Автор конспекта:
Автор(ы): — Ширеева Алсу Сәгыйть кызы .

Место работы, должность: — Азнакай, 4 нче урта мәктәбе .

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Мәгърифәт тарихы турында алган белемнәрен тирәнәйтү,системага салу. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укучыларда үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү .

Тип урока: — Комбинированный урок

Учащихся в классе (аудитории): — 25

Краткое описание: — мәгърифәт тарихы турында

Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше .Укучылар белән исәнләшү,уңай психологик халәт булдыру. II.Укытучының кереш әңгәмәсе. Бу уку елында без әдәбият тарихын өйрәнә башладык , ә ул ха-лык тарихы , иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнешле . Шуңа күрә без тарихта булган күп кенә вакыйгаларны барладык , аларның йогынтысын әдәби әсәрләрдә дә тойдык . Ә бүген без мәгърифәт тарихы турында сөйләшербез . Безнең төрки бабаларыбыз IV гасырда ук укый – яза белгәннәр . Идел буе Болгар дәүләте чорында мәгърифәт эше аеруча алга киткән .Чөнки Исламда гыйлем һәрвакыт игьтибар үзәгендә булган, уку йортлары тоту изге эш дип саналган. Мөселманнарның һәр мәчете каршында мәдрәсә булган. Әл-бәттә инде , бу мәдрәсәләрнең төп юнәлеше – дини белем бирү , мәдрәсә программасына Коръәнне үзләштерү һәм ятлау, аның тәфсирен, хәдисләрне, шәригатьне һәм гарәп телен өйрәнү кертелгән, аларда белем бирү югары булмый . Әмма халкыбызның мәгърифәтенә нигез салу шулардан баш-ланган. Казан ханлыгында иң зур уку йортларының берсе сәед Кол Шәриф мәдрәсәсе булган. Биредә үзенең диненә һәм ватанына чын күңелдән бирелгән шәкертләр тәрбияләнгән. Аларның барысы да 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән саклаганда һәлак булганнар. Патша хөкүмәте ,Казанны сугышып алганнан соң , татар мәчетләре белән бергә алар янындагы мәдрәсәләрне юкка чыгарырга тырышкан .18 нче йөзнең 70 нче елларыннан башлап , мәдрәсәләр-нең хәле шактый җиңеләйгән.(Пугачев восстаниясенә бәйле, татар һәм башка милләтләрнең зур көч булып күтәрелүе хөкүмәтне уйланырга мәҗбүр итә.) Ул чорда Казанда ике уку йорты — Ахун һәм Апанай мәдрәсәләре, 1780 елда Әмирхания мәдрәсәсе ачыла. XVIII гасыр ахырында атаклы авыл мәдрәсәләре оеша башлый. Кышкар, Мәнгәр, Сатыш, Саба, Бә-рәскә, Эстәрлебаш, Мәчкәрә, Тайсуган, Ташкичү авылы мәдрәсәләре шундыйлар¬дан. Ләкин рус-лаштыру сәясәтенең көче кимими.Шундый шартларда мәйданга мәгърифәтчеләр килә .Алар татар-ны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә мәгарифкә зур өметләр баглыйлар.20 нче гасыр ба-шында мәгарифнең дөньявилыгын үстерү юнәлешендә эш башлана.Шул нигездә хәреф- иҗек ысу-лына корылган кадими мәдрәсәләргә аваз-хәреф ысулына нгезләнгән җәдиди мәдрәсәләр өстәлә . Шәкертләргә күбрәк дөньяви белемнәр бирүне максат итеп куйган яңа тип мәдрәсәләрдән “Мөхәм-мәдия” ,”Касыймия”,”Галия”,”Хөсәения”,”Рәсүлия”,”Буби”ны әйтеп үтәргә кирәк .Татарның үткән-дәге күпчелек күренекле шәхесләре дә нәкъ менә шушы мәдрәсәләрдән чыккан . Кыскасы , бездә гасырлар дәвамында төрле кысуларга һәм югалтуларга карамастан, аң-белемгә игъ-тибар зур булган, татарлар революциягә кадәр үк гыйлемле халыкларның берсе саналган . III.Дәрес темасы белән таныштыру .(1нче слайд).Бүгенге дәреснең темасы “Мәгърифәт учак-лары” дип атала.Димәк, без бүген мәдрәсәләрнең тарихы , оештыручылары, алардагы укыту систе-масы белән танышырбыз . Дәреснең эпиграфы итеп XVIII йөзнең күренекле шагыйре, үз иҗатында төп игътибарын мәгърифәт мәсьәләләренә юнәлткән Г.Утыз Имәнинең сүзләрен алдым. (2нче слайд) “ Мәгърифәттән кем өлеш алалмады , Ике дөньяда морады булмады. IV.Сүзлек эше .(3нче слайд) Мәдрәсә- мөселманнарның мәчет эчендәге бер бүлмәдә яки мәчет янындагы бинада урнашкан уку йорты. Җәдит (яңа) ысулы- аваз методы белән укырга өйрәтү (патриархаль мөнәсәбәтләрне кире кагу, әнни белемнәр таратуны яклау ) Кадими ысулы-иске тәртип белән укыту . Укытучы сүзе . Сүзне “Мөхәммәдия”мәдрәсәсеннән башлау дөрес булыр. Иптәшләрегезнең чыгышын игътибар белән тыңлагыз , дәфтәрләрегездә язып барыгыз. V.План бирү.(4нче слайд) 1. Мәдрәсәнең исеме. 2.Кайда урнашкан . 3.Кем тарафыннан ачылган. 4.Төп максаты ,үзенчәлекләре. 5. Мәдрәсәдән чыккан танылган шәхесләр. VI.Укучыларның чыгышлары. 1 нче төркем укучылары. (5 нче слайд- мәдрәсә рәсеме) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе —1882 елдан алып 1918 елга кадәр яшәгән һәм шул чорда Казан губернасында иң алдынгылардан берсе булган. 36 ел эчендә меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем биргән мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли.(6 нчы слайд) Галимҗан биш яшеннән Казан мәдрәсәләрендә укый башлый, 1875 елдан укырга Бохарага китә. Анда «Мир-Гарәб» мәдрәсәсендә 7 ел укып, дин гыйлемнәрен, аның өстенә хисап, алгебра, геометрия, медицина, табигать буенча белем ала, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләренә дә сәяхәт ясый. 1882 елда Казанга кайтып, 5 нче мәчеттә имам һәм мөдәррис була. Галимҗан хәзрәт бөтен көчен яңа мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә юнәлтә. Гыйлемен һәм тәҗрибәсен арттыру өчен, 1887 елда Мисыр, Истанбул, Хиҗазга сәфәр чыга, андагы олуг галимнәр белән танышып, кыйммәтле киңәшләр ала. Кыска гына вакыт эчендә Баруди халык арасында таныла. Диния нәзарәте аңа мәдрәсә ачарга рөхсәт бирә. Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә.” Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш “. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул «профессор, фәлсәфәчеләр, инже¬нерлар» хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә. Галимҗан Баруди «ысуле җәдиткә» нигезләнгән мәдрәсә ача. Аны әтисенең исеме белән «Мөхәммәдия» дип атый (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була). XIX гасыр азагына инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бөтен Рәсәй мөсел¬маннары арасында иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. Мәдрәсәдә укыту җәдитчә, ягъни яңача методика белән алып барыла. Укучылар әлифбадан 3-4 айда укырга-язарга өйрәнәләр. XIX гасыр ахырында җәдит мәдрәсәләрендә, рус мәктәпләрендәге кебек, аяклы парталар, кафедра, кара такталар, тарих география карталары, плакатлар булдырыла. 1901 елда «Мөхәммәдия»нең тышкы коллегиясе байлар булышлыгы белән 60 мең сум акча туплап, ике катлы мәдрәсәнең алгы ягына үзәктән җылытыла торган өч катлы бина салдыра. 1908 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 500ләп шәкерт укый.20 йөз башларында ук шәкертләр арасында яшерен җәмгыятьләр төзелә башлый. «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» дә 1901 елдан «Иттихад» («Берлек») оешмасы төзелә. Аның төп максаты бөтен Казан шәкертләрен иске кадими мәдрә¬сәләрне үзгәртеп кору өчен көрәшкә туплау булып тора. Әлеге җәмгыятьнең җитәкчеләреннән берсе Фатих Әмирхан була. Ул шул ук вакытта оешманың басма органы — «Әл-мәгариф» газетасын җитәкли, газета битләрендә әдипнең беренче мәкаләләре һәм әдәби әсәрләре басыла. Аларда мәгариф өлкәсендә үз заманының алдынгы идеяләре пропагандалана. 1903—1904 елларда Ф. Әмирхан җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге оеша, күп кенә булачак язучылар каләм¬нәрен башта шунда сынап карыйлар. Әдәби түгәрәкләрдә чыныгу алган «Мөхәммәдия» шәкерт¬ләре арасында татарча сәхнә әсәрләре кую башланып китә. 1903 елда, мисал өчен, Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасы сәхнәгә куела, аннан соң Г. Ильясиның «Бичара кыз», Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» әсәрләре сәхнәләштерелә. «Мөхәммәдия» базасында оешкан татар шәкертләренең радикаль «Әл-ислах» комитеты һәм шул исемдәге газета Рәсәйдәге барлык татар шәкертләрен уртак максат өчен көрәшкә туплауга зур көч куя. 1906—1907 елларда ике тапкыр татар шәкертләренең корылтаен үткәрә. Яшерен үткән бу корылтайларның җитәкчесе һәм рухландыручысы Фатих Әмирхан була. Корылтай карарлары яшь буынны милли мәнфәгатьләр өчен көрәшергә чакыра. Шәкертләр хәрәкәте басымы белән мәдрәсәләрдә педаго¬гика, методика, алгебра, физиология, физика, химия кебек фәннәр укыту гамәлгә керә. (7нче слайд) Дин галиме буларак та, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуы белән дә Галимҗан Баруди абруй казана. Ул «Иттифак әл-мөслимин» фиркасының үзәк комитеты әгъзасы була. Яшерен фирка эшендә катнашканы өчен һәм тагын башка «гаепләре» өчен «панисламист» Барудины 1908 елда сөргенгә хөкем итәләр. 1910 елда сөргеннән исән-имин әйлә¬неп кайтып, ул яңадан барлык көч-куәтен дин вә мәгариф эшенә бирә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дә уку-укыту, тәрбия җәһәтеннән тагын бер баскыч югары күтәрелә. 1912-1914 елгы программа буенча дәресләрнең 39 сәгате дин тәгълиматына, 111 сәгать дөньяви фәннәргә бирелә. Урта бүлектә дин тәгълиматы 43 сәгать, дөньяви фәннәр 131 сәгать укытыла. Тарих, төрки, гарәп, фарсы телләре укытыла. Дәреслекләрне мәдрәсә укытучылары Габдрахман Сәгъди, җамал Вәлиди, Риза Фәхретдинов кебек галимнәр белән бергәләп төзиләр. Мөхетдин Корбангалиевнең география китабы да «Мөхәммәдия»дә шактый вакыт дәреслек булып кулланыла. 1917 ел инкыйлабын Баруди кабул итә алмый. Шуңа күрә аклар белән Көнбатыш Себергә китәргә мәҗбүр була. Анда да җитди фәнни эшләр белән шөгыльләнә. Казах халкының тарихына, тормыш-көнкүрешенә бәйле мәгълүматлар туп¬лый, татар зыялыларының казахлар арасында аң-белем тара-тудагы ролен өйрәнә. Галимҗан Баруди 1917 елның маенда Өфедәге Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. Үз вазифасын намус белән башкара. Бөек дин галиме, мәгърифәтче һәм педагогының үлеме дә изге юлда йөргәндә була. 1921 елның декабрендә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм фонды оештыру буенча Мәскәүгә баргач, Баруди шунда вафат була, Казанга алып кайтып җирләнә. «Мөхәммәдия»дә укып чыккан шәкертләр мәдрәсәдә алган белемнәрен таратуда Эчке Россия белән генә чикләнмичә, Себер һәм Урта Азия халыклары арасында да күп эш башкаралар, анда да җәдит мәдрәсәләре ачалар. Алар арасында Хөсәен Ямашев, Мәхмүт Дулат-Али, Камил Якуб, Касыйм Туйбактин кебек милләтебез язмышы өчен көрәшүчеләр, Миргазиз Укмасый, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Әнәс Камал, Кәрим Тинчурин, Гыйбад Нугайбәк, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдыгый, Фәхри Әсгать, Фазыл Туйкин, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Исхак кебек күренекле әдипләр һәм галимнәр, Габдрахман һәм Габдулла Камал кебек талантлы артистлар, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши кебек композиторлар, Сынлы сәнгать остасы Бакый Урманче һәм башкалар. (8нче слайд) Укытучы сүзе : “Мөхәммәдия”мәдрәсәсе тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсе ягыннан хәзерге университет дәрәҗәсенә якын торган мәдрәсә булган. 2нче төркем укучылары .(9 нчы слайд)“Галия “мәдрәсәсе татар халкының XIX йөз ахырында ХХ йөз башында барлыкка килгән данлыклы җәдид мәдрәсәләренең берсе булып, мәгариф өлкәсендә тирән эз калдырган белем учагы. Күп кенә атаклы шәхесләрнең тормышы, иҗат эшчәнлеге бу мәдрәсә белән тыгыз бәйләнгән. “Галия”нең тарихы аның мөдире — галим Зыя Камали исеменнән аерылгысыз.(10 нчы слайд) Зыя (атасы биргән исеме Пәрвәзетдин) Җамалетдин углы Камали 1873 елда Уфа губернасының Келәш авылында крәстиян гаилә¬сендә туа. Ул алты яшьтән мәктәпкә йөри башлый һәм шәкертләр арасында сәләтле булуы белән аерылып тора. Авыл мәктәбеннән соң, Пәрвәзетдин Камали укуын Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсен¬дә дәвам иттерә. Аннары талантлы егетне «Җәмгыяте хәйрия» ярдәме белән Каһирәнең данлыклы «Әл-Әзһар» университетына белемен камилләштерергә җибәрәләр. Пәрвәзетдин фәлсәфә фәнен тирәнтен өйрәнә, бүтән фән нигезләрен дә ныклап үзләштерә. Остазы аңа: «Синдәй сәләтле кешегә Пәрвәзетдин (очучы мәгънә¬сендә) килешмәс, синең исемең Зыя — яктылык, белем нуры булсын»,— дип, исемен алыштырырга киңәш итә. Университетта белем алып, дөньяга карашларын киңәйтеп, фәлсә¬фә, педагогика, психология һ. б. фәннәрне тирәнтен өйрәнеп, Пәрвәз Камали — Зыя Ка¬мали булып, 1904 елда туган иленә әйләнеп кайта. Мөхәммәд Габдөһү шәкертен үзе янын¬да калдырырга тели. Башта Төркиягә яисә Франциянең Сорбонна университетында укып кайтырга, аннан соң “Әл-Әзһар”да мөдәррислек итәргә чакыра. Ләкин Зыяның үз туган халкына хезмәт итү теләге көчлерәк була, шул сәбәпле, остазына рәхмәтләр әйтеп, тәкъ¬дименнән баш тарта. Уфага кайткач, яшь галим “Госмания” мәдрәсәсендә эшли башлый. Мисырда укыган¬да ук, Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “ пакь булган ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Бу фикерне Зыя әфәнденең элекке укытучысы Хәйрулла Госманов та хуплый һәм әлеге хыялны гамәлгә ашырыр өчен яңа мәдрәсә ачарга кирәк дип киңәш бирә. Мәдрәсә оештыру ниятен Сабир мулла Хәсәни белән Зариф хәзрәт Галикәйләр дә яклыйлар һәм ярдәм дә күр¬сәтәләр. Ниһаять, тырышлыгы, кыюлыгы аркасында яшь галим максатына ирешә: 1906 елның октябрендә яңа мәдрәсәгә кабул итү имтиханнары була һәм Зариф хәзрәт мәчетенең аскы катында 70 шәкерт дәрес ала башлый. Ирекле тыңлаучылар арасында Зариф хәзрәт үзе дә Зыя Камалиның лекцияләрен тыңлап утыра торган була. 1907 елның 6 январенда шәкертләр беренче мәртәбә имтихан тапшыралар. Җәмә¬гать укучылардан канәгать калып, мәдрәсәгә бина кирәклеге турында сүз кузгата. Бина төзелү турында “Әл-Ислах” газетасының 1907 елгы 17 нче санында басылган “Уфа мәдрәсәләре” дигән мәкаләдә хәбәр ителә. . 1907 елның ахырында Садри Нәзиров, Суфия бикә Җантурина кебек байлар тарафыннан иганә ителгән акчага мәдрәсә өчен таштан өч катлы яңа бина салына. Аның беренче катында шәкертләрнең тулай торагы, ашханәсе, икенче-өченче катларында укытучылар бүлмәсе, уку бүлмәләре, китапханә урнашкан була. . “Галия” мәдрәсәсе ачылу хәбәре татарлар яшәгән Идел-Урал буйларында гына түгел, Кавказ, Кырым, Урта Азиягә, хәтта чит илләргә дә тарала. Илебезнең төрле төбәкләреннән аңа шәкертләр агыла. Башка мәдрәсәләрдән мөгаллим-укытучылар да күчеп киләләр. Мәгълүм ки: революциягә кадәр татар мәктәп-мәдрәсәлөренә патша хөкүмәте бер тиен дә акча тотмаган. Алар халык һәм аерым меценатлар хисабына яшәгән. Садрый Назиров, Хәсән Акчурин, Әхмәтсолтан Терегулов — “Галия”гә иң күп матди ярдәм күрсәтүчеләрдән. Әмма тора-бара байгуралар һәм морза¬лар, мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең динсез булып чыгуларын сәбәп итеп, матди ярдәм итүне туктаталар. Мәдрәсәдә нинди фәннәр укытылган, ягъни аның исеме (Галия — югары дигән сүз) җисеменә туры килгәнме? 1914 елгы мәгълүматларга караганда, «Галия»дә шәригать кануннары, ислам дине тарихыннан тыш, татар, рус һәм гомуми тарих, татар, рус һәм гарәп телләре, алгебра, геометрия, табигать белеме, химия, Россия законнары, психология, логика, арифметика, матур язу һәм рәсем укытылган. Соңрак Г. Ибраһимов инициативасы белән музыка дәресләре дә кертелә башлый. Беренче империалистик сугыш башлангач эвакуацияләнеп Уфага килгән профессор Вильгельм Клименц, бөек язучының тәкъдиме белән, музыка укытучысы итеп алына. Ул мәд¬рәсәдә хор һәм кыллы оркестр оештыра. Тора-бара бу оркестр шәһәр халкының тирән ихтирамын казана. Мәдрәсәдә шәкертләрнең төрле ирекле түгәрәкләре эшләгән. Кадим мәдрәсәләр белән чагыштырганда «Галия» шәкерте үзен шактый иркен тота: ул театрга бара, чәч җиткерә, китапханәгә кереп татар, гарәп, фарсы, төрек телләрендә генә түгел, рус газета-журналларын да укый. 1908—1909 елларда Хөсәен Ямашевның көрәштәшләреннән берсе, большевик Га¬лимҗан Сәйфетдинов һәм башкалар мәдрәсәнең алдынгы шәкертләре арасында ре¬волюцион эш алып барганнар. Алар яшерен җыелышлар үткәреп, докладлар, лек¬цияләр сөйләгәннәр, революцион әдәбият таратканнар. Мәдрәсәгә Г. Ибраһимов мөгаллим-укытучы булып килгәч, татар теле һәм әдә¬биятын укыту яңа баскычка күтәрелә. Шәкертләр ирекле темаларга инша яза, шигырь-хикәя иҗат итә. 1913 елдан алып мәдрәсәдә айга ике мәртәбә Шәехзадә Бабич мөхәррирлегендә «Парлак» исемле гыйльми, әдәби журнал чыга. Дәресләрдән тыш, «Галия»дә ял көне (җомга) алдыннан еш кына төрле темаларга, бигрәк тә сәяси мәсьәләләргә багышланган лекцияләр укыла. Мәдрәсәнең жандарм күзә¬түе астында яшәве сәбәпле, бу җыелышлар күп очракта төнлә үткәрелә. Шәкертләр һәм укытучылар катнашында үтә торган моназаралар да уку-укыту процессының гадәти бер төре булып санала. Мондый моназараларда шәкертләр шәхси карашларын ирекле белде¬рәләр, чөнки мәдрәсәдә шәкертләр демократик даирәдә тәрбияләнәләр. «Мөдәррис¬ләр , дәресләрдә, яшерен рәвештә булса да, патша хөкүмәте сәясәтен тәнкыйтьлиләр иде, ә фикерләү өчен мисалга императорлы япон дәүләте алына иде»,— дип яза үзенең истәлегендә авыл хуҗалыгы белгече доцент Мәгазь Шиһаев. «Галия»дә белем өстәгән йөзләгән, меңләгән шәкерт арасыннан соңыннан татар мәдәниятының гына түгел, казах, үзбәк, төрекмән, башкорт, Кавказ халыклары куль¬турасының гүзәл сәхифәләрен язган эшлеклеләр үсеп чыккан. Татарлардан Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәйхзада Бабич, Хәсән Туфан, Сәйди Кудаш, Вәсим Солтанов, Ибраһим Башмаков (12 нче слайд) Укытучы сүзе Мәдрәсәләрдә физик культура дәресләре XX гасыр башларында гына(җәдит мәдрәсәләр төзелгәч кенә) кертелә башлый.Мәсәлән,”Галия”мәдрәсәсе тарихында беренче булып Хәбиб Зәйни исемле укытучы физкультура дәресләрен укыта башлавы мәгълүм.Күп кенә кадими мәдрәсәләрдә физик тәрбия дәресләрен шәкертләрнең физик хезмәте алыштырган : алар хәлфәләрнең йорт эшләрен эшләргә булышканнар. Физ.пауза 3 нче төркем укучылары. (13 нче слайд) Оренбургның “Хөсәения”мәдрәсәсе тарихы агалы-энеле Әхмәт бай , (14 нче слайд)Гани бай ,Мәхмүт бай Хөсәеновлар исеме белән бәйле. Әтиләре Гали бай зур белемле, ал¬дынгы фикерле шәхес була. Балаларында кечкенәдән хезмәткә, гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Гасырлар буенча кил¬гән гыйлемсезлектән, наданлыктан арын¬мый торып, милләтне хәерчелектән йолып булмый, дигән фикерне алга сөреп, Хөсәе¬новлар үзләрен мәгърифәтчелек өлкәсенә багышлыйлар. Алар көче белән Казанда һәм татар авылларында ун ел эчендә 20 мә¬чет, мәдрәсәләр ачыла. Ә иң зур казаныш¬лары — Оренбургтагы «Хөсәения» мәд¬рәсәсе. Ул 1889—1890 уку елында беренче шәкертләрен кабул итә. 1905 елда җылыту системасы булган, электр уты кергән өч кат¬лы яңа бинасы ачыла. Мәдрәсәдә укучылар саны, Хөсәеновлар васыятендә күрсәтелгәнчә, ел саен якынча 500 кешене тәшкил итә. Шәкертләр арасын¬да Россиянең төрле губерналарыннан, Кы¬рым, Урта Азия якларыннан, Себердән килгән балалар да була. Барысының да бер төрле мәктәп формасыннан йөргәнлеге, мәдрәсәнең попечительләр советы һәм мө¬галлимнәр шурасы төзегән кагыйдәләргә, махсус көн тәртибенә буйсынганлыгы мәгъ¬лүм. Әлеге таләпләрнең каты булганлыгын ассызыкларга кирәк. Икенче яктан караган¬да, нәкъ менә шушындый шартлар булуы ата-аналарга 7—8 яшьлек балаларын интер¬натта ышанып калдырырга, тәрбия өчен борчылмаска урын биргәндер. Күпчелек ба¬лалар мәдрәсәдә түләүсез укыган, форма, башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән, интернатта яшәгән. «Хөсәения» мәдрәсәсендә беренче чор¬да ундүрт сыйныфлы укыту системасы кер¬телә. Барлык фәннәр дә рус һәм татар тел¬ләрендә укытыла. Күпчелек шәкертләр бер ел эчендә ике сыйныфлык программаны үткәннәр. Мәд¬рәсәнең укыту программасы даими камилләштерелеп, тулыландырылып, заман та¬ләпләренә яраклаштырылып тора. Беренче елларыннан ук әхлак, Коръән нигезләре, дин тарихы, теология, гыйбадәт тәртиплә¬ре, фикх (юриспруденция) кебек дәресләр татар телендә үткәрелә. Программага тарих, чиста язу, рус, гарәп телләре, арифметика, физика, сызым, тригонометрия, логика, бух¬галтерия, психология, медицина нигезләре һәм башка предметлар керә. Барлык пред¬метлар да җәдитчелек сулышында укыты¬лып, дөньяви-гамәли фәннәргә аеруча игъ-тибар күрсәтелә. Чөнки мәдрәсәнең төп максат-кыйбласы — беренче чиратта, дини культ укытучылары әзерләп чыгару түгел, ә милли мәктәпләр, мәдәният учаклары өчен киң профильле белгечләр тәрбияләү. (15 нче слайд) Ислам дине нигезләренә дә караш җит¬ди була, билгеле. Дини гыйлем юнәлешен сайлаучылар, башка фәннәрдән тыш, мөф¬тинең шәхсән үзенә өстәмә имтихан тапшы¬рырга тиешләр. Барлык имтиханнар да ха¬лык алдында, төрле катлам кешеләре, ата-аналар, мөгаллимнәр катнашында тапшы¬рыла. Кем булуына карамастан, алар имти¬ханга бәяләмә язып, вакытлы матбугатта бастырып чыгара алган. Мәдрәсәнең, аның гыйльми эшчәнлегенең үсеше, беренчедән, илдәге социаль-икътисадый шартларга бәйле булса, икенчедән, билгеле, аерым бер чорда фәннең үсеш дәрәҗәсе зур урын алып тора. «Хөсәения» мәдрәсәсе, эшли башлаган чорыннан, мил¬ли вакыйгалар үзәгендә кайный. Прогрес¬сив белем йорты буларак даны еракларга та¬ралуында, сүз дә юк, зур осталык белән туп-ланган педагогик коллектив зур роль уйный. Барлык мөгаллимнәр дә үз белгечлекләре буенча фәнни хезмәтләр язган, кайберләре гомумпедагогик мәсьәләләргә багышланган монографияләр, гыйльми мәкаләләр бастырып чыгарган. Барысы да диярлек — гарәп, француз, немец теллә¬рендә мәкаләләр авторлары. Беренче совет китапларын, уку әсбапларын, географик-тарихи карталарны, атласларны, сүзлекләрне нәшер итүчеләр дә шушы мәдрәсәнең әйдәп баручы мөгаллимнәре була. Мөгаллимнәре кебек үк, шәкертләр дә укыган елларда ук иҗат белән актив шөгыльләнәләр, вакытлы матбугатта чыгышлар ясыйлар, рецензия¬ләр, тәнкыйть мәкаләләре бастыралар. Мәдрәсәдә нинди дә булса факультетлар булмый, барлык шәкертләр дә бер үк уку планы буенча белем ала. Шуңа күрә алар киң профильле белгеч булып чыга — мәдрәсә-мәктәпләрдә балаларга башлангыч милли белем бирә. Бөтенесе дә диярлек юга¬ры уку йортларында укуларын дәвам итә, берничә телне, рус, Европа, Азия халыкла¬ры мәдәниятен һәм тарихын камил белә.. Мәдрәсәне төрле елларда бик күп дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрь¬ләр, хәрбиләр тәмамлаган. Алар арасында Муса Җәлил, Шәехзадә Бабич; казакъ язучысы Җиһангали Теләбиргәнов; тюрколог, Истанбул уни¬верситеты профессоры Әхмәт Вәлиди; галим-физик Җиһангир Абзгильдин; әдәбият белгече, прозаик Мөхәммәт Галиев; беренче казакъ профессоры Ходайбиргән Жубанов; атаклы галим, рентгенолог, Россиянең ат-казанган фән эшлеклесе, профессор Мидхәт Фәйзуллин; (16 нчы слайд).. Укытучы сүзе .”Хөсәения” мәдрә¬сәсенең җәмгыятьтә, аерым шәхесләр тор¬мышында тоткан урынын күзаллау макса¬тыннан, бер цитатаны гына укып үтик: “Бу тормышта үз эшчәнлегемдә ниләр генә кыл¬сам да, мин, иң беренче чиратта, шушы мәдрәсәгә бурычлы. Минем дөньяга кара¬шым да, халкыма хезмәт итү теләгем дә, шуңа әзерлегем дә нәкъ менә “Хөсәения”дә формалашты”. 4 нче төркем укучылары. (17 нче слайд) Иж-Бубый мәдрәсәсе Урал һәм Идел буйлары төрки халыклары өчен җәдитчә белем бирүче мәгърифәт учакларыннан берсе буларак мәгълүм. Вятка губернасы Иж-Буби авылында 1781 елда ачылган мәктәп 1885 елдан соң зур үзгәрешләр кичерә башлый. Мәктәпне мәдрәсә итеп үзгәртүче һәм яңалыкларны башлап кертүче мулла һәм мөдәррис Габделгалләм Нигьмәтуллин-Буби була. 1895 елдан башлап, мәдрәсәгә Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә һәм укыта. (18 нче слайд) Габдулла Буби — дин галиме, мәгърифәтче. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, Төркиядә һәм Согыд Гарәбстанында белем алган, 1895 елдан абыйсы белән бергәләп мәдрәсәне үзгәртеп ко¬руда катнаша, җәдит ысулы белән дин гыйлемен укыта. Ул — дин гыйлеме буенча берничә хезмәт авторы да, М.Е.Салтыков-Щедрин әсәрләрен та¬тарчага тәрҗемә итә, сатирик хикәяләре дә бар. Гобәйдулла Буби Иж-Бубый мәдрәсәсен тә¬мамлагач, Истанбулның «Солтан мәктәбе»ндә бе¬лем ала. Сарбонна шәһәрендә мәшһүр галим Паскальның бөтендөнья¬га танылган атаклы лабораториясендә практика үткән вакытта французлар аны Парижга чакыра. Ул болай дип җавап бирә: «Мине газиз Ватаным, сөекле халкым көтә. Мин туган илемдә хезмәт итәргә тиеш». Гобәйдулла Буби мәдрәсәдә табигать фәннә¬рен, политэкономияне, француз телен укыта. Ул— 1898— 1917 елларда күп тапкырлар нәшер ител¬гән география, физика, табигать белеме, этика, татар теле дәреслекләре авторы да. Гобәйдулла Буби (1865—1938) үз чорының галим кешесе булган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар эшләгән чор¬да Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны, илебез буйлап кына түгел, бөтен төрки дөньясында мәгърифәт үзәге буларак тарала. Шушы бәләкәй генә авылга Рәсәйнең күп төбәкләреннән белемгә сусаган яшьләр җыелган. Анда шәкертләр түләүсез укыганнар. Ул белем бирүдә Казандагы «Мөхәммәдия», Оренбургтагы «Хөсәения», Уфадагы «Галия» мәдрәсәләре белән уңышлы ярыша алган. Андагы укытучыларның күбесе Төркиядә белем алган кешеләр. (19 нчы слайд) Уку 12 ел дәвам иткән. Анда, төрек, француз тел¬ләре, политэкономия, математика, физика, химия кебек дөньяви фәннәр белән бергә, гарәп теле һәм Коръән дә өйрәтелә. Әмма Иж-Буби мәдрәсәсендә татарларга дөньяви фәннәр укыту реакцион кадимче муллаларның ачуын чыгара. Заманында реакционлыгы белән дан тоткан Ишми ишанның жандармериягә Бубиларны хөкүмәткә каршы эшчәнлектә гаепләп язган әләге аркасында, 1911 елда Иж-Буби мәдрәсәсе ябылган, аның җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре кулга алынган. Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар икесе дә төрмәгә ябылган. Габдулла Буби ,1913 елда төрмәдән азат ител¬гәч, гаиләсе белән Голҗа шәһәренә (Кытай) күчеп китә, анда «Нур» мәктәбен оештыра. 1918 елда Иж-Бубый авылында педагогик эшчәнлеген дә¬вам итә. Гобәйдулла Буби исә Уфага күчә. 1912 — 1924 елларда төрле мәктәп-мәдресәләрдә физика һәм география укы¬та. 1924—1926 елларда Казан авыл хуҗалыгы тех¬никумында эшли. 1927 — 1930 елларда Коканд шәһәрендә (Үзбәкстан ) мәктәп директоры була. Биредә Җ.Вәлиди, С.Җәлал, Н.Думави, Д.Гобәйди һ.б. танылган шәхесләр укый.(20 нче слайд) Укытучы сүзе«Гыйлемнән яхшы дус юк», диелә татар халык мәкалендә. Әти-әнисеннән төпле белем һәм тәрбия алган зыялы шәхесләр, сәләтләрен, та¬лантларын зур тырышлык белән үстереп, дөнья күләмендә танылуга ирешә. VII.Милли-төбәк компоненты Безнең төбәктә Тайсуган , Түбән Чыршылы , Бәйрәкә , Чалпы , Сөендек һәм Тымытыкта зур мәдрәсәләр була . 5 нче төркем укучылары. (21 нче слайд) Тымытыкта беренче мәдрәсәнең төгәл ачылу елы билгеле түгел, шулай да якынча XIX гасырның 60- 70 еллары арасына туры килә дип фараз кылына. Шул чорда авылның «башкорт» мәхәлләсенә мулла булып Эстәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлаган, заманы өчен укымышлы (указлы) Әхмәтлатыйп Габделлатыйпов эшли. Тымытык мәдрәсәсен ачучы нәкъ менә шушы мулла була. 1885 ел ахыры, 1886 ел башы мәгълүматларыннан күренгән¬чә, Тымытык мәдрәсәсе 7 бинада урнашкан була. Шәкертләрнең гомуми саны 300 дән артып киткән һәм XX гасыр башына 400 кешегә җиткән. Мәдрәсә тирә-як халкына аң-белем таратуда, һичшиксез, уңай йогынты ясаган. Аны тәмамлаучылар арасында татар халкының күренекле язучысы Закир Һади булу моңа ачык дәлил.(22 нче слайд) Унике яшендә Закирны Тымытык мәдрәсәсенә җибәрәләр. Анда булачак язучы ун ел укый. Шәкертләрнең авыр тормышы аның күңелендә тирән эз калдыра һәм әсәрләрендә урын ала. Бу елларда (1875-1885) аның күңелендә якты истәлек булып калган кешеләрнең берсе — Тымытык хәлфәсе Хөснелгата Муратаев. Заманында ул иң белемле һәм ачык фикерле хәлфә була. Аның “белем алуны һәр җирдә һәм һәрвакыт дәвам итәргә кирәк” дигән киңәшләре шәкерттә аеруча нык тәэсир калдыра. Тымытык мәдрәсәсен тәмамлагач, З.Һади бәхет эзләп Түбән Новгород шәһәренә килә. Шул якларда мөгаллим булып эшли. XX гасыр башында иҗат эшчәнлеген башлый. Закир Һадиның «Җиһанша хәзрәт» повесте — күләме белән генә түгел, әһәмияте ягыннан да иң зур һәм җитди әсәр. Язучы Тымытык мәдрәсәсе җирлегеннән чыгып һәм, гомумән, шул чор өчен хас булган иске мәктәпнең шәхесне гарипләп, бозып чыгаруын фаш итә. Закир Һади Тымытык мәдрәсәсендә укыган чорда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укыту эшләре иске алым нигезендә алып барылган. Кысуларга, тыюларга карамастан, «ысулы җәдит» Тымытык төбәге мәдрәсә-мәктәпләрендә дә киң тарала. Укытучы сүзе. XIX гасырда Тымытык авылы төбәктә иң мәгърифәтле авылларның берсе була. VIII.Хәзерге тормыш белән бәйләнеш. Совет хакимияте елларында барлык мәдрәсәләр ябыла һөм дини мәгариф системасы юкка чыгарыла. Ләкин тарих тәгәрмәч кебек әйләнә дә кайта .Халык та үз асылына кайтып , яңадан мәчет – мәдрәсәләрне торгыза башлый . Татарстанда беренче мәдрәсә 1990 елда Чистай шәһәрендә Габделхак хәзрәт Саматов тарафыннан ачыла. 1993 елда «Мөхәммәдия» һәм Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәләр ачыла.(23 нче слайд) IX.Белемнәрне ныгыту. Төркемнәр тестлар белән алыша. X.Йомгаклау. Ни өчен мәдрәсәләрне мәгърифәт учаклары дип атыйлар ? Татар милләте яшәеш өчен төп терәк , уңышка ирешү чыганагы гыйлем булуын бик борынгы чордан ук аңлап яшәгән ,без дә бу гадәтне дәвам итик : тырышып белем алыйк . XI.Өй эше .Без танышкан мәдрәсәләр ир балалар өчен генә булган ,ләкин җәдитчелек хәрәкәте кызлар мәктәпләрен ачуга да этәргеч булган . Эзләнү эшләрен оештырырга . 1 нче төркем — Ләбибә мәктәбе . 2 нче төркем — Иж-Буби кызлар мәктәбе. 3 нче төркем — Ф .Аитова мәктәбе .
Файлы: Ф. ф харефе.zip
Размер файла: 1092215 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология