Автор конспекта:
Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — все уровни образования

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Тип ресурса: — дидактический материал

Краткое описание ресурса: — Нәүрүз мөбәрәк булсын!


— — — — — — — — — Нәүрүз мөбәрәк булсын!
(мәктәп күләмендә үткәрелгән чара)
— — — — — — — — — — Әзерләделәр татар теле укытучылары:
Низамиева Л.К.

Зал. Залбәйрәмчә бизәлгән. Ике йорт күренеше. Берсе татар өе, икенчесе рус өе. Өйдә өстәл, өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Стенада чигүле сөлге, тәрәзә төбендә гөлләр. Котлау язылган плакатлар. Бәйрәм татар һәм рус телләрендә бара.
— — Алып баручы: Яз ул- табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә, гап-гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә.

Ведущая: Зима недаром злится,
Прошла её пора—
Весна в окно стучится
И гонит со двора.
Эти прекрасные строчки написал Ф.Тютчев. Да, пришла весна, зажурчали ручьи, ярко светит солнце. В природе всё просыпается: появляются почки на деревьях, прилетели перелётные птицы и красиво поют по утрам, каждое живое существо тянется к свету и солнцу. С наступлением весны к нам пришёл праздник Науруз!
Җыр: “Сәламләү”
Килдек дуслар Идел диңгез кичеп,
Сезне сагнып кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
.Җыр канатлары минем күңелемдә.
Җырлыйк дуслар, бергәләп, җырлыйк дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.
Алып баручы: Нәүрүз—яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз элек Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Укучылар, яшьләр йорттан йортка кереп Нәүрүз әйтеп йөргәннәр. Хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу яшьләр өчен үзенә күрә күңел ачу булган. Салкын кышның китүе, ямьле яз килъенә шатлану. Такмакчыларга күчтәнәчләр биргәннәр, чәй эчергәннәр.
Ведущая: Науруз—персидское слово- обозначает «новый день». Это древний праздник, праздник встречи Нового года. Этот праздник исправляли 21-22 марта, когда день и ночь были равны.
Так же в наших краях этот праздник считается народным праздником, которое проводится перед весенними полевыми работами. Этот праздник раньше длился 8-10 дней. В эти дни заходили в каждый дом, желали хозяевам счастье, успехов, богатого урожая. Это было для детей, доля молодых развлечением. И ещё они сочиняли песни, радуясь приходу весны. Частушки были разными.
1. Зима кончается
Ну что же, не беда.
Не будем мы печалиться,
Ведь начинается весна!
2. Кыш үтте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Сандугач аваз бирде,
Нәүрүз котлы булсын!
— — 3. Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Урал белән Иделдән,
Бу бәйрәм безгә килгән.
— — 4. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә
Ул дәртле һәм бай булсын!
Җыр: “Әйлән- бәйлән”
Сәхнә. Авыл йорты. Әби белән бабай икесе генә яшиләр. Балалар керә.
Бал-р: Исәнмесез! Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Әби: Исәннәрмесез, балакайларым. Без сезне күптән көтәбез.
Нәүрәз котлы булсын!
5. Хәер дога колабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
6.Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә!
Малыгыз артсын көзгә!
Бал-р: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
7.Мич башыннан төш бабай,
Бер тиен бирсәң аз булыр,
Ике тиен бирсәң күп булыр,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
8. Син безгә түтәй
Җәтрәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй.
Тавыгың салыр йөз күкәй.
9.Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын,
Эшләрегез уң булсын.
Күңелләрегез хуш булсын!
Бабай: Котлап сәлам бирдегез,
Әйдәгез, сыйланыгыз!
Әби: Газиз балакайларым. Мин сезгә бәхет, исәнлек телим. Бер-берегезгә ягымлы булыгыз, кешеләр белән исәнләшегез, шул вакытта күңелегезгә изгелек нуры тулыр.
— — 10.Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең җиребез.
Уйнап-көлеп, җырлап биеп,
Шулай күңел ачабыз!
А сейчас учеников начальных классов прглашаем в хоровод.
Дом. В доме старик и старуха. Дети заходят.
11.Науруз пришла, Науруз!
Открывайте ворота,
Подавайте пирога!
Дай блины, дай яиц!
Всем по немножку,
Неси не тряси
Давай, не ломай!
Баб-ка: Пожалуйте гости добрые, проходите!
Мы наслышаны про этот праздник Науруз! Это праздник встреча весны на Руси тоже такой праздник отмечается- масленица. Да будет благославенен Науруз!
12.У доброго хозяина
Родись рожь хороша.
Колоском густа,
Соломкой пуста.
13.У скупого хозяина
РОдись рожь хороша
Колоском пуста,
Соломкой густа!
14.Мы вам сказали Науруз,
Так дайте нам грош!
Чтоб хозяивам пожилось, побылосЬ.
На двор много лилось.
Дед-ка: Не плясали и не пели
Угощенье захотили.
Погодите же постойте,
Песеньку сначала спойте1
Җыр: “ Әссәламәгәләйкем”.
Вед-я: На наш праздник сегодня придут гости. Конечно же Наурузбике- царица праздника и Дед Мороз.
15.Городам родным и селам,
Счастье, радости несёт.
Здравствуй праздник наш весёлый,
Здравствуй, здравствуй Науруз!
— — 16.Будут песни, будут пляски,
Так давайте поскорей.
Собиремся в этом зале,
Чтоб приветствовать гостей.
(Заходит Наурузбике)
Бал-р: Здравствуй Науруз!
Наша гостя дорогая,
Принесла нам праздника.
Нәүр-кә: Исәнмесез балалар!
Агым сулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә!
Ачу китсен йөзегездән!
Бурычлыны кичерегез,
Дошманнарга кул сузмагыз,
Шуның белән мәрхәмәткә
Йөрәгемә юл сызыгыз!
Бал-р: Нәүрүз котлы булсын!
Нәүр-ә: Моңаеп утырмагыз
Уйнагыз да көлегез.
Биегез дә, җырлагыз!
Не грустите, веселитесь,
Улыбайтесь, песни пойте!
Уен: «Йөзек салыш” уены.
( Музыка яңгырый. Бер укучы йөзек сала. Йөзек кемдә шул укучы чыгарга тиеш. Әгәр дә сизеп тотоып калсалар, ул укучыга җәза бирелә. Җыр, бию, табышмаклар әйтү.)
1. БОрынсыз чыпчык, боз тишә. (тамчы)
2. Үзе су, үзе каты. (боз)
3. Утта янмый, суда батмый. (боз)
4. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (куян)
5. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)
6. Җир астында кызыл әтәч. (чөгендер)
7. Көн йөри, төн йөри,
Бер атлам җир китә алмый. (сәгать)
8. Агач түгел- яфраклы,
Тун түгел- тегелгән,
Кеше түгел- сөйли. (китап)
9. Су кайда коры була? (картада)
Дед Мороз: Эге-гей. Спиши народ!
Собирайся в хоровод!
Едет Дедушка Мороз!
Насмешит он вас до слёз!
А кто хозяйничает в моих вдадениях?
Старик: Дед Мороз вы зря обижаетесь. Пришло время ваши владения передать Наурузбике. Посмотри в окно- На улице весна!
Дед Мороз: Пока не посоревнуемся не поддамся.
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмыйм.
(Узышалар. Кыш бабай артта кала.)
Юк, юк бирешмим.
Нәүр-кә: Ярышыйк, әйдә, бабай.
Әйдә, биешик бабай.
Кем уздырыр, кем булдырыр,
Карап торсын , балалар.
(Бииләр.)
Кыш бабай: Бие-бие чибәркәй,
Мине узалмассын син,
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмамын мин.
(Кыш бабай егыла)
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым , җиңелдем.
Эредем бит, эредем.
Яз алдында хур булдым.
(Кыш бабай китә)
17. Салкын кышны яз җиңде.-
Моны барчагыз күрде.
Куллар кулга тотынып,
Без бәйрәм итик инде.
Җыр: “Ай, йолдызым, йолдызым.” (бергә)
Алып баручы: Нәүрүз бәйрәме тарихның үзе кебек үк борынгы, безнең көннәргә ерак гасырлардан килгән. Ул халкыбызның озын-озын юллар узуын, озын гомерле икәнен исебезгә төшерә сыман.
Югалтканны яңадан табуга тиң бу . Кабат югалтмыйк инде без аны.
Нәүрүз- яз бәйрәме. Яз кебек һәрчак кабатлансын, бөтенләйгә кайтсын иде ул безгә. Нәүрүз котлы булсын! Пусть будет благославенен Науруз!
18. Весёлая Науруз!
Мы тобою хвалимся.
НА горах катаемся,
Пирогами угощаемся!
— — — — — — — — —
Файлы: Урок словообразование.doc
Размер файла: 70656 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология