Автор конспекта:
Автор(ы): — Асылова Л.Т.

Место работы, должность: — МБОУ СОШ №4 г.Азнакаево РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Максат: Укучыларны Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Сәнгатьле уку, күзәтү һәм уку материалы өстендә сөйләм үстерү, табигатьнең, балачакның

матурлыгын белү күнекмәләре булдыру.

Шагыйрәнең шигырьләре аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Краткое описание: — : “Оныта алмыйм балачакның Гамьсез, рәхәт выкытын.” Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе

Тема: “Оныта алмыйм балачакның

Гамьсез, рәхәт выкытын.”

Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе

Максат: Укучыларны Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Сәнгатьле уку, күзәтү һәм уку материалы өстендә сөйләм үстерү, табигатьнең, балачакның

матурлыгын белү күнекмәләре булдыру.

Шагыйрәнең шигырьләре аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: “Азнакай тамчылары”, Ф. Төхбәтуллинаның “Көзге моң” китаплары, “Маяк” газетасы,

компьютер һәм Ф. Төхбәтуллинаның тормыш юлын һәм иҗатын яктарткан презентация

Хәзерлек этабы: Аерым укучыларга Ф. Төхбәтуллинаның шигырьләрен ятлап килергә.

Дәрес барышы.

  • Оештыру.
  • Уңай психологик халәт тудыру

  • Актуальләштерү.
  • (Экранда дүрт ел фасылы чыга. Талгын гына музыка яңгырый)

    Укытучы Ф. Төхбәтуллинаның “Моңы кала” шигырен укый:

    Күз салыйк әле тукталып

    Бер тирә — ягыбызга.

    Табигатьтә юк кабатлау,

    Бердәнбер барыбызда.

    Нинди гүзәл һәр үсемлек,

    Газиз һәр җан иясе.

    Табигатьтә юк артыклык,

    Урынында һәммәсе.

    • Чынлап та, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә гүзәл һәм алар бер-берсен кабатламыйлар. Бүген без дәрес барышында шуңа инанырбыз да.

    (экранда дәреснең темасы чыга) “Оныта алмыйм балачакның

    Гамьсез, рәхәт выкытын.”

    — Без бүген табигатькә һәм балачакка дан җырлаучы, әле генә укылып киткән шигьри юлларның авторы, минем хезмәттәшем Фәүзия Төхбәтуллинага багышланган класстан тыш уку дәресен башлыйбыз. Аның балачагы, тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз. Уку дәфтәрләрегезгә теманы язып куегыз.

  • Төп өлеш.
  • (экранда Ф. Төхбәтуллинаның фотосы)

    — Ф. Төхбәтуллина 1944 елда Норлат районында туа. Аның әтисе Мортаза балта остасы, ә әнисе Мәйсәрә тегүче булган

    (экранда шагыйрәнең туганнары белән төшкән фотосүрәте)

    Җидегән йолдыз шикелле

    Җиде туган җирдә без.

    Сөенечләрне кушабыз,

    Кайгыларны бүләбез.

    • Әлеге шигьри юллардан аңлашылганча, алар җиде туган булалар. Иң өлкәне — Фәүзия Төхбәтуллина. Ул балачактан ук китаплар укырга, шигырьләр ятларга ярата. Институтны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Азнакайга кайта һәм 4нче мәктәптә балалар укыта башлый. Аларга мәхәббәтне аңа, билгеле инде, мәктәп еллары, укытучыларны тәрбияли. Шуңа да ул үзенең язмышын укытучы һөнәре белән бәйли. Гомере буе һөнәренә тугрылыклы булып кала: балаларга белем һәм тәрбия бирә. Фәүзия апагыз дөньяга, табигатькә балалар күзлеге белән карарга өйрәнә. Ул балаларча сөенә, балаларча сөйләшә һәм табигатьтә булган һәр күренешне балалар күзлеге белән бирә белә иде. Бүген укылачак шигырьләрендә шуны күрербез дә инде.
    • Бүген 16нчы апрель. Елның кайсы фасылына туры килә?
    • Яз. (көтелгән җаваплар)

    (экранда яз рәсеме)

    • Язның үзенә генә хас нинди үзенчәлекләрен беләсез?
    • Яз озын, җылы көннәр алып килә, карлар эри, тамчылар тама, җылы яклардан кошлар кайта, агачлар яфрак яра, чәчәкләр үсә.
    • Сезгә яз кайсы ягы белән ошый?
    • Сезгә язгы шушы сыйфатлары ошый икән. Ә Фәүзия апагыз аны ничек итеп тасвирлый икән? Әйдәгез, укучылар, аның “Яз килә” шигырен укып китик.

    (экранда шигырьисеме; бер укучы “Яз килә” шигырен укый)

    • Балалар, аңлашылмаган сүзләр бармы?
    • Шагыйрәнең шушы чорга багышлап язылган тагын нинди шигыре бар?
    • “Кояшлы май” шигыре.

    (экранда шигырь исеме чыга; бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый)

    • Ни өчен май ае бәйрәмнәргә бай ай дип атала?
    • Чөнки, май аенда бәйрәмнәр бик күп: 1 Май – Хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү бәйрәме, соңгы кыңгырау бәйрәмнәре.
    • Соңгы кыңгырау бәйрәмен ничек аңлыйсыз?
    • Май азагында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шылтырый. Балалар бакчаларындагы өлкән төркем балалары бакча белән, башлангыч класс укучылары укырга, язарга өйрәткән беренче укытучылары белән саубуллашырга әзерләнәләр. Ә менә 11нче класс укучылары мәктәп белән саубуллашалар.
    • Ф. Төхбәтуллинаның шушы вакытка туры килә торган тагын нинди шигыре бар?
    • “Саубуллашу” шигыре.

    (экранда шигырь исеме чыга; бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый)

    • Шушы матур шигырьне укыганнан соң, үзебезнең класстан ничек китеп барырбыз инде дигән сорау туадыр. Ләкин, укучылар, бер дә борчылмагыз. 5 нче класста да сезне нәкъ беренче укытучыгыз кебек ягымлы укытучылар каршы алырлар. Әле аңа хәтле безнең матур җәйне үткәрәсебез һәм рәхәтләнеп ял итәсебез бар.

    (экранда җәй рәсеме)

    • Бар дөньяны яшеллеккә төреп, шау чәчәккә күмеп, ямьле җәй килде. Җәйге көннәрнең үз матурлыгы, үз гүзәллеге.
    • Укучылар, сез җәйне яратасызмы?
    • Әйе.
    • Җәй кайсы ягы белән матур, сез аны ни өчен яратасыз?
    • Җәен комда кызынырга, су керергә, җиләк җыярга яратам.
    • Ә мин җәйне каникуллары булганы өчен яратам.
    • Өч айга сузылган озын җәйге каникулларда сез кайларда буласыз, кайларда ял итәсез?
    • Лагерьда, авылда әбием белән бабам янында.
    • Ә менә Фәүзия апагызның җәйге каникулны кайда, ничек уздыруы турында аның кайсы шигырендә язылган?
    • “Авылда” шигырендә.

    (экранда авыл рәсеме; шигырь исеме; бер укучы бу шигырьне яттан сөйли)

    • Авылда әби-бабаларыгызга нинди эшләрдә булышасыз?
    • Каз-үрдәкләр ашатам, бабам белән печәнгә барабыз, көтүгә чыгабыз
    • Бу шигырьдә әтәч турында нәрсә әйтелгән?
    • Әтәч йокыдан уята диелгән.
    • Ни өчен әтәч кешеләрне иртүк уята?
    • Алсуланып таң атуын күрер өчен.
    • Маллар көтүгә соңга калмасын, балыкка бару өчен,…
    • Ә сезнең, балалар, балыкка барганыгыз бармы. Булса, кем белән?
    • Бу турыда Ф. Төхбәтуллина нәрсә язган икән? Әйдәгез әле аның “Балыкта” исемле шигырен тыңлап китик

    (экранда балык тоту рәсеме; шигырь исеме; 2 укучы укый)

    • “Калкавыч” сүзен ничек аңлыйсыз?
    • Сезнең белән дә шундый вакыйгалар булганы бармы?
    • … (бер укучының сөйләве)

    IV. Физкультминут.

    Су буенда.

    Без килдек су буена (йөрү хәрәкәте белән),

    Иелдек тә юындык (битне, кулны юу хәрәкәтләре).

    Кулларны болай итәбез,

    Менә ничек без йөзәбез (йөзү хәрәкәтләре белән).

    Дельфиннар кебек йөзәбез (чүгәлиләр, басалар),

    Балыгын да тотабыз (балык тоту),

    Ә хәзер судан чыгабыз,

    Урыныбызга утырабыз (утыралар).

    • Шуны да искәртеп китәсем килә, укучылар, су керергә, балык тотарга зурлардан башка бармагыз!

    Шигырьләреннән аңлашылганча, Фәүзия апагыз да җәйге каникулны күңелле үткәргән. Ул да сезнең кебек яраткан әби-бабасында ял иткән, аларга булышкан, көтүен дә көткән, җылы яңгырдан соң ялан аяк та йөгереп йөргән. Җәй җитмәсә дә аның шигырьләре сезне җәйгә алып кайттымы?

    Шулай рәхәтләнеп ял итеп, өлкәннәргә булышып, җәйнең үткәнен сизми дә калдык. Ул чәчәкле-бизәкле яшел яулыгын болгап, туган җирдән китеп тә барды. Бөтен дөньяны алтынга манып көз килде.

    (экранда көз рәсеме)

    Укучыларны кабат мәктәпкә чакырып кыңгырау шылтырады.

    • Хәзер әйдәгез бергәләп Фәүзия апагызның “Көз килде” шигырен укыйк.

    (экранда шигырь исеме)

    • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
    • “Ялангач” дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нәрсәләр “ялангач” диелгән?
    • Агачлар. Агачлар яфраксыз.
    • Фәүзия апагыз көзне яраткан. Ул аның килүен ничек тасвирлый? Шигырьдән табыгыз.
    • Кешеләр җылы киемнәрен кияләр, карлы яңгырлар ява, агачлар ялангач, кошлар җылы якларга очып китәләр.
    • Ә сез көзне яратасызмы? Ул сезгә кай ягы белән ошый?
    • Көз миңа ошый. Чөнки көзен басу-кырлардан игеннәрне җыеп алалар,…, укулар башлана.
    • Укучылар, сез инде өч ай рәхәтләнеп ял иттегез. Ә хәзер сезгә тырышып, бөтен көчегезне куеп укырга кирәк. Сез мәктәпкә нинди билгеләр алыр өчен киләсез?
    • “4”, “5”
    • Ә “3” билгесен сез яратасызмы?
    • Юк.
    • Ни өчен?
    • Чөнки “3” сыйфатсыз билге.
    • Менә Фәүзия апагыз да бу билгене яратмаган. Бу аның кайсы шигырендә чагыла?
    • “3” шигырендә.

    (экранда шигырь исеме; шигырьне бер укучы укый )

    • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
    • Бала нинди билгеләргә укый?
    • “3”легә.
    • Ни өчен аңа “3”ле билгесе генә кала?
    • Чөнки ул тырышмый, укымый йөри.
    • Укучы нинди ярамаган эш эшли?
    • Көндәлектәге билгене төзәтә.
    • Дәфтәрдәге, көндәлектәге билгеләрне төзәтергә ярамый, Чөнки алар документ, ә документны бозарга ярамый.
    • Без тырышып, яхшы билгеләренә генә укырга тиешбез дидек. Ә без тагын нинди булырга тиеш?
    • Тәртипле.
    • Әйдәгез Фәүзия апагызның “Бу кем?” шигырен укып китик. Ул балаларның, укучыларның нинди булуларын теләгән?

    (экранда шигырь исеме; шигырьне бер укучы укый )

    • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
    • Нинди укучы турында сүз бара?
    • Тәртипсез, сугыш чукмары турында.
    • Нинди тәртипсезлекләр эшли?

    V. Билгеләр дәрес барышында куела.

    VI. Өйгә эш.

    • Тиздән сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне җитә. Ф. Төхбәтуллинаның “Тукайга мәдхия” исемле шигырен ятларга.

    4нче куплеттан беренче юлны укыгыз әле (“Әкиятләрең яши күңелләрдә…”). Бер әкияткә рәсем ясарга.

    VII. Йомгаклау.

    • Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп ныгытып китик. Безнең тема нинди иде әле?
    • Бу юллар белән шагыйрә нәрсә әйтергә теләгән?
    • Чынлап та, балачак иң матур, иң рәхәт, кайгысыз вакыт. Фәүзия апагызның да балачагы бик матур була. Шуңа күрә ул аны гел сагынып искә ала торган була.
    • Аның шигырьләреннән без нәрсә аңладык?
    • Балачакның кадерен белергә, тырышып укырга, тәртипле булырга, табигатьнең матурлыгын таный белергә өйрәтте.
    • Укучылар, Фәүзия апагызның шигырьләре сезгә генә түгел, өлкәннәргә дә бик ошый. Шуңа күрә композиторлар аның шигырьләренә җыр иҗат итәләр.

    “Өзмә гөлләр” җыры башкарыла.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология