Автор конспекта:
Автор(ы): — Зиннурова Ф.Р.
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 7 класс
Предмет(ы): — Математика
Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): — 15
Используемые учебники и учебные пособия: —
Алгебра. Теляковский. 7 класс.
Краткое описание: — Натураль күрсәткечле дәрәҗә.
Тема: Натураль күрсәткечле дәрәҗә билгеләмәсе
Максат:Дәрәҗә төшенчәсенә билгеләмә бирү,билгеләмәдән файдаланып тапкрычыгышны дәрәҗә белән алыштырырга ойрәтү,дәрәҗәнең
кыйммәтен дөрес исәпләргә өйрәту.
Дәрес барышы:
1.Яңа матераилны өйрәнү өчен кирәкле төшенчәләрне кабатлау өстендә эшләү.
А) Квадрат мәйданының аның ягыннан бәйлелеген формула белән бирегез:
S=а2
Б) Кубның күләменең аның ягыннан бәйлелеген формула белән бирегез:
V=а3
В) Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:
1)32=3*3=9 3)42=4*4=16
2)23=2*2*2=8 4)102=10*10=100
Сез саннын квадраты,кубы төшенчәләре таныш.
Ә хәзер түбәндәге аңлатмаларның кыйммәтләрен телдән исәпләгез:
12*92=? (27-17) 3=? 03+42=?
52+33=? 13+23=? 52*22=?
Нинди натураль сан бирелгән тигезләмәнең тамыры булып торыр?
х*х=36 у*у=1 а*а*а=8
Сез беләсез бердәй кушылучылардан торган сумманы без нәрсә белән алыштыра алабыз?
4 + 4 + 4 + 4 + 4 = 4 * 5 4 * 4 * 4 * 4 * 4 = 45
7,2 + 7,2 + 7,2 = 7,2 * 3 7,2 * 7,2 * 7,2 = 7,23
-2-2-2-2=(-2)*4 (-2) * (-2) * (-2) * (-2) = (-2)4
Безнең нинди аңлатмалар килеп чыкты?
45 ; 7,23 ; (-2)4 ; ; а2 ; а3
Бердәй тапкырлаучылардан торган тапкырчыгышнын ничек аталганын,менэ бу ребусны чишеп табабыз:
“ СТЕПЕНЬ” - “ ДӘРӘҖӘ”
45-дәрәҗә 7,23-дәрәҗә а2-дәрәҗә
Ә гомуми рәвештә дәрәҗәләрне түбәндәгегә язарга булганнар.
аn , монда а – кабатланучы тапкырлаучы
n – кабатланып килүче тапкырлаучыны күрсәтүче сан
Тагын а - дәрәҗәнең нигезе
n - дәрәҗә күрсәткече
Дәрәҗәнең нигезе булып теләсә нинди сан:бөтен,вакланмалы,уңай,тискәре,нуль тора.
Ә күрсәткече n – натураль сан.
Димәк, аn аңлатмасы һәркайсы а га нигез булган n тапкырлаучыдан торган тапкырчыгыш ул. n > 1, аn аңлатмасының мәгънәсе бар.
Ә тапкырчыгыш бер генә тапкырлаучыдан төзелми,шуңа күрә а1 = а.
Без математикада дәрәҗә билгеләмәсе белән таныштык.
Билгеләмә: Һәркайсы а га нигез булып n тапкырлаучының тапкырчыгышы а санының 1 дән зуррак натураль n күрсәткечле дәрәҗәсе дип атала.
а = а * а * а *….* а , n > 1
n тапкыр
а саның күрсәкече 1 гә тигез булган дәрәҗәсе дип а саны үзе атала.
a1 = а
Мәсәлән: 34=3*3*3*3=81
3 – дәрәҗәнең нигезе
4 – дәрәҗәнең күрсәткече
81- дәрәҗәнең кыйммәте.
Икенче төрле дәрәҗәнең кыйммәтен табуны-дәрәҗәгә күтәрү д.а .
Дәрәҗәгә күтәрү – III баскыч гамәле.
Уңай санны дәрәҗәгә күтәргәндә уңай сан, 0не дәрәҗәгә күтәргәндә 0 килеп чыга.
Ә менә тискәре саннар белән проблема.
n - җөп сан (-2)4 = 24 = 16
n - так сан (-2)5 = -(2 ) 5 = -32
Нәрсәдә аерма күрәсез?
(-2 ) 4 -24
“ – “тамгасы нигезгә карый “ – “тамгасы бөтен дәрәҗәгә карый
21 = 2 22 = 4 23 = 8 24 = 16 25 = 32
Дәрәҗә күрсәткече арткан саен дәрәҗәнең кыйммәне дә арта бара.
Легенда (шахмат тактасы)
1+2+22 +23 +…….+263
18446744073709551615
Бу сан күләмендәге дөге белән Җирнең бөтен өслеген һәм Дөнья Океанын кертеп 1 см калынлыкта каплап булыр иде.
Дәрәҗәне саннары уңайлы һәм кыскача язар өчен кулланалар.
m = 6000000000000000000000=6*1021
3.Осталыклар һәм күнекмәләр булдыру:
№385 ; №386 (телдән) ; №387
4. Өйгә эш:
1)кагыйдә
2)№388 ; №391
5. Иҗади эш:
52 һәм 33 аңлатмаларынын сызым ярдәмендә аңлатыгыз.
6. Йомгаклау:
1) дәрәҗә —
2) дәрәҗәнең элементлары;
Теләсә кайсы укучы белә,иң зур сан юк диеп белә!
Ә бер Америка галиме иң зур санны “гугол” (G ) дип атый.Ул 101000
Файлы: умножение на однозначное число 3 класс.doc
Размер файла: 267805 байт.