Автор конспекта:
Автор(ы): — Садыкова Равиля Давлятовна

Место работы, должность: — МОУ «Старомукменевская СОШ» Асекеевского района Оренбургской области, учителҗ татарского языка

Регион: — Оренбургская область

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1.милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләре тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү; 2.аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү, театр сәнгатенең тылсымлы көчен аңлату; 3.театрга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү

Краткое описание: — театрның 105 еллыгын каршылап

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin;}

I. Оештыру, кереш әңгәмә.

Укытучы. Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Балалар, бу шигъри юлларның авторы кем?Шигырьне яттан сөйләгез әле.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин дәрескә Тукайның “Театр” шигыреннән бу юлларны эпиграф итеп алдым икән?(чөнки дәрестә без театр турында сөйләшәчәкбез)

Укытучы.

-Әйе, дәресебез театр сәнгатенә багышлана. Дәрестә без берничә театр, кайбер күренекле артистлар, драматурглар, үзебезнең җирле һәвәскәрләр турында сөйләшербез, бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш мизгелләрен күзәтеп китәрбез.

II. Белем һәм күнекәләрне камилләштерү.

1.-Әйдәгез, үткәннәргә кайтып килик әле.Сезнең каршыгызда татар халкының алдынгы фикерле кешеләре:Г.Тукай, Г.Камал, З.Яруллин, С.Сәйдәшев.(Шәрык клубы әгъзалары белән танышу)

Г.Тукай.Безнең музыкантыбыз Заһидулла әфәнде,”Каз” канаты дигән яңа җырын тәмамлады вә аны “Сәйяр” труппасында яңгыратты.Афәрин! Бу оркестрны оештыруда да аның ярдәме зур булды.Ул үз сүзендә тора белгән егет булып чыкты. Инде без аның шул көен бу мәҗлестә дә уйнавын сорар идек!(Заһидулла урыныннан тора һәм Тукайның җилкәсенә кулын куя)

-Мин каршы түгел, әмма миннән дә оста башкаручы шәкертем биредә. Әйдә, бу юлы ул уйнасын.

Тукай.Афәрин! Яшь музыкантларны яратам мин. Әйдә, Салих энем, сыздырып җибәр.(“Каз канаты” җыры яңгырый)

(Өстәл артыннан Камал күтәрелә)

_Тукай әфәнде, менә мин сезнең игътибарга үземнең яңа гына язган әсәремне тәкъдим итәсем килә. Әлеге әсәрдә татарларда беренче театр куелуга карата булган вакыйгаларны, гаилә хәлләрен чагылдырырга тырыштым.

2.Вәли, Гафифә катнашуында “Беренче театр” әсәреннән өзек.(1.Барлык сөйләшүләр театрга бару-бармау мәсәләсенә бәйләнгән.2 Вәли яктылыкка омтылып, үз ихтыяры белән, ирекле булып яшәргә теләүче актив кеше.3.Яшьләр куркуларын җиңеп, өй эчендә бикләнеп ятудан туеп театрга китәләр.)

Укытучы.Балалар, ни өчен әсәр “Беренче театр” дип атала? Яшьләр кая барырга җыеналар? Театрны алар ничек кабул итә? Театрга аларның мөнәсәбәтләре нинди?

Укытучы.Г.Камал бу әсәрен бер гаилә тормышыннан алып язса да, карашларын бер бик тугры көзге итеп чагылдыра.Сәхнәдә чыгыш ясау гына түгел, концерт, театрларга йөрү дә зур гөнаһ саналган. ”Беренче театр” әсәрендә шул хакта сөйләнә.

III. Әдәбиятта драматургия үзенә аерым бер урын алып тора.Драма әсәрен укып чыгу гына җитми, аны уйнап, башкарып күрсәтергә кирәк.

-Балалар, әйдәгез сүзлекләр белән эшләп алыйк әле.Нәрсә ул драматургия?

Драматургия – драма язу сәнгате;сәхнә әсәрләре иҗат итү теориясе.

Без әле генә карап үткән өзек анры ягыннан нәрсә?

Нәрсә ул комедия?

Комедия — күңелле һәм көлкеле эчтәлекле яки сатирик сюңетлы драма әсәре.

Театр дип нәрсәгә әйтәбез?

Театр — драматургия әсәрләрен сәхнәдә уйнап күрсәтү сәнгате

Укытучы.Театр – ул искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.

-Режиссер дип кемгә әйтәбез? Сез режиссерлардан кемнәрне беләсез?

Укытучы.Татар театры тарихы Г.Камал белән тыгыз бәйләнгән.Ни өчен икән? Тыңлап үтик әле.(Г.Камал турында белешмә)

Г.Камал – атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез салучы, ялкынлы публицист. 1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче мәртәбә татар телендә ачык спектакль куела. Аны Казанның алдынгы фикерле кешеләре, укучы яшьләре куялар. Спектакльне оештыручылардан һәм җитәкчеләреннән берсе Г. Камал үзе була. Хәтта афишаларны да үз кулы белән яза.

-Г.Камал исеме белән бәйле театр бармы икән?

Укытучы.

-Әйе, Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры эшли. Ул бүген дә шаулап торган театрларның берсе.(Театр турында белешмә)

-19096 елның декабрендә туып, мәйданга чыккан театр һәрчак халык белән бергә атлады. Ул күп кенә буыннар күңелендә якты утлар кабызды, милләттәшләребездә тормышка мәхәббәт уятты, аларны гасырларда яшәрлек эшләргә рухландырды.Театр сәхнәсендә артист тудырган дистәләгән образны тамашачы бирелеп карый. Аның белән бергә елый, шатлана. Һәр күренешне йөрәге аша уздыра. Спектакльне генә түгел, яраткан артистын да җылы хис белән искә ала. Әлеге шәхес аның күңелендә мәңге саклана.

Укытучы.Г.Камал исемендәге театр һәр чорда үзенең талантлы драматурглары, режиссерлары белән дан тота. Шундыйларның берсе – Марсель Сәлимҗанов иде. Үзенең иҗат гомерен сәнгатькә багышлаган шәхес.(М.Сәлимҗанов турында белешмә)

Укытучы. Балалар, без тагын бер театр артистлары белән якыннан таныш. Алар безнең районга, авылга ел саен килеп, үзләренең иҗат җимешләрен күрсәтеп китәләр.Ул нинди театр ? Кем исемен йөртә?(М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры)

- Әйе, Оренбург өлкәсе дә танылган шәхесләргә бай.

- Әйтик,Дәрдемәнд,М.Фәйзи, Х.Әбҗәлилов. Соңгысы Мостафа авылыннан.Бу авылда герой- шагыйрь туган. Ул кем? Аның турында нәрсәләр әйтәсегез килә? М.Фәйзи дә безнең якташыбыз.Аның турында нәрсәләр беләсез?Таныштырып китегез әле. Ул кайсы әсәре белән сезгә таныш?(“Галиябану”)

-М.Фәйзи 1891 елның 1 ноябрендә Оренбург якларының Орск шәһәреннән ерак түгел урнашкан авылларның берсендә туган. Әтисе бу чорда миллионер Хөсәеновлар утарында идарәче булып хезмәт иткән. Бераздан ул, Орск шәһәрендә йорт салып, гаиләсен шунда күчерә.Мирхәйдәр 2 ел Орск мәдрәсәсендә, ә бераздан Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мирхәйдәрнең әдәби иҗатка сәләте бик иртә уяна. Ул йомшак табигатьле, миһербанлы, романтик рухлы булган, хыялланырга яраткан. Табигатьне, авылны сөйгән, кешеләрне хөрмәт иткән.Ул шагыйрь дә, хикәяче дә,тәрҗемәче дә , публицист та, халык җырларын туплаган һәм аларны өйрәнгән фольклорчы да. Әмма барыннан да бигрәк, Мирхәйдәр Фәйзи – үзенчәлекле драматург, татар әдәбиятында беренче буларак музыкаль драма жанрын тудырган каләм остасы.

Укытучы.Театр сәнгатендә көч сынап карарга, халыкка рухи ризык бирергә ашкынган яшьләр күңеленә нур өстенә ямь өстәп Орск шәһәренә “Сәйяр” труппасы килә һәм 3 спектакль уйнап китә. Аларда җирле һәвәскәрләр дә катнаша.Алар арасында М.Фәйзи дә көч сынап карый һәм үзен бик бәхетле тоя.

-Балалар, Орскида М.Фәйзине яшьләр ничек кабул итәләр?

Укытучы.Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Әйдәгез әле театрның үткәненә күз салыйк. Татар театрының чишмә башы, элек-электән милләттәшләребез күпләп яшәгән Казан һәм Уфадан калышмаган борынгы шәһәр Оренбургта. Нәкъ менә Оренбургта беренче татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе - актер, режиссер – Ильяс Кудашев-Ашказарский беренче күчмә труппа оештыра.(Аның турында белешмә)

- Ильяс Кудашев Ашказарский, 1904 елда Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап, Оренбургка кайта һәм педагогик эш белән беррәттән татар театры оештыру эшенә керешә.

-Ул бик булдыклы кеше була- гармунда, скрипкада уйный, яхшы җырлый, рус телен әйбәт белә. Хөсәения мәдрәсәсе шәкертләрен җыеп, татар сәнгатен яратучылардан труппа оештыра һәм аның белән үзе җитәкчелек итә. Рус теленнән татар теленә Островский, Грибоедов, Гоголь әсәрләрен тәрҗемә итә.1907 елның 10 февралендә Гогольнең”Өйләнү” пьесасы буенча спектакль куя.

Укытучы: Ильяс Кудашев башлаган традицияләр бүген дә дәвам итә. Ул киткәч, театр белән кем җитәкчелек итә? (Вәли Фатыхов )

-30 нчы елларда режиссерлык эшенә Вәли Фатыхов керешә. 50 нче елларда аның җитәкчелегендә Оренбургта татар драма коллективы оеша. 1967 нче елда Вәли Галим улы Фатыховка РСФСРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Аның вафатыннан соң, ягъни 1938 нче елны, бу эш артистның улы Рафаил Фатыховка күчә.

Театрның соңгы 20 еллык эшчәнлеге Рөстәм һәм Люция Абдуллаевалар белән бәйләнгән. Театрга яңадан җан өрүчеләр дә шулар.Алар театрга ничек килеп эләгә соң?

_1990 елның 27 июненнән театр якташыбыз Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә башлый. Шул ук елны Рафаил Фатыхов яңадан туган татар театрына Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Әлмәт татар театры режиссеры Рөстәм Абдуллаевны чакыра. Абдуллаев ризалыгын бирә һәм инде менә 20 ел театр белән җитәкчелек итә.Аңа РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирәләр.

Укытучы: “Сәйяр” труппасы йогынтысында 1912 елны Уфада “Нур”, 1916 елны Оренбургта”Ширкәт” труппалары оеша.Татар тамашачысы театрдан беркайчан да бизмәгән.Безнең авыл халкы да элек-электән театрга тартыла.Алар арсында Сәнә апа һәм Азат абый Кадыровлар,Хлүдә апа белән Лотфрахман абый Сагировлар,Ирек абый Нуриев һәм башкалар. Алар башлаган эш бүген дә дәвам итә.Римма Азатовна, әти-әнисеннән калышырга тырышмый, хәтта үзе укыткан балаларны дә сәхнә серләренә өйрәтә. Укытучылар, мәктәп эшчеләре, укучы балалар, авыл яшьләре әледән-әле яңа спектакльләр куеп торалар.(стенд) Күптән түгел Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр.Тиздән Тукайның туган көне якынлаша. Әйдәгез әле аның тормыш мизгелләренә тукталып китик.(слайдлар)

IV.Йомгаклау, нәтиҗә ясау.

_Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?Аннан сез ннди сабак алдыгыз?

Укытучы: Үткәннәрне барлап, киләчәккә күз салып яшәү мәслихәттер. Нинди хәлдә безнең туган телебез? Бөек шәхесләргә алмашка кемнәр килә?Алар туган телләрен, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын беләләрме, яраталармы икән?

Татар театр сәнгатен үстерүгә үзебез дә өлеш кертик.Театрны яратыйк.Үткәннәрне онытмыйк. Безнең киләчәк безнең кулларда.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология