Автор конспекта:
Автор(ы): — Шакирзянова Румиля И

Место работы, должность: — Чуру — Барышевская основная школа учитель математики,классный руководитель 5 класса

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Уровень образования: — школы-интернаты, детские дома
Уровень образования: — начальное профессиональное образование

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Предмет(ы): — Библиотечное дело
Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Внешкольная работа
Предмет(ы): — Краеведение

Цель урока: — Балаларда өлкәннәргә карата ихтирамлы, игътибарлы булу сыйфатлары, патриотик хисләр тәрбияләү. Тынычлыкның, татулык-дуслыкның кадерен белергә, мәгънәсен аңларга ярдәм итү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Краткое описание: — Встреча с ветеранами ВОВ на татарском языке для классных руководителей, библиотекарей,заместителей директоров по воспитательной работе.

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Алып баручы: Хөрмәтле өлкән абыйлар, сезне без — барлык мәктәп коллективы якынлашып килүче Җинү көне –Җинү бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ил-күк тыныч булсын дип, хәлегездән килгәннең барысын да эшләгәнсез, бусы өчен сезгә зур рәхмәт. Әти — әниләрегез, туганнарыгыз, нәселегез, милләтегез йөзенә кызыллык китермичә көрәш юлы үткәнсез, бусы өчен дә сезгә бик зур рәхмәт.

Бүгенге кичәбез сезгә хөрмәт йөзеннән оештырылды. Еллар үтә, ветераннар сафы һаман саен сирәгәя бара. Ә сезнең олы батырлык еллар артында югалып калмасын, мәрмәр такталардагы абый-апаларыбызның, әби-бабаларыбызның исемнәре онытылмасын иде. Кичә-очрашуларыбыз даими булып торсын.

Кичәбезнең эш тәртибе:

1) Һәрбер ветеранның оныгы, күршегездә яшәүче бала әлеге мәктәптә укый, алар үзләренең котлауларын, матур теләкләрен Сезгә бүген җиткерерләр.

2) Түгәрәк өстәл янында сөйләшү (укучылар тарафыннан алдан әзерләнгән сораулар буенча фикер алышулар)

3) Очрашу чәй табыны янында дәвам итә.

Бәйрәм программасы

1. Беренче сүзне Хафизова Чулпанга бирәбез. Ул дәү әтисе Хафизов Габдулла абыйны бәйрәм белән котлый.

Җыр “Авыл көе”

2. Загидуллин Гәделҗан абыйны тәбрикләп күрше егетләре җыр башкаралар.

3. Миннегалиев Миңнулла абый оныгы Нәбиуллина Лилия үзенең котлау сүзләрен шигъри юлларга салган.

4. Шакирзянов Рәхимҗан абыйга 3 класс укучылары чыгышы бәйрәм сәләме булып җиткерелсен.

5. 5 класс укучысы Сатдинова Айгөл дәү әтисе Хөсәенов Зарифулла абыйга багышлап шигырь иҗат иткән.

6. Галәветдинов Мирза абыйның күршесе Сиразов Марсель русча җыр җырлый.

7. Галиев Маратның дәү әтисе Галиев Сәет абый да бар

биредә. Оныгы Марат шигырь сөйли.

8. Корбангалиев Габдулла абыйны 6 класс укучысы Сәмигуллина Гөлшат котларга тели. Җыр .

9. Зиннуров Мәнсур һәм Сәлимуллин Рәүф абыйларның бик кечкенә күршеләре Сөләйманова Гүзәлия җыр җырлап күрше бабаларын тәрбрикләргә уйлаган.

10. Исламшин Хәмит абый хәзер яңгыраячак җыр сезгә бәйрәм сәламе булып җитсен. Игезәк кызлар җыр башкара.

Түгәрәк өстәл

Кичәнең икенче өлешенә күчеп, укучыларда туган сорауларга җавап ишетик.

Сораулар:

1. Туган яктан читтә күп һәм озак йөргәнсез инде.

Туган ягыгызны сагынулар булдымы?

2.Фронт юлларын үткәндә үзегезнең якташларны очратмадыгызмы?

3 Сезгә фронтка кызлар хат яза идеме?

4.Сугыштагы батырлыклар өчен бирелгән иң зур бүләк нинди?

5. “Батырлык” сүзен сез ничек аңлатыр идегез?

6.Сугышта татарлар күп идеме, үзегезнең янда, алар белән

ниләр турында сөйләшә идегез?

7.Сугышчан ничә бүләгегез бар? Медаль, орден.

8. Сугышта үлем турында уйладыгызмы?

9. Киләчәк буынга әйтер сүзегез нинди?

10. Бер гаиләдән сез ничәү сугышка киттегез. Киткәндә

нинди хисләр кичердегез.

1укучы шигырь укый

Котлы булсын Җиңү көне!

Җиңү көне – шатлыклы көнебез,

Тар-мар иттек фашист яуларын.

Изелүдән котылып калдык без,

Кимәдек дошман богауларын.

Теләкләребез хәзер дә изге безнең:

“Пыскымасын сугыш төтене,

Күз яшьләрен агызмасын кеше,

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Кызып-кызып пулялар очмасын,

Күктә торсын кояш, ай көлеп.

Пушкалардан түгел, морҗалардан гына

Аксыл төтен торсын бөркелеп.

Булсын, дибез, аучыларга гына

Мылтык бары бүре атарга.

Яшәсәк иде туган илебездә

Баш имичә генә ятларга.

Сугыш түгел, кешеләр хезмәттә

Сынасыннар бары көчләрен.

Аналар кочагында сабыйлар

Үткәрсеннәр иде төннәрен.

Җиңү алып биргәнегез өчен

Рәхмәт сезгә, ветераннарыбыз,

Онытылмас батырлыкларыгыз,

Югалмас һич тә даннарыгыз.

Ходай насыйп итсен Җиңү көнен

Каршыларга безгә тагын да.

Олы бәйрәмегез котлы булсын,

Яңгырасын җырлар табында

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.

Файлы: Масленица.pptx
Размер файла: 2511620 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология