Автор конспекта:
Автор(ы): — Шәрәфиева Гөлнара Маузир кызы
Место работы, должность: — Татарстан республикасы, Баулы муниципаль районы муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе 4 нче санлы гимназия, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Управление образованием
Цель урока: — Заман һәм чор ихтыяҗларына җавап бирердәй шәхес тәрбияләү
Тип урока: — Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия: — 1. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф, 2003. – 136 б.
2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхриддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан: РИЦ “Школа”, 2004 – 124 б.
3. Фәхреддинев Р.С. Болгар вә Казан төрекләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б.
Краткое описание: — Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр. Р. Фәхретдинов
Халыкның күп гасырлар дәвамында камилләшеп килгән һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән әхлакый Һәм эстетик норма-кагыйдәләре бар.
Р.Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп кенә карамый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, гомумән алганда, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәк, дип куя ул мәсьәләне.
Р.Фәхреддин әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны мәктәп, мәгърифәт белән генә чикләү дөрес булмас иде. Галим матур әдәбият әсәрләрендә кешеара, шәхесара мөнәсәбәтләргә, этика кагыйдәләренә, аларның җәмгыять тормышындагы роленә зур игътибар бирә. Бу — заман һәм чор ихтыяҗларына җавап бирердәй шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше.
Хәзерге вакытта балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи яктан бай булган, физик яктан камил булган шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора.
Риза Фәхреддин тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге житмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин. Бу — "Гаилә" /Оренбург, 1902-1916/, "Нәсыйхәт I" /Малайлар очса. Казан-Уфа-Оренбург, 1903-1919/, "Нәсыйхәт " /Кызлар өчен. Казан-Оренбург, 1903-1913/, "Нәсыйхәт " /Зурлар өчен. Казан-Оренбург, 1898-1909/, "Тәрбияле хатын" /Казан-Оренбург, 1899-1910/, "Тәрбияле ата" /Казан, 1898/, "Тәрбияле бала" /Казан-Оренбург, 1898 -1914/, "Тәрбияле ана" /Казан, 1898 — 1909/, "Әдәбе тәгълим" / Оренбург-Казан. 1902-1908/, "Әһле гыяль" /"Кыз балалар вә хатыннар өчен, Оренбург, 1908-1910/. Октябрь инкыйлабына кадәрге барлык татар мәдрәсәләрендә тортип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылганнар һәм Ризаэддин бине Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә кулланылганнар.
Р.Фәхреддин үзенең "Әдәбе тәгълим" исемле /Казан, 1908, 8 б./ китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп болай яза: "…Тәрбия — акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”.
Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый. Югарыда телгә алынган китапның 9 битендә: "…Баланың иң кечкенә вакытында имезү, йоклату, ашату, киендерү, юындыру, кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбиясе, тәрбия галимнәре каршында "беренче тәрбия" вә мәктәптә булган тәрбия — "икенче тәрбия" вә аннан соң булган тәрбия — "өченче тәрбия" исеме белән билгеледер. Бу тәрбияләрдән беренчесе — аналардан вә аналык хезмәтендә булганнардан; икенчесе — мөгаллимнәрдән, өченчесе -шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер"- дип яза.
Бала тәрбияләүдә — гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: "…Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер…”
Моннан аңлашылганча,мәктәпнең вазифасы да — фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр…" Шул ук хезмәтенең II битендә Р.Фәхреддин, мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикереңчә: "…Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр… Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: "Шулай булыгыз! Болай булыгыз!" дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар.
Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: "…Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса — мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиешдер.
Тәрбия гыйлеме — сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән кушылган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганлыктан, атап киткәнебез гыйлемнәрнең һәр ни кадәр тәфсиллеге белән беленүе тиеш булмаса да, нигез вә терәкләре, игътибар ителгән ысулларыннан хәбәрсез булу да дөрес түгел…" /"Әдәбе тәгьлим", 16 б./
Әлеге хезмәтендә, галим, яшь баланы укытучы-мөгаллимнең шәхес, гакыл, рух һәм гүзәл холык тәрбияләүче кеше буларак, һәрвакыт гадел булырга кирәклеген, гүзәл холык тәрбияләүнең нигезе дә гаделлек икәнлеген аңлатып бирә. Аның фикеренчә, һәр кеше — гадел булганда гьша максатына һәм теләгенә ирешә алачак.
Үзенең "Тәрбияле бала" исемле /Оренбург, 1912/ китабының иң башында, Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлегенә, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала — дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә".
"Шәкертлек әдәбе" исемле китабында Ризаэддин бине Фәхреддин әхлакый, рухи, этик һәм эстетик тәрбия турында төшенчә бирә һәм яшь егетләргә киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр тәкъдим итә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш итә.
Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәүне мөэмин-мөселман күз алдына да китермәгән. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, туларны бик җентекләп аңлатып ; биргәннәр, һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.
Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р.Фәхреддин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомере буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала. Үзенең "Юаныч" исемле зур күләмле хезмәтендә, яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтеп, Р.Фәхреддин болай дип яза: "Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен, үпкәләренең сыйфатларын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр. Аналарга балалары алдында исерек гаиләләрнең башларына төшкән фаҗигаларны вә харап булуларын һәрвакыт хикәят итү вә кызганып сөйләү кирәк. Шул фаҗигаләр вә балалар яшьләрнең вә балаларның күңелләреңдә тамырланып калсын! Аналарның бу рәвештә сөйләгән сүзләре — балаларга тәэсир бирә вә йөрәкләрендә урнашып кала".
Ризаэддин бине Фәхреддин: "Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", — дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Бу эше белән ул гомере буе шөгыльләнә һәм педагогика мәсьәләләренә багышлап, ул, 77 китап бастырып калдыра. Шуңа күрә дә инде, бөек галимебезнең милли педагогика өлкәсендәге хезмәтләре — хәтер-ләребездән һичкайчан җуелмас тирән эз калдырган. Аның бу эшчәнлеге тирән фәнни өйрәнүгә мохтаҗ.
— — —