Автор конспекта:
Автор(ы): — Зиганшина Зумара Нихатовна

Место работы, должность: — МБОУ «Многопрофильный лицей им.А.М.Булатова п.г.т. Кукмор»

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Максат: Рәвеш, аның төркемчәләре, ясалышлары турында белемнәрне ныгыту,

аларны аера белү, дөрес язу күнекмәләре булдыру; бәйләнешле сөйләмне үстерү, укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Используемые учебники и учебные пособия: —

Татарский язык 6класса для татарской группы

Используемое оборудование: —

мультимедиа

Краткое описание: — Карточкалар белән индивид. эш, презентация, сүзлек диктнты, уен алымнары, музык. пауза һ.б.

Дәреснең барышы.

Актуальләштерү.

1. Исәнләшү әдәбе.

— Исәнмесез, укучылар.

— Хәерле көн!

2. Дәреснең максатын җиткерү.

3. Укучылар, без инде рәвеш төркемчәләре белән таныштык, аларны аера белергә өйрәндек. Әйдәгез, хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

— Рәвеш нинди сүз төркеме?

— Ул нәрсәне белдерә?

— Нинди сорауларга җавап бирә?

— Нинди төркемнәргә бүленә? Мисаллар китер.

Бу сорауларны укучылар үзара бер-берсенә бирә алалар.

4. Карточкалар өләшенә. Җөмләдәге рәвешләрне табып, төркемчәсен билгелиләр, сорау куялар.

5. «Уйлап тап !»уены.

— Беренче иҗеге – елаганда куздән чыга торган тозлы су, икенчесе – кеше организмы. Икесен кушсаң – рәвеш? (яшьтән).

— «Тары» сүзеннән ничек рәвеш ясап була? (ары).

6. Музыкальпауза.

Рәвешләр кергән 3 куплет җыр тыңлана. Бирем: рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә.

— Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән;

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән. (Г.Тукай).

— Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар – якын безнең авылга ул. (Г.Тукай).

— Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп,

Хәтерлим миин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыгачыгып киткәнем.

7. Сүзлек диктанты.

Бер укучы өйдә сүзлек диктанты өчен 15 рәвеш язып килә һәм укучыларга әйтеп яздыра , бер укучы тактада яза.

Әкрен, берьюлы, аягүрә, русча, аз-маз, корычтай, юньләп, күз ачып йомганчы, юкка, тиз, җәяү, биш былтыр.

Бирем:Рәвешләрнең ясалышын күзәтергә, нәтиҗә ясарга. Мәсәлән, берьюлы – 2 тамырдан торган кушма рәвеш. Ясалышы буенча рәвешләр тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә була.

8. Китап белән эш.

Күнегү №190. Калын хәрефләр белән бирелгән рәвешләр кайсы сүз төркеменә нинди кушымча ялгап ясалганнар?

Яңа-ча, гадәт-тәгечә, яз-ын, көз-ен,юньләп, ике-ләтә.

Таблицадагы ясалма рәвешләрне ясаучы кушымчаларга укучылар игътибарын юнәлтү. Рус телендәге «наречие» ләрнең ясалышы белән чагыштыру.

9. Алган белемнәрне ныгыту өстендә эш.

Дәфтәрләргә число, тема яздыру.

Бирелгән алмашлык, исем, сыйфат, фигыль, саннарга кушымчалар ялгап, ясалма рәвешләр ясап язарга, берничә җөмлә төзергә. Рус телендәге рәвешләрне ясалышлары буенча чагыштырырга.

Кыш-ын зимой

Ике-ләтә вдвойне

Буш-лай бесплатно

Рус-ча по-русски

Минем-чә по-моему

Бара-бара по-ходу

Чиләк-ләп ведрами

10. Кроссворд чишү.

1. Баш хәрефтән язсак Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрендәге кушамат, юл хәрефтән язганда – рәвеш. (Былтыр).

2. Су ташыгандда – савыт, -ләп кушымчасы ялгагач, рәвеш (Чиләкләп).

3. Бер өлеше сан, икенчесе – секундлар, минутлар, еллар, гасырлар белән үлчәнә торган яшәеш арасы. Икесе бергә кушкач, рәвеш. (Бервакыт).

4. 2 зат кушымчасы+и.к. кушымчасы+чә – бу нинди рәвеш (сезнеңчә).

5. «Кыш» сүзенә нинди кушымча ялгагач, рәвеш килеп чыга? (кышын).

11.«Кышын күңелле» рәсеме буенча рәвешләр кертеп, җөмләләр язарга.

12.Рәвешләрнең астына сызарга, ясалышын аңлатырга. (Җөмләләр әйтеп яздырыла).

Кичә алдашкан кешенең бүген үзенә ышанмыйлар.

Нык итеп бәйләмәсәң, себерке дә таркала.

Сәке-сәке – сәкелдек, сиксән басып чак мендек.

III. Йомгаклау.

1. Перфокарта белән белемнәрне тикшерү.

Рәвешләрнең ясалыш буенча төрләре:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Тамыр

*

*

Ясалма

*

*

*

Кушма

*

*

Парлы

*

*

Тезмә

*

Бергә, ара-тирә, яшьләй, корт чаккандай, көне-төне, әкрен, бервакыт, татарча, көлә-көлә, тиз. Эшләр тиз генә тикшерелә.

2. Укучылар, без бүген нинди теманы кабатладык?

— Димәк, рәвешләр ясалышлары, төркемчәләре ягыннан нинди төрләргә бүленә? Җаваплар тыңлана.

3. Белемнәрне бәяләү.

4. Өй эше. Күбрәк сыйфат һәм рәвешләр кертеп 8- март белән әниегезгә котлау тексты язарга.

Файлы: мавыктыргыч рәвеш.docx
Размер файла: 23330 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология