Автор конспекта:
Автор(ы): — Кашапова Гульсина Назифовна

Место работы, должность: — МОУ «Татарская гимназия №14″

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Литература

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Тип ресурса: — конспект урока (занятия)

Краткое описание ресурса: — Тукайның "Шүрәле" поэмасын анализлау дәресе

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Тема. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү

Максатлар:

1. Г.Тукайның тормыш юлын ныгыту.

2. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнүне дәвам итү, поэманы анализлау, балаларда милли горурлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

3. Балаларда уку тизлеген, әйтмә сөйләм телләрен, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Г.Тукай тормыш юлы буенча слайдлар, тактадагы язмалар, “Шүрәле” мультфильмыннан өзек, “Шүрәле” китабы, курай, китап күргәзмәсе, Тукай портреты.

Дәрес барышы

Оештыру моменты

Хафизов Илсур курайда татар көе уйный, Лилия поэманың 1 нче бүлегеннән өзек укый.

- Рәхмәт, балалар!

- Укучылар, сезгә ошадымы?

- Димәк, без бүгенге дәресебезгә нинди исем куярбыз?

Өй эшен тикшерү

Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерү

- Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

- Дөрес, шулай ук кайбер укучыларга индив.биремнәр дә бар иде.

- Тукайның тормыш юлы Татарстан Республикасы Әтнә районы Кушлавыч авылында башланып китә. Бу турыда безгә Алинә сөйли.(укучылар сөйләгән вакытта слайд күрсәтелә. Бу слайдта Т. яшәгән авыл-шәһәрләр исеме барлыкка килә)

Алинә: Г. Т. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында туган. Әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы указлы мулла була, әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы. Кечкенә Габдуллага 4 ай булганда, аның әтисе 44 яшендә авырып үлеп китә.

- Яхшы, Алинә. Биографияне Ләйлә дәвам итә.

Ләйлә: Әтисе үлгәч, әнисе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Габдулланы Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бераз вакыт узгач, әнисе аны Сасна авылына үзе янына алдыра. Ләкин күп тә үтми, әнисе дә авырып үлеп китә һәм Габдулланы бабасы Зиннәтулла йортына Өчиле авылына кайтаралар.

- Сүзне Ралия дәвам итә.

Ралия: Өчиле авылында бабасы Зиннәтулла йортында Габдулла алты бала янында артык була.Аны бер ямщикка утыртып Казанга озаталар.

- Казанда Габдулла белән ни була?

Нурия: Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, аны үзенә ала.Болар Мөхәммәтвәли һәм Газизә исемле кешеләр була. Әмма бу гаиләдә дә Габдуллага озак яшәргә туры килми, Мөхәммәтвәли белән Газизә авырып китәләр, шуңа кабат аны Өчилегә кайтаралар.

- Аннары нинди вакыйгалар була?

Рөстәм: Бабасы Зиннәтулла аны Кырлай авылында яшәгән Сәгъди абзыйга асрамага биреп җибәрә. Бу авылда ул беренче тапкыр белем иленә аяк баса, Маһруйбикә абыстайдан дин сабаклары ала. Габдулла Кырлайда ике ел чамасы яши.

- Илсур дәвам итә.

Илсур: Аннары Габдулланы Җаек шәһәрендә яшәүче җизнәсе Галиәсгар Госманов эзләтеп үзе янына алдыра. Җаек шәһәрендә Г.Т. 12 ел яши. “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. 1907 нче елда ул Казан шәһәренә килә.

- Г.Тукайның тормыш юлына Альбина йомгак ясый.

Альбина: Г. Тукай җир йөзендә бик аз яши. Ул үпкә авыруы белән авырый башлый. Шул сәбәпле 27 яшендә 1913 нче елда Казан шәһәрендә үлә.

- Бик яхшы. Ә хәзер Г.Тукайның тормышында әһәмиятле урын алып торган кешеләрнең исемнәрен тагы бер кат искә төшерик. Тактага карыйк әле. Бу кешеләр Тукайның кемнәре икән?

Мәмдүдә — әнисе

Мөхәммәтгариф — әтисе

Зиннәтулла – бабасы, Мәмдүдәнең әтисе

Галиәсгар Госманов – Газизә апасының ире, җизнәсе.

Шәрифә — Габдулла вакытлыча калдырылган карчык

Мөхәммәтвәли – үги әтисе

Газизә — үги әнисе

Сәгъди – үги әтисе

Зөһрә — үги әнисе

Сабира – С-нең кызы

Саҗидә — С-нең кызы

Садри – С-нең улы

Газизә — Мөхәммәтгарифның апасы

Маһруйбикә абыстай- Габдулланың беренче укытучысы

-Исемнәрне искә төшердек. Игтибар иткәнсездер, Тукайның тормышында Газизә исемле ике кеше очрады.Тагы бер кат әйтеп узыйк әле: кемнәр алар? Тагын өченче Газизә дә бар әле, ул аның әтиләре бер, ә әниләре төрле булган , ягни бүгенге тел белән русча әйтсәк сводная апасы Газизә дә бар. Аның турында без 6 нчы класста өйрәнербез.

- Ә хәзер Т. тормышындагы елларны барлыйк әле. Сорауларга кыскача гына җавап бирәбез. Бу елда нәрсә була?

1886 – Г.Тукай туа, әтисе вафат була

1890 — әнисе вафат була

1891 – Г-ны бабасы Зиннәтулла Казанга озата

1892 – Г-ны Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа Өчилегә кайтаралар, аннары бабасы Кырлайга озата

1894 – Г- ны Җаек шәһәренә алып китәләр

1895 – “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый башлый

1896 – Г. рус классында укый башлый

1907 – Г. Казан шәһәренә килә

1913 – Г. үпкә авыруыннан вафат була

“Шүрәле” поэмасын өйрәнүне дәвам итү

- Балалар, без Г.Тукайның кайсы әсәрләре белән таныш?

- “Шүрәле” поэмасын без алдагы дәрестә укыдык.

Сүзлек эше

- Тексттагы аңлашылмаган сүзләрнең аңлатмалары аста күрсәтелгән иде. Ә сезнең өчен авыррак булган тагы кайбер сүзләрне без Резеда белән бергә караган идек. Хәзер ул сүзләрне Резеда сезгә җиткерер:

Тугмасам – тумасам

Урган- жать

Биниһая, бихисап- күп

Нам- исем

Өрәк-призрак

Аршын-аршин, мера длины

Карак-вор

(тактада бу сүзләр ачыла)

- Резеда тугмасам дигән сүзне аңлатып китте. 1886 нчы елны без нинди вакыйга белән истә калдырдык?

Анализлау

- Әсәрдәге вакыйгалар кайсы авылда бара?

- Поэмада нинди геройлар бар? (Шүрәле, Былтыр, Шүрәле дуслары)

- Шүрәле нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз?

- Тукай аның тышкы кыяфәтен ничек сурәтләгән? Шул юлларны табып укыгыз әле.

- Шүрәле үзе турында Былтырга нәрсәләр сөйли? Шул юлларны табып укыйк әле.

- Шүрәлегә нинди сыйфатлар хас? Кем ничек уйлый? Ул нинди?

- Безгә Шүрәлене Люция тулырак итеп тасвирлап бирсен әле.

- Укучылар, “Шүрәле” поэмасы буенча 2008 нче елда татарча мултфилм да төшерелгән иде. Без хәзер шул мултфилмнан бер өзек карыйбыз. Караган чакта иң беренче күренешләргә аеруча игтибар итегез әле.

- Мултфилмда кемнәр катнаша? (кечкенә Шүрәлеләр, карт Шүрәле, бәлки Былтыр)

- Ә урманнан утын төяп һәм юлга консерва ырыгытып киткән кеше кем соң ул?

- Без бу өзектә Шүрәленең кайсы сыйфатларын күрәбез? Автор аны кем буларак күрсәткән?

- Ә менә карт Шүрәле кешеләр турында нәрсә әйтте икән? Моны сез мултфилмны тулысынча карагач белерсез. Сез аны интернеттан менә бу ссылка аша таба аласыз . http://vkontakte.ru/video34654793_155534886 Шулай ук сез бу мултфилмны вконтакте сайтында без гимназия төркеменең стенасыннан да таба аласыз.

- Димәк, нинди инде ул Шүрәле? Әйдәле, Алинә җавап биреп карасын.

- Димәк, укучылар, Шүрәлегә күп төрле сыйфатлар хас. Ул бик тә куркыныч, ямсез, кот очарлык, кешеләрне кытыклап үтергәне дә булган. Шул ук вакытта ул тиз ышана, шат күңелле, уйнарга ярата. Былтыр аны кем дип атый әле? Кайсыгыз игтибарлы икән?

- Әсәрдә тагы кем бар?

- Ә Былтыр кем ул? Ул кайда яши?

- Аның тышкы кыяфәте турында ниләр әйтә аласыз? Киеме буенча нәрсә әйтеп була?

- Аңа нинди сыйфатлар хас? Кул күтәреп, берәр сыйфатын әйтәбез. (тырыш, эшчән, тапкыр, хәйләкәр, батыр, курку белми, зирәк )

- Былтыр атлы егет Кырлайда яшәүче татар егете. Димәк, безнең халкыбызга нинди сыйфатлар хас?

- Укучылар, әсәрне искә төшерик әле. Былтыр Шүрәленең бармакларын кыскач нишли? Ә сез нишләр идегез?

- Димәк, Былтыр кебек кешене авыр хәлдә калдырырга ярыймы?

- Дөрес, укучылар, берәүне дә авыр хәлдә калдырырга ярамый. Аңа ярдәм итәргә, мәрхәмәтле, игелекле булырга кирәк.

- Ә сез бу әсәрне ничек дәвам итәр идегез?

Поэманы уку

- Укучылар, “Шүрәле” поэмасы бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Менә бу күргәзмәдә сез Г. Тукайның башка телләргә тәрҗемә ителгән китапларын күрәсез. Ә хәзер шул телләрдә дә укып карыйбыз, без укыган әсәр чит телләрдә ничек яңгырый микән?

- Рус телендәге тәрҗемәсеннән өзекне ( 5 нче бүлек) безгә Ульви белән Азиз укып күрсәтә.

- Поэма инглиз телендә дә тәрҗемә ителгән. Инглизчә (1 нче бүлек) безгә Люция кычкырып укый.

- Югары классларда без бу поэманы әле төрек телендә дә укырбыз.

- Ә хәзер соңгы бүлекне ролләргә бүлеп укыйбыз.

- Башка телләрдә поэма матурмы? Димәк, кайсы гына телдә булмасын, әсәр үз матурлыгын югалтмаган, җырлап кына укыла. Минем үземә мәсәлән, рус телендәге варианты бик ошады. Ә сезгә, балалар?

Йомгаклау

-Укучылар, димәк, менә бу елларны без ничек истә калдырдык инде?

Өй эше

- Киләсе елда Тукайның тууына ничә ел тула? Дөрес, киләсе елда Тукайның олы юбилее булачак. Шул уңайдан аның әсәрләре буенча күргәзмә (выставка) оештыралачак. Менә сез шул күргәзмә өчен поэма буенча үзегезгә аеруча ошаган бүлеккә рәсем ясап килерсез.

- Дәрестә актив катнашкан укучыларга түбәндәге билгеләр куела.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология