаеңа җитәр бу холык.

Телә бәхетләр, телә шатлыклар,

Дошманыңа, хәтта, яхшылык.

8нче укучы. Әлеге җыр сүз йөртү, ялганлау, гайбәт турында. Кеше күңелен яралау- зур ямьсезлек бу турыда бик күп халык мәкальләре дә сөйли. Әйдәгез, аларны да искә төшереп китик әле.(мәкальләр слайдларда күрсәтап барыла, 9-12 слайдлар)

1нче укучы. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

2нче укучы.Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар.

3 нче укучы. Елан угы тешендә, адәмнеке –телендә.

4нче укучы.Татлыдан татлы да тел, ачыдан –ачы да тел.

5 нче укучы. Мәшһүр татар галиме, мәгърифәтче Р.Фәхреддин үз хезмәтләрендә бу турыда болай дип язган: “ Сүзләрнең кыйммәтлесе- заман үтү белән онытылмый торганы; күп фикерлә , аз сөйлә.”(13 слайд)

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар башкаруында бер мәзәк карап үтик. Әлеге мәзәктән Р.Фәхреддиннең “Гакыллы кеше аз сүздән дә күп мәгънә аңлар”, дигән сүзләренә тагын бер кат инанырсыз. (мәзәк сәхнәләштерелә.)

Аксакал. Тиздән икебезгә дә йөз яшь тула. Шушы көнгә кадәр без бик әйбәт яшәдек. Миңа бер генә каршы сүз дә әйтмәдең. Инде хәзер иң тәмле нәрсә әзерләп ашат әле.

(Хатыны кыздырылган сыер ите китерә).

Хатыны.Мә, кадерлем, аша!

Аксакал. Рәхмәт, җанашым,дөньяда телдән дә тәмле нәрсә юк.Ә хәзер иң тәмсез нәрсәне китер инде.

(Хатыны кыздырылган сыер ите китерә).

Аксакал. Рәхмәт, җанашым, дөньяда телдән дә тәмсез нәрсә юк. Тагын бер кат рәхмәт сиңа.

Укытучы.Бу мәзәктә күренгәнчә, аксакал хатыны белән ничек күркәм сөйләшә. Җанашым, кадерлем дигән сүзләрне дә кызганмый. Мөгаен, шуңа күрә дә алар 100гә җиткәннәрдер дә. “Яхшы сүз- җан азыгы” дип тиккә генә әйтмиләр бит.

5нче укучы. Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

Кулына сәләт һәм эш бирә.

Яхшы сүз кузгата җырларны,

Бизи ул, матурлый дөньяны.

6нчы укучы. Яхшы сүз тауларны күтәрә,

Давыллар аркылы үткәрә.

Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

Юа ул яраны, борчуны.

7нче укучы. Яхшы сүз ярдәмгә ашыга

Әйтерсең , эретә ул ташны да.

Яман сүз агудай әшәке,

Хәтта ул корыта чәчәкне.

Укытучы. Аралашканда, кешеләр өчен табигый булмаган гыйбарәләр, җөмләләр белән чуарламыйбызмы без үз телебезне. Яхшыны ишетәсең килсә, яманны сөйләмә. Кешеләргә һәрчак яхшылык эшләргә ашык.

8нче укучы. Кыл яхшылык кешеләргә

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

1нче укучы. Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

2нче укучы. Дөньяга килгәнсез икән,

Мәрхәмәтле булыгыз.

Ялгыз әби- бабайларга

Ярдәмчел булыгыз.

Явызлыкка юл куймыйча,

Яхшылык кылыгыз.

3нче укучы. Кыл яхшылык, чәч,син, иман нуры,

Бүген чәч, иртәгә соң булыр.

Синең чәчкән бу нурларың

Бу дөнья барыбер яктырыр.

4нч е укучы.Яшим дисәң, исән-аман,

Иманыңа табын, инан!

Иман китерер вакыт җиткән

Һәммәбезгә берәм-берәм!

“Бәхетле булыгыз!” җыры яңгырый

(Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләре)

Әгәр сез ир-егет икән.

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Арагызда, зинһар өчен,

Булмасын толыгыз.

Матур булсын, батыр булсын

Кызыгыз, улыгыз.

Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Онытмасын әнкәйләрне

Кечегез, олыгыз.

Озын гомер кичерегез,

Чәчегез, урыгыз.

Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Торган саен хикмәтлерәк

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә — юлыбыз.

Укытучы. Сыйныфтан тыш чарабызны якташыбыз бөек мәгърифәтче Ризаэдддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Кешеләр турында күркәм фикердә булыгыз. Яхшы эшләрен сөйләгез, яман эшләрен яшерегез, әмма үткәннәрне исә изгелектән башка нәрсә белән искә алмагыз. Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгаләмә кылыгыз..

Файлы: Ф.Кәрим Дәрес эшк.doc
Размер файла: 95232 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология