Автор конспекта:
Автор(ы): — Мустафина Разина Хамзовна

Место работы, должность: — МОУ-СОШ №11 г. Альметьевск

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. Укучыларны музыка дөньясындагы татар төркемнәре белән таныштыру; музыка турында әңгәмә алышу; сүзлек запасын баету. 2. Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү. 3. Татар музыка дөньясына кызыксыну уяту.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 19

Используемое оборудование: —

компьютер, мультимедиа, проектор.

Краткое описание: — Рус телле укучыларда да татар музыка дөньясына карата татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кызыксыну уятырга мөмкин.

Дәреснең темасы: Музыка дөньясында.

Дәреснең тибы: ЛГКК

Дәреснең максаты: 1. Укучыларны музыка дөньясындагы татар төркемнәре белән таныштыру; музыка турындаәңгәмә алышу; сүзлек запасын баету.

2. Укучыларның монологик һәмдиалогик сөйләм телен үстерү.

3. Татар музыка дөньясына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, проектор.

Дәреснең планы.

I Оештыру.

II Белемнәрне актуальләштерү.

- Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү.

III Өй эшен тикшерү.

IV Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек.

1. Әңгәмә оештыру.

2. Слайд буенча эш.

3. Сүзлек өстендә эш.

V Яңа тема өстендә эш.

1. Текстны уку.

2. Әңгәмә алышу.

3. “Айфара” төркеме белән танышу.

VI Ял минуты.

VII Белемнәрне ныгыту.

2. Диалог төзү.

VIII Йомгаклау.

- Дәрескә нәтиҗә ясау.

IX Өйгә эш бирү. Билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

- Бүген көн нинди?

II Белемнәрне актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә

төшерү:

буш вакыт файдасыз

ял вакыты яшьләр

файдалы берәүләр

III Өй эшен тикшерү.

Ял вакыты турында сөйләргә әзерләнергә иде. Шул турыда укучылардан сорау.

IV Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек.

1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгәнчә, без сезнең белән буш вакыт, ял вакыты турында сөйләштек. Димәк, буш вакытта без сезнең белән нәрсәләр эшлибез? (Китаплар уку; театрга, концертка, циркка бару; саф һавада йөрү, уйнау).

( Икенче слайд).

- Җаваплар тыңланыла.

Бүгенге дәрестә дә ял вакыты турында сөйләшүне дәвам итәбез. Әйтегез әле, без сезнең белән барыбыз да нәрсә тыңларга яратабыз?

Дөрес әйтәсез, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Темабыз нәрсә турында?

Дәрескә кирәкле сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язу һәм тәрҗемә итү:

көй – мелодия

төркем – группа

кызыксына – интересуется

яшьләр – молодёжь

халык – народ.

Сүзләрнең тәрҗемәләрен тикшерү һәм сүзтезмәләр төзү.

V Яңа тема өстендә эш.

1. Текстны уку.

2. Әңгәмә алышу:

- Текстта нәрсә турында сүз бара?

- Яшьләр нинди музыка ярата?

- Татарча нинди төркемнәр бар?

(бишенче слайд).

Укучылар, бүген безгә кунакка Казаннан “Айфара” төркеме килде. Экранга игътибар итегез әле, сезнең алдыгызда бу төркемнең җырчылары.

(алтынчы слайд).

VI Ял минуты.

“Айфара” төркеменә кушылып, татарча җыр җырлау.

(җиденче слайд).

VII Ныгыту.

- Дәреслектәге 2 нче күнегүне эшләү.

- 5 нче күнегү буенча диалог төзү.

VIII Йомгаклау.

- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Татарча нинди төркемнәр бар?

- Татар җырчыларыннан кемнәрне беләсез?

IX Билгеләр кую, өй эше бирү.

5 нче күнегү буенча сөйләргә әзерләнергә.

Файлы: 105_aifara-saubul.mp3
Размер файла: 8750273 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология