Автор конспекта:
Автор(ы): — Сафиуллина Разидя Дамировна

Место работы, должность: — МОУ Фомкинская средняя общеобразовательная школа Нурлатского муниципального района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1.Кешелеклелек, шәфкатьлелек, кирәк чакта ярдәм итә белуне тәрбияләу. 2. Ата-аналарга, олыларга, ярдәмгә мохтаҗларга, ятимнәргә игътибарлы булырга өйрәту. 3. Хәйрия эшен мәктәп коллективы, ата-аналар белән берлектә дәвам иту.

Используемые учебники и учебные пособия: —

Хрестоматия, 2000 ел, төзучесе В.Казыйханов

Используемая методическая литература: —

хрестоматия, 2000 ел, төзучесе В.Казыйханов.

Используемое оборудование: —

Магнитофон; мәкальләр язылган битлэр; «Яхшылык эшләргә ашыгыйк!» темасына балалар иншалары; «Әхлак белеме» (хрестоматия, 2000 ел, төзучесе В.Казыйханов.), h.б.

Краткое описание: — Тормышыбыз матур, тыныч булсын өчен, әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең шәфкатьле, әхлаклы булуы кирәк. Балаларга дөрес тәрбия биру, аларда кечкенәдән әхлак сыйфатлары булдыру, бигрәк тә мөhим, чөнки киләчәк алар кулында.

I. Психологик унай халәт тудыру. Тема hәм максат белән таныштыру.

II. Уку мәсьәләсен кую

Кеше булып яшим дисән, Бул син кешелекле. Бәхетле көн итим дисәң, Бул син игелекле. Балалар игелек сузен сез ничек анлыйсыз? Э хәйрия сузе, кем әйтеп бирә, нәрсәне аңлата?

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 2007 нче ел Татарстан Республикасында Хәйрия елы дип игълан ителде. Тирә-ягыбызда ятим балалар, караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлләргә очраган кешелэр бар. Аларга ярдэм иту, игелек кылу – hәркемнең изге бурычы.

III. Уку мәсьәләсен чишу. Безнен hәркайсыбызның да бэхетле буласы килә. Шәфкатьле булу – барлык куркәм гадәтлэрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәуфыйклы,мәрхәмэтле,игътибарлы, кешелекле була ала. Бөек шагыйрь Муса Жәлилдә: «Көчлелегең белән горурланма , кешелегең белән горурлан» дип язган. Нинди матур сузләр! Э безнең арада андый балалар бармы икән? Кем нинди изгелеклэр эшләгәне бар? (Балаларның иншалары тынлап утелә). Кешеләргә изгелек итсәң, узеңә кайтыр. Рөстәм дә узенең колган изгелекләре белән шатланып туя алмый. Чөнки ул hәр көнне әнисенә булышудан башлый. Ә дәресләдэн сон абый белән бергәлэп әтигә булышабыз — ди. Рөстәмнең куңеле иркен аның, курше Рафыйк абыйсына су кертергә дә, утынын ташышырга да өлгерэ . Класс белэн бергәләп Вәҗиhә әбигә булышырга да вакыт таба. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас – ди ул. Дөресендә шулай бит. Әйдәгез әле, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы hәм мәрхамәтле булыйк! ”hәр көнне яхшылык эшләргә әзер бул!» Дигән девиз белән яшим мин – ди Рәмис. Моңа мин барлык укучыларны да, әти-әниләрне дә, чакырыр идем. Шулай булмый, яхшылык бит кешеләргә шатлык кына алып килэ. Әгәр инде ул эшләрне башкара алмасаң, яхшы сузең булсын янында.

Яхшы суз яшәртә,Көч бирә, Кулыңа сәләт hәм Эш бирә. Яхшы суз кузгата җырларны, Бизи ул, матурлый Дөньяны Яхшы суз шифалы,Тылсымлы, Юа ул яраны,Борчуны. Яхшы суз тауларны кутэрә Давыллар аркылы уткәрә. Яхшыны курегез ,Аңлагыз, Яманга битараф Калмагыз. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың! Кешелэргә шатлык ташыгыз Йөрәк белэн, кунел белән, суз белән, Ташыгыз шатлык! Беркайчан да, беркемгэ дә Шатлык тормый артып.

Шәфкатьле кешеләр турында язганда иң беренче укытучы абый,апалар турында язасым килә. Чөнки алар hәрвакыт яхшылык турында гына сөйлилэр hәм безне дэ яхшылыкка, тэртипкэ ойрэтэлэр.Эгэр дэ hэр бала эйткэн сузне тонласа,тэртипле hэм акыллы булса, яшәулэре дә кунелле булыр иде. Барлык укучыларга да, эдэпле, намуслы булырга телим. Акылнын кадере әдәп белән,кутнең кадере сәләт белән – дияр идем,- ди (Р.Х). узенең иншасында. Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Мин барлык кешелэрне дә яхшылыклар гына эшләргә чакырыр идем- ди Роберт. Чөнки яхшылык турында уйлаган кешенең кунеле чиста, уйлары саф була. Тирә-юнебездәге ярдэмгә мохтажларга , картларга, ятимнэргэ кече кунеллелек, шәфкатьлелек, юмартлык,кадер-хөрмәт курсәтсәк, тормышыбыз беразга гына булса да матураер иде.

Ходайнын hәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк. hәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Әйе, балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Ярдәм кулы сузучыларга бик рәхмәтле өлкәннәр.

Бугенгесе көндэ, районыбыз куләмендә ,картлар йортында гына да 146 кеше тәрбиялэнә. Алар бит безнең әти – әниләребез, әби – бабайларыбыз. Уйланырга вакыт тугелме икән? Киләчәктә безне ни көтә?

Бер-беребезгэ нинди бәгерьсез без, Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек? Усаллыкка, әдәпсезлекләргә Нинди иләк аша иләндек? Ата-баба гомер юлымы бу- Без нинди сон, нинди юл алдык? Аерылдык җирдән, йолалардан, Узебездән узебез югалдык. Кая булды олыларны – олы, Кечеләрне кече итулэр, Кайдан килде ата – улны, Ана – кызны Белмәулэргэ барып житуләр?

Әйдәгез, шәфкатьле булыйк, ялгызларга, өлкән яштәгеләргә hәрвакыт ярдәм итеп торыйк! (Ведио тасма карап утелә).

- Укучылар! Авылыбызда ялгыз әби-бабайлар куп хэзер. Бөек Ватан сугышы ветераннары да инде елдан-ел аз калып бара. Аларга ярдәм кулы сузу, шәфкатьле булу – безнең бурыч. Кадерле балалар! Сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әниегез бар. hәрчак шулай ,бәхетле, сау-сәламәт булыгыз. Буген бик куп сабыйлар ана назыннан мәхрум. Аларнын да бәхетле буласылары, гаилә җылысын татыйсы килә. Шунысы кызганыч, мондый нарасыйларның саны елдан-ел арта. Әйдэәгез, аларга рәхим шәфкатьле булыйк, ярдэм кулы сузыйк, куңел җылыбызны бирик. Нәни йөрәгебезнең җылысын булешик! (“Ятим бала” жыры тыңланып утелә).

(Залда утыручыларга нәни йөрәкләр таратыла. Аларны хәйрия эшенэ чакыру.)

IV. Йомгаклау.

Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Сездә бу сузлэрне исегездэ калдырыгыз, hәркөн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миhербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз. Ата-аналар тәгъдиме белән, хәйрия «копилка»сы ачарга булдык. Җыелган акчаның бер өлешен интернат мәктәпкә,бер өлешен ярдәмгә мохтаҗларга бирергә — дигән карарга килдек.

Файлы: У ийлан сценарий, начальные классы.docx
Размер файла: 29131 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология