EOR HELP » Ачык дәрес конспекты http://eorhelp.ru Класс EOR :: Электронные Образовательные Ресурсы Thu, 29 Jan 2015 20:46:48 +0000 ru-RU hourly 1 http://wordpress.org/?v=4.0 Турыпочмаклыкның капма-каршы яклары. Кабатлау. /turypochmaklykny%d2%a3-kapma-karshy-yaklary-kabatlau/ /turypochmaklykny%d2%a3-kapma-karshy-yaklary-kabatlau/#comments Sat, 06 Sep 2014 21:29:49 +0000 /?p=23709 Автор конспекта:
Автор(ы): — Харисова Эльвира Арслангареевна

Место работы, должность: — МОУООШ С.Сапеево, учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Математика

Цель урока: — Турыпочмаклык турында алган белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү; мәсьәләләр чишү һәм кире мәсьәләләр төзү күнекмәләрен ныгыту. Укусыларның хәтерләрен, игътибарлыкларын, логик фикерләүләрен арттыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту. Математика фәненә кызыксынуны үстерү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 6

Используемые учебники и учебные пособия: —

М.Моро, математика,2 класс.

Используемое оборудование: — Теремкәй рәсеме, тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю уенчыклары, геометрик фигуралар, перфокарталар.

Используемые ЦОР: — геом. фигуры

Краткое описание: — I Оештыру моменты. Логик биремнәр: II Актуализация. Математик диктант. Т Е Р Е М К Ә Й III Өйрәнгән күнекмәләрне формалаштыру.

Фән: математика.
Класс: 2
Тема: Турыпочмаклыкның капма-каршы яклары. Кабатлау.
Максат: Турыпочмаклык турында алган белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү; мәсьәләләр чишү һәм кире мәсьәләләр төзү күнекмәләрен ныгыту. Укусыларның хәтерләрен, игътибарлыкларын, логик фикерләүләрен арттыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту. Математика фәненә кызыксынуны үстерү.
Җиһазлау: Теремкәй рәсеме, тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю уенчыклары, геометрик фигуралар, перфокарталар.
Дәрес тибы: Узган дәресләрдә алган белемнәрне гомумиләштерү.
Метод: Традицион булмаган дәрес, әкият-дәрес, уен технологиясе буенча; проблемалы укыту, эзләнү методлары кулланылды.
Дәрес барышы.
IОештыру моменты.
Дәрескә психологик уңай хәләт тудыру һәмигътибарлыкны туплау өчен күнегүләр бирү.
Логик биремнәр:
1. Артык сүзне тап: февраль, март, гыйнвар, декабрь
2. Кайсы ай кыскарак: февраль, май, июнь
3. Кышкы каникулда балалар урманга киттеләр. Алия 15 ак гөмбә, ә Лилия 13 ак гөмбә тапты. Кем күбрәк җыйды?(Кыш көне гөмбәләр үсми)
4. Термометр 100С суыкны күрсәтә. Ике термометр ничә градус күрсәтер? (10 градус)
5. Сызымда ничә турыпочмаклык? (7)





Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер дәфтәрләргә число белән теманы язып куегыз.
IIАктуализация.
Укучылар, ә дәресебез безнең бүген бик кызыклы булыр, чөнки без әкият иленә сәяхәт итәрбез. Ә менә кайсы әкияткә баруыбызны сез үзегез белергә тиеш буласыз. Моның өчен без математик диктант үткәрәбез. Бер-бер артлы чыгып, сез дөрес җавапны табып, карточканы Кире ягы белән тактага тезеп барырсыз, һәм шулай итеп, әкиятнең исемен белербез. Ә башкалар дәфтәргә җавапларын гына язып барасыз.
Математик диктант.
1. 9 һәм 5 саннарының суммасын табыгыз. 9+5=14 (Т)
2. 8 санын 20 гә арттырыгыз. 8+20=28 (Е)
3. Беренче кушылучы 40, икенче кушылучы 15. Сумманы табыгыз. 40+15=55 (Р)
4. 68 санын 60 ка киметегез. 68-60-8 (Е)
5. 74 һәм 4 саннарының аермасын табыгыз. 74-4=70 (М)
6. 35 санын 15 кә киметегез. 35-15=20 (К)
7. 15 саны 9 дан ничәгә кимрәк? 15-9=6 (Ә)
8. 50 гә 50 не кушыгыз. 50+50=100 (Й)
Т Е Р Е М К Ә Й


— Әйе, балалар, без бүген «Теремкәй» әкиятенә сәяхәт итәрбез.
III Өйрәнгән күнекмәләрне формалаштыру.
1.Әкиятнең башын искә төшерү. Иң беренче булып теремкәйгә тычкан килә. Ләкин ул тиз генә керә алмый, чөнки тычканга теремкәй хуҗасыннан сораулар Ява башлый. Ярдәм итәбезме, балалар?
1. Теремкәнең ишеге нинди фигура формасында?(турыпочмаклык)
2. Турыпочмаклыкның почмаклары нинди? (4 почмагы да туры)
3. Турыпочмаклыкның кайсы яклары тигез була?(капма-каршы яклары)
4. Ә хәзер шушы фигуралар арасыннан турыпочмаклыкны әйтегез һәм № язып куегыз.(2,4)

1

2

3

4

5

6


5. Әгәр дә ишекнең киңлеге 4 см, ә озынлыгы 6 см булса, аның һәр дүрт ягының озынлыгын ничек белеп булла һәм ул нәрсә дип атала?
Р= 4+6+6+4=20см (1 укучы тактада язып күрсәтә).
2. Әкиятебезне дәвам итәбез. Тычканнан соң кем килә?
—Бака-бакылдык килә.
Тычкан баканы кертә, һәм алар бергәләп теремкәйдә ремонт ясый башлыйлар. Алар бүлмәгә обои ябештерәләр. Һәм аларның икесенә дә бер уй килә. Без бу турыда дәреслекнең 29 биттән, №3 тән белә алабыз.
Бүлмәнең буе 6 м, ә аның киңлеге 3 м. Обоиның өске кырые буенча бизәк төшерелгән матур кәгазь кисәге ябыштырырга уйлыйлар. Бу кисәк нинди озынлыкта булырга тиешлеген бел.
Бу биремне дәфтәрдә эшлиләр. Җавабын бер укучы аңлатып бирә.
3. Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын табыгыз. Безнең авылда да бер теремкәй бар. Ул ак кирпечтән салынган, үзе ике катлы; эче аның матур, якты һәм күңелле. Анда балаларның шау-гөр тавышы ишетелә. Шулай ук кыңгырау тавышы да ишетелә. (Мәктәп).
— Дөрес, балалар. Менә сез нинди зур, якты, җылы мәктәптә укыйсыз. Һәм киләсе уку елының сентябрендә безнең мәктәпнең 80 еллык юбилее булла. Һәм шушы зур юбилейга, укучылар, без дә өлеш кертик. Сездән яхшы билгеләргә генә уку, мәктәпне ярату һәм сәламәт буллу – иң зур бүләк булла. Ә сәламәт булыр өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк, һәм физминутканы безнең өченче герой – куян эшләтер.
4. Менә алар өчәү яши башладылар. Һәм алар да сезнең кебек математикадан мәсьәләләр эшләргә яраталар. Һәм сезгә дәреслектәге №4 тәге кыскача язма буенча мәсьәлә төзегез һәм анны чишегез.
1) Сатып алганнар?
Кисеп алганнар -6 м
Калган – 4 м
Ә хәзер шуңа киремәсьәлә төзегез.
2) Сатып алганнар – 12 кг
Сарыф иткәннәр — ?
Калган – 6 кг
(Һәркайсы мәсьәләләрне урыннарында эшлиләр. Соңыннан җавабы гына тикшерелә).
5. — Ә хәзер кем килә?
— Хәйләкәр төлке килә.
Төлкегә дә дуслар эш кушалар. Аның эше бик үзенчәлекле булла. Аңа бердәй кушылучыларның суммасын исәпләргә кушалар.(Таблица эленә)

:

:

:

:

::

::

::

— —
2 + 2 + 2 + 2 4 + 4 + 4
(Балалар тиз генә җавабын әйтәләр).
Безнең төлкебез бигрәк хәйләкәр инде. Ул сезгә дә бирем алып килгән. Бу бирем 29 бит, №7 була.
(Һәр укучы мөстәкыль рәвештә үзе эшли. Соңыннан нинди юллар белән эшләгәннәрен ачыклау).
— Бик яхшы, балалар. Сез төрле юллар белән эшли аласыз икән.
6. Менә бүре дә килеп җитә.
— Теремкәйдә кем яши? Мине дә кертегез әле, — ди. Бүрене дә буш калдырмыйлар. Аңа дәреслектәге №5 эшләргә кушалар.
№5 тә исәпләүләрне уңайлы Юл белән башкарыгыз.
36+18+2+4 17+20+40+3
27+6+14+3 29+50+1+20
7. Ә соңыннан кем килә?
— Аю.
Бөтен җәнлекләр дә аюдан бик курка һәм анны кертергә теләмиләр, чөнки ул бик зур була. Ләкин теремкәйнең бер хәйләсе була. Әгәр дә сез, балалар, перфокарталардагы мисалларны дөрес эшләсәгез, аюның да теремкәйдә яшәве бик мөмкин.
(Индивидуаль перфокарталар бирелә, баганалап эшләп, укучылар җавапларын гына язалар).
— Сез аюга бик нык ярдәм иттегез, молодцы.
Һәрбер өйнең йозагы булган сыман, теремкәйгә дә йозак кирәк була. Ә аның ачкычын аюга ясарга кушалар. Һәм, әлбәттә, без тагын ярдәм итәбез. Карточкалардагы аңлатмалар буенча сез бу ачкычны үзегез сызасыз. Ноктадан башлыйсыз.
7, 1, 1, 2, 1, 1, 1, 1, 4, 2,
3, 5, 3, 2.

IVЙомгаклау.
Балалар, сез бүген бик яхшы эшләдегез . Ә дәрес сезгә ошадымы? Кайсы өлеше күбрәк ошады?
V Билгеләр кую.
VIӨй эше. 29 бит, № 2, 8 , n*

Файлы: matematika7.doc
Размер файла: 542720 байт.

]]>
/turypochmaklykny%d2%a3-kapma-karshy-yaklary-kabatlau/feed/ 0